Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бардини кызганнан-кыза барды:
– Сез ни кыласыз, сеньорлар? Моңарчы халыкны чиркәү, инквизиция тотып килде.
– Тотып килде, ләкин гөнаһ кылучылар азаймады, – диде король.
Бардини кычкырды:
– Бөек инквизитор салымнарны кыскартырга рөхсәт бирмәячәк! Бу
гамәл ереська тиң.
Король да кычкырды:
– Моннан соң чиркәүгә дигән салымны беркая да җибәрмәскә! Мин
чыгарган фәрман түгел, атам-бабам фәрманы. Король контадорлары турындагы фәрманны архивтан табып алыгыз! Анда король контадорлары, ягъни салым-ясак җыючылардан хисап алу вазифалары гамәлгә кертелгән. Салым җыю каты контрольдә тотылсын! Үтәгез! – диде дә король тәхетенә утырды.
Салазар тәхетханә утырышын япты.
Катнашучылар тарала башлады, тәхетханәдә король, Салазар,
Карадәрвиш, Олонсо гына калды.
– Дүртенче көн тәртибен карамадык, король җәнапләре! – диде Салазар.
– Дүртенче көн тәртибен менә хәзер карыйбыз, – диде Һенрих.
– Дүртенче көн тәртибе шул иде. Күршеләрдәге, ерак күршеләрдәге, бөтен дөньядагы сәяси, икътисади мохит. Бөек җыелыш алдында король җәнапларының яңа канцлеры сеньор Пилигрим нотык сөйләячәк.
Король әйтте:
– Җиде йөз илле алтынчы елда Астурия короле Фруэла илчесе Бермудо кайтып, маврлар турында хәбәр итә. Бермудо маврларны куркыныч, җиңелмәс батырлар итеп, аларның гаскәрен иксез-чиксез дип, испаннарның йөрәгенә курку сала. Король Фруэла җиңелә. Бераз хәл алгач, Фруэла илчесе
Бермудоның башын чаптыра. Икенче илчесе Овиедо Кордовадан кайтып, маврларны зәгыйфь итеп сурәтли. Фруэла тынычлана, маврлар ул гаскәр җыеп өлгергәнче Фруэланың җирен баса. Король Фруэла тагын җиңелә.
Бераз хәл алгач, король Овиедоның да башын чаптыра. Татарлар турында арттырып сөйләсәң, без куркырбыз, каушарбыз, бу безгә зыян булыр. Синең башың чабылыр. Татарлар турында аларның куәтен киметеп сөйләсәң, без тынычланырбыз, алар куәтләнер, бу да безгә зыян. Бу очракта да башың чабылыр. Син, Пилигрим, коры дөреслекне сөйлә. Без шуннан ни кылырга кирәклекне аңларбыз.
Карадәрвиш аягына басты.
– Хөрмәтле король Һенрих җәнаплары! Биредә дүрт мөһим мәсьәлә бар. Аларның һәммәсе дә бик әһәмиятле. Үзара талаш та, юлбасарларның азуы да, салымнарның тәртипкә салынмавы да, фәкыйрьлекне мактаучы бай монахларның әхлаксызлыгы да – барысы да җанны тырный торган, бүген хәл ителәсе мәсьәләләр, ләкин мин әйтәсе көн тәртибе каршысында алар бик кечкенә күренер. Королем, Испания сеньорлары динебез өчен
бер-берсенең канын коймый, алар байлык өчен, шәхси үч өчен сугыша. Бу көчне динне яклау тарафына, ватанны саклау тарафына юнәлтергә, кардиналларның, монахларның җинаятьләрен фаш итәргә кирәк. Ләкин иң олы афәт, иң олы кырылыш... Мур кырылышыннан да куркыныч афәт якынлашканын берсе дә сизенми, аңламый, күрми. Янәшәдә генә мөселман дәүләтләре: Кордова, Гранада, Балеар утраулары. Ярты Пиреней мөселман маврлар кулында... Янәшәдәге христиан дәүләтләре: Византия, Болгария, Юнанстан төрек солтаны Баязид Елдырым кулында. Баязид Елдырымның бер миллион кылыч тупларлык куәте бар. Ул Бурса каласын яулап ала. Яулап ала, ләкин җимерми, халкын таламый. Ул Бурсаны гөл-чәчәккә күмә,
ерак таудан Бурсага су китертә, мәчетләр, мәдрәсәләр төзетә, хастаханәләр салдырта. Юксылларга, мохтаҗларга бушка ашау ханәләре төзетә. Шуңа күрә башка калалар да аңа капкаларын ачып торалар. Акшәһәр, Бәйшәһәр, Конья шәһәрләре. Халык аңа күп итеп сугышчы бирә. Шуннан Баязид Византия, Косоволарны яулады. Озакламый ул бөтен Ауропаны басып алачак. Баязид Елдырым – гайрәтле, акыллы солтан. Әгәр аңа комачау итүче
булмаса, биш-алты елдан ул Пиреней ярымутравын да, Англияне дә килеп басачак. Чөнки аңа каршы торырлык көч юк. Аның иле чәчәк ата, шул ватанда үскән сугышчы Баязид Елдырым өчен утка да керә, суга да чума. Сугышта җиңелгән дошманнан алган ганимәт маллары төрекләр арасында тигез бүленә. Сугышта һәлак булган яугирнең малы гаиләсенә кайтарыла. Сугышчы ни өчен үлемгә барганын аңлап бара. Баязид Елдырым – безнең
иң куркыныч дошманыбыз.
– Баязид Елдырымны җиңәр көч бармы? – диде король.
– Королем, сабыр итсәгез, ул мәсьәләгә дә килеп җитәрбез, иншалла...
– Мин сабыр, мин түзем. Сөйлә!
– Ислам-төрек дәүләте Баязид Елдырым исән булганда, иң бай
мәмләкәткә әвереләчәк. Баязид Елдырым белән тигез, шулай ук дәһшәтле татар ханы Туктамыш бар. Ул Алтын Урдага баш. Бай ил, алты йөз меңлек кылыч туплый ала торган бөек Туктамыш ханның иле Идел, Чулман, Ак Урда, Нугай Урда, Кырым Урда, Азәрбайҗан иле, Кавказ илләре, Бөек Болгар дәүләтен, урыс-славян, чирмеш-чуаш-башкорт илләрен үз эченә ала. Коточкыч куәт, бетмәс гайрәт бар Алтын Урдада. Алтын Урда – ислам-
татар дәүләте.
– Кая качыйк? Кемнән ярдәм сорыйк? Татар муры килә! – диде король.
– Өченче куәт бар Бөек Тартариядә. Анысы сезгә мәгълүм әмир Аксак Тимер – Тамерлан. Бөек Тамерланның империясе Мәвәрәэннәһер, Хәрәзем, Иран, Күк Урда, далалар, тауларны үз эченә ала. Тамерлан сигез йөз мең кылыч туплый ала. Тамерлан җиңелү белмәс баһадир. Тамерлан иле – ислам-түрк дәүләте.
Король Һенрих әйтте:
– Әгәр бу сүзләрең хак булса, ахырзаман киләдер, – диде.
– Дөрес, ахырзаманга ерак түгел.
Король сорады:
– Татарлары кем дә, түркләре кем? Алар маврмы соң?
– Түрк тә, татар да – барысы да бер нәсел, барысы да мөселман.
Маврлар мөселман-гарәпләр. Әгәр дә диннәре уртак, телләре бер
халыклар шушы өч мөселман баһадир байрагы янында берләшә калса, аларга Гранада, Кордова, Мавритания, Мисыр мөселманнары килеп кушылса – без мәңгегә юкка чыгачакбыз, королем. Ауропаның йоны күккә очачак. Католиклар да, православныйлар да татарларның ат тояклары астында туфрак булачак. Һуннар патшасы Атилланы гына искә төшерегез, тәкъсир. Алар бер нәсел.
– Димәк, бу өч баһадирның берләшүенә киртә куярга кирәк.
– Мин ялгышмаганмын! Сез зиһенле рыцарь... Бөтен Ауропаның,
Кастилия, Франция, Англия, Германия, Италия, Балкан илләренең, маҗарларның, урысларның бер генә максаты булырга тиеш шушы җиңелмәс өч баһадирны үзара дошманлаштыру, аларны зәгыйфьләндерү, ул арада көч туплап, Ауропаны, динне саклап калу, һәм, ниһаять, коллыктан котылу!
– Кем алына аларның арасын бозарга?
– Кемнәр алына, дип сорагыз...
– Кемнәр алына бу эшкә? Өч кеше җитә, дип уйлыйм мин. Шушы өч җиңелмәс баһадирны җиңәргә нибары өч кеше җитә. Без – фәкыйрегез Туктамыш белән Аксак Тимерне сугыштырдык, Туктамыш татарларының йөз илле меңе Кондырча болынында ятып калды. Без – фәкыйрегез Аксак Тимер белән Бөек Болгар падишаһы Габдулла ханны чәкәштердек. Идел ярында болгарларның йөз мең сугышчысы һәлак булды. Алтын Урда
зәгыйфьләнде. Ләкин аҗдаһаның койрыгы гына киселде, белгәнегезчә, әкияттә аҗдаһаларның өзелгән койрыгы урынына яңасы үсеп чыга. Тутамыш хан һәлак булмады, ул яраланды гына, аның куәте җитәрлек. Хәзер ул котчыккыч куәт туплап ята. Аксак Тимер – гайрәтле баһадир, акыллы әмир. Ләкин Аксак Тимердә зиһният юк.
– Акыл белән зиһен икесе бер түгелмени, Пилигрим?
– Юк, королем, акыл башка, зиһен башка. Акыл өстенә зиһенле дә
булса, кешене җиңеп булмый. Аксак Тимер акыл иясе, ул акыллы яугир, акыллы гаскәр башлыгы, шахматта аны җиңгәннәр сирәк. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны зиһенле итмәгән. Аксак Тимер никадәр генә кырыс булса да, беркатлы бәндә. Ул шикчел булса да, бик тиз ышанучан. Мин аларның дин тотудагы кечкенә генә аермаларын зур гаугага әверелдердем. Аксак Тимер – бик диндар кеше. Коръән ачтырмыйча, ул сәфәр чыкмас. Ләкин Коръәнне өстән-өстән генә белә. Күп вакыт үзе Коръәнгә каршы килә торган
гамәлләр кыла. Туктамыш белән Тамерлан һичшиксез тагын сугышачак. Чөнки алар арасыннан кара мәче узып китте инде. Туктамыш җиңелүенең үчен кайтарыр өчен, Аксакка каршы гаскәр туплап ята. Алар сугышканнан соң, кайсы гына җиңсә дә – Туктамыш Аксакнымы, Аксак Туктамышнымы, – җиңгән якны Баязид Елдырым белән сугыштырырга кирәк.
– Монысында нинди хәйлә?
– Хәйлә бар, королем. Аксак Тимер Туктамышны тагын җиңәр, дип уйлыйм. Баязид Елдырымга яу белән йөрер өчен Тамерланга сылтау кирәк. Ул шул сылтауны эзли булса кирәк. Икесе дә мөселман, икесе түрк-татар. Коръән буенча мөселман мөселманга кылыч күтәрергә тиеш түгел. Сәбәп яки сылтау булса, мөселман мөселманның бугазын чәйнәячәк. Төркиядә Кара Йосыф
исемле бер юлбасар бар. Ул таулар арасыннан уза торган бай кәрваннарны талый, Тәбризне, Кавказ, Кырымны тетрәтеп тора. Аксак Тимергә әнә шул турыда сөйләргә кирәк. Таланган кәрваннарның хуҗалары ярдәм сорап, Аксак Тимергә килергә тиеш. Аксак Тимер ярдәм сораган һәр илгә ярдәм итәргә
атлыгып тора. Дошманы ярдәм сорап килсә дә, Тимер аңа рәхәтләнеп ярдәм итәчәк. Гаскәрен шул илгә кертәчәк. Аның халыклар арасында ярдәмчел мөселман дәрәҗәсен яулыйсы килә. Чыннан да ул бик күпләргә ярдәм иткән зат. Тимер эзәрлекләгәнне сизенгәч, юлбасар Кара Йосыф Баязид Елдырымга барып сыеначак. Аксак Тимер халыкларны талаучыны яклыйсың дип, Баязидка яу чабачак. Византия, Болгария, Юнанстан Аксак Тимергә илчеләр җибәрсен. Ул илчеләр Аксак Тимердән ярдәм сорасын, имеш, Баязид Елдырым аларны талый, кыерсыта, имеш, алар Аксак Тимер химаясенә кереп, аңа баш орырга
тели. Аксак Тимернең көймәләре юк, ул дала кешесе. Тегеләр аңа Баязидка каршы сугышканда, диңгез ягыннан көймәләр белән килеп, ярдәм итәрбез, дип вәгъдә бирсеннәр. Баязид белән Аксак Тимер сугыша башлагач, көймәләрен кирегә борсыннар. Шулай итеп, арыслан белән юлбарыс икесе генә сугышып
калыр. Кем җиңсә дә, безгә файда.
– Мин синең чын Бонифаций икәнеңә ышана башладым бит, Пилигрим! – диде король.
– Моны хәзергә калдырып торыйк, юлбасар Педро Бургосны фаш итәргә озак калмады. Татарларны хәлсезләндергәч, иркенләп, каракны фаш итәргә алынырбыз.
– Мин сине нинди дәрәҗәгә күтәрим дә, сиңа нинди бүләк бирим икән?
– Татарларны җиңү, Педро Бургосны фаш итү минем өчен иң зур бүләк булыр, королем.
– Каян табыйм мин үзләрен корбан итәрлек фидаиләрне?
– Аның беренчесе синең яныңда тора.
– Салазармы?
– Әлбәттә.
– Ничек?
– Салазар – минем углым.
– Ничек? – дип сорады Салазар.
– Синең анаң Беатриса белән без яшьли таныш идек. Синең анаңны сөйгән кебек мин бер генә хатынны да сөя алмадым. Ул сине пажлар мәктәбенә тапшырып, үзе вафат булды.
– Атам!
– Улым, Салазарым! – Ата белән бала кочаклашты. – Елашырга вакыт тар. Ватан бездән ярдәм көтә. Озакламый Баязид Елдырым Маҗарстанга яу чыгачак. Бу яуга каршы Изге Рим империясенең короле Сигизмунд җитәкчелегендә Франция, Англия, Ләһестан, Швеция, Германия, Болгария гаскәрләре хач сәфәре әзерли. Бу яуга Бонифаций фатиха биргән. Сез дә, королем, бу яудан читтә калмассыз.
– Мин анда батыр рыцарь Педро Айяло командалыгында гаскәр
юллармын.
– Ярамый!
– Ни өчен?
– Айяло – иң кирәкле кешең. Шундый тугры терәгеңне сугышка, үлемгә юллыйлармыни? Ул сиңа монда кирәк. Кардиналлар, комсыз монахлар, гаделсез сеньорлар белән көрәштә Айяло – синең уң кулың. Син күз буяр өчен генә бераз гаскәр бир. Шул гаскәр эчендә синең якын дустың, минем бердәнбер улым Салазар булыр. Баязид Елдырым бу хач гаскәрен җиңәчәк.
Ә Салазар аңа әсир төшәчәк, яшь солтан аны үз янына алдырыр. Салазар Исламны кабул итәр. – Теләсә нинди эшкә риза, ләкин мине динемнән яздырмагыз, – диде Салазар.
– Христос синең юри генә мөселман булганыңны күреп тора.
– Син Ватан өчен, динебезне саклар өчен мөселман булып, Коръән
укып, намаз кылып йөрергә тиешсең. Бу саваплы эш, сөекле улым. Бәс, минем дустым Олонсо сине гарәпчә Коръән укырга, төрекчә сөйләшергә өйрәтә башлар. Сине солтан тәрҗемәче буларак бәяләр. Телләр белгән кеше югалмый ул. Татарга тылмач кирәкми. Ә христианнарга тылмач кирәк. Чөнки христианнар үз телләреннән башка телләрне белми. Белергә дә теләми.
– Ризамы? – диде король.
– Риза, королем! Риза, атам. Ярый, мин сугышта катнашырмын, исән калып, әсир төшәрмен, калган вазифам нинди булыр?
– Баязидны Аксак Тимер белән сугышырга котырту. Сиздермичә
генә аларның йомшак якларын өйрән. Әйтик, Баязид Юнан җирләренә басып керсә, Юнан короле Аксак Тимердән ярдәм сорый. Аксак Тимер Баязид белән сугышырга мәҗбүр булачак. Ул барып чыкмаса, юлбасар Кара Йосыфны мактап, солтан белән дуслаштырып, Тамерланның ачуын кабарт.
– Икенче зат кем ул? – дип сорады король.
– Анысы мин фәкыйрегез! Руи Гонсалес Клоавихо! – диде Дәрвиш.
– Руи? – диде Һенрих.
– Руи-Бонифаций! – диде Дәрвиш.
– Өченчесе?
– Минем тугры сакчым Олонсо. Ул Кастилия короленнән солых, килешү хаты белән олы бүләкләр алып, мин дәрвиш Исрафил, Олонсо Мостафа кыяфәтендә Аксак Тимергә барып җитәргә тиешбез. Аксак Тимер чит илчеләрне бик яхшы кунак итә. Туктамышны җиңгәч, Тамерлан Баязид өстенә барачак. Баязидны җиңгәч, ул, һичшиксез, Кытайга яу чабачак. Кытайның да, Тамерланның да көче зәгыйфьләнәчәк. Ауропа олы афәттән
котылачак, – диде Дәрвиш.
– Католикларны коткаручы дүртенче баһадир кем ул?
– Дүртенче баһадир ул барысына караганда да баһадир. Аксак Тимернең иң сөкле хатыны Гайшә бикә ул баһадир.
– Ничек?
– Гайшәнең Тамерланга үче бар. Ул Гайшәнең атасын, туганнарын
яндырып үтерде. Без Гайшәне алып, кире Сәмәркандка кайтып китәрбез, – диде Дәрвиш.
– Әгәр Тамерлан ышанмаса?
– Инанамын ки, Тамерлан ышаначак. Һәм ул аны тагын да ныграк сөячәк. Никах яңарткан бер төндә Гайшә бикә аның шәрабына агу салачак. Шулай итеп, без Кытайны тар-мар килүдән коткарачакбыз, үзебез дә татарлар, мөселманнар, төрекләр золымыннан котылачакбыз.
Һенрих көлә башлады.
– Каян килеп чыктың син, Пилигрим Бонифаций? Син мине үлемнән алып калдың бит, рәхмәт. Менә хәзер шатланырга да була. Биергә дә була. Һәй, шәраб китерегез!

 Лакей ливреелары кигән хезмәтчеләр, тантаналы музыка яңгырап
торганда, алтын төпсәләргә куелган шәраб кадехләрен алып чыктылар. Кадехләр бер-берсенә бәрелешеп серле музыка кебек зыңгылдады.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: