Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Корольнең кәләш сайлавы

Король Һенрих III тәхетханәсе.
Корольнең сарайда ышанычлы өч дусты бар иде. Аның берсе сеньор Айяло, икенчесе – канцлер Салазар, өченчесе – донья Леонора. Атасы маврлар белән сугышта һәлак булган каһарман Карлос Вианның ятимә кызы Леонораны сарай тәрбиясенә алганнар иде.
Толедо сарае. Король Һенрих белән донья Леонора әңгәмәсе:
– Һенри, мин синең өчен бик куркам, җаным. Син коточкыч дәһшәткә каршы куйдың үзеңне. Сак бул! – диде сеньора.
– Леонора, минем өчен кайгырма, – диде король. – Мин барысын да алдан уйладым. Рәхмәт сиңа! Һәрвакыт мине сакладың, мине дәваладың. Синнән якын кешем юк. Син мине аякка бастырдың.
– Һенри! Минем дә синнән башка якын кешем юк. Атам-анам
вафатыннан соң, сарайда дөньялар мәктәбенә тапшырылган ятимә. Син пажлар мәктәбендә укыганда, бик еш авырый идең.
– Мин бакчада башка инфантлардан артка калып, озак кына ютәлләдем. Буылып ютәлләвемә игътибар итмичә, пажлар уза торалар. Аларга үпкәләмим, чирләшкә инфантның кемгә кирәге бар. Мине пажлар сафының иң артына бастыралар, аерым савыт, аерым кашык тоталар. Аерым бүлмәдә йоклыйм. Мин гел ялгыз. Син шунда башка сеньориталардан аерылып, яныма килдең.
– Принц, сине ташлап киттеләрмени, Ходаем? Принц, мин сиңа ничек ярдәм итим. Әйдә, пажлар ятакханәсенә алып кайтып куям.
– Син ютәл йоктыру турында да уйламыйча, миңа якын килдең.
Кочаклап, аягыма бастырдың... Миннән җирәнмәгән кеше дә булыр икән, дип уйладым.
– Синнән башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Мин сине өзелеп сөям, Һенри.
– Мин дә сине үлеп яратам, Леонора.
– Ләкин минем күңелем сизенә, эчтән нидер тоям мин, Һенри, без
аерылышырбыз, гомергә бергә була алмабыз кебек.
– Мин дә синнән башка тора алмам сыман. Ләкин, чыннан да, без алга таба бергә була алмыйбыз.
– Ни өчен, Һенри?
– Чөнки минем төзәлмәс авыруым бар.
– Мин авыру йогуыннан һич курыкмыйм.
– Юк, җаным, авыру йокмаса да, безгә аерылырга кирәк.
– Күз алмам, Һенри, син ни сөйлисең? Сиңа ни булды? Берәрсе гайбәт җиткердеме?
– Юк, синең турыда гайбәт була алмый. Син изге зат, син миһербанлы җан, син наз иясе. Син минем бәгырем түрендә урын алган илаһи зат.
– Җаным, рухымның иясе... Безгә ни комачаулый соң? – Минем гомерем санаулы гына.
– Ташла бу сүзләреңне, Һенри! Үпкә авыруы белән җитмешкә җиткәннәр бар.
– Мин башка, җаным. Мин үлемгә дучар.
– Авызыңнан җил алсын, король!
– Мин сиңа өйләнә алмыйм, Леонора!
– Чөнки син король, мин сарайда тәрбия алган бер ятимә кыз. Кардинал, канцлерлар, сеньорлар җыены никахка фатиха бирмәячәк, шулаймы?
– Анысы да бар. Ләкин аларны җиңә алыр идем...
– Шулай булгач, ни комачаулый? Әгәр алар никахны хупламаса, без никахсыз гына очрашырбыз.
– Сарайның диварлары колаклы, түшәмнәре күзле... Леонора, минем дөньяга авыру туган баланың атасы буласым килми. Мин өйләнмәячәкмен.
– Йа Иисусе Христосе! Өйләнмә! Тик мине генә яныңнан кума!
– Леонора! Мин авыру, ләкин Алла тарафыннан бирелгән кыска
гомеремне корольлекләрне берләштереп, Бөек Испания дәүләте кормак булам. Бу изге максатым. Иң беренче безне урап алган Кордова, Гранада илләрен маврлардан арындыру кирәк. Мин Бөек Инквизиторның комсызлыгына чик куярга тиешмен. Булачак Кастилияне татар-төрек варварларыннан коткарып калырга. Минем шәхси тормышым юк, була да алмый. Өйләнеп, бала-чага үрчетеп, көнкүреш мәшәкатьләренә батсам, шушы дүрт бөек максатымнан читләшермен, дип куркам. Мин мотлак азат
булырга тиеш! Әйе, дошманнарым аз түгел. Бабам Энрико, атам Хуан шул юлда һәлак булган. Гаиләмне, хатынымны, балаларымны шушы фетнәләргә кушып, җанымны, канымны тинтерәтмәсеннәр өчен мин өйләнмәячәкмен.
Бу юлдан мине хәтта олы мәхәббәтем дә тайчандыра алмас.
– Аңладым, Һенрико. Син мәхәббәтеңне корбан итәсең.
– Мин олы мәхәббәтемне ике тапкыр корбан итәм.
– Ничек, ни өчен ике тапкыр?
– Гранаданың хәлифе Мөхәммәд куәтле ир. Аның илендә байлык,
корал, гаскәр. Ул Кастилиянең борын төбендәге иң хәтәр куркыныч.
Маврлар, мөселманнар халкыбызны җиде йөз ел буе коллыкта тота, бу коллык богауларын ватып ташларга вакыт җитеп килә, Леонора. Әгәр дә без Гранаданы хәлсезләндерсәк, Кордованы тиз алырбыз.
– Син сәясәткә алып кереп киттең мине.
– Гранада хәлифе Мөхәммәдне син, солых төзегәндә, сараебызда күрдең. Ул да сине күреп алган.
– Шуннан ни?
– Ул миннән сине сорый.
– Ничек сорый?
– Ул сине хатынлыкка алмак була.
– Син ни сөйлисең, Һенри, мине маврга сатып җибәрмәкче буласыңмы? Оятсыз!
– Тынычлан, Леонора. Тыңлап бак. Мөхәммәд хәлиф сиңа үлеп гашыйк булган. Әгәр дә аңа кияүгә чыксаң...
– Аңладым, король, син мине сатасың, мәхәббәтеңне кыргый мөселманга, маврга сатасың. – Мин Испаниянең киләчәге өчен, католиклык куәтләнсен өчен синнән – сөеклемнән ваз кичәм. Олы мәхәббәтемне корбан итәм. Әгәр мине сөйсәң, син дә үзеңне корбан ит. Мине, ватаныбызны, динебезне ихластан сөйгәнеңне исбат ит. Син хәлиф Мөхәммәдкә кияүгә чык!
– Котчыккыч сафсата!
– Фидаилек, бөек максат өчен бөек корбан!
– Аңладым, король! Менә хәзер ни теләсәң, шуны боер.
– Кичер, җаным. Гаепләмә! Каргама да! Син Мөхәммәд хәлифкә чыгып...
– Хәлиф христианга өйләнә алмый, король!
– Син Ислам динен кабул итәрсең!
– Изге Мария! Иисусе Христосе! Денемнән язарга кушасың? Католик динен сафландырырга алынган король Христостан ваз кичеп, Исламны кабул итәргә боерамы? Мин үземә үзем кул салачакмын!
– Алайса, син Мөхәммәд хәлифнең харамына төшәсең! Ләкин синең максатың: мәхәббәттән тилергән маврның башын әйләндерү, аны дәүләт эшләреннән биздерү, кирәге чыкса, ашына агу салу.
– Мин барысын да риза, король!
– Ләкин син хәлифкә назлы булырга тиеш. Аны гүзәллегең, акылың белән хәйран-вәйран калдырырга.
– Мин риза, король!
– Сине Мөхәммәд хәлиф илчелеге көтә, Леонора.
Тәхетханәгә Олонсо белән Гайшә килеп керде.
– Король җәнаплары, – диде Олонсо керә-керешли. – Гайшә бикә
хозурыгызга килде.
– Хуш килдең, Габдулла хан кызы Гайшә бикә! – диде король Һенрих.
– Сәламәтлек телим сезгә, король! – диде Гайшәбикә.
Тәрҗемәче Олонсо аша Һенрих әйтте:
– Рәхмәт! Сәламәтлек миңа бик кирәк. Гайшә бикә, ватаныңны
Тамерланны искә аласыңмы?
– Ватанымны бик сагынам, Болгарым төшләремә керә. Чыдап булмас җирсү били җанымны, хөрмәтле король, әмма Аксак Тимерне мин юксынмыйм. Тик үч алу хыялы яши.
– Алайса, минем бер гозерем бар.
– Җәнаби король, сезнең хозурыгыздамын.
– Сине миңа ерак илләр аша атаклы түрә шаһ Тимер һәдия итеп юллаган икән. Мин һәдия буларак кабул иттем.
– Мин сезнең идарәгездә, король.
– Сине кая куярга, дип баш ватам.
– Ихтыярың, король, мин синең колың, хезмәтчең, хатының була алам. Мин бит җиңелгән ханның бичара кызы. Сез – җәнабе король – хәл итегез.
– Син мөселманлыкны ташлап, христианлыкка күчәргә ризамы?
– Минем ихтыярга куелса, денемнән ваз кичмәс идем, әлхәмдүлиллаһ, мөэмин мөселманмын.
– Әгәр дә син миңа кияүгә никахлашып чыгарга ризалык бирсәң, сине, һичшиксез, чукындырырга кирәк.
– Әстәгъфирулла.
– Юкса, чиркәү еретик белән мине кушмаячак.

– Мин харам җарияңез генә булып калырмын.
– Ихтыярың! Ләкин харам җариясе булудан да син азат.
– Ничек? Мин иреклеме?
– Әлбәттә.
Гайшә бикә король алдына тезләнде:
– Чиксез рәхмәтләрем сезгә, король җәнаплары. Димәк, мин илемә
кайтып китә алам?
– Әлбәттә, ләкин бер шартым бар.
– Нинди шарт ул, король?
– Син минем илчем белән Сәмәркандка шаһ Тимер янына кайтып,
аның яхшы мөнәсәбәтен яулыйсың. Аның белән яуга бергә йөрисең: мин синнән аерым тора алмыйм, синнән калмыйм дип, ант итәсең һәм җае чыкканнан соң ашына, шәрабына менә шушы агуны саласың. Шулай итеп, син янып һәлак булган атаң, анаң, башка туганнарың, Бөек Болгарның үчен алачаксың.
– Мин ике куллап риза.
– Олонсо! Калганын син аңлатып бирерсең!
Олонсо белән Гайшә бикә чыгып китте.
Алардан соң тәхетханәгә Карадәрвиш килеп керде.
– Арагонда эшең уңдымы, Пилигрим?
– Арагон короле Мартин мине бик яхшы кабул итте. Синең
тәкъдимеңне ул биш куллап каршы алды. Король Мартин ике илне
берләштерергә риза.
– Кит аннан! Чынлапмы?
– Иисус Христос шаһит! Король Мартин Арагонны тулысы белән
Кастилиягә кушарга риза.
Һенрих Карадәрвишне кочаклап әйләндерә башлады.
– Йөз яшә, Пилигрим!
– Ләкин аның шарты бар, сир.
– Нинди шарт? Үтәлерлекме, үтәлмәслекме?
– Король Мартин Арагон патшалыгы белән Кастилия патшалыгын бергә кушарга ризалык бирәчәк, әгәр дә Кастилия короле Һенрих Өченче аның кызы Изидага никахлап өйләнсә!
Һенрих артына утырды.
– Иисусе Христосе! Ава Мария! Нинди коточкыч шарт!
– Шулай, королем, шарты бик җиңел түгел...
– Син аның кызын күрдеңме соң?
– Күрдем. Сөйләшеп тә утырдык, – диде Карадәрвиш.
– Ул бит дөнья ямьсезе! Убырлы карчык бит, канцлерым, – диде король, ачынып.
– Арттырмагыз, король, ул кадәр ямьсез түгел Изида. Матур түгел,
әмма убырлы карчык та түгел бит инде. Аңа егерме биш кенә яшь. Изидага өйләнүең – ул синең батырлыгың, Испаниянең киләчәге өчен бәһаләп бетергесез батырлык. Эшлә син ул батырлыкны! Арагон белән Кастилия кушылып, Испания хасил итү хөрмәтенә Изидага гына түгел, аҗдаһаның үзенә өйләнергә дә була! Ә принцесса Изида гүзәл булмаса да, бик акыллы, королем!

– Ярый! Күндердең! Хәл иттек! Арагон короле Мартинга кызы Изиданы Кастилия короле Һенрих III гә кияүгә сорап илче-яучылар җибәрегез!
Бирнәгә алтын таулары вәгъдә ителгән булса да, бер генә король дә, бер генә сеньор да, бер генә кабальеро да, хәтта тол калган ирләр дә король Мартинның кызы Изиданы ярәшмәде. Кастилиянең яшь короле утырып калган карт кыз Изидага өйләнүе христиан дөньясын шаккатырды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: