Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы

Руи сукмак буйлап, ашыгып, аска төшеп китте. Беатриса ике учы белән йөзен каплап, аланда калды. Ул озак елады. Соңыннан ниндидер карарга килеп, күз яшьләрен сөртте, тирән сулыш алды да сукмак буйлап кайтыр юлга чыкты.

МУР КЫРЫЛЫШЫ*


КИНОРОМАН**
Кайнарташ аланы

Испаннар шәһәре Толедога якын тау битендәге агачлар арасында, тын алан уртасында, өстәл кебек тигез таш ята. Ул челлә кояшының җылысын үзенә җыйгандай күренә. Таш өстендә бөгәрләнеп кара елан ләззәтле йокыга талган. Дегет буяп куйгандай, чем-кара елан түгәрәге соры таш өстендә, тагын да ныграк караеп, елкылдап тора. Аны һичнәрсә борчымый.
Төрле төстәге күбәләкләр генә өстеннән очып-очып киткәли. Вак кәлтәләр барган уңайдан кинәт туктап, таш өстенә басып җылынып алалар да җитез генә ары уза торалар. Кайнар таш кырына ук диярлек сәрви агачы ауган.
Тау җәнлекләре тояклары белән сәрвинең кабыгын куптарып, шомартып бетергәннәр.
Җил исеп куйды. Тамырлары белән кыя-ташларны кочып, җиргә
береккән чыршы, нарат, имән агачларына ышыкланып үскән вак куакларга җил дулкыны төшеп җитмәде. Аларны йокыдан уятырга теләмәгәндәй, ялкау гына узып китте. Агач очлары үзара ышылдашып-пышылдашып тынып калды.
Аланга бер кыз килеп чыкты. Кызның тауга менгәндә, тыны капланган, ул еш-еш сулый, кулындагы чәчәк бәйләме белән йөзен җилләтеп ала. Аның йөзендә бетмәс сөенеч, чиксез мәхәббәт нуры балкый. Үзе эчке куану белән тау астыннан менә торган сукмакка бага. Шул сукмактан сөйгәне килергә тиеш. Егетеннән хәбәр алгач, кыз түзмәде, юлга иртәрәк чыкты, килешенгән вакыттан алдарак аулак аланга менеп җитте. Бераз хәл алмак өчен озын күлмәгенең итәген җыя төшеп, кайнар ташка утырырга ниятләгән иде, таш уртасында йоклап яткан еланны күргәч, җиңелчә генә кычкырып куйды. Бәладән баш-аяк, аны борчымаска тырышып, читкәрәк
китеп, ауган агач кәүсәсенә утырды. Бу – әле яңа гына уналтысын тутырган сеньорита Беатриса иде.
Аулак алан аларның яшертен күрешә торган урыны. Монда тау
башындагы урманга менүчеләр бик сирәк.
Озак та узмады, кемнеңдер бу таба килгәне күренде. Килүченең дә
сулышы кайнар, ул да еш-еш сулый иде. Кыз, кулындагы чәчәк бәйләмен агачка куеп, егет тарафына атылды.
– Руи!
– Беат!
Кайнар таш янындагы җылы һава хәрәкәтеннән йоклап ята торган елан уянды да мин сезгә комачауламыйм дигәндәй, горур гына шуыша-шуыша куаклар арасына кереп, юк булды.
Беатриса елан кереп киткән якка ишарәләп:
– Үз урыныңны безгә калдырганың өчен рәхмәт, дустым! – дип
сөеклесенә сыенды.
Алар кочаклашты. Кызның көрәнсу җирлектәге күлмәген ачык төстәге чәчәкләр чуарламаса, боларның икесен дә кыз кеше, дип уйларга булыр иде. Егет тә озын итәкле, көрән кием кигән. Бу – университетның илаһият факультетын әле генә тәмамлаган яшь монах Руи иде. Аның озын күлмәге биленнән зәңгәр чуклы эзәр белән буылган. Егет белән кыз бер-берсен ашап 
бетерердәй булып, озак үбештеләр. Һәм, ниһаять, кыз тынына капланып:
– Дон Руи Гонсалес Клавихо! – диде.
– Сеньорита Беатриса! – диде егет.
Күрешү кайнарлыгы бераз сүрелә төшкәч, алар ауган агачка таба китте.
Агачны узып, гашыйклар кайнар таш өстенә утырды.
– Җаным, Руи, – диде Беатриса эчке бер дәрт белән. – Мин сине шундый
сагындым, шундый сагындым, сине күрә алмам дип, көн-төн еладым.
Руи бары тик:
– Беат... – дип кенә әйтә алды, куанычы кайнап торган кыз өзлексез такылдарга кереште:
– «Беат» дип назлап эндәшүеңне көпә-көндез ишетәм, тик кешеләргә генә әйтмим; көндез төш күрә башлаган бу кыз, ул җеннәр белән аралаша, дип, инквизиция кулына тотып бирүләреннән куркам, сине күрмәгәнемә биш былтыр бардыр, юксынам, Руи. Син университетны тәмамлагач, ешрак очрашырбыз дип өметләнеп яшәдем, менә университетны
тәмамладың да... Син шунда кафедрада каласың, дип ишеттем. Шундый куандым, Руи, беләсеңме, миннән дә бәхетле кыз юктыр, үләм бит сине яратып, сөям сине. Руи-Руи, кафедрада дин дәресләрен укытучы остаз, дин гыйлеме бакалавры дон Руи Гонсалес Клавихо... бәрәч-бәрәкәт, әле син һаман монах киеме киеп йөрисеңме... Ташла әле шул тула туныңны, җенем сөйми кара киемле адәмнәрне, аларның эчләре дә карадыр сыман...
Руи Беатрисаның ике беләгеннән тотып, сизелерлек итеп кысты:
– Беатриса! Мин университетта, кафедрада калмыйм! – диде.
– Калмыйсың? Ничек? Бакалавр дәрәҗәсе алгач, кафедра тиклем
кафедрада калмаган кеше буламы? – Була, менә мин ул... Беатриса, бу – безнең соңгы тапкыр күрешүебез.
Мин сине бәхилләшергә дип чакырдым.
Беатрисаны алмаштырып куйдылармыни, әле яңа гына чәтердәп торган чая кыз кинәт җитди кыяфәт алды, ул:
– Димәк, син үзеңне барыбер Фәкыйрь Монахлар Орденына яздырдың? – диде.
– Мин – Доминикан монахы! – диде егет.
– Йа Изге Мария! Син чынлап әйтәсеңме?
– Минем кайчан шаярганым бар? Кыскасы, Беатриса, без кабат
очрашмаячакбыз, бәхиллә мине, ачу-үч саклама, безгә аерылышырга кирәк.
Беатриса көтелмәгән бу яңалыктан каушап калды, ул ни әйтергә белмичә, аягүрә басып, аланны әйләнеп чыкты. Таш өстендә утырган егет алдына килеп, тезләнә төште, ярым-ялварулы тавыш белән:
– Руи!.. Мин сине өзелеп сөям. Синнән башка ничек яшим? Мин
дөньямны онытып, синең белән күрешергә чабам. Күрешкәннән соң очып йөрим. Ташлама мине, Руи! – Беатриса чарасызлыктан, мәхәббәтенең җимерелүен сизенгәндәй, үзен-үзе кыздыра иде, ул шашкан кыяфәт ала бара, әйтергә сүз табалмастан, гаҗизлектән үксеп елый башлады.
Руи эшнең шулай булачагын алдан ук белә иде:
– Зинһар, елама, – диде ул сабыр гына. – Син елагач, аерылышуы бик читен.
Беатриса кинәт елаудан туктады, кырыс тавыш белән, егетен
шелтәләгәндәй:
– Читен булса, ташлама мине! – диде.
– Хәл ителгән! Безнең юллар аеры! Син дөньяви ләззәтләр өчен
яралтылган, мин суфый монах булыр өчен туган. Елама, зинһар!
Беатриса күз яшьләре белән генә уңай нәтиҗәгә ирешә алмасын аңлаган иде инде. Ул юеш битен ике учы белән сөртеп алды да:
– Ярый, еламыйм! – диде. – Сиңа миннән аерылуы авыр булмасын өчен мин еламыйм... – Ятып калганчы атып кал дигәндәй, ул соңгы өмет белән сөйгәненә бакты.
– Руи, нигә син монах зинданына ябылып, үзеңне әрәм итәсең? Мин сиңа
өй тутырып, балалар табар идем, университеттан кайтканыңны тәмле ашлар пешереп көтәр идем. Син бит мине ярата идең, хәзер дә яратасың, шулаймы? Яратасың, сөясең, үзең шул мәхәббәттән качасың, ни өчен? Аллаһ дөньяви ләззәтләрне тыймый. Нигә шул рәхәтлекләрне кырыйга куеп, ярымкараңгы, дымлы чиркәү хөҗрәсенә үзеңне ябып куясың?
– Аллаһ хакы өчен, Беатриса, дин сафлыгы өчен, кешеләрнең рухын чистарту, аларның рухын гөнаһлардан коткару өчен мин дөньяви рәхәтләрдән ваз кичәргә тиеш. Кеше үзен эчтән тазартмаса, беркайчан да башкаларны тазарырга өнди алмый. Үзе гөнаһлы булып, башкаларны гөнаһ кылудан тыя икән, ул җәһәннәмнең түрендә булачак. Минем бөек максатым бар, ул католиклыкны, иң саф, иң гадел динне җәелдерү, кешелекне җир
гөнаһларыннан саклау, кисәтү. Бу минем катгыян инанычым, шушы юлда мин ләззәтемне, җанымны фида кылырга да әзер.
– Ә мин? Беатриса нишләргә тиеш? Ярату, сөю, мәхәббәтне кая куясың, Руи-и?
– Изге максат алдында мин хәтта мәхәббәтемнән дә ваз кичәм. Бөек максатыма ирешер өчен мин ул ләззәтләрдән азат булырга тиеш.

– Руи... Син ялгышасың, башкалар көрәшсен дин сафлыгы өчен!
Башкалар суфый монах булсын! Син мәхәббәт өчен яралтылган зат, Руи! Җаным, зинһар, кире кайт уеңнан. Кал университетта остаз булып.
– Әгәр дә мин көрәшмәсәм, кем көрәшер? Гаеплеләрне кем фаш итәр?
– Бәлки, без яшертен генә очрашкаларбыз, ә?
– Юк, Беатриса, кылган гөнаһыбыз да җитәрлек.
– Гөнаһ түгел ул, Руи. Сөю! Мәхәббәт! Мин сине сөйдем, сөелдем,
беркайчан да үкенмәячәкмен. Әгәр дә сөю гөнаһ икән, Аллаһны сөю дә гөнаһтыр.
– Язык җыйма башыңа, Беатриса. Без синең белән менә шушында ничә тапкыр гөнаһ кылдык.
– Ул эшнең гөнаһ икәнен белми идем, димәк, мин гөнаһтан азат, син генә гөнаһлы булып каласың, ул гөнаһыңны епископ йөз алтын акчага ярлыкап бирер... Ярар, синеңчә булсын, Руи. Без аерылышабыз, бәхил бул, мин сине шундый яраттым, шундый сөйдем, ул сөюем гомерлеккә сакланыр. Җаным, Руи... – диде кыз, егетнең муенына сарылып.
– Ярамый, Беат!
– Беат дип назлап әйкәнеңне син югында да ишетәм. Шунда мин дә «Руи» дип пышылдыйм. Руи, кабатланмас сөюемне кинәндер, зинһар.
– Ярамый, Беат... Гөнаһ...
– Бер тапкыр гөнаһ кылдың ни, ун тапкыр гөнаһ кылдың ни, мин сине сөям, Алла минем сөюемне гафу итәр, сине дә гафу итәр. Атабыз Адәм белән изге анабыз Һәүва гөнаһ кылмаганмы? Аллаһ аларны шул эшкә җайлап, алдан ук берсен ир җенестән, икенчесен хатын-кыз итеп яралткан.
Эчке дәртне кая куйсыннар, йә? Янында матур хатын-кыз тора, Адәм агач түгел ләбаса. Янында гайрәтле ир ята, син бер кырга барып, ялгыз йокла, имеш. Алла аларның бу гөнаһысын ярлыкаган һәм Адәмнән пәйгамбәр ясаган. Юк, алар гөнаһ кылмаган булып чыга...
Беатриса монахның сул җиңен сызгандырды.
– Мин синең беләгеңдәге шушы миңеңне үбәргә яратам! Бу – бәхет
миңе, Руи! Бәхетле бул!
– Беат, кичер мине, бәхиллә...
– Кичерәм, Руи, бәхиллим, Руи... Бәхил бул!
– Бәхил бул, Беат!
Алар шушы кайнар ташлы аланда соңгы тапкыр күреште. Соңгы
күрешүләре алдагыларыннан күпкә кайнаррак булды.
Руи сукмак буйлап, ашыгып, аска төшеп китте.
Беатриса ике учы белән йөзен каплап, аланда калды. Ул озак елады. Соңыннан ниндидер карарга килеп, күз яшьләрен сөртте, тирән сулыш алды да сукмак буйлап кайтыр юлга чыкты.

(Дәвамы бар)

* Журнал варианты.
**Вакыйгалар XIV-XV гасырларда бара.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: роман чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев