Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (повесть)

– Барый абыең, бичаракаем, балаларым ачтан үлмәсен дигәндер инде... Силсәвитләр туп-туры шуларга керде. Мич эченә яшереп куйган... Ничекләр гаеплисең инде аны, кызгандым... Балалары бигрәк ишле, аталарын да төрмәгә утыртып куйсалар, нишләп бетәрләр, дидем... Онны үзләрендә калдырдым. Без ничек тә җан асрарбыз, улым, әле аяк-кул исән чагында, эшләп торгач, ризыктан өзелгәнебез юк бит, Аллага шөкер...

ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ
«...Миңа, ахры, дулкыннарда калып,
Мәңге дулкыннарда кайнарга!»
Фарсель Зыятдинов

Юлның озынлыгы сизелмәде.
...Ул борма-борма, сикәлтәле иде, шул борылмаларда тузгыган бодай кибәгедәй җил уңаена төшеп калмас өчен, дилбегәгә ике куллап, чытырдап ябышырга кирәк иде.
Шулай, һәркемнең үз сукмагы. Кемнедер кемдер колач җәеп көтеп
тора, икенче берәү, чәнечкеле чытырманлыкка кереп юлыкса, җитәкләп чыгарырдай һичкем юклыгын анык белгән хәлдә үз юлын үзе яра.
Кешеләрнең генәме?
Утның да үз юлы: мич куенында тыенкы гына җемелдәп яткан кузлары бар; учак теле булып, күккә үрләгәне; яшен булып, җиргә атылганы...
Җирнең дә үз юлы: өстендә дөп-дөп басып йөргәннәрнең үзеннән
яралуын да, беркөн килеп, үзенә әйләнеп кайтасын да белгәнгә күрә, чәбәләнеп беткән сукмакларын тамыр-тамыр итеп тараткан да шул тамырларның һәрберсеннән күзгә күренмәс яшәү суты булып ага бирә...
Дәрья-суның исә үз агышы: кайчагында әрнүләренә бер-бер чара
тапмаммы дигәндәй, ярдан-ярга бәрелә-сугыла, инде тулып, ташып чыгардай булып актарыла-актарыла ага ул, кайчагында сабыр төбе – сары алтын, сабырлар итим кана, дигән сыман салмак кына тирбәлә.
Һавада исә – киек каз юлы, каурый-каурый болытларга тоташкан
чиксезлек юлы; Аллаһы Тәгалә яралткан җиде кат күкнең һәм җиде кат җирнең тоташкан юлы.
Адәм баласы ихтыярсыздан әле утка, әле суга, әле һавага, әле туфракка әверелеп, алар узган сукмакларның барысыннан да үтәргә дип яралтылган. Өлешенә тигән бөтен сынауларны сабырлык белән күтәрергә, үзенең буш кибәк түгеллеген – Адәм баласы икәнен расларга, артыннан озата барырдай изгелекләр калдырырга дип яралтылган.
Юлның озынлыгы сизелмәде.
Әллә җор телле, ачык күңелле юлдашларның бетмәс-төкәнмәс
хикәятләре, әллә чакрым саен үзенә якыная барган туган якның янәшә йөгергән уйнак җиле, әллә шул җилгә ияреп тәгәрәгән йөгәнсез уй йомгагы оныттырды инде... Хәер, ул йомгак Казанны чыкканчы ук, авылга бергәләп кайтырга җыенган юлдашлар белән автобуска утырыша башлаганчы ук тыңлаусызга әверелгән иде. Ни дисәң дә, дулкынландыра. Туган якка бит, Актанышка! Авылга, Качкынга! Авылдашлар янына! Кайткан саен өр-яңа караш белән күзгә төбәлгән урамнарга, наратлары күкрәп утырган Түбәтәй
тавына; талларына түгел, күңел ятьмәсенә уралып калган кармаклары белән каршылаган Баҗананың челтер суына, таулар арасыннан авылга «күчеп утырган» Әреш чишмәсенә, Озын Куак, Сулы чокыр буйларында сакланып калган балачак эзләренә тагын бер кат сак кына орынып үтәр өчен... Күңелдә – әле балык тәңкәседәй шадра-шадра булып уйнаклаган вак дулкын тирбәлә, әле ак күбек булып кайнаганы давыллап күтәрелә, әле – ташлы ярга бәреп чыгарырга теләгәндәй, җанга һәм тәнгә китереп
органы сискәндереп куя...


Беренче дулкын

«Әйләнәм дә кайтам шул елларга...»

– Хөрмәтле тамашачылар! Без бүген бирегә күренекле шәхес,
күптармаклы хезмәтләре белән республикабызда дан алган кадерле авылдашыбыз – Фарсель Сәхабетдин улы Зыятдиновның иҗат кичәсенә, аның сиксән яшьлек гомер бәйрәменә җыелдык. Кичәбездә Казаннан кайткан бик күп язучылар, район җитәкчелегеннән кунаклар, авылдашлар
катнаша. Күпләрегез мәктәптә Фарсель абыйга багышланган музей ачылу тантанасында да катнашырга өлгерде...
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә түрендә алып баручы кызның идәнгә тиеп
торган алсу күлмәге, чәченә кадаган кечкенә матур калфагы аның ягымлы сүзләренә бербөтен булып кушылган да үзе моңсу, үзе көләч бер җыр булып, зал буйлап тарала да тарала... Ара-тирә көчле алкышлар тавышы әллә кайдагы, бик еракта җәйрәп яткан диңгез өстендәге акчарлакларның канат кагышы булып колак пәрдәсенә килеп сарыла. Алай дисәң... Әллә соң авылның итәгендә тыйнак кына, тар тасма булып кына агып яткан Баҗана елгасының, йә булмаса Түбәтәй тавы арасында кыйблага каршы
тибеп чыккан Әреш чишмәсенең чылтыравымы бу?
Әлегә залда, авылдашлары арасында, беренче рәттә утырган Фарсель ага, уйларының тезгеннән ычкынып китәргә чамалавын, күңеленең йомшарырга гына торуын сизгән иде, ничек тә үзен кулга алырга, нык булырга тырышты. Сәхнәгә чакырып, түргә утырткач, шушы халәтен сиздермәс өчен кат-кат тамак кырып куйган булды. Алып баручы ялкынланып-янып, шигырь укыган
арада карашын зал өстеннән йөгертеп узды. Гөлҗәннәт апасы да килгән. Ак яулыгын ябынып, Кәүсәрия дә утыра. Укытучылар да монда. Эреле-ваклы укучылар... Их, бу минутта абыегызның хис-кичерешләрен, тойгыларын үлчәр бизмәннәр яралмаган шул җир йөзендә... Кендек каны тамган, тәпи киткән авыл урамының кай тыкрыкларында, кай тузанлы сукмакларында күмелеп калган соң аның эзләре?.. Бөтенләй җуелган дип көенәсе түгел анысы: әнә бит, бүген мәктәптә музей ачтылар, менә хәзер 80 яшь тулу
уңаеннан кунаклар чакырып, зурлап, тантаналы кичә уздырулары...
– Фарсель абый – безнең Качкын авылында туган. Ул язучы да, икътисад фәннәре докторы да. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия. Күпләр аны бакчачы буларак яхшы белә... Балачагы авыр елларга туры килгән Фарсель абыйның. Салават күперендә җиде төс бар, диләр. Табигатьтә – тагын да күбрәк. Без дә менә
сорауларыбызга җавапта шул төсләрне күрергә теләр идек... Сезнеңчә, балачак ул төсләрнең кайсына ия? Сез – кара төсмере белән тарихка кереп калган 37 нче елда тугансыз. Бәлки...
Кыз баланың бик ныгытып ятлаган, әзерләгән җөмләсен бүлдерергә кыймады, сабыр гына тыңлап бетерде Фарсель ага. Мизгел эчендә күңеленнән кино тасмасы рәвешендә үтәргә өлгергән хатирәләрне бер сулышта онытып торырга теләгәндәй, күкрәк тутырып тын алды да:
– Балачакның күлмәге беркайчан да кара төстә булмый. Әфлисундай ул, кояш төсендә, – дип җавап кайтарды, сүзләренең хаклыгын расларга җыенгандай, учын җәеп, алдындагы тәбәнәк өстәлгә куйды. – Безнең буын балаларына авырлыкны бик күп күрергә туры килде, анысы дөрес. Тик шунысы да бар бит әле: авырлыклар кешенең рухын чыныктыра, нык булырга өйрәтә. «Как сәкенең кагын татытмыйча, мендәр бирмә икән балага!» – дигән шигырь юлларым да бар минем. Ә безгә тормыш как сәкенең ни икәнен кечкенәдән шәпләп аңлатты...

***

...Баш өстендәге кыштырдау авазы көчәйде. Хәния сәкедә кечкенә
утын пүләнен курчак итеп уйнап мәшәләнә иде, идәндә аяк бөкләп, шәпи сөякләре санап утырган абыйсына борылды.
– Абый, мин куркам! – диде ул, курчагын сәкедәге киез өстенә ташлап.
– Тычка-а-ан йөри!
– Ник куркасың, тычкан бәләкәй, син зур! – диде Фарсель абыйсы,
ялтырап торган шәпиләрне мич алдына тезгән шәйгә. Шулай дисә дә, өй түбәсендә кемнеңдер кыштырдап йөрүе үзенең күңеленә дә курку салган иде, абый кеше бит, сер биреп торасы килмәде – батырайган булып кыланды. Урам якка караган тәрәзәгә күз ташлап алды. Тышта караңгы төшкән, шулай да әниләре колхоз кәнүшнәсеннән эшләрен бетереп кайтып җиткәнче, күзең күгәрер. Үч иткәндәй, Фатыйма әбиләрен дә, «Мулла җиңгәй, килеп укып китчәле», – дип, урта урамнан берәү үзләренә кунача чакырып алган иде.
Ике сабый уен белән әвәрә килергә тырышып утырганда, түбәдә сәер тавышны янә ишетеп, берара тын калдылар.
– Тычкан, дим бит, ашарга эзли! – дигән булды малай, сеңлесенең
мышкылдарга җыенуын күреп. – Әй, гел шунда бит инде ул, безнең янга төшеп тә тормый! – Колагын шомрайтып, үзе дә сәкегә, Хәния янына менеп кунаклады. Кечкенә генә тычканның, бик теләсә дә, болай түшәм сайгакларын шыгырдатып йөренүе гайре табигый хәл иде, моны бик яхшы аңлаган малайның йөрәгенә чын-чынлап шом үрләде. Ни булыр анда? Кем
булыр? Ни эшләп йөрер?..
Хәниядә уен гаме бөтенләй калмаган иде, ул ике куллап, абыйсын
кочаклап алды, яклау көтеп, аңа сыенды. Абыйлы-сеңелле шул рәвешле икесе бербөтен булып, как сәкедә байтак утырдылар. Башка чак булса, сабыйлыклары белән изрәп йокыга да талган булырлар иде, ә бу мәлдә түбәдә кемнеңдер аяк тавышы колакка аермачык ишетелеп торганда, башларында бер генә уй бөтерелде: тизрәк әниләре эштән кайтып керсен иде! Бераздан үзе серле, үзе шомлы теге тавыш юкка чыкты чыгуын, тик
ул бөтен тынычлыкны, ваемсызлыкны урлап өлгергән иде. Кая ул йокы!
– Абый, минем ашыйсым килә! – Ниһаять, Хәния дә тынычланды булса кирәк, ике тезен күлмәк итәге белән каплап утырган җирдән, тып итеп идәнгә сикерде. Голландка миче өстендәге ябулы чүлмәккә күрсәтеп, шул таба атлады.
– Хәзер әни кайта, көтеп торыйк! – диде Фарсель, сабыр итәргә күндереп.
Әниләре Мосаллия арып-талып, колхоз эшеннән кайтып кергәндә,
балалар күзләрен ишектән алмыйча, аның киерелеп ачылыр мәлен, газиз кешеләре пәйда булыр минутны суларга кыймагандай көтеп утыралар иде.
Бу тынлыктан шунда ук сәерсенеп калган әниләре:
– Ни булды, ни майтардыгыз? – дип, өстәлдә торган керосин лампасына ут элдерергә ашыкты. Сырмасын салып, дивардагы кадакка элеп куйды.
– Әни, анда кемдер йөри! – диде Фарсель, бармагы белән түшәмгә ымлап.
– Кайда? Кем йөрсен, ни сөйлисең, улым? – диде Мосаллия, аның
ымына игътибар итеп бетермичә, тәрәзәгә күз салып. Итәгенә килеп сарылган Хәниясенең башыннан сыйпады. – Ишегалдына чыгарга куркып утырасызмы әллә? Кем булсын анда...
– Ишегалдында түгел, түбәдә!
– Ә-ә? – Әниләре, яңа гына исенә килгәндәй, ялт кына ишеккә ташланды.
– И Ходайкаем! – дип җан ачысы белән әйткәне инде өйалдыннан ишетелде.
Фарсель дә аның артыннан атылды. Малай чыгып җиткәндә, Мосаллия, чолан ягына сөяп куелган баскычтан мәче җитезлеге белән үрмәләп, түбәгә менеп киткән иде. Күп тә үтмәде, аһылдап, кире төште. Өйгә кермәде, баскычның соңгы тактасына утырды да башыннан яулыгын сыдырып төшерде, шуның белән йөзен каплады. Икегә аерып үргән озын толымнары күкрәгенә салынып төште.
– Кайсының гына кулы җиткән? Тамагына аркылы килгере...
Әнисенең авызыннан яңгыраган мондый сүздән Фарсель бөтенләй
аптырап калды. Беркемгә авыр сүз әйтми торган әнисеме соң бу?
– Онкаемны... Харап кына иткәннәр... Сезгә ниләр генә ашатырмын... – Мосаллиянең мәлҗерәп утырырга исәбе юк иде, ул ярсу бер хәрәкәт белән сикереп торды да өй ишеген ачып, ялт кына сырмасын үрелеп алды.
– Өйалдының келәсен төшерерсең, улым, силсәвиткә барып кайтам. Иртәгәгә калдырсам, эт белән дә эзләп табышлы булмас... Кайткач, тәрәзәгә шакырмын. Апаеңны ашата тор, самавырны да кайнарла. Яна гына күрмәгез, сак кылан!
Шулай диде дә, мамык шәлен башына урап, чыгып та йөгерде.
Малай аның артыннан келәне төшереп, аптыраулы кыяфәттә кире өйгә атлады. «Онкаемны...» дигән сүзеннән барысын да аңлаган иде, әнкәсе узган атнада гына күз карасы кебек саклап тоткан орлык бәрәңгесен Пучы базарында беркадәр онга алыштырып кайткан иде. Әлеге төенчекне, ышанычлы урын санап, түбәгә яшергән дә соң, кемдер шуннан да эзләп тапкан бит менә. Ач үлем тәмам якасыннан алган берәү инде, мөгаен; Фатыйма әбисе әйтмешли, тамак тәмугка кертә, шулай булмаса, күрәләтә
караклык юлына басар идеме?..
Сугыш чоры авыл малайларын күпкә иртә олыгайтырга өлгерде. Фарсель да, җиде яшьтә генә булса да, тормышның язылган һәм язылмаган үз кануннары барлыгына төшенеп килә иде. Әтисе сугышка киткәннән соң, гаиләдә үзенең бердәнбер ир-егет – тотка булып калуын да тиз аңлатты тормыш. Әнисе кара таңнан кара төнгәчә колхоз эшендә – бригадир камытын да кигерттеләр аңа, ат фермасында да бөтерелә. Ул да, авылның башка хатын-кызлары да эштән башканы күрмиләр дә, белмиләр дә. Ат урынына дөньяны үзләре сөйрәп баралар.
Малай әнисе кабызган лампаны читкәрәк күчерде дә, шүрлектән
кечкенә әлүмин тәлинкәне алып, өстәл уртасына куйды. Мич өстендәге чуен чүлмәктә, әнисе эштән кайтышка дип, кабыклы бәрәңге пешергән иде, сеңлесенә бүлеп бирмәкче булды. Әнисенең: «Яна гына күрмәгез!» дигән кисәтүле тавышы колак төбендә янә яңгырагандай тоелды да, үзәге өзелеп китте, ирен читләре дерелдәп алды. Әле кечкенә Хәмидәне югалту
ачысыннан берсенең дә айнып бетә алганы юк шул, сулык-сулык килгән яра булып яңара да тора...
Фарсель төпчек сеңлесенең – өч яшьлек Хәмидәнең курчакныкыдай матур күзләрен, аяк йөзенә тиклем төшеп торган кызыл күлмәген исенә төшерде дә, чүлмәккә үрелгән җиреннән, куллары салынып, сәкегә сикереп менде. Тәрәзәгә капланган Хәниянең яргаланган шәрә үкчәсен кытыклагандай итте. Эх, теге коточкыч көн куркыныч бер төш кенә булсын иде, менә хәзер уянып кит идең дә, шушы сәкедә икәүләп чөкердәшеп
утырган сеңелкәшләрен шаяртып, чәчләреннән тартып, үртәп, әвәрә кил идең... Юк шул, юк...
Ул көнне Фарсель, әнисе кайтышка дип, менә шушы голландка миче өстенә аш утырткан иде. Бәрәңгесе пешәр алдыннан бераз умач уып салсаң, шуңа катык катып ашасаң, тамакны алдарга ярап тора, юк ише түгел! Малай үзе лапас тирәсенә, терлекләр алдына печән ташлап керергә чыгып китте. Берочтан мал астындагы тиресне дә абзар артына ташырга тотынган гына
иде, Хәниянең тавышын ишеткәч, ишегалдына үрелеп карады.
Яланөс көе генә баскычка чыгып баскан Хәниянең:
– Фарсель абы-ый, Хәмидә яна-а-а-а, кер! – дип өзгәләнеп кычкырганы башына барып җиткәч, ничек атлап, ничек сикергәнен дә абайламастан, өй эченә йөгереп керде.
Аның артыннан нәкъ шулай ук йөгерә-йөгерә, күршеләре Хамисә апа да кереп җитте. Яшь хатын урамнан үтеп барышлый, Хәниянең кычкырганын ишетеп өлгергән иде.
Өй эчендәге күренеш котны алырлык иде: кызчыкның озын кызыл
күлмәгеннән төшә идеме ул кызыллык, әллә аны чолгап алган ялкыннанмы... Калганы – чыннан да куркыныч бер төш кенә кебек... Хамисә апаның утны сүндерүе дә, сабыйны Пучы больницасына алып китүләре дә, врачларның: «Бөтен эче янган, коткара торган түгел», – дип, чарасыз калулары да, Хәмидәнең
– әле җирдә санаулы еллар гына яшәгән, дөньяның бер матурлыгын да күрергә өлгермәгән, аның ачлыгын, ялангачлыгын, кырыслыгын гына татый алган нарасыйның җансыз гәүдәсен зиратның тын бер почмагына җирләүләре дә...
– Аш пешә микән дип... үрелеп кенә караган иде... Итәгенә... ут капты... – Хәниянең үксеп-үксеп, торып-торып кабатлаган сүзләре әнкәләренең әле дә булса кан саркып торган ярасына учлап тоз өстәгәндәй тоела да, ул йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча, йөзе белән беләгенә каплана...
Ул чакта аларның йортларына менә шундый олы кайгы ишек какты...
Шуңа да әнисенең мич тирәсендә кайнашкан улына: «Яна гына
күрмәгез!» диюе йортның һәр бүрәнәсенә мәңгелек хәсрәт булып сеңеп калган ялвару һәм хәтер авазы иде...
Силсәвиткә дип чыгып йөгергән Мосаллия кайтып кергәндә, тәмам ярты төн җиткән, аны көтеп зарыккан Хәния, киез өстенә башын төртеп, йоклап та киткән иде. Фарсель исә, тәрәзәләрнең кыска пәрдәләрен күтәрә төшеп, әле урамга, әле ишегалдына карап торды, ничек тә йокламыйча, әнисен көтеп алырга теләде. Күзен йомса, Хәния шикелле авып кына төшәр дә, ишек какканны ишетмичә, әнисен тилмертер...
– Их, дөньясы, бәндәләрне нинди генә көнгә төшерми... – Керә-керешкә үзалдына пышылдап, ишектән атлаган Мосаллия, улының әйтелмәгән соравына алдан ук җавап бирергә җыендымы, әллә бәгыренә таш булып утырган ачуны, әрнүне шул рәвешле ватарга теләве идеме...
– Әни, онны таптыңмы? – Фарсельнең авызыннан барыбер шул сорау тәгәрәде, өмет тулы күзләре әнисенең кулларына текәлде.
– Апаең нәвем базарындамыни? – Мосаллия, улының соравын
ишетмәгәндәй, сәкедә җәйрәп яткан кызына карап куйды. – И-и, сабый... – Шулай дип көрсенде дә, киемен баягыча кадакка элде, килеп, Хәниянең өстенә сырган юрган япты, шуннан соң Фарсельнең башыннан сыйпагандай итте.
– Ай дияргә дә белмим, улым, вай дияргә дә... Табуын таптым да...
Җитезлектә һичкайчан сер бирмәгән Фарсель ишекне ачып, ялт кына өйалдыннан әйләнеп тә керде.
– Тукта, сабырсызланма... Самавырны яңарт әле, улым, телем аңкауга ябышты бугай инде... – Әнисе улының орчык урынына бөтерелеп, он салынган төенчекне эзләвен күреп тора иде, тик сүзен әйтеп бетерергә ашыкмады.
Малай идәндә торган самавырның капкачын ачып, кечкенә соскы
белән мичтән утлы куз өстәде, иелеп, астан пуф-пуф итеп өрде, чыжлый башлаганын ишетергә теләп, колагын җиз корсакка терәп алды. Әнисенең вакытны сузарга, җаваптан качарга омтылуын аңлый иде, иртәме-соңмы, чишелеп китәсен дә белә иде, шулай да сабырлыгы төкәнде:
– Иртәгә умачлы аш пешеримме, әни? – диде ул, бәләкәй йөрәгендә олы бер өмет булып торган җавапка өметләнеп. – Онны таптыңмы?
Гаҗизлеге йөзенә чыккан Мосаллия дуамал бер хәрәкәт белән мич
арасына кереп китте, комганны шалтыр-шолтыр китереп, битен-кулын юды да ипләп кенә чыгып, агач урындыкка утырды. Малай аның ак йөзенә, зәп-зәңгәр күзләренә текәлде. 

– Барый абыең, бичаракаем, балаларым ачтан үлмәсен дигәндер инде...
Силсәвитләр туп-туры шуларга керде. Мич эченә яшереп куйган... Ничекләр гаеплисең инде аны, кызгандым... Балалары бигрәк ишле, аталарын да төрмәгә утыртып куйсалар, нишләп бетәрләр, дидем... Онны үзләрендә калдырдым. Без ничек тә җан асрарбыз, улым, әле аяк-кул исән чагында, эшләп торгач, ризыктан өзелгәнебез юк бит, Аллага шөкер...
Йөрәге мәрхәмәт һәм игелек белән тулган яшь ана, шушы сыйфатларны улына да тапшырырга теләгәндәй, авыр эштән иртә тупасланган кулы белән әкрен генә аның чәченнән сыйпады.
Малай, әллә шушы сирәк эләгә торган наздан, әллә кашыклап кына тотканда, шактый көннәргә җитәрлек он тиклем оннан мәхрүм калу ачысыннан, әллә күрше абыйның гамәлен аңларга тырышудан күзләренә кайнар яшь туларга маташуын сизеп, башын читкә борды.
Каршы күрше булган Барый абыйның кечкенә генә йорты тулы бала-чага. Гарифҗаннары – Фарсельнең яшьтәше, бөтен уеннары, бары-югы уртак. Өйләрендә хәерчелек хөкем сөрә, ризык җиткерә алмый тилмерәләр. Ул тиклем кашыкка соң, бер утыруда гына да күпме кирәк. Ә каян алырга? Яшь үләннең борын төрткәнен көтәргә дә иртәрәк шул, өй борынча теләнә чыксаң да, кемнең артык сыныгы булсын? Ферма тирәсендә, мал янында кайнашкан гаиләләрдә бераз булса булыр...
Узган атнада гына Фарсель, уйнарга дәшәм дип, Гарифҗанны чакырырга кергән иде. Балаларның барысы тәмам хәлсезләнеп как сәкедә яталар, ачлыктан күзләре тәмам зураеп калган, кул бармаклары сөяк тә тире – карга чукырлык ит әсәре калмаган. Әтиләре Барый абый идән уртасында эт талагандай теткәләнгән киез итеккә олтан салырга азаплана.
– Әткәй, ашыйсы килә! – дип өзгәләнде эчен тотып бөгәрләнеп яткан Гарифҗан, дустының ишек янында үзенә карап торуын бөтенләй күрмичә.
– Ашыйсым килә!
– Юк бит, улым, юк бит, кайлардан алыйм?! – Әтисе, күзләрен балалардан яшереп, итек табанына текәлеп утыруын белде.
– Ашыйсы килә! – Малайның иңрәүле авазы тәбәнәк түшәмгә, җир
идәнгә килеп сыланды.
Шулчак ата кеше, кулындагы киез итекне читкә бәрде дә сикереп торды, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Ике тәрәзә арасында эленеп торган саргылт кәгазьдәге портретка бармагы белән ымлап:
– Молчать, Гарифҗан! Күрәсеңме, Сталин карап тора! – диде, ач үлемнең куркусыннан үзенең дә нурсызланып, төссезләнеп калган күзләре белән туп-туры юлбашчыга текәлеп.
Гарифҗанның да хәлсез карашы шул тарафка юнәлде. Шыңшу авазы тынды. Котсыз салкынлыгы белән болай да йөрәккә шом салып торган өйнең һәр бүрәнәсе, бүрәнә арасыннан эчке якта җилфердәп күренгән яшькелт мүк кисәкләренә тиклем калтыранып куйгандай тоелды.
Фарсельдә уен кайгысы югалган иде. Ул үзенең кергәнен дә, чыкканын да сизми калган өйдән ишегалдына атлагач, тәненә коточкыч салкын йөгергәнен тойды.
Менә хәзер, Барый абыйның бүгенге адымын акылына сыйдырырга маташканда, мизгел эчендә дусты Гарифҗанның каләм күк нечкәреп калган беләкләре, тирәнәйгән күз чокыры, өзелердәй булып күренгән муены – барысы-барысы тетрәндергеч бер сурәт булып күзалдыннан үтеп китте.
Әнисенең «кызгандым» дигән сүзләренә дә шушы тетрәнү сыйганын бар йөрәге белән аңлады Фарсель, шуңа да бер төенчек он югалтуны, чорына күрә олы фаҗига булса да, утырып елардай хәсрәт итеп кабул итмәде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев