Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Шундый матур кояшлы көн иде. Әбиләр чуагы. Хәбибулла белән Шамил Себердән кайтучыларны каршыларга вокзалга төшеп киттеләр. Өйдәгеләр, мәш килеп, казан астына ягып җибәрделәр, яңа суйган зур әтәчне салып, аш куйдылар. Асилә күкәй сарысына гына токмач басты. Мичкә бәрән итеннән тегермән ташы кадәр ит бәлеше ясап тыктылар. Йөрәкләре дөпелдәп, җилкенеп, туганнарын көттеләр.
Фәгыйлә карчык, кайтканнарын күрми калудан куркып, әллә ничә тапкыр капка төбенә чыгып, озак-озак торып керде. Күрше хатыннары белән танышып, хәл-әхвәлләрен белеште. Бистәдә күбесенчә татарлар яши иде.
Һай бу өзелеп-өзелеп көтүләр! Минуты – сәгатькә, сәгате тәүлеккә тиң, валлаһи! Вакытны үткәрә алмыйча тилмереп бетте. Капка төпләренә «барабыз» килеп туктаганда, әтәч шулпасы пешеп чыккан, бәлеш әзер, төрле-төрле тәм-том өстәлгә тезелгән иде. Барысы да тезелешеп, туганнарын күзәттеләр.
Иң башта арбадан Рәшит сикереп төште дә туганнарына танымыйчарак текәлеп туктап калды. Көтүчеләр дә, малай-егетне танымыйча, бу Рәшитме, Камилме дип аптырап калганнар, тораташ хәленнән чыга алмыйча торалар.
Менә Зөһрә арбадан төшеп, Фәгыйлә карчыкның кочагына атылды.
– Әни бәгърем, исән генә торасыңмы, менә күрештек бит, әни! Аллага шөкер, – дип, әнисенең йөзен күз яшьләре белән чылатып бетерде.
Асилә апасы, Рәшидә апасы – барысы бергә кочаклашып, үкси-үкси елаштылар. Себергә гөл кебек чыгып киткән Зөһрә яртыга гына калган иде. Габдрахман хәлфә бөтенесе белән күрешеп чыккач, болдыр баскычына утырып:
– Йа Раббым, менә илгә кайттык, инде шатланып яшәргә язсын! Җирдәге тәмугны үтеп, тагын илгә кайттык, – дип, дога кылды.
Шунда гына бер читтә корсаклы хатынын кочаклап торган Камилгә
чират җитте.
– Әй җаным, яңа туганыбызны күрми дә торабыз лабаса! Әйдә, әйдә, Зәйнәпбану килен, яңа нигезегезгә рәхим ит, нәселебез дәвам итсен, яңа сабыйлар шушы нигездә аваз салсыннар! Бәхетле нигез булсын!
Хәбибулла белән Шамил каяндыр алып кайтып, өй каршына канәфер агачы утыртып куйганнар иде. Ә йорт кырыендагы колгага сыерчык оясы ясап элеп, аны да өй төсендәге күк йөзе кебек зәңгәргә буяганнар.
– Сиңа әйтәм, әтисе, күр әле, күр, зинһар, өй түренә канәфер агачы
утыртканнар, әнә, сыерчык оясы да элгәннәр, Алансудагы өебездәге кебек. Әти җаным, рәхмәт төшкере, рәхмәтләр яусын сезгә! – дип, Зөһрә елый- елый әтисен кочты.
– Миңа түгел, энекәшең Шамилгә рәхмәт әйт! Ул миңа: «Әти, әйдә,
Алансудагы кебек, өй түрләренә канәфер агачы утыртыйк әле. Туган нигезләрен исләренә төшереп, язын хуш ис таратып, чәчәк атсыннар. Ә сыерчыклар шул ояда балалар үстереп, әй, сайрашсыннар әле, әй, сөенешсеннәр», – дип, агач утыртты, сыерчык оясы ясап элде. Яз кошлары гына яңа ояны үз итсеннәр, яңа ояга Алансудагы кебек килмешәк чыпчыклар ияләшмәсен!
– Аллага шөкер, барыбыз да бергә җыелдык, тик Нәфисәбез генә нәни кызчыгы белән әлегә еракта, бик еракта, – диде хәлфә.
Шунда гына Фәгыйлә карчык, исенә килеп:
– Кызым, Әминә кайда соң? – дип, як-ягына каранды.
– Әби, ул юк инде. Аның керсез саф җаны бу дөньяны тарсынып ташлап китте. Нишләмәк кирәк, кызыбызны саклый алмадык. Зур һәм күтәрә алмаслык югалту булды.Фәгыйлә үксеп елап җибәрде.
– Бернәрсә дә эшләп булмый, – дип, аны юатты хәлфә. Аның урынына кызыбыз Зәйнәпбану безгә бәби алып кайтырга җыена. Исән-имин дөньяга килергә язсын! – диде хәлфә.
Фәгыйлә карчык никтер каударланып, өйгә кереп китте һәм озакламыйча әйләнеп тә чыкты. Кулында кулъяулыкка төрелгән кечкенә генә төргәк иде.
Ул төргәкне чишеп, зөбәрҗәт кашлы алкаларын алды да аларны Зөһрәнең учларына салды.
– Синең алкаларың Наһар колагында, ә йөзегең аның бармагында. Мә, кызым, мин үземнекеләрне сиңа бирәм.
Зөһрә учында янып торган зөбәрҗәтләргә карап торды да, Камил янына килеп, улының беләүләнеп беткән кулларын үз учларына алды:
– Мә, улым, бу алка-йөзекләрне хатыныңа кигез. Себердә калган
Йөзембикә әбиебезнең безне коткарган асылташларын, алка-йөзекләрен искә төшереп киеп йөрсен, – диде Зөһрә.
Барысы да әллә кайчан онытылган аш-су исе, чисталык, пөхтәлек, туган як исе килеп торган өйгә кереп, өстәл янына утырыштылар.


* * *

Алансу Сабан туена әзерләнә. Әнә, урта урамны иңләп-буйлап, сөлге җыючы егетләр, балалар һәм берничә өлкән яшьтәге ир килә. Соңгылары җигүле, дугаларына кызыл башлы сөлгеләр, кыңгыраулар таккан ат-арбаларында түшәлгән ямь-яшел чирәм өстендә утыралар. Өстенә кара кәзәки, ак җирлеккә зәңгәрсу сызыклар төшкән якасыз күлмәк кигән яшь кенә егет тальян тарта.
Аңа куе калын тавыш белән башкалар да кушылып җырлыйлар:
Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә.
Сайрый былбыллар үзәндә,
Үзәгем өзелгәндә.
Егетләргә бүләк итәр өчен кыз-кыркын инде әллә кайчан, ак батистка йөрәк хисләрен тулган айның көмеш нурларыдай тамбур җебенә кушып, кулъяулык чигеп, бирнә сандыгына салып куйган. Дулкынланып, үз куллары белән сөйгәненә бүләк бирәсе мизгелне өзелеп көтә кыз бала.
Тиздән сөлге җыючылар аларның капка төбенә туктарлар. Әтиләре әллә кайчан бәбкә үләнле ишегалларын шәп итеп бәйләгән каен себеркесе белән ялт иттереп себереп куйган. Хатын-кызлар кайсылары кызыл башлы сөлге, кайсылары суккан тастымал, хәллерәкләре, ике-өч метр ситсы тотып, егетләрнең
үз йортларына якынлашуын көтәләр. Ат артыннан баручы малай-шалайлар тавык йомыркасы җыялар. Йомырка көрәшчеләргә эчәр өчен, хәл кертер өчен.
Гармунчы туктамыйча уйный да уйный. Урамны иңләп-буйлап килүче сөлге җыючылар җырлыйлар:
Сандугачлар алма тешли,
Тешләсә дә кабалмый.
Минем күңелем сине эзли,
Эзләсә дә табалмый.

Кызларга егетләр җырларын аңа гына багышлап җырлаган сыман тоела:
– Мин ул син эзләгән кыз, менә якында гына! – дип тибә яшь кызларның йөрәге. – Аллаһ теләсә, Сабан туенда күрешербез.
Әнә, сөлге җыючылар Фәгыйлә карчык йорты каршына килеп
туктадылар. Капка төбе тулы халык. Хәбибулла карт үзе генә юк. Аңа туган авылына керү тыелган. Һәм нәни кызчыгы белән Нәфисә юк. Шамил армиядә. Башкалар барысы да Сабан туена төп йортка җыелганнар.
Габдрахман хәлфә, Зөһрәсе белән читәнгә сөялеп, сөлге җыючыларның үзләренә якынлашуын көтә. Алар сөргеннән кайтканнан соң, беренче тапкыр Алансуга аяк бастылар. Зөһрәнең кулында – ак җирлеккә алсу чәчәкләр төшкән затлы тукыма. Фәгыйлә карчык баш яулыгы әзерләгән. Ә яшь киленчәк Зәйнәпбану – чиккән сөлге. Йола шундый. Нигезгә килгән
килен Сабан туена баш-башлары чигелгән сөлге яисә кызыл бизәкле сугылган татар сөлгесе бирергә тиеш.
Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем лә,
Сагынуга түзәр идем.
Сагынуларга түзеп булмый икән шул, үзәкләрне өзә икән ул туган
җирне, илне, сөйгәнеңне сагыну! Зөһрәнең күзләреннән яшь ага, әрнүле дә, шатлыклы да күз яшьләре. Унбер ел буе көттеләр бу көнне. Үзәкләре өзелеп, Алансуны, әти-әниләрен, берүзе аерылып калган унбиш яшьлек кыз бала Нәфисәне сагынып яшәделәр.
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде.
Туган-үскән җирләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
Ә гомерләренең иң матур яшь чаклары сөргендә, адәм түзә алмаслык шартларда илсез-җирсез яшәүчеләргә нишләргә инде?
– Шулай була күрсен, без күргәннәрне сезләргә күрергә язмасын!
Безгә дә калган гомеребезне туган-үскән җирләрдә гомер итәргә язсын! – Габдрахманның да күзләрендә яшь.
– Әти, әти, кара әле, безнең Кукан түгелме соң бу? Әнә бит аякларына ак оекбаш кигән. Тик никтер таза бу ат, – дип, Рәшит дугалары сөлгеләр белән бизәлгән, кыңгыраулар тагылган атка төртеп күрсәтте.
– Юк, улым, Кукан түгел, бу – Кукан нәселе, тик Кукан түгел. Ул аргамак әллә кайчан эш атына әйләнде инде. Хараплар гына иттеләр малкайны! Саклый алмадык, Йолдызын да, Куканның үзен дә саклый алмадык!
Шула-а-ай, Алансуның затлы кешеләренең язмышын затлы аргамак та кабатлады, – дип уфтанып куйды күршеләре Йосыф. – Күпме кешеләрне харап иттеләр. Ярый әле тәмугтан исән-имин әйләнеп кайта алдыгыз. Ә кайтмаганнар күпме?! Инде калган тормышыгыз бәхетле узсын!
Сабантуй! Мәйдан гөр килә. Ир-егетләр, аллы-гөлле күлмәкләр
өстеннән чиккән алъяпкычлар япкан хатын-кызлар, бала-чага язгы эшләрне тәмамлаганнан соң, күңел ачалар. Әллә ничә түгәрәктә җырлы-биюле уеннар, тальян моңы. Көрәш мәйданында ир-егетләр бил алыша. Әнә батырга биреләчәк, мөгезләре кыр кәҗәсе мөгезе кебек бөгәрләнеп килгән гаять зур ак тәкә!
Малайлар көрәше, өлкәннәр көрәше. Көрәшчеләрнең җаннары җилкенә. Кем беренче, кем-кемне! Кайсысы, батыр калып, көндәшен гөрселдәтеп, аркасына салыр?
Нырсы ягыннан томырылып, җирән, кызыл, кара ташкын булып
тулпарлар чаба. Тик алар арасында Кукан да, Йолдыз да юк! Җирнең йөрәк тибеше сыман тояк тавышлары ишетелә: дөпе-дөпе, дөпе-дөпе! Бу аваз кешеләрнең йөрәкләрендә дә кабатлана. Кемнең чабышкысы беренче килер? Кемнең улы, башын горур тотып, мәйдан түгәрәген әйләнер? Кемнең тулпары сөенеченнән Сабан туе мәйданын яңгыратып кешнәп, кунакларга сәлам бирер?
Йөрәкләр бер учка кысылган, күзләр утлы куз кебек көйри! Нырсы
ягыннан томырылып, тулпарлар чаба!
Көрәш мәйданында батырлар бил алыша. Хәрәмләшү юк, чөнки
казыйлар – үзләре гомерләре буе мәйдан тоткан көрәшчеләр. Әнә, Шәйдулла уллары Һадиулла белән Зәйнулла бил алышалар. Ике бертуган! Әле берсе өскә чыга, әле икенчесе. Син туганмы-түгелме, анда беркемнең дә эше юк – кем көчле, шул җиңә. Болар – көрәшчеләр нәселе. Бабаларын гомер буе Сабантуйлар саен морзалар, байлар тарантасларга утыртып алып киткәннәр дә, ике атна буе өяз буйлап Сабантуйларда йөрткәннәр. Болар – беркемгә дә бил бирмәгән көрәшчеләр. Баһадир гәүдәле чибәр нәсел. Гасыр буе мәйдан тоткан, сөяк тота белгән затлы нәсел.
Көрәш мәйданы көтә. Ике бертуган әле берсен, әле икенчесен гөрселдәтеп салып, җир тетрәтеп, яшел чирәм өстендә бил алыша. Кем батыр калыр, кыр кәҗәсенеке кебек мөгезләре бөгәрләнеп торган алагаем зур Сабантуй тәкәсе кемнең җилкәсенә салыныр? Халык дулкынланып, шуны көтә.
– Көчләр тигез, бәйләгез, сөлгеләрен билләренә бәйләгез! – дип
сабырсызланып кычкыра халык... Сабантуй мәйданында ике бертуган Шәйдуллиннар – Һадиулла белән Зәйнулла бил алыша!
Нырсы ягыннан чапкан тулпарлар инде суырылып, мәйданга килеп керделәр. Халык икегә бүленеп, беренче булып килгән чабышкыга юл бирде. Әнә, беренче булып килгән аргамак сөенеченнән һава яңгыратып кешнәп җибәрде. Ул бүген бәхетле! Кыш буе күңеле җилкенеп көткән ярышта ул беренче! Ат өстендәге малайның кояшта җилсенгән бите май кояшы кебек балкый. Мәйданга берәм-берәм суырылып, тулпарлар керә.
Җиңүчеләр башларын югары тотып, мәйдан түгәрәгендә әйләнәләр. Алар бәхетле! Җәйге кояшта янган, тирләгән битләре кояштай елмаеп, көлеп торган малайлар горур кыяфәттә халык арасыннан әти-әниләрен күзлиләр.
– Улыгызны күрәсезме? Мин беренче килдем! Минем аргамак иң
көчлесе, иң сылуы!
Зөһрә иң соңыннан килгән атның муенына кызыл башлы сөлге бәйләде. Атның бәкәлләре оекбаш кигән сыман, ак. Ә күзләрендә мөлдер-мөлдер түгелергә торган яшь иде.

– Әй җанашым! – диде Зөһрә, – син Куканның оныгымы, аягыңа ак
оекбаш кигәнсең? Нигә башыңны түбән идең? Иң соңгы булып килгәнеңә хурланасыңмы? Шулай, дөнья булгач, барысы да була. Мәйдан тоткан, беренчелекне бирмәгән әби-бабаларыңны сагынып елыйсыңдыр, нигә соң сез, гарәп иленең кайнар тыгыз җилләрен, сахра-далаларын ташлап, Алансуга кайтып, нәселегезне бетердегез дип, аларга рәнҗисеңдер.
Зөһрә моңсу күзләрендә мөлдер-мөлдер яшь тулып тамарга торган атны кочып ук алды. Юртак та моңсуланып, Зөһрәнең иңнәренә башын салды.
Зөһрә, үзенең дә күзләренә яшь җыелып, хәлфә янына барып басты.
Камил кулында нәни кызчыгы Әминә йоклый. Зәйнәпбану кыз бала
тапкач:
– Камил, кызыбызның исеме Әминә булсын, Себер туфрагында ятып калган кечкенә Әминәбезнең яшәлмәгән гомерен дәвам итсен, – дигән иде.
Габдрахман хәлфә сабыйга үзе исем кушты. Дога укып, колагына:
– Синең исемең Әминә булыр, – дип пышылдады. – Гомерең озын,
бәхетле булсын, балакаем. Апаң Әминә язмышын кабатлый күрмә!
Ә Рәшит – балачак дуслары белән. Ул инде җиткән егет. Җыр-биюле түгәрәк читендә биюче кызларны күзәтә. Күзе – аккош йөзгән кебек кенә биюче Сәлимәдә. Кызның кызгылт-кара озын толымнарына таккан көмеш тәңкә чулпылары чыңлап-чыңлап китә. Башындагы артка чөеп бәйләгән ак батист яулыгыннан, күкрәк турыларына, итәгенә гөлчәчәкләр чигелгән алъяпкычыннан, өзелеп торган нечкә билләреннән күзен ала алмый. Ә кыз,
сиздермәскә тырышып, озын керфекләрен күтәреп, Рәшит ягына карап- карап ала һәм елмая. Егеткә Сәлимәнең йөзе генә түгел, көнбагыш чәчәге уртасындагы төрткеләр кебек сипкелләре дә елмая сыман.
– Әй җирән! Әй кыланчык! – ди Рәшит, йөрәгенең сулкылдап тибүен, рәхәт итеп кысылып-кысылып куюын тоеп.
Себердә чакта – үсмер егет чагында – җиткән кыз Сәлимәне нәкъ шундый итеп күз алдына китергән иде. Талчыбыктай нәфис гәүдәле, кояш кебек якты йөзле итеп. Шаян итеп, наян итеп.
Кыз биеп арыдымы, Рәшиттән бер-ике генә кеше аркылы түгәрәк читенә барып басты һәм егеткә карап елмайды. Рәшит бу елмаюда, язгы кояш кебек балкып елмаюда: «Безнең бала чакны, бергә уйнап, Ялантау чишмәсе буйларында тәгәрәп үскән сабый вакытларны, миңа сагыз бүләк итүеңне онытмадыңмы, ә мин сине шундый сагындым!» – дигән сүзләрне укыды.
Инде үсмер чакларыннан, юк, алай гына да түгел, сабый чагыннан ук күңелендә йөрткән, язгы кояшка охшаган Сәлимә бүген күз явын алырдай гүзәл иде. Бәлки, Рәшиткә генә шулай тоелгандыр, чөнки мәхәббәт, сөю утларында янган егетнең күзенә башка кызлар күренмәделәр. Акрын гына кузгалып китеп, кыз янына килеп басты да, Сәлимәнең бөдрәләнеп торган чигә чәчләре каплаган колагына иелеп пышылдады:
– Исәнме, Сәлимә! Бүген кич, кояш баегач, чишмә буена кичке уенга төш, яме. Мин сине шунда көтеп торырмын.
– Исәнме, Рәшит! Ә син мине «җирән, җирән, кил, кабартма бирәм» дип ирештермәссеңме соң? – дип, кояш шикелле якты итеп елмайды Сәлимә.
– Күз күрер, – диде егет, әтисенә охшатып.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: