Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Сугышлардан орден-медальләр тагып әйләнеп кайткан оныгың
Рәшит кояш кебек якты Сәлимә белән тормыш корып, Казанда яши. Ә син әле һаман шул – гарәп аргамагы Куканны сукага җиккән вакытта, ак оекбашлы, болыннарда уйнаклап чабып йөрергә тиешле колынчак Йолдызны авыл куштаннары суеп ашаган чакта, менә-менә бәби табарга тиеш булган кызың Зөһрәне Себер җибәргән, балалыктан чыгып кына килүче оныгың гүзәл Нәфисәне Казан төрмәсендә өчәр башлы аждаһалар көчләгән заманда, үзеңне мыек чылгыйлары ике яктан салынып төшкән, җирән чәчләрен мул итеп фуражкасы астыннан чыгарып куйган гаскәринең үтергәнче кыйнаган елларда адашып йөрисең. Адәм баласы бу кадәр газапларга түзә алмый! Акылың бетте, Фәгыйлә карчык, акылың юк! Нихәлләр итмәк кирәк. Йа Раббым, ничекләр итеп кенә яшәп бетерерсең?! Ул елларны эзләмә инде син, Фәгыйлә түти, таба алмассың! Бәлки, үзең дә бу дөнья белән хушлашып мәңгелеккә киткәч, якыннарың белән кавышырсыз. Балаларың белән күрешерсез дә, хәтерең әйләнеп кайтыр һәм син алардан башка яшәлгән гомерең турында сөйләрсең...
Башка бер сүз дә дәшмәде карт шомырт агачы. Фәгыйлә карчыкны күздән югалганчы карап озатып калды да, күңеленә килгән авыр уйларыннан уелып, тынып калды. Күңеле сизде агачның, Фәгыйлә карчыкның ак томаннарга өртелгән зират ягына бил тиңентен сөттәй агып торган аклыкка күмелеп, мәңгелеккә чыгып китүе иде.
Кыйгасар буендагы арыш басуы. Иртәнге акрын җил – Фәгыйлә
карчыкның җыерчыклы, ләкин Хәбибулласын табып, өенә алып кайту өмете белән өретелеп янып торган йөзен иркәләп искән җил – талгын гына яшел уҗымнарны дулкынландыра. Карчык тынлыкта оеп утырган зират буена җиткәч, тагын туктап калды.
– Тукта, кайсы басуга таба чыгып киткән иде соң төпчеге Шамил белән Хәбибулласы, Чакрактау буе басуынамы, әллә Кыйгасар буенамы?
Фәгыйлә инде шактый юлны узып өлгергән иде. Зират яныннан
Чакрактауга таба борылып керә торган ат юлы бар. Әнә ул арыш басуының нәкъ уртасыннан, тәгәрмәч араларында ефәк яшел юл калдырып, офыкка таба сузылган тәгәрмәч эзләре.
«Ходавәндәләр, бу адәмнәрнең күзләре юк микәнни соң, арыш басуын таптап йөрмәсәләр? Зират яныннан Кыйгасар елгасы буйлап кына үтеп булмый микәнни? Иген басуын кем таптап йөри инде, менә фәрвайсызлар!» – дип уйлап, карчык Чакрактауга таба атлады. Чыклы үлән эчендә йөреп чигүле читеге юешләнде, коңгырт-кара төскә керде. Соңга таба нигәдер карчыкның хәле китебрәк тора. Йөрәге дә, чабыш аты сыман, туктый- туктый тибә. Аннан соң бөтен гәүдәсен әллә ниткән кымырҗык бер салкын
урап ала да, көзге усак яфрагы кебек калтырата. Ябык гәүдәсе гел түшәк сорап тора, билләһи. Көндез ятып торырга күнекмәгән Фәгыйлә карчыкка Нурания килене:
– Әнкәй, аз гына ятып, хәл алып тор, – дип, ястык-түшәкләрне кабарта- кабарта урын җәеп бирсә дә:
– Кит, кызым, булмаганны, көн яктысында сузылып ятып торырга мине кем дип беләсең! Аннан соң яткач ятуга китә ул, аяклар йөргәндә йөреп торырга кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт, – дип, килене әзерләп куйган урынга ятмыйча, үзенә бер шөгыль табып чыгып китә.
Килене күпме әйтеп карады:
– Әнкәй, мин синең кызың түгел, киленең. Шамил синең улың...
– Дөрес сөйләмисең син, ялгышасың. Әгәр улым булса, Аксакалымны суяр идеме? Кансыз җәллад!
– Әни, улыңа шундый авыр сүзләр әйтмә инде, аңа болай да җиңел түгел. Аннан соң курмы җыюы бик авыр. Каян җиткерәсең? Сыер булгач, кәҗә ниемә кирәк? Болай да балалар «уфалла» белән эт эчәгесе, алабута, билчән ташып интегәләр, аның бит чабып алырга печәне дә юк, барысы да колхозныкы.
– Үземә дигән ризыкны кәҗәмә ашаткан булыр идем. Хараплар гына итте Аксакалымны! Түбән оч мәхәлләсенең Гатаулла мулла акыллары бар иде Аксакалымда, сакалы да нәкъ шуныкына охшаган иде, валлаһи, указлы мулла зиһеннәре бар иде. Кич белән көтүдән азан тавышы ишетүгә чабып кайтыр иде дә «Фәгыйлә карчык, ахшам керде, намазыңа утыр» дигәндәй,
күземә карап торыр иде. Теле генә югые бәгырькәемнең!
Фәгыйлә карчык бу сүзләрне көн дә кабатлый. Ул инде оныкларын да, улын да, киленен дә танымый. Каһәрләнгән утызынчы елларда каядыр чәчелеп, таралып беткән гаиләсе кайсыдыр басуга, әллә Чакрактау, әллә Кыйгасар буе басуына сукага җигелгән гарәп аргамагы Куканны коткарырга чыгып киткән унбер яшьлек улы һәм Хәбибулласы гына хәтерендә яңара.
Алар таң тууга, Фәгыйлә карчыкны йокысыннан уяталар.
– Әни, кайда син? Әйдә басуга кил әле. Куканыбызны коткарырга кирәк, – дип, әнисен чакырып уята унбер яшьлек Шамил.
Кайсыдыр басуда, үзәкләрне өзеп, Кукан кешни: ми-ха-ха... Кукан белән Йолдызның буш аратасында, колынчакның муенсасын күкрәгенә кысып, төпчек улы Шамил үкси. Җаннары өзелердәй булып, илерә-илерә елый ул, әти-әнисеннән ярдәм көтеп елый. Әнә Хәбибулласы, кечкенә генә биштәрен асып, басу капкасына таба мәңгелеккә китеп бара.
– Кая барасың, сиңа әйтәм, булыш инде улыңа, булыш, – ди ана, тик Хәбибулла ишетми.
Әнә Йолдызның кояш нурларында елкылдап торган тиресе аркылы агачта эленеп калган. Һәм күгәргән кадакка элеп куйган муенсага тагылган кечкенә кыңгырау тавышы Фәгыйлә карчыкның хәтерендә көн саен яңгырап, улы белән картын эзләргә басуга чакыра.
Башка бернәрсәне дә хәтерләми Фәгыйлә карчык. Өй тулы балаларның да кем икәннәрен белми. Тик Габделхәй кызы Нуранияне генә таный. Әнә бер кеп-кечкенә кыз бала, әле иртәнге чык тамчылары да кибеп бетмәгән үләнле сукмак буйлап йөгерә-йөгерә, кемнедер эзли. Салам чәчләре колын яллары кебек сибелеп-сибелеп кала.
– Әб-и-и, син кайда-а-ау?
А н ы ң ө з г ә л ә н ә - ө з г ә л ә н ә к ы ч к ы ру ы , Я л а н т ау, Ур ы с т ау, Чакрактауларның текә маңгайларына бәрелеп, Фәгыйлә түтинең колагына килеп ирешә.
Һай, кемне генә эзли икән бу бала, дип уйлый барыр юлын Чакрактауга юнәлткән Фәгыйлә карчык. Әллә адашкан инде, бигрәкләр дә өзгәләнә.

– Монда кил, кызым, монда кил! Югалткан әбиеңне икәүләп эзләрбез. Мин Хәбибуллам белән Шамилемне эзләрмен, ә син – югалткан әбиеңне. Икәүләп эзләсәк, рәхәтрәк булыр, тизрәк табарбыз.
Тик аның акрын тавышы үзеннән ары китми. Әллә иртәнге җил үзе
белән каядыр ияртеп алып китә инде тавышын, моны Фәгыйлә карчык аңлый алмый. Кыз баланы кызганып йөрәге телгәләнә.
– Монда кил, кызым, томаннар эчендә зират янында адаша күрмә.
Кыйгасар буенда яр бигрәк текә, – дип, баланы чакыра.
Кинәт... һаваны томырылып чапкан атлар, тулпарлар тавышы, тояк тавышы яңгырата. Фәгыйлә карчыкның күз алдына, утлы ялкын кебек, ак- кара-кызгылт ялларын тузгытып, көнчыгышка таба чапкан атлар ташкыны күренә. Әнә бит иң алдан Кукан Йолдызы белән суырылып чабалар.
Көнчыгышка таба, кояшка таба, карчыкның Хәбибулласы белән Шамиле чыгып киткән якка таба агыла атлар ташкыны. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, карчык азрак туктап торды да киредән зиратка – Кыйгасар буе басуына таба томырылып, суырылып, җирән ялкын булып атлар ташкыны
чапкан якка, әбисен эзләп, салам чәчләрен тузгытып яшь колыннар кебек чапкан кыз балага таба атлады Фәгыйлә.
Зират капкасы янына җиткәч, нигәдер хәле китеп, аркасын зират
коймасына терәп, җиргә утырды. Атлар ташкынына ияреп, томырылып Кукан белән Йолдыз чапкан якка, көнчыгышка карап күзләрен йомды.
– Әби-и-и! Син кайда-а?! – дип чакыра кыз бала.
– Монда мин, кызым, монда, менә соңгы тукталышта, ял итәргә
генә утырдым, – дип, соңгы тапкыр Фәгыйлә карчыкның йөрәге җавап бирде.
Ә Кукан белән Йолдыз, Хәбибулла белән Шамил чыгып киткән
Кыйгасар елгасы буена, көнчыгышка таба томырылып чаба калдылар.


* * *

Тереклек елгасын чыкканнан соң, Урыстау итәгендәге Аклык аланында шомырт чәчәк аткан чак, башларны әйләндерерлек хуш ис! Акрын гына искән җилдә ак төстәге чәчәкләр тибрәлә. Әйтерсең, бер-берсен куып тотарга теләгән наян кызлар җитәкләшеп йөгерә...
Күз күреме җирдә Көлич белән Алансу арасында Ситдика һәм Төп
чишмәләрен узгач, Аклык аланы башлана. Бу – дөньяның иң матур, иң гүзәл урыныдыр. Мондый сафлыкның, мондый гүзәллекнең башка җирдә булуы мөмкин түгел! Шомырт чәчәкләре кояшның көмеш сыман нурларында тагын да аграк булып, чуклары сафлыкның, аклыкның үзенә әверелеп, күңелләрне алгысытып, акрын гына тибрәләләр дә тибрәләләр. Гүя: «Күреп
калыгыз безне, бик тиздән таҗларыбызны җиргә коярбыз, ә алар кап-кара җимешләргә урын калдырып, ак кар бөртекләре кебек җиргә түшәлер. Шуннан ул таҗларыбызны шаян җилләр үзләре белән бик еракларга алып китәрләр дә дөньяга чәчәрләр, дөньяга аклык таратырлар», – ди Аклык аланында үсеп утырган шомырт агачлары. Дөньяны нурга төреп шомырт агачлары чәчәк аткан чак.

Әнә шомырт агачлары арасыннан ефәк күлмәк кигән бер сылу килеп чыкты. Өстенә кигән өрфия күлмәге дә шомырт чәчәкләре кебек ак иде. 

– Әтием, әтием! Күрегез әле бу аклыкны, күрегез әле! Монда нинди матур! – дип, алсу-ак чәчәкләргә үрелде. Башына такыя үреп кигән кыз бала үзе дә чәчәк кебек гүзәл иде. Дулкын-дулкын кара чәчләре тубыгына кадәр төшеп тора. Ап-ак йөзенә җәй алсулыгы кунган. Очарга әзерләнгән карлыгач канатлары кебек сызылып киткән кара кашлары, кашларына тиеп торган озын керфекләре, карлыгандай кара зур күзләре, битләрен чокырайтып елмаюы һәм битендәге тары ярмасыннан да кечерәк миңе!..
– Алиһә! – диде Солтангәрәй. – Син, кызым, алиһәләргә тиң.
– Ә нәрсә дигән сүз ул «алиһә», әти? Ни дигән сүз?
– Мин сиңа ул сүзнең төгәл генә тәрҗемәсен әйтеп бирә алмыйм. Тик шуны гына әйтә алам: син, кызым, чәчәкләр кебек матурсың, сафсың, гүзәлсең! Аллаһ бәхетеңне бирсен, кара җаннар тормышыңны җимермәсен! Менә инде студент булдың, укып бетергәч, доктор булырсың. Кешеләрнең тән яраларын гына түгел, җан җәрәхәтләрен дә дәваларсың, кызым. Әниең, Әсхәдулла бабаң, Римма апаң кебек изге күңелле зур доктор булырсың,
Газизә. Тик Аллаһ бәхетеңнән аермасын! Әнә әниең Үзбәкстанда медицина өлкәсендә нинди зур уңышларга иреште! Син дә кызым, мәрхәмәтле, кешеләрнең җаннарын җылыта белүче доктор булырсың!
– Әнием, әнием! Синең бу аклыкны күргәнең бар идеме? Нигәдер
сөйләгәнең булмады. Бала чагың, яшьлегең нинди матур җирләрдә
узган икән бит, – дип, Газизә, кулларына ак чәчәкләр гөлләмәсе тотып, агачлар арасыннан кечкенә Маратны җитәкләп килеп чыккан әнисенә таба атлады.
– Юк, кызым, шомырт чәчәк атканда, аланлыкта алсу-ак чәчәкләр
тибрәлеп хуш исләр тараткан вакытта, миңа бу аланга килергә туры килмәде. Бу аланлыктан без әтиең белән көзен, шомлы җилләр искәндә, күк йөзен кара болытлар каплаган төнне моннан күп еллар элек узган идек. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, шундый да караңгы төн иде. Әтиең мине Көличкә, Яков агайларга кадәр озатып куйды. Ул вакытта мин унбиш яшьлек, синнән дә яшьрәк кыз бала идем. Әтиең миңа: «Нәфисә, кайчан да булса сине бу аланлыкка яз көне шомырт чәчәк атканда алып киләм», – дигән иде. Тик бүгенгә чаклы килергә насыйп булмады. Бу көннәрне күрермен дип уйламаган да идем. Нинди зур бәхет икән! Рәхмәт
әтиеңә! Урау-урау юллар, каһәрләнгән газаплы еллар аша туган җирләрне, әти-әниемне, әбиемне күрү бәхетенә ирештем. Ә сиңа, кызым, мин күргәннәрне күрергә язмасын. Энең Марат белән дус-тату, сау-сәламәт булып яшәргә язсын!
Нәфисә белән Солтангәрәй, үз уйларына чумып, сөенешеп, балаларына карап тынып калдылар.
Газизә, энесе Маратны җитәкләп, Урыстау түбәсенә менеп китте.
– Әтисе, әйдә, Көличкә кадәр барыйк әле. Анна түти, Яков агай
исәннәрме икән? Картайганнардыр инде. Нинди мәрхәмәтле кешеләр алар! Ходай саулыкларын бирсен, исән була күрсеннәр!
Солтангәрәй, Нәфисә янына килеп, хатынының иңнәренә үзенең көчле беләкләрен салды.
– Нәфисә! Ул вакытта яныңда үткәргән караңгы төннәр минем иң бәхетле төннәрем бит. Көличтә яшәгән ун көн гомереңдә мин көнне үткәрә алмыйча интегеп бетә идем. Югыйсә көзге көннәр кыска гына, төннәре озын. Ә миңа исә синең белән үткәргән ул төннәр шундый кыска булып тоела. Җиз иләктән иләгән кебек сибәләп торган көзге вак салкын яңгыр да ул сихри төннәрнең серлелеген генә арттыра кебек. Синнән аерылып Алансуга кайтып җиткәнче үк, сине сагына башлый идем, җаным. Тик соңыннан нинди газаплы еллар башланды! Очы-кырые күренмәгән
сагышлы, сагынулы еллар! Миндә ике Солтангәрәй яшәде. Берсе – шушы Аклык аланында караңгы төннәрдә көзге яңгыр астында адашып калган сөйгәнен бер күрергә тилмереп ашкынып торган яшь егет. Икенчесе – Габдрахман абзыйга, хәзер инде бабайга, «яклармын», «саклармын» дип вәгъдәләр биреп, антлар эчеп калсам да, сине зур газапларга дучар иткән Солтангәрәй. Күпме гомерем синең белән Үзбәк якларына чыгып китмәгәнгә үкенеп үтте. Үзем дә белмим, ул вакытта әллә ничек кенә булды, әллә кеше сүзеннән курыктым, әллә кыюлыгым җитмәде, яшьлекнең иң матур чаклары синсез узды. Газизә әтисез кимсенеп үсте.
Мин бит, ялгыз яшәсәм дә, гомерем буе гел синең белән янәшә булдым, Нәфисә. Хәлимә түти дә үлгәнче гел синең турыда гына сөйләп торды. «Әй, Нәфисә безнең янда булса, бергәләшеп яшәр идек», – дип хыялланды.
Тик ул көннәрне күрә алмады. Кылый Камалыйның борыны бите белән тигезләнеп, борын тишекләре ыржаеп, кеше күзенә күренә алмаслык булып калганнан соң да, миңа текәлеп карап торды. Минем эш икәнен сизенде инде, тик дәшмәде. Хәлимә түти дипломат иде. Ялгыз каз шикелле яшәвемә борчылып, үз ахирәтенең кызы белән кавыштырмакчы булып карады. Тик юкка! Йөрәгемнең түрендә бары син идең, җаным! Анда башка беркемгә дә урын юк иде, Нәфисә! Авырып, үлем хастасы булып түшәккә егылгач та, Хәлимә түти: «Солтангәрәй, болай интегеп яшәмә,
кит син Нәфисәң янына, эзләп тап, барыбер оныта алмаячаксың. Ул да сине сагынып тилмереп яшидер. Икегез дә пар аккошлар кебек бит сез. Аккошлар, парларын югалтсалар, сагыштан үләләр. Сине дә күреп торам, Казанда шәүләң генә йөри, җаның Нәфисә янында, Үзбәк якларында бит инде. Әгәр өйләнешеп Казанга кайтып торсагыз, йорт-җирем сезгә калыр, Ташкенда калсагыз, анда үз тормышыгызны корырсыз. Яраткан, җан тарткан кешең белән кайда яшәсәң дә бәхетле булырсың. Мине озаткач, Нәфисәң янына кит. Мәскәүгә чыгып киткән улымны алыштырган
өчен рәхмәт сиңа, Солтангәрәй! Алланың рәхмәте илә Нәфисәң белән кавышып яшәргә язсын!» – дип, теләкләр теләде. Үзем дә күптән шул турыда уйлап йөри идем. Хәлимә түти бу фани дөньяны ташлап киткәч, аны озатып, ашларын уздыргач та юлга кузгалдым. Әллә кайчан чыгарга тиешле юлга соңга калып тәвәккәлләдем, Нәфисә. Шуның өчен үземне гафу итә алмыйм!
– Син нәрсә, Солтангәрәй, нәрсәләр генә сөйлисең?! Нинди гаебең
булсын ди? Язмышыма шулай язылган булгандыр. Кылый Камалыйга кул күтәреп тә дөрес эшләмәгәнсең, җаным. Ул үзенә тиешле җәзаны болай да алыр иде. Андый кабахәт җаннарны Аллаһ мәңге кичермәс! Юкка андый вак җан белән бәйләнгәнсең.
– Түзә алмадым, Нәфисә, күргән газапларың йөрәгемнән китмәде. Җаным үрсәләнде. Соңыннан үзем дә үкендем инде, Камалыйның хатынына, балаларына никадәр хәсрәт китердем. Аларның ни гаебе бар иде соң?
– Әйдә, ярар, бер яктан уйлаганда, тиешлесен алган, үзенә күрә таман. Солтангәрәй, бәхетемә газаплар чигеп, хурлыклар, кыерсытулар аша, урау-урау юллар үтеп килергә туры килде. Әле дә ул көннәр төшләремә кереп, манма тиргә батып, сискәнеп уянам. Янымда булуың да төш кебек кенә. Уянып китәрмен дә, юкка чыгарсың, тагын ялгыз калырмын, дип куркам! Исән генә була күр, Солтангәрәй! Миңа яшәү көче биргәнең өчен рәхмәт! Газизләрдән газиз Газизәмә чын әти була алганың өчен! Җиде
яшенә кадәр: «Ник әтием юк? Бар балаларның да әтиләре бар, ә минем әтием кайда?», – дип өзгәләнеп, кимсенеп үскән кызым, сине күргәч: «Әтием, әтием кайтты!» – дип, сиңа килеп сарылды. Ә син: «Кызым!» – дип, аны кочагыңа алдың. Улыбыз Марат өчен, безнең тигез бәхетебез өчен рәхмәт!  
Ташкентка безне эзләп килгән көнең әле дә хәтеремдә. Бүгенге кебек кояшлы яз иде. Әсхәдулла абзыйларның бакчасы шау чәчәктә. Алсу, ак, шәмәхә, зәңгәрсу төстәге чәчәкләргә төренгән агачлар талгын гына
җылы язгы җилдә тибрәләләр, хуш ис таратып, күңелләрне җилкендереп торалар. Ә күңелдә шундый моңсулык, күңел ашкынып нидер көтә. Сөю көткән җан кемнедер көтеп сулкылдый. Миңа, Солтангәрәй, синең турыда уйлау да гөнаһ иде, чөнки мин Әкрамҗанга тугрылыклы хатын булырга, кызымның бәхете булсын дип, мине җаныннан да артыграк күреп яраткан
егеткә кияүгә чыгарга ризалык биргән идем. Ә йөрәгемдә, Солтангәрәй, бары тик син генә идең бит, анда башка кешегә урын юк иде. Менә шулай, кызымның бәхете өчен үз бәхетемне корбан итәргә әзер идем. Газизәм белән мәктәптән кайтып килгәндә, Әсхәдулла абзыйларның капка төбендәге йөзем агачлары астындагы эскәмиядә утыручы сиңа охшаган егетне күреп,
акылдан язам дип торам. Башта үз күзләремә үзем ышанмадым. Юктыр, аңа охшаган гынадыр, дим, күпме еллар узгач... Ә үзем, елмаеп каршы килгәнеңне күргәч, кочагыңа атылдым. Мине әдәпсезгә санагансыңдыр инде, Солтангәрәй.
– Нәфисә, ниләр сөйлисең?! Мин бит үзем дә сине башта танымадым. Элеккеге, билләре өзелеп торган зәңгәр күлмәк өстеннән күкрәк турыларына, итәкләренә канәфер чәчәкләре чигелгән алъяпкыч япкан, озын кара толымнарына чулпылар таккан япь-яшь унбиш яшьлек кыз урынына европача киенгән, аягына биек үкчәле туфлиләр кигән, күз явын алырдай чибәр, гүзәл ханым килә. Башта уңайсызланып калдым. Соңыннан, бит
урталарыңны чокырайтып елмаеп, кочагыма атылгач кына аңыма килдем. Дөньяның асты өскә әйләнде. Аз гына соңарган булсам, сине мәңгелеккә югалткан булыр идем бит.
Солтангәрәй, хатынын куенына алып, Урыстау түбәсенә менеп җиткән Газизә белән Маратка карап кул болгады.
Газизәнең алсу-ак өрфиядәй ефәк күлмәге туган якның талгын гына искән назлы җилләрендә, Аклык аланындагы болындагы ак чәчәкләргә кушылып, җилферди иде.
– Әйдәгез, балалар, яшьлек эзләребез буйлап Көличкә, Яков агай белән Анна түти янына барып кайтыйк әле, – дип, сукмак буйлап атладылар...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: