Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы)

– Әгәр дә Бонифаций исән калса, куркыныч түгел. Мин – Бөек Инквизитор, дисә, аны акылдан язган дип, тотып яндырачаклар. Төкер башына. Аны төрмәдән качкан Педро Бургос дип, кулга алачаклар, аутодафедә аның башы бетәчәк.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Астыртын эшләр


Резиденция бакчасы.
Бу бакча гаҗәеп гүзәл иде. Сукмакларга вак чуерташ җәелгән, чәчәк түтәлләре арасында бер чүп үләне юк. Вак куакларның очлары тигезләп киселгән, манарадай озын сәрвиләрнең ян-яклары кыркылган. Агачлар, чәчәкләр арасына мәрмәр утыргычлар куелган. Һәр тарафта пөхтәлек. Сукмак-юлларның як-ягында борынгы таш сыннар тезелешеп киткән.
Кардиналлар утырышлар залыннан йөренергә чыккан. Аерым-аерым төркемнәрдә ни турындадыр сөйләшәләр иде.
Беренче төркем уртасында кардинал Бардини басып тора.
– Шәп булды бу утырыш! – диде берсе.
– Болай булгач, безгә тормыш бетте! Нишлибез? – диде икенчесе.
– Йортлардан колак кагабыз бит, нинди Иблис булды соң бу Бонифаций?
– Гап-гади кардинал гына булып торганда, тавышы-тыны чыкмый иде.
– Мин дә Бонифаций тәхеткә утыргач, безнең эшләргә тыкшынмыйча, рәхәт чигәр, дигән идем.
– Әйттем мин сезгә, тымызык күлдә корт уйный, сайламыйк аны, дидем. Күрдегезме?
– Бардинидан сак булыгыз, ул аның балачак дусты!
– Бардини беркая да баралмый ул. Аны аударырга була.
– Нишләргә соң? Ярдәм сорап, кемгә барырга?
– Нишләргә икәнен мин беләм! – диде Альварес.
– Ничек?
– Башта уй бар, – диде Альварес. – Ләкин ул маҗараны башкарып чыгар өчен байтак акча кирәк.
– Күпме?
– Күп! Дүрт йөз мең алтын дукат!
– Иисусе! Шул кадәрме?
– Җыешырбыз!
– Изге эш өчен кызганмабыз!
– Әйдәгез! Монда безне һәр агач тыңлап тора! – диде Альварес.
Кардиналлар аулак урынга китте.

 

Алмашыныш


Тау араларында шомлы тарлавык бар.
Тарлавыкның ян-якларында кыя-ташлар. Бу – фетнәчеләр ыстаны.
Альварес төркеме күренде. Кардиналларның барысы да яхшы коралланган иде.
– Мүкле кыя шушы булыр. Җайлашыгыз! – диде Альварес. – Мин хәзер Күкене алып киләм.
Альварес куаклар арасында кереп китте. Башкалары җиргә келәм җәеп, дастархан кору белән мәшгуль булды.
– Табын әзер, капкалап алыгыз, – диде берсе.
– Бу бик уңай урын, – диде икенче кардинал. – Монда ике карета сыя алмый. Сакчылар алга узып китә. Карета борылмада арттагы сакчылар күзеннән югалып тора. Шул вакытта карета алдындагы ике сакчыны, арттагы ике сакчының тиз генә эшен бетереп, алар урынына үзебезнекеләрне куеп өлгерергә, Бонифацийны йолкып алып, монда урман арасына кертеп авызын томаларга, Педроны каретага утыртып өлгерергә кирәк. Кучер үзебезнеке.
– Барысы да яхшы уйланылган.
– Иисусе Христосе, ярдәм ит!
– Тсс! Күке кычкыра! – диде сакта торучы кардинал.
– Нәкъ вакытында.
Сакчы кардинал биш тапкыр күке булып кычкырды.
Кыялар арасыннан дүрт кеше килеп чыкты. Болар Альварес
җитәкчелегендәге киемнәрен үзгәрткән кардиналлар иде. Алар йолкыш киемле берәүсен уртага чыгардылар.
Альварес йолкыш киемле кешегә күрсәтте:
– Менә, каршыгызда Аскалонның башкисәр юлбасары, Педро Бургос!
Педроны богаулардан азат иттеләр. Ул Бонифацийга тач охшаш кеше иде.
Альварес горурлык белән сөйли башлады:
– Бу кавалер бөтен Урта диңгез көймәләрен, кәрван юлларын ун ел үз кулында тоткан атаклы юлбасар Педро Бургос булыр.
Кардиналлар «браво» кычкырып, юлбасарны алкышладылар.
Альварес нотыгын дәвам итте:
– Педродан да бай кеше соңгы биш-алты ел эчендә дөньяда юк иде. Ләкин бер рәхәтнең бер михнәте була бит аның. Ике тапкыр гомерлеккә хөкем ителеп, ике тапкыр үлемнән качкан, өченчесендә тагын үлем җәзасына хөкем ителгән шөһрәт иясе Педро Бургосны мин сездән җыйган алтын дукатка сатып алдым. Акчаң булса, әҗәл белән дә килешергә була. Төрмәгә кереп, йә, Бургос, сайла, дим, йә учакта яну, дим яки Бөек Кардинал тәхетендә байлыкка чумып яшәү, дим.
Шулвакыт Педро телгә килде:
– Ярый, кавалерлар, ризамын, ләкин ялган ачыла калса, миңа котылу булмаячак. Инквизиция бу юлы кичермәс.
Альварес кычкырып көлә башлады, ул Педроның аркасына каты итеп сугып алды.
– Инквизиция синең кулда була бит. Без бит инде ул инквизиция.
Синең эшең – ашау-эчү. Кардиналлар җыенында тәхеттә утыру. Без сине бар җыелышларга да әзерләп кертербез, кирәксә, синең янда гына ике ышанычлы киңәшчең булыр. Син Педро кардиналларның корылтаен җыярсың. Ун көн калды корылтай җыелырга. Син үз авызыңнан фәрманны укып чыгасың, анда язылган: ике ай эчендә сигез миллион алтын мараведи
акчаны чиркәү сандыгына кайтарырга, диелгән. Акчаны кабул итәрсең. Ләкин ул акчаны акча эшләре кардиналы үзенә алыр. Шуннан соң әкренләп- әкренләп, ул акчаларны ияләренә кайтара барыр. Син хәзер Педро Бургос түгел, син Бөек Инквизитор Бонифаций!
– Мин сарайдан чыгып йөри аламмы? – диде Бургос.
– Юк! Чыккан очракта да каты сак астында булачаксың. Сине башка кешеләрнең күрмәве хәерле.
– Хатын-кыз мәсьәләсе ничегрәк булыр икән? – диде Бургос.
– Бу эш тә уңай хәл ителәчәк. Барысы да безнең кулда. Барысы да сезнең кулда, сир Бөек Кардинал Бонифаций. Бонифацийны киендерегез! – диде Альварес.
Кардиналлар Педроны агачлар арасына алып кереп китте.
Бераздан Бонифаций киемендәге Педроны аланга алып чыктылар.
Соклангыч иде бу күренеш, юлбасар шулкадәр Бонифацийга охшаган иде.
Бөтен кардиналлар да аның каршысында баш иделәр.
Альварес әллә юри, әлли чынлап, ялган Бонифацийга тез йөгенде.
– Шаккаткыч! – диде ул. – Коткаручыбыз син безнең. Бониның үзеннән дә чынрак син, Педро.
– Кардиналлар утырышында мин нинди телдә сөйләргә тиеш булам инде? – диде Бонифаций киемендәге Бургос.
– О! Бик әһәмиятле форсат! Син нинди телләр беләсең соң?
– Гарәпчә, төрекчә, итальянча, французча...
– Латин?
– Юк!
– Ярый, шушылары җиткән. Утырышны итальянча, французча алып барырсың. Фәрманнарны без латин белән үзебез язырбыз. Син имза гына салырсың.
– Берәрсе шикләнә калса?
– Берни булмагандай, күзенә туры кара, карашыңнан шикләнгән кешенең шиге ыштан төбенә китәрлек булсын! Калганын үзебез рәтләрбез.
Сакта торучы кардинал тавыш бирде.
– Күке кычкыра! Ике, биш, алты.
Сакчы алты тапкыр күке булып кычкырды.
– Урыннарыгызга! – дип боерды Альварес. – Педро!.. Тьфү лә,
Бонифаций!
– Тыңлыйм, кардинал, – диде Бонифаций киемендәге Бургос.
Альварес әйтте:
– Карета бушауга ук сикереп мен, калганы безнең эш! Карета әнә тегендә туктый. Син агач артына поскан җиреңнән ишеккә чум! Аңладыңмы?
Барысы да яшеренде.
Еракта карета тыкырдаганы, ат тояклары тавышы ишетелә башлады. Бераздан ат кешнәгән тавышлар, кучерның атларга кычкырган авазлары ишетелде.
Карета алдындагы сакчылар узып китте. Карета бер мизгелгә генә
сакчыларсыз калды. Арткы сакчылар әле борылмада күренми.
Поскан юлбасарлар каретага һөҗүм итте. Чын Бонифацийны
каретадан сөйрәп алдылар да, аннан бушаган урынга Педро Бургос сикереп менде. Кайнаш, буталыш китте. Карета кузгалган тавыш килде. Бонифацийны әсир алган Альварес белән сакчылар аланга чыкты. Бонифацийның авызы чүпрәк белән томаланган. Ул тартыша, нидер әйтергә тели иде.
– Тсс! Тынычлан, Педро Бургос!
Атлар пошкыра-пошкыра, кешеләр сөйләшә-сөйләшә узып китте.
Альварес кардинал Бонифацийның авызын чиште.
Бонифаций авызы чишелүгә акыра башлады:
– Каравы-ыл! Кардинал Оранский? Каравы-ыл!

Альварес аның башына кылыч сабы белән сукты, Бонифаций аңын югалтты.
Сакчы әйләнә-тирәне карап килде.
– Иисусе Христосе! Барысы да майлаган кебек! Тарлавыкны узып
киттеләр, тауга менәләр.
– Кардинал Оранский җиренә җиткезә белә ул! Кадеремне белегез!
Ул арада Бонифаций аңына килде.
– Ә?.. Мин кайда? – диде Бөек Инквизитор.
– Син ышанычлы кулларда, сир, – диде Альварес.
– Кардинал Альварес Оранский... – диде Бонифаций.
– Менә хәзер кардиналларның сарайларын конфискацияләргә
фәрманыңны яз инде, – диде сакчы кардинал.
– Сез – хыянәтчеләр, сез – еретиклар! – дип кычкырды Бонифаций. – Сез моның өчен җавап тотарсыз!
– Син бит хәзер Бөек Кардинал түгел, – диде Альварес.
– Кардинал Оранский! Бөек Кардинал булмый, мин кем булыйм, сез үзегез мине гомерлеккә сайлап куйдыгыз.
– Хәзер син ата башкисәр, юлбасар, харами5 Педро Бургос!
Сакчы тагын сүзгә катышты:
– Бөек Кардинал алмашынды, Бонифаций тарлавыкны узып, Валенсия юлына төште. Ул анда епископлар белән җыелыш уздырачак. Анда тәртип
урнаштырачак.
– Ычкындырыгыз мине! – диде Бонифаций.
– Син хәзер ычкына алмассың инде, юлбасар Педро Бургос. Без сине дүрт йөз мең алтын дукатка үлемнән сатып алып калдык. Син бездән талап аласы байлык бәрабәренә өч йөз-дүрт йөз мең алтын дукат чүп кенә ул.
– Халык бар, еретик Оранский! – дип кычкырды тоткын. –Туганнарым минем урында карак утырганын тиз аңлаячак. Башыгыз икеме сезнең?
– Барысы да уйланылган, – диде Альварес. – Юлбасар Педро французча да, итальянча да, гарәпчә дә, төрекчә дә белә, латынны өйрәтербез. Синең узган юлыңны да аңа ятлатырбыз. Ялгыш булмас!
– Сезнең урын аутодафеда6, еретик Оранский! – дип кычкырды
Бонифаций. – Чишегез кулларымны!
– Иреккә җибәрсәк, сине төрмәдән качкан Педро дип тотачаклар да
дарга асачаклар яки яндырачаклар. Сез ике тамчы кебек охшаш. Син безгә куркыныч түгел, синең Бөек Бонифаций икәнеңә берәү дә ышанмаячак, «мин – Бөек Инквизитор» дип йөри башласаң, бу акылыннан ычкынган, җенләнгән дип, сине тотып яндырачаклар... Иң яхшысы – сине хәзер үк юк итү. Сайла! Кайсысы уңайрак?


Шулчак Бонифаций сакчыларының берсе кача-поса куаклар арасыннан килеп чыкты. Бу Олонсо де Паес иде. Ул хәнҗәрен Альвареска таба томырды. Альварес тавышсыз гына егылды. Альваресның сакчысы нидер сизенеп, артына борылды, ике сакчы күзгә-күз очрашты. Сакчы егылган Альваресның кылычын тартып алды, ике сакчы сугыш башлады. Бонифацийның сакчысы Альваресның сакчысын үтерде. Олонсо Бонифацийны богаулардан азат итте.
– Сир, тизрәк моннан китик. Анда ике ат тора. Тиз булыйк, – дип
ашыктырды Олонсо.
– Гыйсъян! – дип кычкырды Бонифаций. – Бөек Инквизиторга каршы кардиналларның фетнәсе!
– Тиз булыгыз, сир. Яхшы чакта качыйк моннан!
Сакчы Бонифацийны алып чыгып китте. Ат тоягы тавышлары ерагая барды. Куаклар арасында ике кардинал күренде. Алар мондагы мәхшәрне күреп шаккатты.
– Иблис!.. Бонифаций кардиналларны үтереп качкан. Альваресны да кылыч белән чапкан! – диде беренчесе.
– Куа чыгарга кирәк, – диде икенчесе.
– Әгәр дә Бонифаций исән калса, куркыныч түгел. Мин – Бөек
Инквизитор, дисә, аны акылдан язган дип, тотып яндырачаклар. Төкер башына. Аны төрмәдән качкан Педро Бургос дип, кулга алачаклар, аутодафедә аның башы бетәчәк.

(Дәвамы бар)

5 Харами – юлбасар, карак, талаучы; харам юл белән мал табучы.
6 Аутодафе – Урта гасырда Испания белән Португалиядә дини тантаналар, еретикларны утта яндыра торган
урын.

 

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев