Логотип Казан Утлары
Хикәя

Капка

Ул капылт уянып китте. Өй эченә шыплап ай яктысы тулган. Түрдә ниндидер кыштырдаган тавышка колагын торгызды. Әтисе йоклый алмыйча борсаланып ятамы соң? Бастырылган мәллә? «Аһ» та «уһ» килә түгелме... Малай, башын күтәреп, әтисе караватына таба карады...

Әтисе шоп-шома капка баганасын кытыршы учы белән сыйпап торды. Аннан читкә китте. Улына да ымлады: мондарак кил, янәсе.
Самат әтисе янына килеп басты. Читтән яхшырак күренә икән шул... булган бу! Күзен янә ырыс капканы кыйгачлап япкан түбәгә төбәде. Ул аңа капканы каядыр очырып китәргә җыенган җилкән булып күренде. Кара инде – капка үзе еракларга, күк томаннарга уралган серле илләргә алгысынган корабка охшаган түгелме соң?
Әтисе канәгатьләнү кичерә иде, и-их дип, яңагын ышкып алды. Ул гел шулай – күңеле булса, яңагын ышкып тора. Ә бүген ул бик озак кырынды, яңагы шоп-шома, капка баганасы кебек димәсәң инде, менәтерәк...
– Мату-ур... – дип сузды Самат. – Җилкәнле корабка охшаган бит, әти, име... Әтисе, яратып, улын аркасыннан сөйде.
– Капка тек капка... – Аннары кинәнеп көлеп җибәрде: – Капка капкага
охшарга тиеш, улым.
Ишегалдына уздылар. Таш плитә җәелгән бер сукмак зур йортка, икенчесе
бакча түренә – алар куна торган җәйге өйгә таба сузылган иде. Тирә-юньдә яшел хәтфә үлән шыпырт искән җилдә акрын гына кайнап ята. Аларны күзәтеп кенә торганмы, зур йортның болдырына бикә чыгып басты. Сары чәчле, яшел күзле, борыны бераз почыграк булса да, килешеп тора үзенә. Һавалы итеп күрсәтә. Шорты кигән, күлмәк изүе ачык...

– Кабул итеп алыгыз... Капка әзер, – дип, әтисе болай да киң авызын җәеп елмайды. Самат аңа аптырап карап алды – ничектер бүтәнчә сөйли иде әтисе, бикәгә ярарга тырышамы соң...
– Кабул итүче мин түгел... – Бикә, башын читкә борып, ирен арасына нечкә сигарет төртте. – Ренат Әсхәтович шулай мөгез чыгарырга ярата. Капка, имеш. Нәкъ авылдагыча булсын, имеш. Барысы да таш койма коеп, тимер капка утырта, ә бу...
Тәмәке төтене, бөдрәләнеп, һавага таралды. Саматның борынына ниндидер әчкелтем хуш ис килеп бәрелгәндәй булды. Һе... Бу шул... сасы тәмәке тартмас шул инде. Сорты бүтән.
Әтисе иренеп кенә күктәге ак болытларга күз салды.
– Ренат Әсхәтович – акыллы кеше. Тимер тимер инде ул. Агач бүтән. Агачның җаны бар.
Бикә чыркылдап көлеп җибәрде.
– Философ икәнсең бит, Мостафа. Агачның җаны... Кайда күрәсең инде ул җанны?
– Агач җылы...
Хатын, юкны сөйләмә, дигән кебек, кулын селтәп куйды.
Әтисе ирен чите белән елмайды. Самат исә бикәнең наданлыгына шаккатты.
Агачның җанлы булуын алар авылында һәркем белә.
– Без бүген кайтып китәсе идек, – диде әтисе.
– Тагын бер кич кунарга туры килер. Ренат Әсхәтовичтан узып мин сезне
җибәрә алмыйм. Кая ашыгасыз? Ял итегез бераз. Әнә күлгә су коенырга төшегез. Гел эш тә эш димәгән. – Һәм бикә борылып өенә кереп китте.
– Һы... – Әтисе уң кулы белән сул кул аркасына сугып алды. Бераз пошынса, аның шундый гадәте бар. – Без бит... без ял итәргә килмәгән. Уттай эш өстендә... – Ул җәйге өйгә таба атлады.
Эссе иде. Су коенып менсәң, начар булмас иде анысы.
– Коенасың килсә, бар... – диде әтисе, аның уен сизгәндәй. – Мин шәһәргә чыгып керәм әле. Бераз күчтәнәч-мазар алырмын.
Самат уенчак тай кебек сикереп алды. Капка «их» итәргә дә өлгермәде, малай инде зур йортларны урап алган таш коймалар буйлап күлгә йөгерә иде.
– Артык эчкә кермә! – дип кычкырган әтисенең дә тавышын ишетмәде.
Саматның әтисе Мостафа – тирә-юньгә данлыклы капка ясау остасы. Аңа тиң булырлык күрше Урмай авылыннан Минап әбзәй генә бар, дип сөйлиләр иде. Мостафа ясаган урыс капкаларны – ә бу якта аларны нигәдер кабак дип атыйлар – халык, чыннан да, бәхет китерә, дип ышана, «бигрәкләр дә җиңел куллы шул Мостафа», – дип, әби-чәби чыш-пыш килә иде. Түбән очтагы имче Минҗиһан карчыкның: «Мостафа ясаган кабактан атлап чыксаң, юлың уңа да уңа инде», – дип сөйләп торганын Самат үз колагы белән ишеткәне бар. Җәй башларында алар үзләре дә яңа капка ясаттылар... Ясаттылар...
– Инде ярты авылны урыс кабаклы иттең, ә үзебезнең һаман җил капка... адәм көлкесе, – дип, ике көннең берендә әнисе кабатлый торгач, әтисе Урмайга барып Минап әбзәйне алып килде.
– Син соң үзең оста бит... – дип аптырады Минап. – Нигә мине яллыйсың?
– Үземә шәп итеп ясамам дип куркам... – Мостафа маңгаен ышкып алды. – Кыюлык җитми, малай...
Минап аны аңлады. Ун көн дигәндә һөнәрдәшенә менә дигән шәп капканы җиткереп тә бирде.
Шуннан соң бер ай үттеме-юкмы, Саматның әнисе үлде. Баш мие кайнарлык эссе иде. Авыл хатыннары урманга печән чабарга китте. Әнисе шунда чалгысы янәшәсендә егылып үлде, диделәр. Башына кан сауган.
Үлемнең чын асылын белми иде әле Самат. Әнисе каядыр вакытлыча гына киткән сыман тоелды аңа. Гәүдәсен гүргә төшергәндә дә, малай үзләренә нинди фаҗига килүен чынлап аңламады. Юк, бу әнисе түгелдер, бу бөтенләй бүтән кешедер булып тоелды. Ничек аның әнисен анда – җир астында калдырсыннар? Әнә бит ул, әле кичә генә түгелме соң, иңбашына чалгысын салып, яңа капкадан чыгып китте. «Самат, Гөлфияне яхшы кара, ашны мичкә куеп калдырдым, вакытында ашарсыз», – диде. Ә биш яшьлек Гөлфия, өстендәге япманы тибеп очырып, таралып йоклый иде әле.
Китте...
Әмма ул тиздән кайтып керәчәк, и-и Саматкаем, үсеп тәмам егет булдың бит, ишегалдын әнә ничек пөхтә себереп чыгаргансың, дип аны мактаячак.
Иртән, әтисенең эчтән каралып киткән йөзенә карагач кына, ул имәнеп, әнисенең беркайчан да, мәңгегә-мәңгегә, кире кайтмасын аңлагандай булды.
Тагын берничә көннән аларга Минап килеп керде.
– Аңлыйм хәлеңне, кардәшем, – дип, Мостафаның иңеннән кочты. – Моңардан да авыр кайгы була алмый.
Өстәл янына утырыштылар.
– Үлгән артыннан үлеп булмый, – дип сүзен дәвам итте Минап. – Миңа әле генә бер Казан баеның йомышын тапшырдылар. Алар бит хәзер, үзең беләсең, шәһәр читендә үз йортларында, ни соң әле, аты коргыры, катиҗларда яши. Шул – миңа хәбәр салучы – авылча урыс капка торгызмакчы була икән. Байларның үз кытыклары... – дип, Минап кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых...
Мостафа аны тыңламый да иде шикелле. Аның ни катнашы бар монда? Маена чыдаша алмаган бер лыкыр баеның кайгысымы?..
– Җилләнеп кайтасыңмы әллә? Кайгыңны бераз таратып, дим. Малаеңны да ал ярдәмгә. – Минап, үрелеп, дәү кулы белән Саматның башыннан сыйпагандай итте. – Үсеп егет булган бит инде бу. Тьфү-тьфү, күз тимәсен...
– Шулай дисеңме... – Мостафаның тавышы бик-бик сүрән иде. Үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды: – Бармыйча да булмас шул. Гөлфияне әбиләрендә калдырырбыз. Җан биргәнгә җүн бирер Ходай.
Минап аңа керләнеп беткән кәгазь кисәге сузды.
– Менә адресы. Казанга җитәрәк ул... Иртәгә үк кузгалыгыз. Бай шулай дигән. Бә-әк кырку кеше, диләр. Төгәллекне ярата, димәк... – Минап тагын кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых... Күмгүк иреннәре ерылып, тешсез авызыннан Саматка караңгы аңкавы күренгәндәй булды.
Минап, керпе чәчен сыпырып, урыныннан күтәрелде. Чәче дә яңадан торып басты.
– Ярар, юлыгыз уң булсын, – диде ул. – Бигайбә.
– Син соң үзең нигә бармаска булдың? – дип сорады Мостафа, аны озата чыкканда.
– Мин шул Бүре Рәшитенә капка ясый башлаган идем. Ничек бүленәсең...
Иртәгесен, ата белән ул, Казанга җитәрәк, кашагасына зур итеп «Нарат» дип язылган зур йорт янына төшеп калдылар. Җир астыннан юл аркылы чыгып, урман аша Казан баеның биләмәсенә юл тоттылар.
Бай өйдә иде. Тәбәнәк буйлы, бүксәсе килешле генә алга чыккан. Икесен дә сыек зәңгәр күзе белән бораулап алды.

– Капканы шушында ясарсыз, – диде ул, Мостафаның сузылган кулын күрмәгәндәй. – Шәп булсын. Шәп булса, түләүне кызганмам. – Һәм сүзенә нокта куйды: – Әйттем!
Тик әйтәсе сүзе калган икән:
– Мин ун көнгә чит илгә китәм. – Ул янында басып торган хатынына ымлады: – Сорауларыгыз булса, нидер кирәк булса, менә Роза Фатыйховнага мөрәҗәгать итәрсез.
Өйдән яше Самат чамасындагы бер кыз йөгереп чыкты. Юк, бу аңардан өлкәнрәктер: юка күлмәген төртеп имиләре ташып тора, йөзе дә балалыктан инде күптән азган сыман...
– Папочка! Кайчан кайтасың? – дип, ул әтисенең муенын юантык беләкләре белән урап та алды.
– Позвоню... – Бай, кызын үзеннән аерып алып, машинасына таба китте. Шофёр егет, машина ишеген ачып, янәшәдә басып тора иде.
Кыз кузгалып киткән машинага кул болгап торды да, Самат белән Мостафага күз дә ташламыйча, өйгә кереп китте.
Самат, килә-килешкә үк киемнәрен комлыкка ташлап, күлгә чумды. Шылт иткән аваз юк, бу вакытта әле монда кеше булмый. «Эх, трусикны да саласы булган», дип уйлады малай, үкенеп. Теге ярда биек чыршылар гүяки итәкләрен суга манчып тын калган. Бераз йөзеп баргач, ул чалкан ятты. Күк йөзе зәп- зәңгәр иде. Малайның күңелен аңлатып булмастай шатлык биләп алды. Менә шулай бер кайгысыз су өстендә яту... рәхәт бит... рәхәт бит... Шунда бәгырен кисеп утлы хәнҗәр үткәндәй булды. Әнкәй, әнкәй... Ул бит шулай каерылып беркайчан да шушы зәңгәр күккә карый алмаячак! Өстә әнисенең йөзе чалынып киткәндәй булды. Үлгәч, кешенең җаны күкләргә аша, дип сөйли иде түгелме соң әбисе... Димәк, аңа каерылып күккә карыйсы юк. Ул үзе күктә! Ул әле Саматны да күзәтеп торадыр. Аның өчен сөенәдер дә әле... Сөенер дә шул – Самат хәзер бала-чага түгел бит инде, әтисенең кул арасына керә башлады. Хәзер алар бер-берсенә терәк, әбисе әйтмешли. Сеңлесе Гөлфия дә исенә төште. Ул сагынадыр инде... әнисен дә, әтисе белән абыйсын да.
Эссе. Быел җәй эссе килде шул. Самат, ашыгып, җәйге өйгә килеп керде. Һай, рәхәт! Салкынча... Өй быел гына салынган әле, нарат исе куерып борынына килеп бәрелде. Түрдә әтисенең караваты, ишек кырындарак, сул як стенага терәлгән сәкедә малай үзе йоклый иде. Кояш күзеннән кинәт кергәнгә өй эче тагын да караңгырак тоелды. Сәкегә якынайгач, ул үзе дә сизмәстән күзен угалап алды. Чү... анда кемдер ята түгелме соң? Тезләрен өскә калкытып кемдер ята шул. Кем дип... бай кызы бит бу! – шул, үзе, мәтәлеп китәрсең... Елмаямы соң – күзләре симез битендә эреп беткән сыман. Ярым караңгыда кып-кызыл бүртенгән ирене кыймылдап алды:
– Чё туктадың? Кил, яныма утыр.
Нишлисең, Самат күндәм генә кыз янына килеп утырды. Кыздан килгән кайнарлык тәнен өтеп алгандай булды. Малай аның өскә калыккан шәп-шәрә якты ботларына карамаска тырышты, «капка баганаларымыни!» – дигән уй гына башыннан үтеп китте дә, баш эшләүдән туктады, тонды, бушап калды.
– Исемең ничек әле?
– Самат.
– Самат... Саматлор... – Кыз кинәт кенә малайның иңеннән кочты да үзенә
аударды.
Самат, йомшарган гәүдәсен җыеп, кирегә тартылды.
Кыз көлеп җибәрде.
– Ничә яшь сиңа?
– Унөч... Ундүрт тула инде ун айдан.
– Без яшьтәш икән бит. Ә син... салага әле... – кыз аңа йомшак кулы белән
төртте.
Самат эндәшмәде. Кыз терсәгенә таянып калкынды да аңа йотардай булып
карады.
– Син... әле малай гына?
Кинәт кыз аны кочаклап алды, ирене белән авызын эзли башлады. Самат
тартылды, имчәгенә ике кулын батырып, кызны үзеннән алып ташлады.
Кыз кычкырып көлде. Сәкедән сикереп төште дә итәген рәтләде.
– Их син, дерёвня! – Ишек янына килгәч, борылды: – Борыныңны төшермә,
мин сине өйрәтермен. – Пышылдады: – Төнлә йоклама, килермен. – Аннан тагын көлде. – Ишекне бикләмә только... – Һәм чыгып та йөгерде.
Аңгыраеп бик озак утырды Самат сәкедә. Мендәрдән килгән ис ничектер күңелне уйната, тынгысызлый – ул аны өстен аска әйләндереп куйды. Өйрәтермен, имеш. Син белгәнне без инде... Һи... Һи... Оят иде аңа, йөрәкне әллә нинди кымырҗытып торган оятсызлык...
Әтисе кайтып кергәнне сизмичә дә калган икән. Биштәрен идәнгә куйгач, әтисе аңа борылды:
– Нигә болай караңгыга терәлеп утырасың? – Ул тәрәзә пәрдәсен кырыйга тартып куйды. – Күл буенда кызынып ятасы урынга...
Янына килде. Кәефе әйбәт күренә. Әллә бераз кәккән инде...
– Йә, нигә боектың? Борынны төшермә...
– Ә?!
Әтисенең кинәт кәефе алмашынды. Чүмәште дә аны кочаклап елап җибәрде. – У-улым... Ятим калдык би-ит.
Олылар ямьсез елый. Самат, дерелдәп, әтисенең тынчу кочагына сеңде. Кайнар күз яше муенына тамды. Аның да күкрәгеннән өзгәләнгән авазлар бүселеп чыкты. Икәү еладылар.
Әтисе, кинәт торды да, алып кайткан нигъмәтләрне өстәлгә чыгарып тезде.
– Эш бетте, бәйрәм итәбез, – диде ул. Елау галәмәтеме, тавышы бераз карлыккан иде. Соңгы күз яшен озын, итләч борыныннан учы белән селтәп төшерде. – Әйдә, улым, кил, җаның теләгәнне аша, без дә кешеләр бит... – Һәм башланган шешәдән касәгә аракы койды.
– Әти, эчмә...
– Аз гына, улым. Эш бетү шатлыгыннан.
Алар өстәл янында икәүләшеп озак утырды. Күзенә йокы эленә башлагач,
Самат сәкесенә барып ятты. Күптән караңгы төшкән иде инде.
...Ул капылт уянып китте. Өй эченә шыплап ай яктысы тулган. Түрдә ниндидер кыштырдаган тавышка колагын торгызды. Әтисе йоклый алмыйча борсаланып ятамы соң? Бастырылган мәллә? «Аһ» та «уһ» килә түгелме... Малай, башын күтәреп, әтисе караватына таба карады. Әтисе өстендә чәчен тузгытып шәрә хатын-кыз утыра иде. Албасты! Кайдан килгән ул? Бай кызының: «Килермен, ишекне бикләмә», – дигән сүзләре исенә төште. Самат бит бераз йоклап алгач, тышка чыгып кергән иде. Төн уртасы булгандыр. Алай да бай йортында ут яна иде әле. Күктә йодрык-йодрык йолдызлар. Карлыган куаклары арасында малай шактый озак басып торды. Ишекне бикләп кергәнен
дә ачык хәтерли.

– Аһа-һа-һа... – дип аһылдады хатын. Ул чалкан әйләнеп төшкән иде. Бу бит бикә! Бай абзый хатыны.
Әтисе шуның белән ята. Ята!
– Аһ, Мустафа, Мустафа!
Самат юеш битен сыпырды. Юк, ул еламый, эчендә кемдер елый иде. Китәргә иде... Авылга кайтырга. Ул бит инде монда әтисенә кирәкми. Самат шыпырт кына сәкедән төште дә, ишекне акрын гына ачып, тышка
чыкты. Салкынча бармаклары белән йөзенә төн ябышты. Самат туктап тормады, яңа капкадан йөгереп чыкты да урманга ташланды. Битен гөлҗимеш куаклары тырнады, юлына имән аркылы ятты, ә ул йөгерде дә йөгерде. Уңга каерырга кирәк – урман юлы шул якта булырга тиеш. Аннан инде ул трассага килеп чыгачак, анда инде алар ягына берәр машина очрамый калмас. Булмаса, иртәнге автобусны көтәр.
Агач башларына эләгеп калган күк йөзе бишек кебек айкала, чайкала, аннан – күк тирәнлегеннән – әнисенең тавышы ишетелә сыман: «Йөгер, тизрәк йөгер, улым. Калма аның янында-а...» Менә хәзер шушы чаукалыкны гына әйләнеп уза да, анда инде урман юлы...
Вак таш җәелгән урман юлына аягы тигәч, ул үзенә таба тавышсыз-тынсыз якынлашкан ике фара яктысыннан сукыраеп кинәт туктап калды.
Агач башларына эленгән бәллүр бишек, чәлпәрәмә килеп, җиргә коелды.
...Затлы машина шофёры рульне кочаклап катып калды. Бераз аңга килгәч, туңган иреннәре язылып, ул елап җибәрде:
– Ренат Әсхәтович... Кичерегез, мин... өлгерә алмадым... – Борчылма, монда синең гаебең юк, – диде хуҗа.

 

 

 

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев