Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
2 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Өч ел уку дәверендә тегеләй дә егарга тырышып карады язмыш, болай да. Берсендә бигрәк аяусыз кыланды, ашлама сынау түгел, гомерне сынау булды ул... -
28 февраля 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Бозлы суда тәннәре генә түгел, җаннары, җелекләре куырылып катарга өлгергән кызлар капчыкларын арбага урнаштыргач, Качкынга кадәр арба янәшәсеннән йөгереп кайттылар. Аяктагы тула оек та, чабаталар да әүвәл лычма су булып, аннан шакраеп катарга өлгергән иде – еллар үткәч, буыннарга төшәчәк сызлау булып, чир булып каткан иде алар... -
27 февраля 2023 - 09:00
Дулкыннар (повесть)
– Барый абыең, бичаракаем, балаларым ачтан үлмәсен дигәндер инде... Силсәвитләр туп-туры шуларга керде. Мич эченә яшереп куйган... Ничекләр гаеплисең инде аны, кызгандым... Балалары бигрәк ишле, аталарын да төрмәгә утыртып куйсалар, нишләп бетәрләр, дидем... Онны үзләрендә калдырдым. Без ничек тә җан асрарбыз, улым, әле аяк-кул исән чагында, эшләп торгач, ризыктан өзелгәнебез юк бит, Аллага шөкер... -
7 февраля 2023 - 13:00
Килен капкасы
«Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! -
8 января 2023 - 13:00
Капка
Ул капылт уянып китте. Өй эченә шыплап ай яктысы тулган. Түрдә ниндидер кыштырдаган тавышка колагын торгызды. Әтисе йоклый алмыйча борсаланып ятамы соң? Бастырылган мәллә? «Аһ» та «уһ» килә түгелме... Малай, башын күтәреп, әтисе караватына таба карады... -
1 октября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (ахыры)
Без бетмәдек, без бар, без яшибез! Иң зур белем йортларында укыган онык-туруннар дөньяның төрле почмакларына таралдылар... Шомырт агачының ап-ак таҗларын җилләр үзләре белән ияртеп алып китәләр дә җиһанга сибәләр... Җилләр җиргә аклык тарата! -
29 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
– Ник елашасыз, еламагыз, әле минем туксанга җитеп намазлыкка ятып сәҗдәгә китеп үлгән мөселманны күргәнем юк иде. Миңа андыйларның туры килгәне булмады, – дип кабатлады. – Нинди бәхетле әби! Күрәсезме, елмаеп үлгән бит әниегез. Җәннәт кошы инде бу, бер ялгансыз әйтәм. Әбинең соңгы урыны җәннәттә булачак! -
27 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар. -
26 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде. Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде... Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты. -
25 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Балаларның нәни куллары суелып бетә. Казан каласында яшәүче ерак туганнарының балаларыннан калган иске бишмәт җиңнәреннән күренеп торган беләкләре иртәнге язгы салкыннан яргаланып, «чебиләп» кызарып тора. Өчәүләшеп черәшә-черәшә, интегә-интегә, балалар салам йолкыйлар! -
18 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Миндә ике Солтангәрәй яшәде. Берсе – шушы Аклык аланында караңгы төннәрдә көзге яңгыр астында адашып калган сөйгәнен бер күрергә тилмереп ашкынып торган яшь егет. Икенчесе – Габдрахман абзыйга, хәзер инде бабайга, «яклармын», «саклармын» дип вәгъдәләр биреп, антлар эчеп калсам да, сине зур газапларга дучар иткән Солтангәрәй. -
15 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә сүзгә кушылмыйча гына, үз уйларына батып утыруында булды. Әйтерсең, сүз аның язмышы, тиздән үзенең ир хатыны булачагы, бу өстәл артында утыручы кәттә ир белән авызы тулы алтын тешләрен балкытып елмаеп утыручы юантык хатын Нәфисәнең каената-каенанасы булачак кешеләр түгел, бу сөйләшү Нәфисә өчен ниндидер бөтенләй дә ят хатын хакында бара. -
13 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Зөһрәнең күзләреннән яшь ага, әрнүле дә, шатлыклы да күз яшьләре. Унбер ел буе көттеләр бу көнне. Үзәкләре өзелеп, Алансуны, әти-әниләрен, берүзе аерылып калган унбиш яшьлек кыз бала Нәфисәне сагынып яшәделәр. -
11 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Габдрахманнар гаиләсенең газапланып, катып-өшеп, ачлыкка интегеп, күпме үлем-җитем күреп, газиздән-газиз кызлары Әминәне югалтып, чак кына акылдан язмыйча, илгә кайтып килешләре. -
9 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
«Нәфисә турында артык сүз язмагыз, бөтенләй сорашмасагыз, арурак булыр...» дип язганнар. Димәк, нәрсәдер булган. «Баласы да бар, исән генә Ташкенда яши» дигән хәбәргә дә сөенәм инде. Ул Солтангәрәй беләндер, чөнки «Солтангәрәй дә авылда тормый» дип язалар.