Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Шәрә башлы Шәрәфи

Шәрәфи үзе, тамчы да көлмичә, теге ике бандитны кыйный-кыйный да сәхнәдән чыгып китә.

Артист Шәрәфи, чыннан да, мәзәкләр уйлап табучы бер җор кеше ул. «Айдын» спектаклен уйнаганда, иске йортлар янында аны ике бандит кыйнарга тиеш була. Сәхнәдәшләренә әйтмичә, Шәрәфи чәчен пәке белән кырдырып, өстән эшләпә киеп сәхнәгә чыга. Кыйнау күренешендә Шәрәфинең эшләпәсе «ялгыш төшеп китә». Шәрәфинең ялт иттереп кырылган шәрә башын күреп, кыйнаучыны уйнаучы артистлар тыела алмыйча көлә башлыйлар. Бу көлү шаукымы шулкадәр куәтле була ки, артистлар Шәрәфине кыйный алмыйча, бөгелеп төшәләр. Шәрәфи исә, озын буе белән алар каршына басып:

– Кыйнагыз, нигә кыйнамыйсыз! – дигәч, артистларны тагын көлү шаукымы буып ала.

Шәрәфи үзе, тамчы да көлмичә, теге ике бандитны кыйный-кыйный да сәхнәдән чыгып китә.

 

Хатирәләр дәфтәреннән.

1993. 4 октябрь.

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay 

 

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев