Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

Габдрахманнар гаиләсенең газапланып, катып-өшеп, ачлыкка интегеп, күпме үлем-җитем күреп, газиздән-газиз кызлары Әминәне югалтып, чак кына акылдан язмыйча, илгә кайтып килешләре.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Поезд тәгәрмәчләре тайга эченнән кара еландай сузылган чуен юл буйлап тәгәрәделәр. Тук-тук, тук-тук, ирек-ирек, ил-ил...
Ун ел буена интегеп көткән ирек килде! Ун ел гомер! Габдрахманнар гаиләсенең газапланып, катып-өшеп, ачлыкка интегеп, күпме үлем-җитем күреп, газиздән-газиз кызлары Әминәне югалтып, чак кына акылдан язмыйча, илгә кайтып килешләре.
Сөңгедәй очлары күккә тиярдәй әлегә киселмичә калган чыршылар, эрбет агачлары – хәлфә гаиләсенең, юк, аларның гына түгел, күпме халыкның йөрәк өзгеч газаплы сөрген тормышының шаһиты булган агачлар – «Котылдыгыз, сез котылдыгыз!» дигәндәй сөйрәлеп, илгә таба шуышкан поезд артыннан карап калдылар.
Әнә, иң кырыйдагы утыргычта, Камиленә сыенып, битенә тут төшкән Зәйнәпбану утыра. Ул – газизләрдән газиз, аны бәла-казалардан саклаучы иң кадерле кешесе – ире янәшәсендә. Аның инде бала табар вакыты җиткән.
Зөһрә килене Зәйнәп кырыенда мәш килә.
– Кызым, Зәйнәпбану, эчәсең килмиме? Урының җайсыз түгелме?
Юк, Зәйнәпнең эчәсе дә килми, урыны да шундый җайлы, иренең
кочагында шундый да рәхәт инде менә! Зәйнәпбану бу көннәрне күрә алуына әле дә ышанып бетә алмый. Ул гына түгел, барысының да күңелендә ниндидер шом, курку ята. Киредән чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган лагерь эчендә этләрдән таланып, ачлы-туклы урман кисүчеләр янына кайтарырлар кебек, тизрәк-тизрәк бу яклардан ераграк китәргә теләп, йөрәкләре ашкына.
Бу каһәрләнгән еллар мәңге үтмәс кебек иде. Тырыштылар-тырмаштылар, ләкин кешелекләрен югалтмыйча, хәлләреннән килгәнчә, башка тоткыннарга булышып, мөселманнар белән бергә берләшеп яшәделәр, намазларын калдырмадылар, Гает бәйрәмнәрен үткәрделәр. Чиратлашып, сакчылар күренмиме дип, земләнке төбендә сакта тордылар шул чакта.
Ә мөселманнар җыйнаулашып, тәкъбир әйттеләр: Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...
Күпләре Енисей яры буенда мәңгелеккә ятып калды.
Хәлфә намаз саен Аллаһ каршына кайтканнар рухына багышлап, дога кылды. Урыннарыгыз җәннәт түрендә булсын, газапланып үлгән мөселман кардәшләр һәм христиан динен тотучы Аллаһ коллары!
Мифтахетдин якташ, кызымның кендек әбисе Гөлҗамал,
Зәйнәпбануның абыйсы Госман, Йөзембикә абыстай, Габделхак хәзрәт, ике баласын бер көндә җуйган, хәсрәттән акылын югалткан Әсмабикә, аның Енисей елгасы ярга бәреп чыгарган кызы Зөлхиҗә... Кызым Әминә!
Җаннарыбыздан аерып, сине тайгада, каһәрләнгән җирдә ялгызыңны калдырып, илгә кайтабыз. Бәхил бул, балам, рәнҗемә безгә. Синең яныңда Йөзембикә әбиең, Мифтахетдин абыең, Гөлҗамал апаң кала. Без әле яңадан әйләнеп килеп, сезнең каберләрегезгә чардуган корырбыз, исемнәрегез язылган кабер ташлары куярбыз. Болай да исемнәрегез безнең йөрәкләргә мәңгелеккә уелып язылган инде. Туктамыйча сыкрап торачак яралар ул! Хушыгыз! Җәннәтләрдә очрашырга язсын! Сабыйлар,
безне ташлап киткән нарасыйлар, без Аллаһ каршына кайтканда, сез, фәрештәләр булып, безне каршы алырсыз. Сезнең урыныгыз җәннәт түрендә булыр!
Менә шул көннәрне уйлады хәлфә, поездның акрын гына уфылдап,
тукылдап, илгә таба кайтып барган тавышына тибрәлеп.

***

Рәшит инде унбиш яше тулган озын буйлы үсмер егет-малай. Аныкы шул инде – барысын сорау белән күмә, бер минут тик тормый. Алар Камил белән икесе ике төрле, Камил – аз сүзле, ә Рәшит – бөтенләй башка.
– Әти, без туры Алансуга кайтабызмы? Безнең өйдән Галәүләр чыгып китәме? Безгә хәзер авылга керергә ярыймы инде? Анда атлы солдатлар бармы? Инде Зарифлар, Сәлимәләр дә үсеп беткәннәрдер, имә?..
– Улым, – ди хәлфә, – мин әле үзебезнең кайда яшисебезне белмим. Асилә апаңның ире җизнәң Габделкаюм, Казанның Борискин бистәсендә йорт урыны карап куйдым, дип язган иде. Анда әлегә торып торырга иске генә йорты да бар, ди. Бәлки, шунда төпләнербез. Алла кушып, илгә кайтып җитү кирәк. Барысы да булыр, Алла кушса, барысы да. Абыеңнар белән аллы-артлы итеп, Алансудагы шикелле, бәлки әле, аннан да зуррак
итеп, чарлаклы йорт салып керербез. Әтиләр дә, Шамил абыеңнар да булышырлар. Туганнарыбыз күп бит, улым, нәселебез зур. Безнең бу мәхшәрдә исән калуыбыз – үзе бер могҗиза. Коточкыч зур югалтулар күрсәк тә, иреккә чыга алдык, мәхшәрдән котылдык. Әминәбезне югалттык. Зәйнәпбануны, аның туачак улынмы, кызынмы илгә алып кайтып киләбез. Безгә хәзер беркем дә тегене эшлә, моны эшлә дип әйтә алмый! Ни теләсәк,
шуны эшләп, ни теләсәк, шуны ашап, кая теләсәк, шунда барып яшәячәкбез. Шуңа күрә дә ирек, диләр аны, улым! Нинди матур сүз икән ул ирек!
Ярты көн туктап торганнан соң, поезд тәгәрмәчләре, тагын хәрәкәткә килеп, акрын гына кузгалып киттеләр: тук-тук, тук-тук, ирек-ирек, ил-ил, кайту-кайту, исә-ә-ән-исә-ә-ән!
Бу инде Себергә киткәндәге кебек тыгыз мал вагонында кай тарафларга, нинди җирләргә эләгербез, исән-имин кайтулар мөмкин булырмы дип йөрәк ярылырдай дәрәҗәдә борчылып-газапланып, бәхилләшеп сак астында китү түгел. Бу – кайту, илгә кайту!
Поезд тәүлекләр буе туктап, хәл ала-ала кайтты. Уйларга, уйланырга, үткәннәрне, киләчәкне уйларга вакыт чамасыз күп иде.
Камил белән Зәйнәпбануга никах укып, аларны башка чыгарган көнне Зөһрә белән икесе арасында шундый хәсрәтле сөйләшү булган иде. Ул көнне Әминә белән Йөзембикә абыстайны җирләделәр. Шул ук көнне Зәйнәп Зөһрәгә, әллә белеп, әллә үзе дә белешмичә, әни, диде. Шул бер сүзе барысын да хәл итте. Зәйнәпнең хәлфә гаиләсеннән башка беркеме дә юк иде.
Никахтан соң яшьләр үз йортларына чыгып киткәч, бер кичтә хәлфә Зөһрәгә дәште:
– Сиңа әйтәм, мин бик шөбһәләнәм, карчык. Камилебезнең нәсел
калдырырлыгы бармы икән? Бу зәмһәрир суыкларда бөтен эчке әгъзалары бетте инде, эчәкләренә кадәр өшеде. Ходаем, бер Аллам, сабый балалар алып кайта алырлармы?

– Мин үзем дә бу турыда төннәр буе уйлап ятам, сине борчыйсым
килмәгәнгә генә дәшмим. Аллаһның кодрәте киң, булыр, Алла кушса, булыр.
Шулай сөйләшкәннәр иде. Озын-озак өч ел буе туачак сабый күренмәде. Инде тәмам өметләрен өзгәннәр иде. Моннан җиде ай элек Зөһрә сизенде: балык шулпасы кайнап чыга башлауга, Зәйнәпбану, күңеле болганып, куаклар арасына йөгерә. Зөһрә кызы кебек якын килененнән сорыйсы итте:
– Кызым, андый-мондый бәби көтмисездер бит, үзгәребрәк киттең.
– Әйе, әни, – диде Зәйнәпбану, кызарып, – без нәни көтәбез. Бу хакта белгәч, Камил кош тоткан кебек булды. «Саклана күр, Зәйнәп, балабызны саклый күр!» – ди. Әле әйтергә оялып йөри идем.
– Ник әллә кайчан әйтмәдең аны? Зур-зур савытлар күтәрәсең, сиңа җиңелрәк булсын дип, икәү күтәрер идек. Рәхмәт, Аллаһ, ишеттең бит, өзелепләр сораганнарыбызны ишеттең! – дип, Зөһрә Зәйнәпне кочып алды.
Кич җитеп, эшләрен бетереп, иренең земләнкегә кайтуын көтеп җиткерә алмыйча интегеп бетте. Хәлфә ишектән килеп керүгә балкып, иренә дәште:
– Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, сөенеч, бик зур сөенеч! Безнең улыбызның баласы булачак, киленебез бәбигә узган! Тиздән бабай булачаксың, ә мин – әби! Рәхмәт сиңа, Аллакаем! Инде тәмам өметемне өзгән идем, – дип, Зөһрә туктый алмый сөйләнде.
Габдрахман, сәндерә читенә утырып, күзләрен авыр эштән бирчәеп
беткән куллары белән каплады:
– Әлхәмдүлиллаһи, Йосыповлар нәселе дәвам итәчәк! Инде хәзер
Нәфисәбез белән дә күрешсәк, анда да безнең нәсел арткан бит! Ишәябез, әнисе, Аллаһка шөкер! – диде.

***

Габделкаюм сүзендә торды: баҗасы Габдрахман хәлфә гаиләсе белән Себердән кайткан төшкә Казаннан читтәрәк – Борискин бистәсендә – иске йорт белешеп куйды.
Елга буенда гына урнашкан бу йортның күптәннән кеше тормау сәбәпле, капка-коймалары череп ишелгән иде. Ишегалдында бер читтә баз казыган булганнар, ул да җимерелеп, күңелгә әллә нинди ямансулык, шом салып ыржаеп тора.
Иң элек Габделкаюм йортны бабасы Хәбибулла белән килеп карады. Кыегаеп, бер күгәнендә генә эленеп торган капка чыелдап, шыгырдап ачылды да шапылдап җиргә килеп төште. Ишегалдын тигәнәк,
шайтан таягы, шырдан баскан, һич атлап керерлек түгел.
– Әстәгъфирулла, кияү, башта, чалгы-мазар табып, бу әкәмәтне
чапмыйча, монда кереп булмаячак, без синең белән икәүләшеп тигәнәккә, шырданга батачакбыз. Тукта әле, күршеләренә кереп, чалгымы, уракмы сорап карыйм...
Хәбибулла ару гына йорт-җирле урыс капкага шакуга, башына түбәтәй кигән, кара-кучкыл йөзле урта яшьләрдәге татар ире капканы ачты.
– Әссәламегаләйкүм, кардәш! Без сезнең сулъяк күршеләрегезнең
ташландык йортларын алырга ниятләгән идек, тик ишегалларына керә торган түгел, тигәнәк, шырдан баскан. Азрак сукмак салып булса да, шулардан арынасы иде. Әгәр безгә чалгымы, уракмы биреп торсагыз, бик рәхмәтле булыр идек, – диде Хәбибулла. 

– Вәгаләйкүмәссәлам, хәзер-хәзер, мин сезгә чалгы алып чыгам.
Күршеләрнең йортлары күптәннән буш инде. Бакчаларындагы чүп
үләннәре үсеп, орлыклары безнең бакчага кереп интектерә. Күрше йортның ташландык булуы әйбәт нәрсә түгел шул, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган йорт кырыенда яшәве бер дә рәхәт түгел, – дип, сарайларына кереп китте дә аннан чалгы күтәреп чыгып, сүзен дәвам итте.
– Исемем – Хисмәтулла. Яңа күршеләрем кем булыр дип куркып көтә идем, әлхәмдүлиллаһ, мөселман кардәшләр килә икән, – дип, йөзе ялтырап торган чалгыны Хәбибуллага сузды. – Әле кичә генә таптап янап куйган идем. Эш коралларын пөхтәләп кую ару, берәр эшкә тотынсаң, әзер булып тора. Мәгез, рәхәтләнеп сукмак салыгыз.
– Рәхмәт, – диде Хәбибулла карт, бөтен йөзе белән балкып елмаеп.
– Исемем – Хәбибулла, тик бу йортта мин түгел, кызым гаиләсе белән яшәячәк. Әле алыш-биреш турында уйламаган, иң элек күрик: монда яши торганмы, юкмы?
– Һич курыкмыйча бу йортны алыгыз, Хәбибулла абзый. Яхшы нигез бу, элекке хуҗалары дин әһелләре иде. Йортларын тартып алып, үзләрен юк иттеләр. Кайда икәннәрен дә белүче юк. Әтиләр белән гомер-гомергә дус- тату булып яшәгән кешеләр иде. Дөньясын аңлый торган түгел, әллә ниткән шпион булганнар, ди. Бер дә аларның андый начар юлда йөргәннәрен сизмәдек үзе. Белмим тагын, безгә сиздермичә генә шпионланып йөрсәләр
генә. Йортларына әллә ниткән бер гаиләне керткәннәр иде. Алары
эчеп, исереп, ихаталары адәм карамаслык булды, үзләре каядыр китеп олактылар. Каралты-курасы җимерек булса да, йорты таза, нык аның. Бу – бишпочмаклы йорт, бүлмәләре дә берничә.
– Рәхмәт, кардәш, менә карап әйләнеп чыгыйк әле. Әгәр хәзер яшәп
торырга яраса, соңыннан матур итеп йорт салып керерләр. Саулык булса, барысы да булыр. Минем кияү кулы белән төймә коя торган кеше. Ким-хур булмас, кызым Зөһрә дә уңган-булган. Әгәр ала калсак, матур итеп, яхшы күршеләр булып яшәрсез әле, – дип чыгып китте Хәбибулла.
– Ай-яй, бабай, озак йөрдең. Мин инде сине булачак күршеләргә чәй эчәргә кереп киттеңме дип уйладым, – дип елмаеп каршы алды Габделкаюм.
– Чәй үк эчмәдем анысы, күршеләре яхшы кешегә охшаган. Күршең туганнан да якынрак булырга тиеш.
– Шулай була күрсен инде, бабай, болай да баҗайлар нужаны күп күрде, инде калган гомерләре тынычлыкта үтә күрсен.
– Амин, кияү.
Габделкаюм тиз арада йортка керерлек, бакча буйлап, елгага төшәрлек итеп тигәнәкләрне, сарутларны чабып, сукмак ясады.
Йортның ишеге ачык, тәрәзә пыялалары коелып беткән. Почмак якта күптән агартылмаган, казан кырыенда кирпечләре таралып торган мич, пәрәвез ятмәләре почмакларда тузаннан, пычрактан кара тукыма кебек асылынып тора. Әллә инде монда йорт-җирсез адәмнәр яшәгән, идәндә иске телогрейкалар, шакшыга катып беткән савыт-саба, аракы шешәләре, тәмәке төпчекләре өелеп тора.
– Әстәгъфирулла тәүбә, монда адәмнәр ничек яшәгән икән? Бу йортны кеше торырлык итеп эшкәртеп булмас, – диде кияве, аптырап.

 – Ашыкма, кияү, мин хәзер бүрәнәләрнең ныклыгын тикшереп карыйм әле. Нигезе бик нык эшләнгән дигән иде Хисмәтулла күрше. Нигезе нык, бүрәнәләре черемәгән булса, түбәсеннән су үтмәсә, күз курка, кул эшли дигәннәр, – дип, Хәбибулла, тәрәзә астындагы бүрәнәләргә йөзле кадак какты. – Шәп бу, Габделкаюм, кадак көчкә генә керә, бүрәнәләр таза. Күрәсең бит, су аккан урын да күренми. Үзең дә беләсең булыр, түбәсеннән су үтсә, ул урын каралып, ямьсезләнеп тора. Йорт шәп. Габдрахманнар
кайтышка, туганнарны җыеп, тиз генә өмә ясап, яшәрлек куыш әзерләп куярбыз. Әйдә, бакчаларын да карап керик.
– Тукта, бабай, азрак сукмак салыйм әле, – дип, кияве чалгыны күтәреп чыгып китте.
Хәбибулла исә ишелгән мич авызына, казан кырыйларына күпме кирпеч кирәк булыр икән дип, кесәсеннән кәгазь белән каләм чыгарды. «Ай-һа-ай, күпме пыяла юнәтергә, тәрәзә өлгеләре ясарга кирәк», – дип, аларны да үлчәп алды.
Йорт үзе нык иде, димәк, балаларының кайтып төпләнерлек урыннары булачак.
Аннан алар икәүләшеп, чүп баскан, инде орлыклар коелып, яшь агачлар үсеп чыккан бакчаны үтеп, елга буена төштеләр. Аларның бакча башыннан гына шактый зур елга агып ята иде. Яр буенда малайлар балык тоталар. Ике ярны асылмалы күпер тоташтырган.
– Сөбханалла-машалла, кияү, бу бакчаны җәннәт итеп ясап була бит! Кем бәхетенә тигән бу?! Бакча башында ук көмеш сулы елга агып ята. Кияү уңган, инде Камилебез дә ир булган. Менә күрерсең, бу йортларын гөл итеп ясарлар әле, бер дә авылдагы йортларыннан ким булмас, Аллаһ юлларында юлдаш булсын! Алыйк без бу йортны. Нигезе дә нәкъ үз нигезләре кебек
догалы. Аллаһ безнең юлыбызга үзе чыгарып куйган бу йортны.
Шулай дип сөенә-сөенә күршеләренә чалгы кертә китте Хәбибулла карт.
Бер атнадан өмәгә җыелдылар. Асилә ун яшьлек кызы Сылу белән
өй эчендә мәш килде.Ул арада апасы Рәшидә белән ире ягыннан туган Гәүһәр килеп җиттеләр. Хәбибулла үзе белән Печән базарыннан пыяла куючы Газизне алып килгән. Каяндыр такталар китерделәр. Ауган иске коймаларын яңага алыштырып, Печән базарыннан алып кайткан ачык зәңгәр буяу белән буяп та куйдылар.
Әтисе янында инде армиягә китәргә әзерләнгән никрут Шамил мәш
килде. Ихатада ир-атлар, туган-тумача: кем чүп түкте, кем ишелгән базны төзәтте, кем капканың караеп черегән такталарын яңага алыштырды.
Йортны тышкы яктан такта белән тышлап, аклы-зәңгәрле итеп буяп та куйдылар.
Бер атна дигәндә йорт, ихата танымаслык булып үзгәргән: тәрәзәләргә Фәгыйлә карчык биреп җибәргән ап-ак пәрдәләр, стеналарга кашагалар, кызыл башлы сөлгеләр эленгән, Хәбибулла карт белән улы Шамил ясап куйган агач караватларга чигүле япмалар җәелеп, мендәр-ястыклар өстенә Рәшидә өеннән алып килгән, үзе бәйләгән челтәрләр капланган иде.
Сабынлап мунчалалар белән ышкый-ышкый юган стенага эленгән сәгать тә келт-келт итеп йөри. Билгеле бер вакыт үткән саен, күкесе чыгып, күкелдәп, яңа хуҗаларын көтә.

Бистә халкы «аһ» итте: кемнәр болар, атна үтмәде, ташландык йортны, ихатаны ялт иттерделәр! Көнне төнгә ялгап эшләгән туганнарны күреп, башка урам кешеләре дә шаккаттылар. Нигезгә ышанычлы, тырыш, чын хуҗалар килгән иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Когда будет продолжение?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы , дэвамы .......