Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юк өчен борчылу

– И кызлар, урамдагы трактор тавышын тыңлап, йокламый яталар, димени?!

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең лекторы, музыка белгече Фатыйма Вәлиева гастроль вакытында Сара Садыйкова һәм Нәфисә Василовалар белән бер фатирга керә. Тик, гөнаһ шомлыгы, Фатыйма ханым йоклаганда ару гына
гырлый икән. Кыскасы, тегеләр төн буе йокы күрми.
Иртән Фатыйма ханым киерелеп-иркәләнеп уянганда, композитор белән җырчы ханымнар утырып тора икән.
– Хәерле иртә, кызлар!
– Ух... – дип, тегеләр төксе генә икенче якка борылып утыра.
– Йоклый алдыгызмы соң?
– Йокларсың монда... – ди Нәфисә кәефсез генә.
– Нишләп?
– Төне буе трактор йөрде...
– И кызлар, урамдагы трактор тавышын тыңлап, йокламый яталар, димени?!

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев