Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә сүзгә кушылмыйча гына, үз уйларына батып утыруында булды. Әйтерсең, сүз аның язмышы, тиздән үзенең ир хатыны булачагы, бу өстәл артында утыручы кәттә ир белән авызы тулы алтын тешләрен балкытып елмаеп утыручы юантык хатын Нәфисәнең каената-каенанасы булачак кешеләр түгел, бу сөйләшү Нәфисә өчен ниндидер бөтенләй дә ят хатын хакында бара.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
* * *
Нәфисә институттан соң Мәдинә белән Газизәне бакчадан кереп алды. Инде көн кичкә авышкан. Кояш офыкны кызыл, ал нурларга төреп, баюга таба бара. Күк йөзендәге тауларга охшаган болытлар да әллә нинди моңсу, ямансу, сагышлы. Нәфисә балалар бакчасы каршындагы үрмә гөлләр астындагы эскәмиягә килеп утырды да үзенең авыр уйларына чумды.
Кичә Әкрамҗанның әти-әнисе кыз белән танышу, туй мәсьәләләрен хәл итү өчен Әсхәдуллаларга килделәр. Нәфисә үзен ничек тотарга белмичә аптырап бетте, әллә ничек кенә шунда, каушавыннан кулларын кая куярга белмичә интекте.
Әкрамҗанның әтисе озын буйлы, чәчләрен пөхтәләп алдырган, кысыграк күзле илле биш яшьләрдәге ир-ат. Кечкенә кара күзләре ничектер Нәфисәне бораулап карыйлар. Затлы итеп, европача киенгән. Әнисе исә – кыска буйлы юантык хатын. Авызы тулы алтын теш. Гел елмаеп-көлеп кенә тора.
«Нигә бу хатын авызына шултиклем тимер тутырды икән? Тешләре сызлап интектергәннәрдер инде, тик торганда, үз тешләрен суыртмас иде», – дип уйлап куйды Нәфисә. Үзбәк хатыннарының күбесе үз тешләрен игәүләп, алтын яисә сары тимер тешләр куйдырганына ул болай да аптырап йөри иде. Менә инде булачак каенанасының да авызы тулы сары алтын.
Әллә алтыннарын, байлыгын күрсәтер өчен, әллә холкы шундый, булачак каенана, кирәксә-кирәкмәсә дә, гел елмая.
Әсхәдулла кырыенда бөтерелгән ике кыз баланы күргәч, Бахор Нәфисәгә карады да кырыс кына итеп:
– Бу кызларның кайсысы синеке? – дип, үзбәкчәләп сорап куйды. Болай гына, сүз булмаганда сүз булсын дип сораган кебек. Нәфисә сискәнеп китте, йөзенә ут капты, ләкин дәшмәде, аның өчен профессор русчалап җавап бирде:
– Газизә – Нәфисәнең кызы, ә Әминә – минем онык.
– Алар игезәкләр кебек, бер-берсенә охшаганнар. Ә, бәлки, Газизә сездә генә яшәп калыр, – дип, Бахор Әсхәдуллага күтәрелеп карады.
Нәфисәнең йөрәге дерт итеп китте. Димәк, булачак каената Нәфисәнең баласын кабул итмәячәк, улының балалы хатын алуына каршы булачак.
Югыйсә Әкрамҗан үз теле белән әйтте:
– Әти белән әни ризалаштылар, мин синең кызыңны үз кызым итеп кабул итәм, – диде. Нәфисә башын күтәреп, яшь тулы күзләрен Әкрамҗанга төбәде. Әкрамҗан әтисеннән мондый сүз көтмәгән иде, күрәсең, йөзеннән әллә нинди шомлы күләгә йөгереп үткән сыман тоелды.
– Ота, юк, Газизә минем кызым булачак, ул безнең белән яшәячәк. Без бу турыда сөйләштек бит инде, – дип, әтисенә төксе генә итеп каршы төште.
Аннан соң Нәфисәгә борылып:
– Нәфисә, син бер дә борчылма, без бергә бәхетле булырбыз. Мин сине дә, Газизәне дә бер бөтен итеп яратам. Ота бу сүзләрне ялгыш әйтте. Ничек инде син кызыңны калдырып китәсең, ди? Юк-юк, Газизә безнең белән яшәячәк!
Әсхәдулла да Бахорның бу сүзләреннән каушап калган иде, күрәсең, ничектер уңайсызланып, Нәфисәгә карады да:
– Сез, Бахор, ни турында сөйлисез? Ана кеше баласын калдырып
китә алыр, дисезме? Нәфисәме үзенең бәхетле тормышын корыр өчен җаныннан да артык күргән газиз кызын калдырып китәрме?! Шәхсән үзем өчен Газизәдән аерылу бик авыр булачак. Чөнки менә инде алты ел буе алар оныгым Мәдинә белән икесе бер сабакта үскән гөлчәчәкләр кебек.
Без кызым Римма белән кызларның икесен дә үстерер идек, тик Газизәне әнисеннән аеру мөмкин эш түгел, – дип тынып калды.
Өйдә тынлык урнашты. Бары тик идәннән түшәмгә тия язган сәгать
теленең генә келт-келт итеп йөргәне ишетелә. Бу тавыш никтер Нәфисәнең чигәсенә бәрә.
«Минем баламны артык кашык итеп күрәләр! Үзе шундый зур урында, партия органнарында түрә булып эшли. Ана кеше, баласын калдырып китеп, үз тормышын кора алыр дип уйлый, күрәсең, бу адәм. Юк инде, мәңге ир заты күрмәсә дә, Нәфисә бу эшне эшли алмаячак. Аның Газизәсе гомерләре буена, үзе исән булганда, гел әнисе янында булачак».
Тынлыкны Бахор бозды:
– Мин бит Газизә безгә артык кашык булыр дип әйтмим. Йортыбыз зур, болын кадәр. Бер кечкенә генә кызчык сыяр, – дип, үзенең тагын ялгышрак сүз әйтүен сизепме, төртелеп калды. Моңарчы бер сүзгә дә кушылмыйча ире янәшәсендә елмаеп утырган алтын тешле хатын килеп туган хәлне йомшартырга теләп:
– Юк-юк, сез һич кайгырмагыз. Без Нәфисәне дә, кызын да үз
балаларыбыз урынына күрербез. Газизәгә безнең тарафтан караңгы караш булмас, – дип, уңайсызланыпмы, куркыпмы, иренә күтәрелеп карады. Бу караштан, син дә минем сүземне куәтләп, җөпләп куй инде, дигән үтенеч сүзләрен укыды Нәфисә. Бахор дәшмәде. Әкрамҗан исә Нәфисәгә күтәрелеп карады да:
– Теманы үзгәртегез әле, бу мәсьәлә күптән хәл ителгән бит инде. Әгәр Газизә сезнең өчен артык булса, без өчебез генә яшәячәкбез. Без монда туй турында сөйләшергә килдек, – дип, әти-әнисенә башка сүз әйтергә урын калдырмады. – Ә сез әллә кайчан хәл ителгән мәсьәләне кузгатып, ямьле көннең ямен бозасыз, – дип өстәп куйды.
Кич буе туйга ничә кеше чакырылачак, дәрәҗәле урында эшләүчеләр ничә кеше булачак, чыгымнар күпме булыр һәм башка шундый мәсьәләләрне хәл иттеләр.
Нәфисә сүзгә кушылмыйча гына, үз уйларына батып утыруында булды. Әйтерсең, сүз аның язмышы, тиздән үзенең ир хатыны булачагы, бу өстәл артында утыручы кәттә ир белән авызы тулы алтын тешләрен балкытып елмаеп утыручы юантык хатын Нәфисәнең каената-каенанасы булачак кешеләр түгел, бу сөйләшү Нәфисә өчен ниндидер бөтенләй дә ят хатын хакында бара.
Әкрамҗан Нәфисәнең уйларын укыган кебек:
– Нәфисә, без синең белән туй күлмәкләре, балдаклар алу көнен билгелик әле. Минем укыту графигы тыгыз. Син нигәдер бер сүзгә дә катнашмыйча тын гына утырасың.
– Мин сезгә бүген бер сүз дә әйтә алмыйм. Тик шуны аңлагыз, баламнан башка гомеремне күз алдына да китермим. Сез никтер әңгәмәне шуннан башладыгыз. Улыгызның балалы хатынга өйләнүенә каршы булсагыз, мин башта туй турында сөйләшкәнче, шул турыда сөйләшү яхшырак булыр дип уйлыйм. Ә сезнең өчен бердәнбер улыгыз ничек кадерле булса, миңа да кызым шундый ук газиз.
Әкрамҗанның битләренә ут капкандай булды.
– Нәфисә, Нәфисә! – дип кабатлады ул, – без икәү синең белән барысын да хәл иттек бит инде. Әтинең ялгыш әйткән сүзләренә үпкәли күрмә. Барсы да яхшы булыр, Газизәгә мин чын әти булырмын, мин сиңа вәгъдә бирәм. Аңа да әтисез кыен бит, Нәфисә, – дип туктап калды. Әкрамҗанның күзләрендә шулкадәр гаҗизлек иде.
Нәфисәнең йөрәген егетне кызгану хисе телеп үтте.
– Әкрамҗан, мин бит сиңа кияүгә чыкмыйм дип әйтмәдем. Ашыктырмагыз гына. дидем. Туйны соңгаракка калдырыйк. Бу бит уйламый гына эшләнә торган эш түгел. Үзең беләсең, ялгызым гына түгел бит мин, балам бар. Иң башта мин аңа барысын да аңлатырга тиеш. Синең турыңда, кайдадыр, машиналар, поездлар йөрми торган еракларда яшәп ятучы әтисенең кинәт кенә пәйда булуы турында балага аңлатырга тиеш.
Кич буе озак утырдылар, ләкин сүзләре ялганмады. Нәфисәгә
Әсхәдулланың да никтер күңеле кителгән кебегрәк тоелды. Кунакларны озаткач та, шактый вакыт сүзсез утырдылар. Бахорның эчелмәгән чәе, өстенә коңгырт элпә капланып, суынган. Аның җаныңны тишеп, бораулап керердәй авыр күз карашын Нәфисә әле дә тоя, һәм ничектер җаны өшеп тора иде.
Кызларның җыенып чыкканын көтеп утырган Нәфисә менә шул кич
турында уйлады. Кызы Газизәне артык күрәчәкләр. Әлегә ул баланы Әкрамҗан яратачакмын, чын әти булачакмын, дип вәгъдәләр бирә. Тик гомер бит гел шатлыклардан, сөенечләрдән генә тормый. Әтисе әйтмешли, адәм баласы көтелмәгән, тормышта очрый торган төрле кыенлыкларга да әзер булырга тиеш. Әкрамҗан белән уртак балалары тугач, Газизәне какмаслармы? Булачак иренең әти-әнисенең баласына булган карашын
Нәфисә инде тойды, аңлады, һәм аның җанын бер уй өтте: Газизәне Әкрамҗанның әти-әнисе беркайчан да кабул итмәячәкләр. Алар Нәфисәне дә өнәмиләр. Чөнки алар улларын әшнәләренең кызы белән кавыштырырга әллә кайчан – әле Әкрамҗан бала вакытта ук килешеп куйганнар, вәгъдәләр
бирешкәннәр. Нәфисәнең кулын сорап килүләре дә улларын югалтудан куркып кына, Әкрамҗанның әгәр Нәфисәгә өйләнергә рөхсәт итмәсәгез, чыгып китәм, дигән сүзләреннән соң гына икәнен хатын сизә.
– Эчтән генә миңа рәнҗиләрдер, – дип уйлый Нәфисә. – Кайлардан гына килеп чыкты бу балалы татар хатыны дип, язмышларыннан зарланалардыр. Чөнки һәрбер ата-ана баласына бәхет тели. Ә монда уллары балалы татар хатынына өйләнергә җыена. Бернинди калымсыз. Дус-ишләре, туганнары ни әйтер? Тибенгәндә, тиңең белән тибеш, дигәннәр борынгылар. Нинди
тиң булсын инде Нәфисә әле бер мәртәбә дә өйләнмәгән, әти-әнисенә бердәнбер ул булган Әкрамҗанга! Тиң түгел, әлбәттә! Улларының балалы татар хатынын яратуына әти-әнисе гаепле түгел бит. Җаныңны бораулап тишеп керердәй авыр карашлы Бахор әкә белән алтын тешле, гел елмаеп торучы Нәзирәне кызганып куйды. Ә Нәфисә үзе бәхетле булырмы соң?
Профессор Әсхәдулла:
– Нәфисә, үзең турында гына түгел, балаңның бәхете турында да уйла, сиңа кызың турында да уйларга кирәк, – дип киңәш бирә.
Нәфисәме уйламый кызы турында?! Һәрбер ана кебек, ул да баласының киләчәген кайгырта. Газизәсе әтисез кимсенеп үсмәсен дип, Әкрамҗанга кияүгә чыгам дип өметләндерде. Ә кичә Бахор әкә: «Бәлки, Газизә калыр. Кызың Әсхәдуллаларда гына яшәсен», – ди. Ничек Нәфисә Газизәсен калдырып китә алсын, ди? Ул бит аны балалар йортында да калдырмады, гомеренең иң авыр, иң хурлыклы вакытында да ташламады.
– Балакаем, ник бу дөньяларга шундый артык булып яралдың соң син?!Әтиеңнең кем икәнен дә белмим. Йөрәк астымда тугыз ай йөрткәндә дә, тууга Аклык аланындагы Ситдика чишмәсендә батырып үтерәм дип, синнән котылырга җай эзләдем. Инде бу хурлыкларны, көчләүләрне онытырга дип, күпме генә тырышсам да, кара сакалың үзеңә гел ияреп йөри, күрәсең. Мин бит сине өзелепләр яратам, кызым, ә сине калдырып китәргә кушалар. Үзләре дә балалар үстергән кешеләр ләбаса! Курыкма,
кызым, мин сине беркайчан да беркемгә дә рәнҗеттермәм. Мин – синең фәрештәң, – дип уйлый Нәфисә, кызының очына-очына, як-якларын йөзем агачлары каплаган сукмак буйлап үзенә таба йөгереп килгәнен күреп. Кызы нигәдер үзе генә килеп, Нәфисәгә сарылды. Кара чәчләрен үзбәк кызларыныкы кебек итеп әллә ничә вак-вак толымнарга үреп, башына үзбәк түбәтәе кигән кызчыгы күбәләк кебек матур, гүзәл иде.
– Ое, ое, без бүген бакчада доктор булып уйнадык, мин авыру балаларга укол кададым. Алар шунда ук терелделәр. Ә Мәдинә теш врачы булды, барысының да тешләрен дәвалады. Шундый рәхәт булды, әнием. Әнә Мәдинә дә килә. Хәзер өйгә кайтабыз да баба белән күлгә аккошлар ашатырга барабыз. Алар шундый матурлар, үзләре ап-ак, муеннары озын, күлдә төнбоеклар арасында рәхәтләнеп йөзеп йөриләр.
– Ярар, кызым, барырсыз. Минем әле имтиханнарга әзерләнәсем бар. Сез бабагыз белән аккош күленә барырсыз, – ди Нәфисә, үзенә килеп елышкан Мәдинәне кочып.
Балалар, бер-берсе белән куыша-куыша, аллея буйлап чабып киттеләр.
– Бәхетле була күрегез! – диде Нәфисә, уйнак тайлар кебек чабышкан балаларга карап.
Әсхәдулла да әнә Нәфисәгә:
– Әкрамҗан балаңа әти булыр, аңа кияүгә чыксаң, Газизәнең бәхете булачак, – ди.
Ә Нәфисә үзе? Аның да бит бәхетле буласы килә, яраткан, өзелеп
сөйгән кешесе белән пар аккошлар кебек яшисе килә! Әкрамҗанга
ияләнерсең, имеш! Ирең яхшы кеше булса, байлык ялаштыра, хәерчелек талаштыра ул, имеш. Ә йөрәкне нишләтәсе?! Сөю көтеп сулкылдап торган Нәфисәнең теткәләнеп беткән яралы йөрәген нишләтергә? Солтангәрәйне ничек онытырга? Йа Раббым, кайчан да булса оныта алырмын микән мин сине, Солтангәрәй!? Гомерем буйларына онытылмаслык бер яра булып, сулкылдап, йөрәкне әрнетеп торырсыңмы?!
Ихтыярсыздан ир-егетләр арасыннан сиңа охшаганнарын күзлим,
тик синдәйләрне очратканым юк. Ә йөрәк сине эзли. Ничек яшәргә?
Әкрәмҗанга ни дип җавап бирергә?
Нәфисә акрын адымнар белән кызлар артыннан атлады.
(Дәвамы бар)
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Теги: чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев