Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Тешле Фәйзи

Җитмештән узган булса да, сүз остасы Фәйзи Йосыпов ара-тирә авылларга чыгып йөри икән.

Җитмештән узган булса да, сүз остасы Фәйзи Йосыпов ара-тирә авылларга чыгып йөри икән. Шулай бер чыгышында бу таныш-якын якларга – Цильна, Шәйморза авылларына кайта. Иске танышы бер мишәр моны танып дәшә:

– Нихәл, Фәйзи! – ди.

– Әйбәт кенә, кордаш! – ди артист.

– Сәламәтлегең ничек, Фәйзи? –ди танышы.

– Яхшы! – ди Фәйзи.

– Әле һаман авылдан-авылга йөрисеңме?

– Йөрим әле, кордаш, һаман йөрим!

– Ничә ел йөрисең инде син, Фәйзи?

– Кырык ел, кордаш, кырык ел!

– Тешләрең ничек, Фәйзи?

– Тешләрем дә бик һәйбәт, кордаш!

– Вата кана, – ди Фәйзинең кордашы. – Кырык ел чүбек чәйнәп тә теш исән булыр икән!

Рәдиф ГАТАШ авызыннан.

1986. 23 гыйнвар.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев