Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Бердәнберем

Ватанымны, туган җирне Җаным кебек яратам.

Газиз халкым, синең хакта
Юк уйланмаган көнем.
Җанымны ярып бирердәй
Бердәнберем син минем.
Кендек каным тамган җирем,
Синең өчен җан атам.
Ватанымны, туган җирне
Җаным кебек яратам.
Туган җирем, газиз халкым –
Милләтем пар канаты.
Ата-бабам мирас иткән
Илемнең Идел-Йорты.

 

Рәис САФИН.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев