Умарта

Аның әле беркайчан да тормышка бу кадәре үк аек караганы юк иде. Ул беркайчан да бу кадәре тере түгел иде. Юк, үлми әле ул, үтерергә ашыкмасыннар!
Камил атылып диярлек болдырга чыгып басты. Тере икәнлеген иң элек үз-үзенә раслар өчен күкрәк киереп сулу алды. Көзнең боз исе кергән салкын һавасы җылы канны уятып, үпкәләргә төшеп утырды. Авыл өстенә эленгән кичке тынлыкка да үзенең тере икәнлеген расларга кирәк иде: Камил ишек тупсасына ук терәп куелган кабакка җен ачуы белән китереп типте. Кабак тонык тавыш чыгарып очып китте дә, шундый ук тонык тавыш белән дөп итеп җиргә килеп бәрелде, һәм урталай ярылып, аның бер
кисәге акрын гына җиргә янтаеп төште. Келәт янында үсеп утырган карт шомырттан бер көтү чыпчык фыррр итеп күтәрелде дә тагын нинди тамаша булыр икән дигәндәй, электр чыбыгына тезелешеп утырды. Ишегалдына төче кабак исе таралды. Менә! Менә нәрсә өчен кайтырга кирәк булган икән авылга! Аңа чын исләр, чын төсләр кирәк иде. Сирәк очрый, тотып, капшап була торган. Тормышның чыны монда икән. Әхмәт дусты юкка
гына чакырмаган...
Камил кабакка якын ук килеп, җиргә тезләнде, аның йомшак, сусыл эченә борынын төртте. Иреннәре белән төшләрен капшап тапты, бер-икесен авызына алып, шул килеш кенә чәйнәп төкерде. 

25 яшендә туган авылында ярык кабак эченә башын тыгып торганда, әллә кайчангы бер көнне исенә төшерде ул. Сирәк була торган көннәрнең берсе иде ул.
Ул вакытта Каракүл зур булмаса да, һәр өендә бишәр-алтышар кеше яши торган 60-70 ихаталы бер авыл иде. Өйләре бәләкәй, бүрәнәләре дә әллә ни эре дип әйтерлек түгел. Шулай да хуҗалыклар ныклы, бөтен авыл белән умарта корты тоталар. Кемнең кем булуына карамастан, каракүллеләр бал кортларына бердәй мөнәсәбәттә иде. Бөтенесенең ихатасында аллы- гөлле умарталар рәт-рәт тезелеп утыра. Бакча артларында юкә тезелеп
үсә. Арасында – алмагачлар. Ашаганнары да, эчкәннәре дә – бал гына. Каракүл халкының бөтен авыруга бер даруы, бер дәвасы бар – прополис, бал, балавыз.
Күл буенда урнашканга, авылга шуның исеме бирелгән иде. Кара күлнең үзенең дә риваятьләре бик күп. Гомер узган саен, дәверләр алышынган саен яңалары өстәлә бара.
Күлдән ерак түгел Кама ага, ул елны яз җитү белән елга ярларыннан ташып чыкты, күлне дә узып, авылның аскы урамына ук килеп терәлде. Яшелчә бакчасы су астында калды. Су киткәнне дүрткүзләп көттеләр. Су көтүлекләргә дә җәелгән, көтү йөртергә болынлыклар кирәк. Авыл халкы эшсез тора алмый, бакча да үстерәсе бар. Каракүл халкы тирә-як авыллар арасында беренчеләрдән булып помидор үстерә башлаган иде. Быел да
помидорлары белән шаккатырасы килә аларны. Һәм көннәрдән бер көнне су китте. Ул иртәне авылның йөрәге булып, көннәр буе тек-тек басып, урамнарны урый торган Миңнегали карт таң беленүгә хәбәр салды:
– Анда, анда, – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, абына-сөртенә ашыгып атлый иде ул. Оекларына чалбар балагын пөхтәләп кыстырып кигән, җилкәсенә салган камчылы чыбыркысының сабы атлаган саен селкенеп, аркасын төя, ләкин ул боларның берсенә дә игътибар итми. Кәкре бармагы белән Кама ягына күрсәтә. Әле капкаларын ачарга өлгермәгән Каракүл халкы Миңнегали картның шаукымын әллә каян тоеп алды. Сыер сауган җирләреннән хатыннар чиләкләрен тоткан килеш урамга чыгып бастылар.
Артларыннан ирләре баш тыкты.
– Анда, – дип көчкә тын ала-ала сөйли Миңнегали карт, эчкә баткан яңаклары сүз әйткән саен аска-өскә йөреп тора, тешсез авызы белән иреннәрен чәйни, – алагаем балык, күзе минем йодрык кадәр, үзе биш үгез чаклы! Валлаһи менә! Иткәччәйләр, иткәччәйләр бит әй! Ал бидрәңне, пычак ал, әйдә, – дип туктап та тормый теркелди үзе. Авылның икенче очына җиткәнче, аңа шактый гына кеше ияргән иде инде. Миңнегали карт очына-җилпенә, кагына-кагына халык җыеп, яшелчә бакчасына таба
төшеп китте. Теге балык чыннан да зур, ахрысы, авылдан ук түмгәк булып күренә. Су килгәнчегә кадәр, анда бернинди түмгәк тә юк иде, авыл халкы аяк очыннан күз күреме кадәре араны биш бармагы кебек белә. Ирләрдән генә торган төркем төшеп җитте, дигәндә, авыл ягында ачы итеп чыбыркы шартлаганы ишетелде. Кем икән, диясе дә юк, болай итеп чыбыркыны Зарифә генә шартлата ала. Алмачуар атының өстендә йоклый ул, кайчан
карама, иярдә. Аның чыбыркы шартлаткан тавышы Каракүлнең имләп кенә тора, ишетелми башласа, юксындыра башлый. Миңнегали карт авылның сагында торса, Зарифә – каравылда. Фермада төнге каравылчы булып эшләве аңа көндез өенә дә ияреп кайта. Уяулыкларына күз тимәсен. Бу юлы Зарифә соңга кала язды, шуны явызлыгы белән кайтармакчы: айгырын
камчылый-камчылый, туп-туры ирләр өстенә ажгырып килә.
– Туктагыз, туктагыз! Имансызлар, туктагыз, хәзер милициягә
шалтыратам, башыгызны төрмәдә черетәм мин сезнең, – дип кычкыра- кычкыра килеп терәлде ул ирләр янына, айгырын биетеп.
– Шалтыратам мин сиңа! – Мостафа төркем алдына ук чыгып басты. Кулындагы балтасының йөзен да ялтыратып алды. «Күр», янәсе. Зарифәнең ирдәүкәлеген болай да җене сөйми иде аның, монда да башбаштакланып йөрмәкче була. Башка вакыт булса, Мостафа башы белән вакланып тормас та иде. Мостафа – балта остасы, авылдан авылга чират торып чакырып торалар үзен йорт салырга. Ул да коралын кулыннан төшерми, йоклаганда, баш астына куеп ята, диләр. Сакалын да балта белән кыра, ди. Бервакыт базар көнне кайнесе Шәкүр белән сүзгә килеп, бөтен кеше күз алдында балта белән тегесенең мыегын кырып алган иде. Шуннан бирле Шәкүрнең мыегы үскәне юк.
– Синнән сорап торганнар, ди монда! Хатының бәбәйгә тулгаклый
анда, бар, кайт, районга алып барасың булса... Монда үләксә каравыллап йөргәнче, хатыныңны кара! – дип, Мостафага гына карап сөйләде Зарифә.
Аннан бөтенесенә берьюлы:
– Кагыласы булмагыз, козгыннар! Ләйлинур түткәй төшмичә торып, якын да килмисез! Имансызлар! – дип кычкырды. Зарифәне Мостафа гына куркытырлык түгел иде. Ирләрдән курыкмаска ул төнлә фермада каравылда торганда өйрәнде. Кемнәрне генә күрмәде ул төннәрен. Янына наз өмет итеп килгәннәре бер хәл әле, алары эт булып өрергә дә, кушсаң,
күләгәгә әйләнергә дә риза. Караклык юлында йөрүчеләренең иманы бөтенләй юк – аларын куркыту өчен иң элек үзеңә курыкмаска кирәк. Төн уртасында йокламаган кеше болай да хәтәр: үзенең куркулары, шикләре белән сине түгел, үз-үзен дә танымый әле ул. Ә Зарифәнең боларны төнлә, дөм караңгыда, әнә шундый чакларында күргәне бар. Шуңа да өстән генә карый ул аларга. Мостафаның да авырткан җирен белә: уң кулының беләзеге ычкына аның, тоткан әйберләре төшеп китә. Мостафаның бар курыкканы шул: бөтенләй тотмаска әйләнсә, нишләр?
– Әбекәй белән Газраилнең эше күп бүген: Самат корткасы үләргә ята, Йасин чыгарга китте! – Әхмәт әбисенең исеме яңгырауга телгә килде. Балык дигән бу гыйфритне күреп, ул шүрләп калган иде. Эченнән сиздерми генә «ләхәүләсен» кабатлый.
– Каракүлдән гыйфрит чыккач, ахырзаман җитәр, диләр иде, әнә, чыккан да инде! – диде ул, вәсвәсәләнеп. – Самат корткасы да үлсә...
Җыелган халык пошынып, үзара карашып куйды. Әхмәт әйткәннәр
аларның да күңеленә килгән иде.
– Әнә, гыйфритең чыккан да бездәге якты тормышны күреп, гарьлегеннән үлгән, – дип төрттереп алды аксак Хәләф. Ул үзе Каракүлдән балык тотып кайтканда, мотоциклдан егылып, сул аягын тубыктан өздергән иде. Өзелгән аягы ялганмады, протез киеп йөри. Балык җене кагылган иде аңа, көне-төне балыкка чаба торган гадәте бар. Каракүл халкы болай җенләнгәнне бер дә өнәп бетерми: үз башыңа ашкынасың, ди. Хәләфкә дә «Әле ярый аяк белән генә котылдың, күл иясе җаныңны да сорар», дигән сүз ишеттерүчеләр дә булды. Аксак Хәләф мондый хорафатларга кул гына селтәде. Минем урында коммунист Зәки булса, аңа да шулай дияр идегезме, дип шаркылдап көлде.
– Әбиеңнең әкиятләрен өйләнгәч тә тыңларга өлгерерсең әле, – дип төрттерде берәү Әхмәткә.
– Чү, оланнар, әнә коммунист Зәки килә, – дип, Миңнегали карт авыл ягыннан килүчеләргә ымлады. Авыл халкы чүлдәге дөяләр кебек бер сызыктан тезелешеп, бу якка агыла иде, алдан Зәки бара. Тәгәрмәчләренә балчык уралып, әйләнми башлагач, мотоциклын карт өянке төбенә калдырып, җәяү атлый. Зәкигә «коммунист» сүзенең кушамат булып тагылуы да аның чыннан торып сул карашларда торуыннан түгел иде. Каракүлдә җәмгыятьне беркайчан да уңга һәм сулга бүлеп карамадылар.
Түгәрәк дөньялары белән бергә әйләнә иде алар. Әйләнгән саен элек уң дигәне хәзер сулда кала, сул дигәне уңга әйләнә бара – моңа әллә кайчан төшенделәр инде. Колхоз төзергә кушкач, төзеделәр. Социалистик ярышта катнашырга дигәч, артка да калмыйча, алга да чыкмыйча эшләп йөрделәр. Авыллардан кулакларны чүпли башлагач, чекистлар аптырап бетте:
бакчасында кимендә кырык умартасы булган, келәтендә мичкә-мичкә балы утырган кешене кайсы төркемгә кертәсең? Каракүлдә исә бөтенесе дә шундый. Сыйнфый дошман эзләп килгән чекистлар Каракүлдә өйдән-өйгә йөреп, бер атна ятты. Балны мичкәдән чүмечләп кенә чөмерделәр. Эчкәч, зиһеннәре июль челләсендәге кебек рәшәле булып кала, тик менә буыннар
йомшара, аяклар йөрмәскә әйләнә. Гомерләрендә бал татып карамаганнары гәрәбә кебек балдан авыз итүгә үк сузылып төште. Тәҗрибәлерәкләренең бер ихатадан икенчесенә кадәр барып җитәрлек хәле булса да, аларын да күршедә шундый ук сары сыеклык көтә иде. «Кулак түгел, сихерче сез! Сөрәсе түгел, яндырырга кирәк сезне!» дип җикеренде үзләре. Бу хәл күпме дәвам иткән булыр иде, анысын Каракүл халкы үзе дә белми.
Алар инде дә бу әрәмтамаклардан туя башлаган иде, ярдәмгә кортлар килде. Булачак коммунист Зәкиләрнең капкасына кагылганнар гына иде. Бу вакытта аларның берьюлы биш умартасы аерып ята. Зәкинең атасы Баязит абзый әле бер, әле икенче күч артыннан ак яулык тотып, ихатасы буйлап чабып йөри иде. Ак яулыкны күрүгә чекистларның авызлары ерылды: менә бер кулак таптык, үзе бирелә, дип сөенделәр. Ул арада
Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды. Шешенеп беткән чекистларны Баязит абзый үзе илтеп тапшырды районга. Шуннан коммунист булып кайтты. Тышкы дөнья белән элемтәне күбрәк шул Баязит абзый алып бара иде, шуңа да «коммунист» сүзе бик килеште
аңарга. Кушамат-вазифа мирас булып улына да калды. Авыл халкы ул вакытта күмәк хуҗалыкны үзләренчә аңлап, без болай да күмәк бит инде, дип, «Каракүл» дигән исем бирде, бал кортлары да күмәкләп йөрсен дип, авыл тирәсендәге басу-кырларга карабодай чәчте. Карабодай игү буенча Каракүл беренчелекне бирмәде.
– Бу борынгылар әйтә торган кырпы балыгына охшаган. Ите бик тәмле, диләр. Патшалар ризыгыдыр, имеш... – Миңнегали карт учын учка уа-уа шатлана. Һәрхәлдә бу хикмәтле хәлне яхшы фал дип кабул итә: коммунист Зәки килсә дә, Ләйлинур остабикә төшсә дә, аларның фатихасын вә дә рөхсәтен алып, тизрәк эш итәргә кирәк дип уйлый иде. Шуңа да балыкны аркылыга-буйга адымлап та, карышлап та үлчәп чыкты.
– 19 карыш! – дип кычкырды ул, халыкка карап. – 19 карыш!
Ул арада Миңнегали карт тагын уяулык күрсәтеп өлгерде. Балыкны фотога төшереп калырга дигән уй иң беренче аның башына килде. Авылда фотоаппаратлы бер генә кеше бар. Зарифәнең энесе исәр Зиннур мәктәп тәмамлаганнан соң шәһәргә чыгып китеп, берничә ел югалып торган иде. Көннәрдән бер көнне аны Каракүл халкы телевизордан күреп танып калды. Кәчтүм-галстук киеп, фотоаппарат тотып, ниндидер бер партия
җыелышында утыра иде. Шуннан соң озак та тормады, шул ук кәчтүм- чалбарыннан, бер иңенә фотоаппарат, икенчесенә транзистор асып, кул очына чемодан тотып, Каракүлгә кайтып төште. Башта русча гына сөйләшеп маташты.Татарчасына төрек, гарәп, фарсы сүзләре кыстыргалап кыланды. Миңнегали карт Беренче дөнья сугышын да күргән кеше буларак, Зиннурны шпион түгелме икән дип шикләнде. «Ышпиун ул, андыйларны
исеннән таныйм мин!» дип, үзенекен тукыды. Икенче берәүләр: «Кем аңа ышпиунлыкны ышанып тапшырсын, галим-голәмә булып йөргәндер, артык күп укып исәрләнгән генә ул, шуңа кайтарып җибәргәннәр», – дип ышандырырга тырышты. Әмма үзенә ләм-мим берәү дә дәшмәде, төпченеп сорамады. Көне җиткәч, үзе сөйләр дип көттеләр. Зиннур кайда нишләп йөргәнен өйдәгеләренә дә әйтеп тормады, фотоаппараты белән уйнап тик йөрде. Моңа кадәр сугышлы, куышлы, качышлы уйнап юанган бала-чага өчен бәйрәм булды аның кайтуы. Зиннур урамга чыгуга, янына
шунда ук бала-чага җыела. Кайткан көннән алып, Каракүл малайларын алай итеп тә, болай итеп тә төшерде фотога. Соңыннан билгеле булды: ул фотоаппаратның пленкасы юк икән... Шуннан инде Зиннурга исәр кушаматы бөтенләйгә тагылып калды. Ә фотоаппараты чыннан да әйбәт иде аның, тугыз-унда укый торган малайлар кирәк вакытта пленка алып кайтып,
фото төшерергә, ясарга өйрәнде. Шулай итеп, Каракүлнең фотохроникасы барлыкка килде. Өлкәннәргә дә тиде Зиннурның файдасы. Исәр кушаматына рәнҗеп-нитеп йөрмәде, агай-энеләрне транзистор тыңларга үз тирәсенә җыя башлады. Капка төбендәге шомарып беткән имән бүкәненә чыгып утырып, радиоалгычын «Голос Америки» дулкынына көйли дә иелә төшеп тыңлый. Баштарак авылдашларын Зиннурны урап узарга котыртып йөргән
Миңнегали картның үзенең кызыксынуы көчлерәк булып чыкты. Күп тә үтмәде, шик-шөбһәләрен җиңеп, «ышпиун» авылдашы янына килеп утырды да фронттан ук трофей итеп алып кайткан төрепкәсенә тәмәке тутырып, сүзсез генә тарта башлады.
– Дөньяда ниләр бар? – диде ул өч тапкыр ашыкмыйча гына төтен
суыргач, сәлам урынына.
– Салкын сугыш, – диде Зиннур да, өзелгән әңгәмәне дәвам иткәндәй.
– Сугышның салкыны да, кайнары да безнең файдага түгел, коткы
таратасың, сүндер бу нәмәкәеңне. Тынычлыкның кадерен белеп кенә яшәсе, – дип, киңәшен биргәндәй итте Миңнегали карт. Ул үзе тыныч тормышның кадерен кеше сөйләгәннән генә түгел, ә сугышта үлем белән күзгә-күз очрашып йөргән кеше буларак белә иде. Зиннур каршы дәшмәде, сүндермәде дә. Берничә көннән Каракүл ирләре кич саен транзистор тыңларга йөри башлады.
Каракүлгә бәхет ишелеп төшкән көнне фотоаппарат Мостафа малаенда иде, Зарифә тиз генә айгырына атланып, аны кайтып алды. Фотога төшәргә халык бик күп җыелган иде, бала-чага белуганың алдына, олыраклар артына басып төштеләр. Зарифә ат өстендә, Мостафа балтасын кысып кочаклаган килеш. Җиде яшьлек Камилне әнисе кочтырып төшкән кебек хәтердә
калган. Фотоны хәтта газеталарда бастырып чыгардылар. Камилләрдә аның төп нөсхәсе саклана иде. Камил аны шәһәргә китеп яши башлагач, яңарттырып та карады.
«Монда мин дә бар», – дип ядкарь итеп сакламакчы, гаилә корып,
балалары, оныклары туа калса, аларга төртеп күрсәтеп сөйләмәкче иде. Ләкин ни гаҗәп: фотода үзен таба алмады. Әнисе бар, әмма ул үзе генә, гамьсез елмаеп, тик басып тора.
Ул көнне Каракүлдә балыктан кала тагын ике вакыйга булды. Еллар буе үлә алмый азапланган Самат корткасы дөнья белән алыш-бирешен өзде. Хорафатларга төрлечә карый торган Каракүл халкы бу өч вакыйганы бергә бәйләп караргамы, әллә болар барысы да очраклы гына туры килгәнме дип, баш ватып тормады. Самат корткасы дигәннән, аңа ничә яшь икәнне берәү
дә төгәл генә белми иде. Метрика кенәгәсенең әүвәлгесе югалган, яңасына күчереп язмаганнар. Исеме дә онытылган, хәтта бала-чаганың теленә дә Самат корткасы булып кереп калган, чөнки аның үзенә турыдан-туры дәшкән кешеләр торган саен сирәгәя бара, алары да исем белән сөйләшеп тормый. Колагы ишетми башлагач, дәшүнең кирәге дә калмады.

Соңгы елларда ул болай да урамда сирәк күренә иде. Яз җиткәндә, урамга чыгып, быел да кышны исән чыгуы өчен кешеләрдән гафу сорап утыра. Эчендә бер генә мәкере булмаса
да, йөз-кыяфәте белән, озын-озак еллар халыктан аерым, мөртәт булып яшәве белән Каракүл кешеләренә ул чын Убырлы булып күренә башлаган иде инде. Авыл башындагы иске өе дә хуҗасы кебек кыегаердай нәрсәсе бар, шуның белән җиргә бөкрәеп төшкән. Анда кайчандыр – бик күптәннән, һәм аларны хәтерләүче кешеләр дә берән-сәрән генә калып, алар да хәтерләрен җуеп бара
инде – хәлле кешеләр яшәгәнлеге турында морҗа турысына кадакланган тимердән чүкеп ясалган әтәч сыны – флюгер гына искәртеп тора иде.
Соңгы дистә елларда ялгыз карчыкның хәлен белергә авылның иң карт әбиләре кереп йөри иде. Бигрәк тә киленнәр курка Самат корткасыннан. Хорафатларга әвәсрәкләре аның чыннан да үлемсез булуына ышана иде. «Борын заманнарда да үлемсез кешеләр булган, диләр», – дип үзара сөйләште алар.
– Үлемсезләр матур килеш кала. Вампирлар. Мәңге ямьсез булып
яшәүнең ни мәгънәсе бар?
– Алай димә, Убырлы да кан эчеп яши, ди, яшь кызларны ярата, ди, имеш. Башта чәчен тарарга куша икән. Чәч төбе тулы алтын-көмеш, ди. Ул арада алдына ятып, ботыннан канын суыра, ди...
– Болай гына Убырлы булып күренә ул кешеләргә, кирәк вакытта күз явын алырлык кызга әверелә ала, ди, имеш...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: