Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әллә...

Татар теле белән бергә Моңнар да китеп бара. Әлфия, Илһам кебекләр, Кызганыч, бетеп бара.

Татар теле белән бергә
Моңнар да китеп бара.
Әлфия, Илһам кебекләр,
Кызганыч, бетеп бара.
Хәзер бит сәнгать кирәкми,
Кәмит булса, шул җитә.
Кендектән түбән мәзәкләр
Күпләр күңлен җилкетә.
Халык җыеп, дан яулыйлар,
Сәхнәдә – кәмит, кызык.
Әллә чын җырчылар бетте,
Әллә үзебез бозык?..

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев