Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
1 апреля 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Хәбәр сал! Бөтен даругалар, барча илчәләр, барча төмәннәр гаскәр белән тиз арада биредә туплансын! Без җиһад өчен, дин сафлыгы өчен яуга чыгабыз! – Башы өсте, йөзем түбән, – дип, Күгелташ чыгып китте. -
31 марта 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Карале, гүзәл, бай җирдә яши бу татарлар. Болгар – искиткеч шәһәр. Аңа кызыкмаган патшалар юктыр! – Кызыгалар икән, аны барыбер басачаклар. -
29 марта 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Димәк, тәхеттә син түгел, сиңа охшаш җинаятьче утыра. Ул Бонифаций исеменнән фәрманнар яза. Салымнарны тагын да арттыра. Рәхимсез рәвештә гаепсезләрне утка ташлаттыра. Халык арасында имеш-мимеш йөри. Бонифаций гаделлек өчен көрәш башлады да, үзе рәхимсез түрәгә әверелде, имеш, син башың белән аттан егылып, шулай кинәт үзгәргәнсең, диделәр. Димәк, минем карында шул кабахәтнең токымы ята. Үтерәм мин аны тууга ук. -
28 марта 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Әгәр дә Бонифаций исән калса, куркыныч түгел. Мин – Бөек Инквизитор, дисә, аны акылдан язган дип, тотып яндырачаклар. Төкер башына. Аны төрмәдән качкан Педро Бургос дип, кулга алачаклар, аутодафедә аның башы бетәчәк. -
27 марта 2023 - 09:00
Мур кырылышы (дәвамы)
Кардиналлар, һәркайсыгызның нинди хисапка сарай салдырганын да, яшерен эшләрегезне дә мин беләм, исемнәрегезне атамыйча гына, әйтәмен ки: еллар буе казнадан алган акчаларны, ике ай эчендә казнага кире кайтарырга. Христосыбызның бер ябынчасыннан башка һичнәрсәсе булмаган! -
25 марта 2023 - 09:00
Мур кырылышы
Руи сукмак буйлап, ашыгып, аска төшеп китте. Беатриса ике учы белән йөзен каплап, аланда калды. Ул озак елады. Соңыннан ниндидер карарга килеп, күз яшьләрен сөртте, тирән сулыш алды да сукмак буйлап кайтыр юлга чыкты. -
23 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. -
22 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә! Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң? -
16 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» -
14 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. -
13 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның... -
10 марта 2023 - 09:00
Умарта (повесть)
Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды. -
8 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк. -
6 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
– Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! – диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: – Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени? Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап, алар яныннан китеп барды. -
5 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы сагыш булып...