Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Дала

Татар яши вәкаләтле вәкил булып, Кавемнәрнең асыл сыйфатларын алып.

Сулар ага, җилләр исә, комнар күчә,
Бар тереклек килә-китә гомер кичә.
Язын, җәен япан дала чәчәк аткан,
Ата-баба киң далада ат уйнаткан.
Төрки телле скиф-һуннар, болгар-кыпчак,
Иртеш-Дунай арасында яккан учак.
Кавемнәрнең алышынган исемнәре,
Мирас булып калган шанлы җисемнәре.
Татар яши вәкаләтле вәкил булып,
Кавемнәрнең асыл сыйфатларын алып.
Затлы булу безнең канда, җан-тәннәрдә,
Әдәп-әхлак, гореф-гадәт, тел-сүзләрдә.
Безнең рухта тау-кыялар биеклеге,
Җир-суларның, далаларның буй-киңлеге.
Даладагы һәр үсемлек – җаныбызда,
Дала рухы безнең милли каныбызда.
Тамырларыбыз да уртак – бер туфрактан,
Дала-татар игезәкләр, бер холыктан.
Дала шаулап-гөрләп яши татар барда,
Бәрәкәтле иген үсә басу-кырда.
Дала – изге ана, юньле бала да ул,
Татар яши дала белән бирешеп кул.
Дала безнең рухи дөнья, милли мөлкәт,
Буыннарны берләштергән ул – әманәт.
Без яшисе бер җан булып, бер тән булып,
Аллаһ безне берләштергән канун язып.
Бу бердәмлек мең-мең еллар дәвам иткән,
Ләүхелмәхфүз китабында теркәү үткән.
Дала – безгә, без – далага хаклы хәким,
Дала – безсез, без – даласыз үксез, ятим.

Рәис САФИН.
Казан.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев