Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Баязид Елдырымның Аксак Тимергә әсир төшүе

Госманлы мәмләкәтендә булды бу хәл.
Анкара янында әмир Тимер ыстаны корылган. Сугыш яңа гына Аксак Тимер файдасына тәмамланган. Аксак Тимер күчмә тәхетендә утыра. Янында берничә хаттат тезләренә рәмел тактасы куеп, канат-каләм белән язалар. Муеннарына кара савыты асылган. Хаттатларның арка ягыннан, алар язганны карап, хаталарын төзәтеп, Ибраһим-бахшы йөри.
Әмир Тимер Һиндстан сәфәреннән алып кайткан ганимәткә корган
Җәмигъ мәсҗеденең гүзәллеген сүз белән сөйләп, каләм белән язып бетергесез. Мәсҗеднең арка капкасы белән гөмбәзен күк гөмбәзе һәм Киек Каз юлы белән генә чагыштырып булыр иде.
Әмир Тимер әйтте:
– Яу артыннан яуга мин үзем өчен йөрмим. Бөтен кешелекнең сәгадәте өчен кешеләрнең канын коям. Бу гүзәл мәсҗеднең нурында бер мин генә коенмыймын, барысы да коена, бу мәһабәт Аллаһ йортында мин ялгызым гына намаз укымыйм, һәр теләгән кеше керә ала. Һиндстанга, монафикълар, фетнәчеләр иленә, таш сыннарга табынучылар ыстанына барып, алар кулыннан алган байлыкны мин үземә тотмадым. Әйтте миңа сәед углы сәед
Исрафил хәзрәтләре, Һиндстанны алсаң, андагы алтын таулары сине җиде икълимнең дүртесенә падишаһ итәчәк, дип. Яу алдыннан Коръән ачтырдым.

Мин Аллаһ юлында Җиһад иттем, Эрзерум янында гаскәремне туктаттым, гаскәрем бөтен тау итәген, даланы кара күч кебек сарган иде. Шәһәр шул кара күч уртасындагы утрау кебек кенә булып калганын күрдем. Тау түбәсеннән гаскәремә бактым. Һәм уйладым: менә мин берүзем, япа-ялгызым, әллә нинди куәтле көчем дә юк кебек, ләкин шушы чиксез гаскәрнең һәр яугире, аерым алганда, бөтен гаскәр, һичшиксез миңа буйсына. Бер-бер әмер бирә калсам, ул әмерем төп-төгәл җиренә җиткереп
башкарылачак. Шул турыда уйлап, безне барлыкка китерүче Аллаһка чиксез рәхмәтләр укыдым. Ул мине шушы колларга башлык итеп куйды. Бу турыда голәмәдән сорадым. Ни өчен шушы хисапсыз халык миңа буйсына, дидем. Алар әйтте: сиңа Аллаһның нуры төшкән, Аллаһ сине олы иткән, шуңа күрә, син Аллаһтан алган көч белән куәтле. Әгәр дә кылмышларында хаким гадел
булса, буйсынарлары аңа һич икеләнмичә хезмәт итәчәк, дошманнары аннан кан калтырап торачак, диделәр. Идел-Урал, Тәбриз-Кавказ, Мисыр-Фарсы, Төрек-Көрт җирләрен – җиде икълимнең дүртесен – Һиндстанны яулап алдым. – Әмир Тимер дәһшәтле рәвештә көләргә тотынды. – Алышмагыз
минем белән, дидем. Карышмагыз миңа, дидем. Юк бит! Алышалар, карышалар! Җиңәрләренә ышаналар! Аксак Тимерне, Чулак Тимерне җиңәр көч бармы бу дөньяда? Булса, әйтегез! Һич сүзем юк! Җиңсеннәр мине! Җиңелгән кешегә шул кирәк! Җиңелсәң, ыңгырашма! Җиңгәнсең икән, җиңүең белән ләззәтлән! Аллаһ сиңа җиңү китерде!
Дәһли каласын алганда, кулда йөз мең әсир иде. Мин аларны Сәмәркандка алып кайтырмын дип уйлаган идем. Ләкин Дәһли каласына һөҗүм иткәндә, бу йөз мең әсир арттан төшеп, миңа комачау ясар иде. Шуңа күрә, Аллаһ кушуы буенча бер мизгел эчендә аларның башларын чаптырдым. Шулай итеп, арка ягым шөбһәсез калды. Шуннан Дәһлине байлыгы-ние белән кулга төшердем. Һиндстанның алтыны, көмеше, алмазлары, мәрҗәннәре, башка асылташлары казнама күчте.
Җиңелмәс солтан, Рум вилаятенең падишасы, Сивас, Урта диңгезнең боерыкчысы Баязид солтанны да мин аркасына салдым. Әгәр тәкъва мөселман булмасам, пәйгамбәребез Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәлам үрнәгендә яшәмәсәм, миңа бу җиңүләр килер идеме? Юк! Һич килмәс иде. Димәк, әмир Тимер хак юлда!
Бүгенгә җитеп торыр!
Ул чыгып китте. Ханәгә Ибраһим бахшы хуҗа булып калды.
Ибраһим бахшы башка хаттатлар язганнарны укып, кайбер хаталар янына тамгалар куйды. Барлас углы Таргатайның углы Шаһ Тимер хәзрәтләре 1ЗЗ6 елда Киш каласында дөньяга килде. 1370 елда ул Мәвәрәэннәһернең хакиме булды. Башта ул Чыңгыз нәселле Тулык Тимернең углы Ильяс Хуҗаны үтерде, аннан соң әмир Хөсәенне кылычтан узгарды, Балх каласына хуҗа булды. Малик Гыясетдинне әсир алып, Хорасанны кулына төшерде,
аннан соң Сизуар, Нишпур илләрен үз дәүләтенә кушты. Сарбедарларның түрәсе Хуҗалы Мохидне үзенә буйсындырды, 1383 елда Кандагарны тар-мар итте, аннан соң Мазендаранны, 1384 елда Җалаир солтанны куып, Азәрбайҗанга бәреп керде, Тәбризне, Карс, Тифлис калаларын буйсындырды, Мозафарныкылар кулыннан Ширазны тартып алды, шуннан
соң ул Дәшти Кыпчак ягына китеп, Туктамышны җиңеп, Себер якларын иңләп алды, 1399 елда Һиндстанны аркылыга-буйга таптап чыкты, Дәһлине, 1400 елда Суайс, Халеб, Шам-Сүрия, Баһдадны тар-мар китерде. Аннан соң җиңелмәс төрек солтаны Елдырым Баязиднең ярты гаскәрен кырып, ике йөз мең кешесе белән солтанны әсир итте. Шаһ Тимер утыз алты ел җиңелмәс
падишаһ булды. Ул Дәһли каласы янында йөз мең әсир индусны кылычтан узгарды. Үз ватаннарын саклап сугышкан, Тимергә буйсынырга теләмәгән, әсир төшкән ун меңнәрчә батырларны шәһәр диварларыннан аска аттырды. Үлми калганнарын әмир Тимер әрдәнә итеп өйдереп, ут төрттерә иде. Җитмеш мең мөселман башын кисеп алып, казаннарда пешекләп, ап-ак баш
сөякләреннән тау өйдерде... Ибраһим саташа башлады, кебек. Әмир Тимер кая гына барса да, артыннан елга-елга кан агызды, илче итеп җибәрелгән хатыннарны, сабыйларны меңләгән ат белән таптатып, изеп бетерде...
Ул алга таба укый алмый иде инде, язмаларны хаттатларга тапшырып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә чыгып китте.
Анкара янындагы кырылыштан соң, әмир Тимер бәйрәм итте, истирахәт кылды, тагын бер җиңүенә нокта куюы иде.
Аның яу тәхетханәсенә әсир төшкән Баязид Елдырым белән берничә әсирне зафәр иясе әмир Тимер янына китерделәр: Баязид солтан яу киемнәреннән, ләкин ул киемнәр теткәләнеп беткән иде.Әмир Тимернең кәефе күтәренке иде, әсир солтанны күргәч елмаеп куйды:
– Хуш килдең, бөек солтан Баязид Елдырым хәзрәтләре! – диде тәхет хуҗасы.
Баязид солтан әйтте:
– Мөшкел хәлгә төшкән солтаннан мыскыллы көлү ир эше түгел.
– Кичер мине, солтан! – диде әмир. – Мин сине мыскылламыйм! Мин синнән алда җиңелгән ханнарны, әмирләрне, түрәләрне, падишаһларны, шаһиншаһларны, раджаларның язмышын күз алдына китереп елмайдым. Алар да әтәчләнде, Аксак Тимерне җиңәрбез, дип хыялландылар. Беркатлы да булсалар булырлар икән! Умырткалары сынгач кына, алар минем хаклы икәнем, минем гаделлек сакчысы икәнемне аңладылар. Сиңа әйттем
ләса, хат юлладым. Күкләрнең вә җирләрнең хуҗасы Аллага шөкер, миңа ул җиде икълимнең күбесен һәдия итте. Җиде икълимнең күбесе алдымда баш орды, алар буйсынарлык камыты киде. Чөнки мин Аллаһ куйган чикләрдән хәттин ашмадым. Синең турыда да бөтен җиһан белә, нәселеңнең дә, затлы каннан икәнеңне дә беләбез. Син шундый белемле, итагатьле кеше тәртәгә тибәргә тиеш түгел идең. Илеңне, муллыгыңны саклыйсың килсә, Мәккә юлларын талап торучы хәрами Кара Йосыфны
тотып миңа бир, дидем. Таланган кәрван ияләре, таланган калаларның башлыклары миңа илче күндерделәр: алар канэчкеч башкисәр Кара Йосыфтан коткаруымны үтенделәр. Мин халыкның үтенеченә каршы бара аламмыни? Юксыллар, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итмәсәм, минем йокым кача. Син Кара Йосыфны тотмадың. Син аны якладыңмы? Халыкларның
ялваруына бакмадың. Бәс, икебезнең гаскәр орышачак, дидем. Һәм синең кара тәкъдиреңә юл ачылачак, дидем. Тыңламадың акыллы кеше сүзен. Бу бичара хәлгә төшүеңә син бары тик үзең генә гаепле. Бу – үз кулларың белән утырткан энәле агачларның җимешләре. Мин синнән бик аз гына сорадым. Шул сүзләремә колак салмыйча, теләгемә каршы булган гамәл кылдырдың, мин сине җиңдем. Синең кире холкың үз башыңа булды. Кызганыч, шулай килеп чыкты!
Баязид солтан:
– Харап иттең син Ислам дөньясын, әмир Тимер, – диде.
– Ни сөйлисең син? – диде әмир Тимер.– Мин Ислам өчен җанымны, канымны кызганмыйча гамәл кылам. Килешми бөек солтанга нахак яла ягу, килешми. Мин сине кол шәкелендә тотмам. Абруйлы кунак буларак, хозурымда булырсың. Яуларымда катнашырсың, әгәр теләсәң, кылыч ал, атка мен, без Кытайны яуларбыз, аннан Ауропага, Юнан, Франк якларына сәфәр чыгарбыз да, диңгез кырыендагы илләргә хуҗа булырбыз.
– Мин кылыч кешесе түгел инде, Тимер, – диде солтан. – Мин кол, әсир. Нинди генә хөрмәт күрсәтсәң дә, нинди генә затлы кием кидерсәң дә, мин солтан түгел. Син мине аңламассың, чөнки син солтаннар нәселеннән түгел!
– Әйе, мин синең кебек затлы кан түгел, мангыттан азган чала татар, укымаган, язмаган, бары тик кылыч айкаган бәндә.
– Шулай! Шуңа күрә, син дөньяның кая барганын белмисең, аңламыйсың, аңларга да теләмисең. Син Исламны эчтән җимерергә алынган Иблис! Син Ислам исеменнән, Коръән исеменнән, Пәйгамбәр исеменнән Исламга,Коръәнгә, пәйгамбәргә каршы гамәл кылучы монафикъ. Синең шушы наданлыгыңнан чит патшалыкларның илчеләре, җасуслары, шымчылары бик нык файдалана. Алар өч бөек шәхесне талаштырырга, сугыштырырга,
бер-берсен тар-мар итәргә сине котыртты. Син Туктамышны бетердең, Баязид Елдырымны пыран-заран китердең. Ә христиан илләре, Ауропа шушы гамәлләреңне күзәтеп, «Тамерланга рәхмәт» дип кул чабып, алкышлап тора. Ауропадан, йолкыш кына илдән, йолкыш кына бер илче килсә, син аны пәйгамбәр күргәндәй, күтәреп аласың, мөселман илчеләрен түбән табынга утыртасың. Франк, Испания, Византия илләрендә мәшһүр буласың килә. Алар синең белән уйный, алар синнән көлә. Синдә акыл бар, син куәтле җитәкче, ләкин зиһеният юк, чөнки надан!
Тимер кычкырып көлде:
– Син мине чыгырымнан чыгармакчы буласың? Юк, мин җиңелүченең үте сытылганнан әйткән сүзләренә дикъкать итмим. Минем җиңүем алардан өстенрәк. Кытайны алганнан соң күрерсең, Византиягә, Римга, Англиясенә чаклы атымның тоякларын бастырачакмын.
– Мин аңынчы тормам, Тимер...
Баязидның хәле китте.
– Ярдәм итегез! – дип кычкырды әмир Тимер. – Алып чыгыгыз!
Баязидны алып чыгып киттеләр. Алар чыгып китүгә чапкын керде.
– Шаһ Тимер хәзрәтләре, Кастилия короленнән илчеләр кайтты! – диде чапкын.
Тимер айнып китте.
– Ә? Илчеләр! Араларында сәед Исрафил бармы? – дип сорады әмир.
– Сәет Исрафил бар, тәкъсирем!
Илчеләр Карадәрвиш Исрафил, Мостафа-Олонсо, Гайшә бикә керде.
Әмир кочагын җәйде:
– Хак! Мин саташам! Күземә күренәме якын кешеләрем? – Үзе шатлана, үзе елый. – Сәед Исрафил хәзрәтләре! Күрешер көннәрем дә булыр икән.
– Тәкъсир, мин синнән башка яши алмыйм икән, – диде Исрафил.
– Бу синең сөеклең – Болгар ханы Габдулланың кызы Гайшә бикә.
Әмир Тимер:
– Йа Аллам, син һаман миңа юл күрсәтәсең, Гайшәм бикәм, – диде.
Гайшә бикә әйтте:
– Әмирем! Мин дә синнән башка тора алмыйм икән? Нигә миңа
Кастилия, Испания, нигә миңа корольләр, син булганда, алар чүп кенә.
– Җаным, Гайшәм, күпме хатын-кызлар күрдем, сине оныта алмый йөдәдем. Күпме кан койдым, сине оныта алмадым, күпме җан кыйдым, сине оныта алмадым.
– Кастилия короле чирләшкә, өйләнә алмый, синең бүләгеңне кабул итә алмый ул. Аңа чыгар өчен мин христиан динен кабул итәргә тиеш идем, Аллам сакласын, диненнән язган – дененнән язган.
– Күгелташ! – дип кычкырды әмир, ишектә Күгелташ күренде. – Бу
бәйрәм ләса, оештырыгыз табын.
– Баш өсте! – дип, Күгелташ чыгып китте.
– Гайшәм бикәм кайткан! Мин Гайшәм бикәм хөрмәтенә Кытай илен
басачакмын!Бераздан әмирне, кунакларны дәстәрханга чакырдылар.
Күгелташ кереп, тантана аша әйтте:
– Рәхим итегез, буза, кымыз, шәраб, ачы бал, чишмә суы.
– Гайшәм бикә ни эчә? – диде әмир.
Гайшә бикә:
– Чишмә суы, – диде.
– Миңа шәраб салыгыз! – диде әмир Тимер.
Сарай әһелләре төпсәләргә куеп, касәләр ташый башлады.
Бәйрәм кызганнан-кыза бара иде.
Гайшә сиздермичә генә Тимер касәсенә агу салды. Тимер йотлыгып эчеп куйды.
Бәйрәм башлана. Буталыш, шау-шу, мылтык ату, карнай кычкырту.
Әмир Тимер исерә төште. Бәйрәм дәвам итте, Гайшә бикә һәм башкалар чыгып китте. Янычар кыяфәтендәге Салазар керде.
– Тәкъсирем! – диде Салазар.
– Янычар! – диде әмир. – Син төгәл башкардың вазифаңны, Янычар.
Сивас халкы исеменнән хат язып, илчеләр әзерләп җибәрү дә, Кара Йосыфтан зарланып, башка илләр исеменнән хатлар язуың да Баязидка муенчак кигезергә ярдәм итте. Ал!.. Күгелташ!
– Әмерең, әмирем! – диде Күгелташ.
– Бу адәмгә һәдияң әзерме?
– Әзер, тәкъсир! – дип, Күгелташ кечкенә сандык алып килде.
– Һиндстан мәрҗәне, Дәһли алмазлары сиңа!
– Тәшәккүр, пирем! – диде Янычар-Салазар.
– Син үзең кайсы яклардан, Янычар? – дип кызыксынды әмир.
– Мин Кастилиядә туган, Баязид Елдырымның Изге Рим империясе гаскәрләре белән булган орышында әсир булдым. Менә, Баязидка хезмәт итәм.
– Һәм миңа да! – дип өстәде әмир.
– Сезгә дә, сир, – диде Янычар. – Хәзер инде мин сезгә генә хезмәт итәрмен. Уң кулыгыз булып, Кытайга барасым килә.
– Машалла! Барырбыз! Күгелташ! Янычарны казна хисабына куй!
– Баш өсте! – Күгелташ тиз генә чыгып китте дә ашыгып, кире керде.
– Тәкъсир! Бөек солтан Баязид Елдырым фани дөньядан бакыйга күчте, – диде.
– Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун. Әсирлек хурлыгын кичерә
алмады, – диде әмир.
Янычар кыяфәтендәге Салазар тантаналы рәвештә әйтте:
– Аның үлүе яхшырак, тәкъсир. Ул мәгърур кеше иде. Иреккә җибәрсәң дә, яшәмәгән булыр иде. Баязидның билен сындырып, син Ауропага хисаплап бетергесез игелек кылдың. Иисус Христос синең бу яхшылыгыңны онытмас! Ул сине җәннәткә кертәчәк, сир. Син аның Җирдәге хәлифе, аның кушканнарын үтәүче. Рәхмәт сиңа. Ауропа илләре синең бу батырлыгыңны онытмас. Кастилия, Португалия, Франция, Византия сине изге Георгий ордены белән бүләкли. Хачлы орден алып, Тимер янына килә. Аның
күкрәгенә хачны кадый.
– Мин төш күрәм. Алда да мин шундый бер төш күргән идем, имеш,пәйгамбәребез Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәлам, минем күкрәгемә тәре-хач кадаклап куйды. Кычкырып уянып киттем. Мине уятыгыз, мин саташа-ам!
Кунаклар, яраннар йөгерешә.
Күгелташ:
– Тәкъсир! Ни булды? – дип кычкырды.
Салазар әйтте:
– Берни дә булмады, Күгелташ.
Гайшә бикә әйтте:
– Әмирем, күкрәгеңдә ни ул? Бу бит Кастилия короленең аеруча
батырлыклар кылганнарга бирелә торган ордены.
– Әйе, кара алтыннан эшләнгән бу нәмәстәкәйне миңа төшемдә
пәйгамбәребез Мостафа саллаһу галәйһи вәссәллам үз кулы белән такты.
– Әстәгъфирулла!
Тимерне барысы да җиңү белән, Гайшәнең кайтуы белән, Кытайга
һөҗүме белән җиңүләр теләп котлый башладылар. Ләкин әмир Тимер авырая бара иде.
– Әмирем! – диде Күгелташ. – Ятып торыйк, Кытайга яуга чыгар
алдыннан сиңа ял кирәк. Алда Кытай диварлары тора.
Тимер үзенә хас сабырлыгын югалтып кычкырды:
– Аксак Тимер каршысында алынмаган дивар юк!
Күгелташ Тимерне алып чыгып китте.
Карадәрвиш Гайшәгә әйтте.
– Булдымы? – диде.
– Булды! – диде Гайшә бикә.
– Алайса, озакламас!
Кинәт акырган аваз ишетелде. Аксак Тимер кулына кылыч тотып атылып чыкты.
– Кытайга-а! Җиде икълимнең бишенчесен яуларга-аа! Ачыгыз Коръән, анда минем бу яңа сәфәрем турында ни язылган икән? Ач, Исрафил хәзрәт!
Карадәрвиш кабаланып, Коръән ачты.
– Фетнә тулысы белән юк ителгәнгә чаклы, бары тик Аллаһ дине
калганчыга кадәр сугышыгыз!
– Сугышыгыз, диме? Баязид әйтте: «Ля кум дине кум вә лияддин!»
Сезнең динегез үзегезгә, безнең дин үзебезгә! – Гайрәт белән кизәнеп, ул кылычын келәмгә кадады да, үкереп елый башлады. – Димәк, мин гомерем буе хаксызга кан койган булып чыгаммы? Сәед Исрафил хәзрәт, сәедләр мине хата юлга өндәгәнмени? Нигә миңа моны элек аңлатмадыгыз? Сәед Исрафил син дә мине алдадыңмы, суям! Үтерәм! Баязид Елдырымның рухы пәйда булды. Баязид?
Баязидның рухы әйтте:
– Туктат син кан коюларыңны, шаһ Тимер, – диде.
– Син дә кан коясың бит, Баязид, – диде Тимер.
– Мин Ислам дәүләтләрен киңәйтү өчен сугышам.
– Мин дә Исламны көчәйтү өчен кан коям.
– Син Иблис юлында, Тимер. Йөрмә Кытайга. Шушында туктап кал.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: