Дулкыннар (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Икенче дулкын
«Ныграк как, җилкәй, иңнәремнән»

– Хөрмәтле тамашачылар! Бүген залда Фарсель аганың якын туганы, авылыбызның хөрмәтле кешесе Гөлҗәннәт апа да утыра. Әле генә укыган шигырь юллары нәкъ менә аңа багышлап язылган икән... Бу урында Гөлҗәннәт апаның истәлекләрен тыңлап үтик әле... 

Фарсель, әнисе Мосаллия шикелле үк «дастин» буйлы Гөлҗәннәт апаның урыныннан кузгалуын күргәч кенә, үткәннәр элмәгеннән арынырга өлгерде. Кара инде, аның хөрмәтенә җыр башкарган мизгелдә, яшен тизлегеннән дә җитезрәк уйлар кайлардан гына урап кайтырга җитешмәде!.. Өрлектәй улларын бер-бер артлы югалткан Гөлҗәннәт апага багышлап язган шигыре яңгыраган арада да туган нигезендә, аскы урамдагы йортлары сәкесендә
утыра иде түгелме соң?..
– Фарсельләр буыны ил өстенә килгән бөтен афәтне үз башыннан
үткәрде инде ул, – дип ипләп кенә сүз башлады авылның бөтен тарихын төнлә уятып сорасалар да, бөртекләп сөйләп бирә алучы Гөлҗәннәт апа. – Нәселләре тырыш иде, гомергә кешегә ярдәмчел булдылар. Менә монда Казаннан килгән кунаклар да утыра, безнең Фарсель үзе язганча, чыпчык күзе хәтле генә Качкын турында бик белеп тә бетермиләрдер әле... Авылыбыз бәләкәй булса да, мактанырлыгы бар аның. Үткән гасыр башында безнең Качкын мәдрәсәсе тирә-якта дан тоткан, Кәрим мулла укыткан шәкертләр арасында кемнәр генә булмаган. Тагын шунысын
да әйтим әле: Кәрим мулланың улы Әхим Кәримов – химия фәннәре докторы, академик, гомерен Уфада үткәрде, аның турында Фарсельнең «Авылдашның авыр юл башы» дигән китабын укыгансыздыр. Менә шул мәдрәсәбездә беренче президентыбызның – күрше Әнәк авылы егете Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип абый да белем алган. Фронтовик
шагыйрь Нур Баянны, мин үзем хәтерләмәсәм дә, әнкәем: «Бездә фатирда торып, мәдрәсәдә укыды», – ди торган иде, чыбык очы туган тиешле булган ул. Фарсель бәләкәй чактан ук бик кызыксынучан иде, шук иде, мәктәптә «дүртле»гә укыды ул, математиканы шәп белә иде. Урта мәктәпне Пучыга
йөреп тәмамлады, анда Минтимер Шәрипович белән бергә укыганын беләсездер... Борынына кызлар исе керә башлагач, аулак өйләргә дә йөри иде, Нәкыягә күз атып йөргәнен хәтерлим әле...
– Карале, Гөлҗәннәт апа, син минем хакта бөтенесен дә сөйләп бетермә инде, – дип җайлап кына бүлдерде аны Фарсель ага, халык арасында тыенкы гына көлешү барлыкка килгәнен күреп, үзе дә күзләрен кыса-кыса елмаеп.
– Кызлар турындагысын үзем сөйләрмен...
Алып баручы кыз да сүзгә кушылырга җайлы мәл икәнен аңлап алды:
– Фарсель ага, менә бу урында сезгә икенче соравыбызны бирер идек. Балачак – кояш төсендә булса, яшьлекнең төсен нинди дияр идегез? – диде, сорау язылган таҗларның берсен кулына алып.
– Яшьлекнең күзе яшел төстә инде аның, – диде Фарсель, гадәтенчә, җавапка аптырап тормыйча. – Утка керәсеңме, суга төшәсеңме – шул яшеллегең белән барысын да үткәреп җибәрергә көч табасың... Беренче дулкын китереп сылаганда ук, башыңны иеп, бирешергә исәп тотып утырсаң, тормыш арбасыннан чәчрәп төшеп тә каласың... Менә миңа, армиягә китәр алдыннан ук, врачлар: «Ике ел гомерең калган», – дигәннәр иде...
Мәктәп еллары да – яшел күлмәкле яшьлекнең әле җыерчыклар-сырлар кунарга өлгермәгән җилфер-җилфер итәге иде...
– Бөгелмәдә укытучылар хәзерләү мәктәбе бар икән, без Кәүсәрия белән шунда бармакчы булабыз, әйдә син дә, безгә дә күңеллерәк булыр, – диде беркөнне сабакташы Чулпан Фарсель белән сөйләшкәндә, сүз уңаеннан гына. Пучының урта мәктәбен тәмамларга җыенган яшь-җилкенчәкнең кая укырга керергә дип баш ваткан чагы иде. Кайда гына укысалар да, Качкында
– Фәния апалары да, Кәрим абыйлары да, Зөбәердә-  математиканы су кебек эчәргә өйрәткән Шәмсия апалары да укытучы дигән сүзнең олылыгына ышандырган, үз һөнәрләренә гашыйк иттергән иде. Кәүсәриягә аптырыйсы юк, ул беренче класстан ук гел «биш»легә укый, тырышның тырышы, кая
керәм дисә дә, барып керер. Фарсельнең көндәлегендә күбрәк «дүрт»леләр балкып утыра, Кәүсәрия шикелле үк мактана алмый.
Кәүсәриянең бабасы Фәтхетдин белән Фарсельнең бабасы Зыязетдин – кан туганнар иде, балалар да кечкенәдән бер-берсен якын туган күреп, ике өйне бер итеп, аралашып үстеләр. Шуңа күрә буй җиткергән егет аның да Бөгелмәгә җыенганын ишеткәч, икеләнеп тормады, кызларга иярергә ниятләде. Әдәбият укытучысы булса, начармыни? Зөбәердә җидееллык мәктәптә укыганда да, Пучы мәктәбендә дә әдәбият дәресендә сер биреп
торганы булмады, шигырьләр дә языштыра... Аулак өйләрдә, йөзек салыш уйнаганда, җәза чыкса, үзенең шигырьләрен укып котыла...
Калага китсә, дөнья күрер, әтисе дә шулай ди. Кырык җиденче елда гына авылга бөтенләйгә кайтып төшкән Сәхабетдин «дөнья күрү»нең ни икәнен яхшы аңлагандыр – улының бар нәрсә белән төбенә тоз коеп кызыксынуына артык сүзләрсез генә җавап бирергә тырыша. «Укырсың, үзең аңларсың», – дип котыла күп очракта. Аны әледән-әле Пучыга чакырып, тикшереп торалар – әсирлектә булганлыгын онытырга ирек бирмиләр... Ир-атларга
кытлык булу сәбәплеме, әллә оештыру сәләтен, булдыклылыгын исәпкә алыпмы, шулай да авылга бригадир итеп куйдылар үзен, басу-кырдан кайтып керә алганы да юк әтиләренең. Гаилә дә ишәйде. (Әти кеше авылга кайтып киткәннән соң 45 нче елны Нәҗип туган иде, аннан Хәмдия, Васил, соңыннан, Фарсель абыйсы белән икесе арасында төп-төгәл егерме ел
калдырып, Зөфак «пәйда» булды).
...Тик Бөгелмәдә уку язмаган булып чыкты.
– Фарсель, без документларны кире алып кайттык, Минзәләгә
медучилищега бирдек. Син нишлисең? – дип, егетнең ушын ала язды кызлар, җәйге кыр эшендә дөньясын онытып йөргән сабакташларын әле генә искә төшергәндәй.
– Анда берүзем нишлим, мин дә алып кайтам алайса, – диде егет,
аптыраудан чак телсез калмыйча. – Сезгә ышансаң...
Үпкәләп, вакыт сузып торыр чак түгел иде – колхоздан рөхсәт сорап, Бөгелмәгә чыгып киткән егет документларын берничә көннән соң көчкә эзләп тапты. Әдәбият бүлегенә дип тапшырылган документлар ни сәбәпледер математика бүлегенә кереп, адашып киткән иде.
Аларны эзләп тапканда, башка югары уку йортларына тапшырырга соң иде, кабул итү комиссиясе эшен төгәлләгән булып чыкты – кая барырга дигән сорауга җавап табылмаган килеш, авылга әйләнеп кайтырга, җиң сызганып, янә кырга чыгарга туры килде.
Аның кәефе чамалы икәне йөзенә чыккан булгандыр, практикага килгән агроном Тимершәех абыйсы беркөнне:
– Фарсель, нишләп болай балтасы суга төшкән кешедәй йөрисең әле бу арада? – дип, турыдан ярып сорады. Фарсельнең зарланасы килми иде, артыгын җәелмичә, үз маҗарасы
хакында кыска гына итеп бәян кылды.
– Ә син бер дә кайгырма, теләсәң, мин укыган җиргә – Тәтешкә
техникумга бара аласың, әле соң түгел. Анда агрономнар әзерлиләр, какраз синең өлкә! Җир эшен яратасың, син үстергән кыярлар турында авыл халкы тел шартлатып сөйли, – диде Тимершәех, егетнең бакча белән җенләнүеннән хәбәрдар булып. – Авылда син әллә кайчан иң беренче булып яшелчә үстерә
башлагансың дип сөйлиләр, дөрестер бит?
– Анысы дөрес, – диде Фарсель, иң беренче итеп үстергән кыярларын исенә төшергәч елмая-елмая. – Әткәй кайтасы елны орлыктан үзем утырткан идем бакчага. Су сибә торгач, беләк буе булып үсте алар, әткәй кайтмыйча өзмим әле ди торгач, саргаеп беттеләр.
– Аның каравы, үстергәнсең бит, маладис! Каян башыңа килгәндер...
Ул чагында авылга Минзәләнең рус авылыннан Качкынга сатучылар килгәнне хәтерли әле Фарсель. Мичкә-мичкә тозлы кыяр, помидор, кәбестә алып килгән иделәр. Авыз суын корыта-корыта, мактый-мактый ашады халык шул мәлҗерәп беткән тозлы кыярны. Мәктәптә укытучының яшелчәне орлыктан үстереп булганлыгы хакында сөйләгәнен ишеткәч, малайның йөрәгенә ут үрләде: эх, өй янындагы бакчада үзең бәләкәй генә орлык утырт иең дә мичкәләп тозларлык кыяр үстер иең! Вәт әнисе шатланыр иде! «Агурис! Салёный агурис! Хрустячи!» дип, авыз суын
корыта-корыта мактап саткан марҗаларныкы ише генә булмас иде...
Ниятләсә, шуңа тотынмыйча каламы инде? Баксаң, кыяр орлыгын әллә кайда Каф тавы артында түгел, күршедәге Пучы базарында да саталар икән бит...
Күрче, сөйләшә белсәң, туфрак та синең һәр сүзеңне, алай гына да
түгел, ымыңны аңлый икән! Әлегәчә чүп үләне үсеп утырган җирне казып, тырмалап, аның манный ярмасыдай таралып торган кара туфрагын учыңда тотып карый-карый түтәл ясаганда, малай шаккатты: шушы түтәлгә әлегә юеш кулъяулыкта шытып яткан, күз карасыдай күргән берничә бөртек орлыкны төртеп куй да берникадәр вакыттан соң кетердәп торган кыяр өзеп аша, имеш... Ничектер үзе дә ышанып бетә алмаган, әкияткә охшаш
бер күзаллау иде бу. Шунысы гаҗәп: әгәр шулай икән, нигә соң әле күрше- күләннең, әби-бабайның берсе дә моңа кадәр авылда шушы орлыкны үстереп карамаган? Алма дигәннәрен дә, урлап кына, Фәррах бабай бакчасыннан авыз итәләр... Анысы да кыргый алмагач, алмасы авызны бөрештерә, әчедән дә әче... Их-ма, әтисе тизрәк кайтсын иде дә, нигә, ни өчен, ник алай икәнен яхшылап аңлатсын иде. Асаба чишмәсе буеннан гына икәүләп әрәмәгә төшәрләр иде, андагы карлыганны, бөрлегәнне өй тирәсендә дә үстереп булмый микән...
Малайның хыяллары шулкадәр татлы иде, ул аларны Фатыйма әбисенә дә чишеп салды. Тик болай да эш күплектән кылны кырыкка ярырдай булып дөнья көткән әбисе, ачуланмый гына:
– Кит әле, улыкаем, исәр сөягеңне калкытып йөрмә әле, – дип кую белән генә чикләнде.
Әтисе кайткач, ул хыяллар тормышка ашты бит, әй! Сугышка дип чыгып киткәндә, орчык буе гына булып калган малаеның: «Әти, син кайтуга менә нинди кыярлар үстердем!» – дип зарыгып каршы алуы күрешү шатлыгыннан, үзенең газизләре янына бөтенләйгә дип кайтуыннан болай да күңеле йомшарган Сәхабетдинне әллә нишләтеп җибәрде. Ул үзе кадәр булып килгән улын кочагына алды да күзләренең дымлануын күрсәтмәскә тырышып:
– Улым, кулыңнан килә икән, рәхмәт сиңа! Әллә ниләр үстерербез,
дөньялар гына тыныч булсын! – диде, Фарсельнең шатлыгына тагын да очар канатлар куеп.
Әткәйле йорт – җылы йорт, аның тәрәзәсеннән җил өрми. Ишеге
шыгырдап ачылмый. Өстәле буш булмый. Капкасы юкә бау белән генә бәйләнми. Бакчасында күпләп-күпләп, кыяр үсә! Койма буйларында алмагач үсентеләре, кура җиләкләре баш калкыта!.. Минзәлә районындагы «Дружба» колхозының бакчачылык белән шөгыльләнүен белгәч, шунда ук барып, әллә никадәр үсентеләр алып кайттылар.
Эш агачы һәрвакытта мул итеп китерер җимеш, дигәннәре шигырьдә генә түгел икән, агайне... Җир белән күзгә-күз карап сөйләшә белсәң, вакытында ашлап, сулар сибеп торсаң, аның күкрәгендә әллә ниләр үстерергә була икән! Яратырга, бары тик җирнең үзен, аның кара туфрагын җаныңның бер өлеше итеп яратырга гына кирәк икән! Әнә бит, хәзер җәй саен кыярын да, помидорын да, суганын да, сарымсагын да үстерәләр, әниләре аларны ничек кенә итеп тозламый да нинди генә салатлар ясамый! Теге вакыттагы сатучыларның тозлы кыярларын мичкәсе белән бәреп ега...
Тимершәех абыйсының «җир эшен яратасың» диюе егетнең күңелен тәмам алгысытып җибәрде. Чыннан да, нигә тәвәккәлләмәскә әле? Ныклы белем алса, туфракның нинди генә серләре ачылмас...

Киңәш бирүчесенә мең рәхмәтле булып, Фарсель Тәтешкә китеп барды. Укырга, тагын да күбрәк өйрәнергә теләге көчле иде, укытучы булмаса да, ятып калганчы атып кал дип, техникумга юл тотты.
Өч ел уку дәверендә тегеләй дә егарга тырышып карады язмыш, болай да. Берсендә бигрәк аяусыз кыланды, ашлама сынау түгел, гомерне сынау булды ул...
Мәскәүдән чүп үләннәренә каршы көрәшә торган гербицид җибәргәннәр,техникум студентлары Тәтештән ерак түгел бер рус колхозында практика вакытында шуны сынап карарга тиеш икән. Яшьлек – җүләрлек, димәсләр иде аны...
Егетләрнең берсе агуны әзерләп торырга, икенчесе насосны көйләргә, өченчесе шлангны тотып сиптерергә тиеш иде. Шау-гөр килеп көлешкән- шаярышкан мәлдә, ул егет агу аккан шлангны иптәшләренең өстенә төбәде. Шаяру мизгелнең бер өлешендә фаҗигагә әверелде: егетләрнең күзләренә, авызларына яндыргыч агу кереп тулды...
Бу кара шәүләне кайчандыр, кайдадыр күргәне бар иде, ахры...
Фарсельнең күзалдыннан балачагында агулы икмәк ашаган чакта сәкедә саташып, ут янып яткан чагы йөзеп үтте. Менә, менә, ул көннәрдә аның аяк очында шушы шәүлә саклап утырды түгелме? Үзе белән каядыр ияртеп китәргә җыенып... Тик ул чагында кем-кемне дигән көрәштә Фарсель җиңеп чыкты бит! Китәр сәгате сукмаган иде! Бу юлы да җиң очыннан шул шәүлә тарткалый түгелме? Үзе белән чакыра... билгесезлеккә... Бөтенләйгә...
Тик әле бик иртә шикелле... Телгә алып сөйләрлек бернинди файда күрсәтә алмады әле. Ни әтисенә, ни әнисенә... Авылына, туганнарына...
Авылдашларына... дусларына... Кешеләргә...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: