Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

МИҢ (хикәя)

Август азакларында, чыннан да, Миңсылуның йөзе чистарып китте сыман. Карамыш сөенде, Миңсылу да бик куанды. Ләкин көзге салкыннар килгәч, салкын һавада, Миңсылу йөзендәге ямау күгелҗем-шәмәхә төскә керә. Җылыга кергәч, тире астына үлек җыелган кебек, гайре табигый бер сары төс ала, менә-менә бу тире ярылып, аның астыннан эрен сытылып чыгар кебек. Кыз ябыкты, йөзе сулыкты, элеккеге гүзәллеге дә әллә кая китте.

Булган хәл. Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Алар гаиләсендә миңле балалар гына яши. Ул Миңтаһир абзыйның борынгы нәселеннән, әллә кайчангы токымыннан килә. Миңтаһир абзыйның атасында да, бабасында да – икесенең дә уң күз янында коңгырт миң булган. Миңтаһир да уң күзеннән бераз астарак зур гына миң белән туган. Миңтаһирның беренче баласы да нәкъ шундый миң белән дөньяга килде. Шуңа күрә аның исеме дә Миңсалих булды. Икенче улы Миңвахит та, хәтта игезәк кыз балаларының да битләрендә миң иде. Кызларның берсенә – Миңсылу, икенчесенә Миңсәрия исеме куштылар. Тулы, таза, матур гаилә иде бу.

Бу миң Миңтаһирның горурлыгы була килде. Ул Миңтаһир нәселенең борыгы тамгасы, бәхет мөһере булып санала иде. Игезәк кыз балалары Миңсылу белән Миңсәриягә карап сокланмаган кеше юк. Алар – матур балалар. Миңсылуның миңе Миңсәриянекенә караганда зуррак та, караңгырак та иде. Җитмәсә, шул куе коңгырт миң уртасында берничә төк тә бар иде. Миңсылу сабый чагында бу аермага игътибар итмәде. Әмма үсмер яшенә җиткәч, ул көзгегә еш карый һәм канәгатьсез кала иде. Сигезенче сыйныфта укыган чакта малайлар кызларның чәченнән тарта, чеметкәли, тоткалый башладылар. Ни өчендер Миңсылуга малайлар ул кадәр ябышмый, Миңсәрия тирәсендә өерләре белән йөри. Бары тик сыйныфташлары арасыннан Карамыш исемле үсмер генә аны чит итми, ул Миңсылуны хөрмәт итә, бәлки әле ярата да башлагандыр. Миңсылуның тыныч холкы, сабырлыгы Карамышка ошый иде, ахрысы. Ул Миңсылуга гел ярдәм итәргә атлыгып тора, кызның каләме идәнгә төшеп китсә, шундук каләмне алып, хуҗабикәсенә тапшыра. Чаңгы ярышында Миңсылу ни өчендер артта калган, аның бер чаңгысының шөрепләре бушаган булып чыкты, Карамыш эшне аңлап, тиз генә Миңсылу янына килеп, кызның чаңгысын җайлады. Кыз икенче булып килде. Аның ярдәмчеллеген Миңсылу бик ярата. Алар аерылмас дус булып китте. Унынчыга җиткәч, мәктәптә бию кичәләре, дискотекалар оештыралар иде, күлмәк модалары күргәзмәсе дә булгалый, бу күргәзмәләрдә бигрәк тә кызлар бик теләп катнаша. Бигрәк тә игезәк кызлар уңыш казана иде.

Бер тапкыр Миңсылу сыйныф җитәкчесе Салиха апа белән театр түгәрәген оештыручы Саттар абыйның сөйләшкәнен ишетте. Миңсылу ашханәдә кизү тора иде. Ул, соңгы табак-савытларны юып, ашчы апаларга тапшырып чыгып барганда, балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе киштәләре артында кемнәрнеңдер сөйләшкәнен ишетеп туктады.

– Төбәк мәркәзендә мода киемнәре күргәзмәсе булачак, безнең мәктәп шул күргәзмәдә катнашачак, – диде Салиха апа. – Әзерләнергә кирәк.

– Әзерләнербез, – диде Саттар абый. – Ләкин Миңсылу Миңвәлиеваны күргәзмәгә чыгарабызмы?

– Борчылмагыз, Саттар әфәнде, Сез аны сәхнәнең уң ягыннан чыгарыгыз, шулвакыт аның уң битендәге кара миңе күренмәс!

Миңсылу киштә артындагы әңгәмәне тыңлап бетермәде, китеп барды. Ул башын кая куярга белмәде, класска кайтты, аның күзенә беркем дә күренми иде инде, карындашы Миңсәрия аның хәлен сорашты, ул җавап бирмәде, дусты Карамыш та аны юата алмады. Ул, өстәлгә ике кулын куеп, учына башын салып елый башлады. Бу елауның сәбәбен беркем дә белмәде.

Мода киемнәре күргәзмәсенә репетиция вакытында режиссёр Саттар абый бөтен кеше алдында аңа:

– Миңсылу! Син уң яктан чыгарсың! – дигәч, артта торучы кызларның берсе әйтеп куйды:

– Миңсылуның уң битендәге йонлы миңе күренмәсен өчен Саттар абый шулай куша! – диде.

Менә шуннан башланды инде Миңсылу өчен ахырзаман. Ул күргәзмәдән кайтып китәргә дә уйлаган иде. Ничек итсә итте, түзде, кием күргәзмәсенең композициясен бозарга базмады, ул сул яктан чыкты, уң ягындагы миңне күрсәтмәскә тырышты, ләкин кием күрсәтү тәмамлангач, игезәк сыңарын да көтмичә, өенә кайтып китте. Карамыш аны озата барырга уйлаган иде дә, Миңсылу аңа игътибар итмичә, аерым йөгерде. Ул ата-анасына белгертмәскә тырышып, кызлар бүлмәсенә кереп бикләнде. Атасы да, анасы да, абыйсы да, Миңсәрия дә ишекне шакып карады, аларга соңрак килеп кушылган Карамыш шакыгач та, Миңсылу ишекне ачмады.

Өйдәгеләр дә, Карамыш та аптырашта иде. Бераздан, тынычлангач, елап, шешенеп беткән Миңсылу бүлмәсеннән чыкты да башкаларга сүз әйтмәстән, юыну бүлмәсенә кереп китте. Озак кына юынгач чыкты.

– Ни булды, кызым? – диде анасы.

– Берәрсе рәнҗеттеме әллә? – диде атасы.

Миңсылу җавап кайтармады. Бары тик диванга утырып йөзен каплады.

Карамыш сак кына аның янына килеп утырды да сүз башлады.

– Миңсылу! – диде ул. – Сиңа ни булды соң?

Миңсылу кинәт битен ачты, сикереп торды да анасына, өстәл тирәли утырганнарга ачык, таләпчән тавыш белән әйтте:

– Әти, әни! Мин менә бу – нәселдән килгән кара миңне кистерәм! – диде. Барысы да аптыраган иде. – Ничек? – дип сорады анасы.

– Шулай! – диде Миңсылу. – Пластик операция ясатам. Туйдым кешеләрнең миңа күз акайтып карауларыннан. Кызны беренче тапкыр күргән кебек, ата-ана, туганнары, Карамыш сүзсез торды.

– Кызым! – диде ата кеше. – Без бөтенебез дә миңле! Беребезнең дә Ходай биргән миңне алдыру турында башыбызга да китергәнебез булмады. Әнә Миңсәриянең дә шул ук урында миңе бар!

– Аныкы минеке кебек кара да, ямьсез дә, йонлы да түгел!

Карамыш Миңсылуның иңенә кулы белән чак кына кагылып әйтте:

– Җаным, мин сине яратам, шушы килеш яратам, нигә кирәк ул пластика! Ата-анаң сине ярата, мин яратам, синең башкаларга тагын да матуррак булып күренәсең киләме? Синең миңең бер дә ямьсез түгел!

Миңсылу каушап калды кебек, Карамышның сүзләре аны аптырашка калдырды сыман. Чыннан да, кем өчен соң ул тагын да матуррак булырга тели?

– Мине бу килеш модель итеп алмаячаклар, ә минем модель буласым килә! – диде Миңсылу.

– Тилергән кызый! – диде атасы.

– Миңгә кагылырга ярамый, пычак белән дә, энә белән дә, миңне кисәргә ярамый, аның тамыры тирән, балам.

– Ә мин аны каплатам! – диде кыз. – Мин бу турыда күп укыдым инде, башка урыннан тире кисеп, миңне каплап була. Петербургта андый операцияне бик уңышлы ясыйлар. Пычак та, энә дә кирәк булмаячак.

Кыз теләгендә бик нык торды. Сөйләшә, ялвара торгач, ризалаштылар. Җәйге ялда Миңсылуны Петербургка җибәрергә булдылар. Ләкин Карамыш күңеле белән моңа риза түгел иде. Әнисе белән Петербургка китеп барды. Петербург клиникасында аларны кочак җәеп каршы алдылар. Кочак җәймәслекмени, аларга акча, аларга тәҗрибә кирәк, һәм берничә көн тикшергәннән соң, Миңсылуга операция ясадылар. Кызның йомшак җиреннән тире кисеп алып, миңне каплап куйдылар. Наркоздан айныгач, Миңсылуның үз йөзен күрәсе килде.

– Иртәрәк әле, – диде хирург, – тире үзләшеп бетсен, ул башта ямау булып күренер, соңрак, тора-бара, ярты ел дәвамында нәкъ йөзең рәвешенә керер!

Чыннан да, Казанга кайткач, якын туганнары да, таныш-белешләре дә Миңсылуның йөзе үзгәргәнен күреп шаккатты, ләкин кара миң урынында сары тап күреп, Карамышның гына кәефе китте.

Август азакларында, чыннан да, Миңсылуның йөзе чистарып китте сыман. Карамыш сөенде, Миңсылу да бик куанды. Ләкин көзге салкыннар килгәч, салкын һавада, Миңсылу йөзендәге ямау күгелҗем-шәмәхә төскә керә. Җылыга кергәч, тире астына үлек җыелган кебек, гайре табигый бер сары төс ала, менә-менә бу тире ярылып, аның астыннан эрен сытылып чыгар кебек. Кыз ябыкты, йөзе сулыкты, элеккеге гүзәллеге дә әллә кая китте.

Кыш быел аеруча салкын килде, Миңсылу, салкынга чыкса да, җылыга керсә дә, үзен бик начар хис итә. Һәм ул елаудан тукамый, өйдәгеләргә дә Карамышка да рәт юк. Ул көйсезләнгәннән-көйсезләнә бара. Тамагына – ашамый, йокысы качты, унберенчене көч-хәл белән тәмамлады. Анда уку кайгысы да, институтка керү кайгысыда юк иде инде. Аның төп максаты – каһәр суккан миңне бетерү иде. 

Миңсылу миңен каплап торган тиресен ерткалардай була иде, җитмәсә, шушы урын үтереп кычыта, миңне кашыйсы, тырныйсы килә. Миңсылу аның саен үрсәләнә, көйсезләнә, төн йокламый йөреп чыга.

Тупыл агачының яшь үсентеләре асфальтны шартлатып өскә чыккан кебек, миң дә томаланып яшәргә теләми, йомшак җиреннән кисеп алган тире чатный башлады, эчтән аны куәтле миң этә. Чатнаган урын эренли, начар ис чыгара иде.

Янә Петербургка киттеләр. Табиблар өске тирене кубардылар, тире астыннан кара миң калкып чыкты, ул тагын да калынайган, зурайган. Миңсылу шушы миңгә нәфрәтле иде. Үз йөзен көзгедә күргәч, ул акылдан язар дәрәҗәгә җитте.

Табиблар икенче юлдан китте, алар миңгә дарулар сөртә башладылар. Озак вакыт узуга карамастан, бу дарулар да нәтиҗә бирмәде. Ана белән кыз тагын кайтып китте. Ярты елдан тагын килергә куштылар: яки лазер терапиясе уздырырга, яки сыек азот белән миңне катырып, үлгән миңне скальпель белән тазартырга килештеләр. Әлегә кәбестәне иттарткычтан яки миксердан чыгарып, ике ай буе шул измәне миңгә каплап йокларга, ике айдан соң зәйтүн мае белән лимон сутын болгатып, биткә сылап, шулай дәваланырга куштылар.

Карамыш сөйгән кызына табибларның төгәл диагноз куя алмаулары, үзләренең дә ни кылырга белмәүләре турында әйтте, ул сөеклесеннән бу шикле операцияләрне туктатуын үтенгән иде, Миңсылу ярсып кычкырып, Карамышны өеннән куып чыгарды. Миңсылу барысына да ачулы иде.

Лазер терапиясе куркыныч операция иде. Уңышлы чыккан очракта да соңрак аның уңай нәтиҗәсе турында беркем дә белми. Табибларга тәҗрибә ясарлык кеше булсын, ә тәҗрибә мәйданы – Миңсылуны миңе иде.

Сыек азот белән миңне катырып, үлгән миңне тураклап скальпель белән чистарту да бик куркыныч гамәл иде. Бу юлы Петербургка анасы бармады, ул авырып, урынга ятты. Миңсылу ялгызы гына китте, таныш юл, таныш табиблар дигәндәй.

Киңәшә торгач, лазерны сайладылар. Операция уңышлы узды кебек. Миң урынында аз гына җөй калган икән. Анысы да тора-бара томаланыр диделәр. Кыз канәгать иде, ул тынычлана төште, йокысы кайтты, ашый башлады. Хастаханәдә байтак кына ятканнан соң, янә Казанга кайтып китте.

Өйдә гаугалар кимеде, кызның кәефе әйбәт, миң урынындагы җөе дә әллә ни күзгә бәрелеп тормый. Ул институтка керергә имтиханнарга әзерләнә башлады. Карамыш аңа рәхәтләнеп ярдәм итәргә алынды.

Тормышлар шулай рәткә керде дигәндә генә, Миңсылу бөтен гаилә җыелып беткәч, шатланып кайтып керде дә яңа паспортын өстәлгә ташлады:

– Укыгыз, көнләшегез, мин хәзер Миңсылу түгел! – дип кычкырды кыз.

Атасы паспортны алды, укыды, аның йөзе чытылды, ул бер сүз әйтмичә генә паспортны Карамышка сузды, Карамыш кычкырып, паспортта язылганнарны укый башлады:

– Таһир кызы Луиза Вәлиева!

Бөтенесе дә тораташ булып катты.

– Бу ни була соң, кызым? – диде ана кеше.

– Шул була! – диде кыз.

– «Миң» исемен җенем сөйми иде, Миңсылу, Миңтаһир, Миңлебикә, Җонлыбикә...

Карамыш сабыр гына әйтте:

– Карале, синең аттестатыңда «Миңсылу Миңтаһир кызы Миңлевәлиева» дип язылган. Беләсеңме, сиңа нинди кәгазь мәшәкатьләре аша узарга кирәк булачак, борын төбендә керү имтиханнары тора, син быел кәгазьләреңне алыштырып өлгермәячәксең.

Миңсылу агарынды-күгәренде дә тузына башлады:

– Сез бөтенегез дә миңа каршы! Кермәсәм кермәмен институтыгызга, ләкин мин «миңле» булып йөрмәячәкмен! Күз астымдагы миңне дә, Миңсылу дигәннәрен дә җенем сөйми!

Кыз диванга ауды, ул ярсып-ярсып еларга тотынды. Карамыш ипләп кенә чыгып китте. Гаиләдә аптыраганнар, йөдәгәннәр, өйдә хәзер Луиза баш. Аның кәефе булса – тәртип, аның кәефе булмаса – кара буран. Карамыш та аларга сирәк килә.

Карамышның туганнары әйтеп карады:

– Син, Карамыш туган, Миңсылу янына... Луиза янына йөрмә, җаның тыныч булыр, – диделәр. Ләкин Карамыш Миңсылуны һаман ярата, ул аны бик кызгана иде.

Шулай тагын бер ел узды, ләкин Луиза институтка керә алмады. Чөнки Луизаның миң урынындагы җөй бетәргә йөз тотмады, киресенчә, җөй урынында миң тагын калка башлады. Луиза көн саен көзгегә карый, көн саен миңенең яңадан чыга башлаганын күрә, ул тагын җенләнә, сүгенә, битен кыйный, шушы җенләнүләр вакытында ул миң урынын пычак белән яргалап бетерде. Өйдәгеләр курка калды, бөтен өй канга баткан иде. Луиза битен каплап, урамга йөгереп чыкты. Кешеләр җенләнгән Луизаны көчкә тота алдылар. Берсе телефоныннан ашыгыч ярдәм чакырды, аны хастаханәгә алып киттеләр.

Иң беренче булып хастаханәгә Карамыш килде. Ләкин табиблар аңа Миңсылуны күрсәтмәделәр. Ата-анасын да, башка туганнарын да хаста янына уздырмадылар. Ләкин беленде ки, Луиза чираттагы тикшерүләр вакытында табиб өстәлендә яткан кайчыны алып, миңен ермачлап бетергән икән, яралары төзәлгәч, ул көзгегә карап, тагын миңен тырнаклары белән яргалаган. Шулай итеп, Миңсылу–Луиза бөтенләй акылыннан язды. Бер җенләнгән вакытында бичара үзен үзе үтергән. Аның мәетен ата-анасына кайтарып биргәндә, Карамыш күрде: Миңсылуның уң күзе астындагы миңе тагын да зурайган, тагын да карарак төс алган иде. Аны нәселдән килгән миңе белән гүргә иңдерделәр. Карамыш, бөтенесе кайтып киткәч тә, урыныннан кузгалмады. Ул яңа кабер янына чүгәләп утырган килеш озак кына белгәннәрен укыды. Ул сөеклесен коткара алмаганына үкенде, озак утырды, караңгы төшә башлагач кына, бәхилләшеп, зираттан чыкты.

Бичара кызның атасы кабернең баш тактасына «Миңтаһир кызы Миңсылу Миңлевәлиева. 1980 – 2000» дип яздырды.

Ата кеше тактаны утырткач, кабер янында озак кына уйланып торды да:

– Авыр туфрагың җиңел булсын, кызым! – дип, каберстаннан чыкты.

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев