Рабит Батулла
-
13 июль 2023 - 17:00Тешле ФәйзиҖитмештән узган булса да, сүз остасы Фәйзи Йосыпов ара-тирә авылларга чыгып йөри икән.
-
11 июль 2023 - 17:00Дәү ли?Буең озын, аркаң да киң, Көчең дә бардыр, Зәки; Шигырь язма, урман кис син, Файдасы булыр бәлки.
-
18 май 2023 - 17:00Шәрә башлы ШәрәфиШәрәфи үзе, тамчы да көлмичә, теге ике бандитны кыйный-кыйный да сәхнәдән чыгып китә.
-
28 апрель 2023 - 15:00Тукай бүләге– Менә, Сибгат абый, Равил Фәйзуллинга Тукайны бирергә җыеналар икән, яшь бит әле ул, Сез ничегрәк уйлыйсыз?
-
10 апрель 2023 - 09:00Мур кырылышы (ахыры)– Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре Шайтан, дип йөртә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш. Ул каяндыр хәнҗәр чыгарып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште.
-
9 апрель 2023 - 13:00Мур кырылышы (дәвамы)Синең шушы наданлыгыңнан чит патшалыкларның илчеләре, җасуслары, шымчылары бик нык файдалана. Алар өч бөек шәхесне талаштырырга, сугыштырырга, бер-берсен тар-мар итәргә сине котыртты. Син Туктамышны бетердең, Баязид Елдырымны пыран-заран китердең. Ә христиан илләре, Ауропа шушы гамәлләреңне күзәтеп, «Тамерланга рәхмәт» дип кул чабып, алкышлап тора.
-
9 апрель 2023 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Нинди шарт ул, король? – Син минем илчем белән Сәмәркандка шаһ Тимер янына кайтып, аның яхшы мөнәсәбәтен яулыйсың. Аның белән яуга бергә йөрисең: мин синнән аерым тора алмыйм, синнән калмыйм дип, ант итәсең һәм җае чыкканнан соң ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай итеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың, Бөек Болгарның үчен алачаксың.
-
8 апрель 2023 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)– Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән? – Татарларны җиңү, Педро Бургосны фаш итү минем өчен иң зур бүләк булыр, королем.
-
6 апрель 2023 - 17:00Мур кырылышы (дәвамы)– Теләсәң ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгел, католик динен, Кастилияне коткарырга кирәк. Кастилияне маврларга, яһүдләргә, гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам илләренә. Мөселманнар, яһүдләр үрчи барды, байый барды, куәтләнә барды. Яңа ысуллар кирәк, король.
-
6 апрель 2023 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..
-
5 апрель 2023 - 15:00Мур кырылышы (дәвамы)Бичаралар шәһәр капкасына кереп качмак була, ләкин алар дошман кылычыннан, ат тояклары, дөя аяклары астында изелеп калалар. Әлмансур йөзендә курку шәүләсе уйный иде: – Капкаларны ябарга-а! Капкала-ар! – дип кычкыра шаһиншаһ.
-
5 апрель 2023 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Тимер шашкан кыяфәттә йөренә: – Хуш, Гайшә бикәм!.. Үз кулларым белән ятларга тапшырдым. Кичер мине, Гайшә бикәм! Отылдың, Аксак Тимер, оттырдың, Аксак Тимер!
-
4 апрель 2023 - 15:00Мур кырылышы (дәвамы)Ул берничә тапкыр үзенең үлүе турында халык арасында, сарайдагылар арасында ялган хәбәр тараттырды. Аның үлгәнен ишеткәч, кем сөенә, кем көенә, кем битараф кала – әмир шуларны хисапка ала, һәм бу мәгълүмат алга таба эш йөрткәндә, тегеләрнең язмышларына сизелерлек тәэсир итә килде.
-
4 апрель 2023 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Гайшә бикә керә-керешли үк катгыян сөйли башлады: – Коръән тотып ант итәм, Аллаһ исеме белән ант итәмен, минем гөнаһым юк. Үлемнән курыкмыйм, ләкин зиначы исеме белән дөньядан китәсем килми. Хатыннарың ялган сөйли!