Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы)

– Карале, гүзәл, бай җирдә яши бу татарлар. Болгар – искиткеч шәһәр. Аңа кызыкмаган патшалар юктыр! – Кызыгалар икән, аны барыбер басачаклар.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Юлдашлар

Идел дәрьясы ярларына якын уза торган юлдан яр буйлатып, ике дәрвиш бара. Аларның берсе – мөселман чалмасы ураган Карадәрвиш, икенчесе – Сакчы – Олонсо; ул да суфилар киемендә, аның сыртында биштәр.
Алҗыган юлчылар туктап, капчыктан каты-коты чыгарып, табын әзерләргә тотынды. Дәрвиш гыйбадәт кыла. Аның гыйбадәте башта намаз укуга охшый, аннан ул аякларын бөкләп утырды. Кулында тәсбих. Карадәрвиш башта кычкырып, соңра пышылдап, дога укый башлады.
– Йа Раббым, җиһанны афәттән коткар, дөньяны мурдан коткар, – дип, ул гыйбадәтен тәмамлады. Борынгылар аңлаганнар бит, нәрсә ул Алла, дигән сорауга «Аллаһ – ул Хакыйкать, Игелек һәм Гүзәллек, Дәһшәт иясе», дигәннәр. Аллаһ ул ялганчы була алмый, Аллаһ – үзе Хакыйкать, дөреслек.
Аллаһ яманлык кыла алмый, ул миһербан иясе. Аллаһ ул ямьсез була алмый, ул гүзәллекнең үзе. Аллаһ бөек, ул кодрәт иясе!
Олонсо табын янында әвәрә килсә дә, сүзгә катнашырга ният кылды:
– Муса пәйгамбәр, – дип башлады ул сүзен, – Синай тавында: йа Ходаем, сине күрәсем килә, күрен миңа дип, Аллаһка ялвара. Аллаһ аңа күренми. Минем барлыгыма шикләнсәң, әнә тауга бак, ди. Шулчак тау калтырый башлый. Куркуыннан Муса иман китерә. Димәк, Аллаһ гүзәллекнең үзе булгач, Мусага гүзәллек күренсә, Муса егылып үләчәк. Гүзәллек кешене үтерәмени, остазым?
Карадәрвиш тирә-якта башка җан иясе булмаса да, карангалап алды:
– Кастилиядә, Римда булсаң, – диде ул, ярымпышылдап, – сине шундук утка ыргытырлар иде бу ересың өчен. Сафсата! Гүзәллек кеше үтерми. Аллаһны күреп, танып белергә адәмнең зиһнияте әзер түгел. Гыйбадәт – ул, дустым, мәңгелекне тою, мәңгелекне аңларга, аңлатырга тырышу. Ихлас гыйбадәттә гүзәллек, мәхәббәт, эзләнү тәвәккәллеге, батырлык, корбан булырга әзер тору, максатка тугрылык, үҗәтлек тупланган. Әгәр дә син курка-курка гыйбадәт кылсаң, икеләнеп кенә инансаң, ул гыйбадәт
булмый, ул ялган аллаларга сихер догасы уку гына булып калачак. Вәхши, кыргый кеше, надан бәндә үзе өчен генә гыйбадәт кыла. Аңа гына савап булсын, аның гаиләсенә генә әҗер булсын. Зиһенле адәм бөтен дөнья өчен гыйбадәт кыла. Кыргый, надан, тупас бәндә белән мәдәниятле адәм арасында аерма шул.
Карадәрвишнең бу сүзләрен башында пешерә иде, ахрысы, Олонсо шөгыленнән туктап, бер ноктага карап, уйланып торды. Ул Карадәрвишнең фикере белән килешкәнлеген раслагандай:
– Хуш! – диде дә янә табын янында әвәрә килүен дәвам итте.
Карадәрвиш тирән сулыш алып, нотыгын алга сөрде:
– Адәми затның иң зур дошманы – курку! Курку – йогышлы авыру. Яна-абы-ыз, дип кычкырсаң, мәчеттә яки чиркәүдә гыйбадәт кылучы меңнәрчә кеше янгыннан түгел, берсен-берсе таптап, сытылып һәлак булачак. Кеше үзенә бәла килер, дип куркып яшәсә, ул бәла аңа һичшиксез киләчәк. Бу бәлане чакырып китерү, афәтне теләү булачак. Бәс, куркуны җиңәргә кирәк.
Менә без синең белән мөселманнардан куркуыбыз аркасында батырга әверелеп, куркынычның уртасында, татарлар-мөселманнар арасында йөрибез. Батыр – ул куркаклыгын җиңгән куркак...
Ул үз фәлсәфәсеннән арып, башына ял бирү ниятеннән торып киерелде, калтыранып алды, тирә-якка күз салды.
– Нинди гүзәллек бу якларда, Олонсо.
– Кастилия гүзәл түгелме, сир? – диде юлдаш.
– Гүзәл! Тик монда Идел буенда, тугайларда, урманнарда аерым
гүзәллек. Йомшак гүзәллек. Кастилиядә кырыс гүзәллек...
– Гүзәллек дип, сир, табигать гүзәллеге турында гына әйтәсеңме? Әллә...
– Хатын-кызлар турында да әйтәм. Болгар-татар кызларында яшерелгән гүзәллек, серле гүзәллек, Олонсо. – Аскет монах Руиның дөньяга карашы алышына барамы?
– Көл әйдә, көл, Олонсо. Мин көләргә лаек бәндә. Язмыш мине ниләр генә кыландырмый. Дин факультеты студенты, аннан «Фәкыйрь Монахлар Тәшкилаты» әгъзасы, аннан кардинал, аннан Бөек Инквизитор, аннан хәерче дәрвиш, ата карак Бургос, хәзер инде мөселман суфые.
– Сәедләр токымы шәйхелислам!.. Сүз иярә сүз чыккач әйтим: Аксак Тимер сәедләрне аеруча хөрмәт итә, аларны хөкүмәт тәэминендә тота икән.
Синең токым хәзер сәедләрдән үк килә бит. Шәҗәрәңне барлап чык.
– Шәҗәрәм әзер, Олонсо.
– Әйе, мөселман кызларының гүзәллеге турында аскет монахның
фикерен тыңлап бетермәдек бит әле. Аһ, Бөек Болгар ханы Габдулланың кызы Гайшә тутай, аһ-ваһ-ваһ, сир... Менә кайда ул тыйнак гүзәллек, – диде Олонсо.
– Гайшә тутай гүзә-әл... Ләкин Кастилиядә бер гүзәл калды... – диде Карадәрвиш.
– Аскет монах үзенең дәртен үтереп бетермәдемени әле?
– Гөнаһлы булдым, Олонсо... Җенси хисләр алар, дустым, бер генә җенескә ябыштырып куя торган хисләр түгел. Мәхәббәт ул – танып-белү сөреше, ул ике җенесне якынайта, берсе икенчесенең каршында җанын ача, рухын чишендерә. Алар бер-берсе аша күктән иңгән рухи гайрәтне танып- беләләр. Мәхәббәт ул милләтне, ыругны сафландырыр өчен яралтылган хис. Мәхәббәт – ул сайлап алу ысулы. Мәхәббәттән туган балалар нәселле,
пакь, сәламәт һәм матур булалар. Мәхәббәт ул милләтне горур, куәтле итә. Мәхәббәтсез генә, бары тик җенси хисләрне канәгатьләндерү өчен генә кешеләр өйләнешсә, милләт, ыруг зәгыйфьләнә, тора-бара юкка чыга. Ир белән хатын мәхәббәт аркасында ярашканлык хасил итсә, ул җиңелмәс бөек кодрәткә әверелә. Ир кеше акыл белән сөя, хатын-кыз серле сөю
аша зиһниятле була. Хатын-кыз – дөньяның иң серле заты. Ул дөньяның тоткасы. Кешеләр мәхәббәтне бәдәни-җенси бушануга гына кайтарып калдырдылар. Мәхәббәт – ул галәмнәрдән алган куәт, галәмнәргә таралачак кодрәт булырга тиеш.
Сөйләргәме, сөйләмәскәме дигәндәй, ул икеләнеп, туктап калды. Бер карарга килеп, тирән сулыш алды. Аягүрә басып, озын һәм әһәмиятле нотык сөйләргә җыенды. Ул инде үзе сөйләячәк дөнья мохитенә барып керде кебек.
– Дөньядагы вакыйгаларны, диннәрне, гөнаһ кылучыларны күзәтә-
күзәтә мин башкаларга сөйләргә тиеш булмаган нәтиҗәгә килдем, Олонсо. Ләкин мин аны сиңа сөйләмәсәм, тыныч кына яши алмамдыр, ихтимал. Мәхәббәт, ярату, сөюләр төрле була. Аллаһка мәхәббәт, пәйгамбәргә, ата- анага, хатынга, балага, ватанга мәхәббәт. Җиденче мәхәббәт барына мин ышанмаган булыр идем...
Беатриса миңа мәхәббәт ләззәте бирде. Шул мәхәббәттән ваз кичеп, мин аскет монах булдым. Аскетлыгым ватаныма, милләтемә, динемә булган мәхәббәтем аркасында. Шуның аркасында хәзер карадәрвиш чапаны бөркәнеп, илдән-илгә каңгырып йөрмеш көнем. Шуның аркасында мин маглар, йогалар, гурулардан дәресләр алдым. Шул мәхәббәтем аркасында
мин Самофракиянең салкын, юеш мәгарәләренә төштем, Пирамидаларның серле баскычларыннан фиргавеннәрнең табутларын төшеп карадым. Мин үлем белән йөзгә-йөз мең мәртәбәләр очраштым.
Мисырда Әзһәр университетында мин татар шагыйре Сәйф Сараи белән табындаш булдым. Һо-о, менә кайда галим, менә кайда шагыйрь, менә кайда галәмче! Сараи 1321 елда Идел буендагы Камышлы каласында туган. Куәтле шәхес. Ул Аксак Тимер белән тыныша алмыйча, Мисырга һиҗрәт иткән. Аның иң күркәм әсәре – «Сөһәйл вә Гөлдерсен». Ул Аксак Тимернең Гүргәнечне җир белән тигезләве турында нәфрәтләнеп яза.
Гүргәнечнең шаһзадәсе Сөһәйл Аксак Тимергә әсир төшә. Җәллад аны базга, зинданга ябып тота. Әмир Тимернең иң сөекле кызы Гөлдерсен әсир баһадирга гашыйк була. Кыз зиндан ишеген ача, алар икәүләп, чүлгә кереп качалар. Кыз сусаудан хәлсезләнеп, чүл уртасында җан бирә. Аның җансыз гәүдәсе янында Сөһәйл үз хәнҗәрен күкрәгенә батырып, һәлак була.
Соңгы сүзләрне әйткәндә, юлдашның тавышы калтыранып куйды. Аның тамагына әче төер килеп тыгылды булса кирәк. Ул хикәясен тәмамлап, башын читкә борды.
Карадәрвиш соклануын яшерә алмады:
– Гүзәл әсәр! – дип куйды.
Бераздан тынычлана төшкәч, Олонсо нотыгын дәвам итте:
– Ләкин эш Сәйф Сараиның шагыйрьлегендә түгел. Аның галәмче
булуында, сир. Мин Сәйф Сараиның зиккуратына10 мендем. Ул анда зурайткыч пыялалар белән күкне, йолдызларны, айны, кояшны тикшерә. Егылып китмәгез, сир. Мин шундый ересь әйтәчәкмен, Аллам сакласын.
Сәйф Сараи әйтә: Кояш җир тирәли түгел, җир кояш тирәли әйләнә, ди. Һәм ул аны әсәренә дә керткән: кыз әйләнде бу яшь батыр тирәли, җир әйләнгән кебек кояш тирәли!
Бу юлы Карадәрвиш тораташ булып каткандай булды, сүз табалмыйча, ике кулын да сакчысы ягына болгап, чебенне куарга теләгәндәй, әле генә әйтелгән фикерне кабул итмичә:
– Тьфү-тьфү, авызыңнан җил алсын! – дип кычкырды. – Ничек? Каян килеп? Библиядә дә, Коръәндә дә андый сүз юк! Бу ересь. Моны сөйләү түгел, бу турыда уйларга да ярамый. Әгәр әйтә калсаң, синең урының учакта булачак. Син тилергәнсең, Олонсо.
Җиңү чираты юлдаш ягында иде:
– Димәк, Сәйф Сараи да тилергән! – диде нотыкчы.
Карадәрвиш әле һаман айный алмый иде:
– Бу яңалык кинәт башыма китереп орды, сабыр ит, мин бераз бу
гадәттән тыш сүзләргә күнегим. Форсат бир, зинһар. Башым чуалды. Бу ересь, Олонсо.
Юлдашы Олонсо берни булмагандай сабыр иде һәм ул үз фикеренә мөһер суккандай итеп:
– Бу – Аллаһның кодрәте, сир! – диде.
Тагын тынлык урнашты. Ара-тирә Карадәрвиш кенә һаман кемгәдер ачулана: кеше ышанмас сүзне сөйләргә рөхсәтем юк, дип сөйләнеп алгалый.
– Ә мин аңа ышандым! – диде юлдаш. – Коръәндә бар бит шуңа киная, сир. Ул бик гади аңлатыла бит. Коръәнне сез яттан беләсез бит. Анда әйтелгән: Кояш Аллаһ тарафыннан куелган юл белән, үзенә билгеләнгән урынына таба очар. Айга да без төгәл тугым һәм фасыллар тәгаенләдек. Ул яңадан тал чыбыгы кебек булып әйләнеп кайтыр. Тал чыбыгы кебек булганда, аның олы өлешен Кояш белән Ай арасындагы Җир каплый. Җир шул араны узып китә. Димәк, Җир Кояш тирәли әйләнә булып чыга. Кояш
тотылганда, Җир белән Кояш арасына Ай керә, анысы Җир тирәли әйләнә. Җир белән Ай икесе бергә Кояш тирәли йөри.
– Җир Кояш тирәли йөриме? – дип сорады Карадәрвиш. – Птолемей кая карый? Ул даһи Птолемей ниндидер бер татар шагыйре Сәйф Сараидан да ахмаграк булып чыгамыни?
– Ахмак түгел ул Птолемей, аның зиһене өлгереп җитмәгән.
– Булды! Хәттин ашмыйк. Бу фикерләр шушында – Идел буенда калсын. Безгә ияреп йөрмәсен... Сәяхәтебезнең бу өлешенә йомгак ясыйк... һәм сафсатадан хакыйкый хәяткә кайтыйк... Азияне, Ауропаны үз кулында тоткан төрек солтаны Баязид Елдырымның мөхтәшәм11 сараен син күрдең, Олонсо. Баязидның сигез йөз мең кылычы булуын да белдең. Якын-тирәдә аңа каршы торырлык көч юк.
– Бар, сир. Московия, Балкан, Кастилия, Франк, Герман берләшсә...
– Берләшеп карадылар бит инде. Күпме булды хач-тәре сәфәрләре?
Алтын Сарайның алтын тәхетендә утыручы бөек Туктамыш хан белән әмир Идегәй икесе дус булганда, Алтын Урданы беркем дә алалмас. Аңа каршы торырлык көч юк тирә-якта. Бөек шәхесләр. Идегәй – үзен хан дәрәҗәсенә куйган кәттә әмир. Болгардагы көчне күрдек. Таш калалар, таш мәчетләр...
Ул арада Олонсо табын өлгертте.
– Боерыгыз, сир! – диде ул юлдашына.
– Капкалый тор, Олонсо, – диде Дәрвиш.
– Һич юк, сир. Сез башлагыз!
Карадәрвиш табын янына елышты. Тәгамгә үрелгәндә:
– Бисмилләһир рахмән ир рахим. Җитештек, Олонсо, – диде.
Сөйләшмичә генә капкаладылар.
– Гарәп телен, Коръәнне өйрәнә-өйрәнә, мөселман илләрендә:
Һиндстанында, госманлыларда йөри-йөри чын мөселман булып барасыз бугай, сир, – диде кече юлдаш.
Карадәрвиш соңгы чәйнәм ризыгын йотып, бераз утырганнан соң, ике учын күтәреп, дога укыды.
– Сүбхәналлаһи вә әл хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләлааһу вәаллаһү әкбәръ вә ләәхәүлә вә ләә куввәте илләә билилләәһи галйил газыйим.
Олонсо аңа сокланып карап торды да:
– Сир, – диде, – сез чын мөселманнан да саф укыйсыз Коръәнне. Сезне сәедләрдән аерып булмый, валлаһи.
– Матур сүзләр! Вакыты-вакыты белән мин үземне мөселман буларак хис итәм. Ислам белән христиан дине – игезәк туганнар бит. Әллә син дә мөселманлыкка күчәсеңме?
– Сир, сез мөселман динен кабул итсәгез, мин дә күчәм.
– Коръәннән мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Алдагысын Алла белә, әгәр дә христиан ата-анадан яралмаган булсам, һичшиксез, Исламны кабул иткән булыр идем. Ләкин мин христиан, христианның да католигы. Католикның да Бөек Инквизиторы!
– Сез мең тапкыр хаклы! Дин алыштыру – ул денсез калу, сир.
Карадәрвиш көлә башлады, кинәт туктап, җитди сүзгә күчте.
– Хәтерлисеңме, Тәбриз каласындагы кәрвансарайдагы гауганы? Анда азау ярган суфыйлар, монахлар, раввиннар җыелган иде. «Иң яхшы дин ул – Ислам!» дип кычкырды чалмалы дәрвиш. «Мөселман кешесе чиста, итагатьле, миһербанлы була. Исламны кылыч белән кертмәгән Мөхәммәд. Мәҗүсиләр үз теләкләре белән мөселман булды. Шуннан христиан карты
торып басты. «Христиан дине Исламнан өлкәнрәк», – дип башлады ул.
– Ислам сурәт ясарга рөхсәт итми. Шуңа күрә Ислам илләрендә бөек рәссамнар юк. Мөселман кешесе авыз ачып җырларга курка. Шуңа күрә сездә авызы ачылмый торган җырчылар гына. Мөселман аракы эчми. Эчә башласа, динен дә, телен дә, исемен дә сатып эчә... Мөселман дуңгыз ите ашамый. Исерткеч эчкәч, үзе дуңгызга әверелә». Шуннан тагын берсе калыкты: «Будда диненә җитми инде, мосафирлар. Ислам да, Христианлык та алдауга корылган, җәмәгать. Аларның икесе дә халыкны
булмаган оҗмах белән алдый, ымсындыра. Шуңа ышанып, кара халык шуларга бил бөгә. Янәсе, киләчәктә аңа җәннәт булачак. Тоттырдылар, ди, сиңа җәннәт! Җәннәт булса, бу дөньяда сине кол итеп чыбыркылаган бай, иң башта үзе түргә менеп утырачак, тагын сине чыбыркылаячак. Будда ичмасам алдамыйча гына барысына да күнәргә куша. Изел, түз, ләкин киләчәктә түләү сорама!..» Шуннан мин дә бәхәскә кушылдым. Аларның һәммәсе дә үзенчә хаклы иде. Дөрес, христианнар баш булган илләрдә бөтен төр сәнгатьләр дә чәчәк ата. Будда илләрендә дә шулай ук
гүзәл биналар күп. Исламның да мәһабәт мәчетләре кешеләрне чиксез сокландыра. Ләкин могтәбәр Олонсо вә мосафирлар, диннәрне сәнгатькә юл бирәме, юкмы, дип кенә карау, сукыр суфилык булыр иде. Диннәрне менә бу тарафлап карап тикшерергә кирәк, юлдашлар. Үзенең фикри куәте белән, зиһеннәрне үзенә буйсындыра алуы белән бер-берсеннән
аерыла диннәр. Кайсы көчле, кайсы дин әһеленең рухы нык? Кайсы диндәге халык баш булыр дөньяга? Мин сезнең каршыгызга менә шундый сөаль ташлыйм, мосафирлар. Сез җавап бирегез миңа, дөнья гизгән укымышлы дәрвишләр! Кайсы диндәге ил дөньяны яулар?.. Китте гауга, китте җәнҗал. Кайсы Ислам баш була, ди; кайсысы яһүдләр, кайсысы Будда баш була, ди. Ләкин аларның берсе дә хаклы түгел иде. Дөньяда
иң гади билгесе булган дин калачак, суфыйлар. Мөселман тамгасы яңа туган ай – Һилял. Ай – гашыйклар билгесе. Хыялый кеше рәхимсез дөньяга баш була аламы? Беркайчан да дөнья шагыйрь кулында булачак түгел. Буддачыларның тамгасы – тораташ сын. Таш сын ясап, гомер уздырган рәссам беркайчан да оста сугышчы була алмый. Яһүдләр күп почмаклы йолдызга табына. Йолдыз чүпләп яшәгәннәр дә ерак баралмас.
Иң гади, иң куәтле билге – хач! Хач дөньяга баш булачак, мосафирлар!.. Телисезме, теләмисезме, хач – дөньяның тоткасы. Илләр гизеп, мин Исламны да, Будданы да, Тәүратны да – барысын да өйрәндем. Шунда бер бөек хакыйкатькә төшендем. Дөньядагы халыклар хачтан башка яши алмый. Тартма ясарга да аркылы агач, ягъни хач кирәк. Күпер салырга да аркылы бүрәнә, ягъни хач кирәк. Кием тегәр өчен кайчы, ягъни хач кирәк.
Утын кискәндә дә, без бүрәнәгә аркылы салып, пычкы белән хач хасил итәбез түгелме? Мөселман карты таянып йөри торган таяк та аркылы агачка корылган – хач! Мөселман яугиренең кулында хач шәкелле кылыч булыр. Хач – христиан билгесе! Хач җирдә генә түгел, һавада да очып йөри. Кошларга карагыз сез, алар да хач сурәтендә оча. Ислам кешесе дә, буддачылар да, үзләре дә сизмәстән, һәр йорт нигезенә христиан билгесе, хач салып калдыра. Шулай булгач, дөнья хачка-тәрегә табыначак!
Яшьрәк юлаучы елмаеп куйды:
– Шуннан китте мәхшәр, мосафирлар шаша-шаша чукына башлады...
Сез үтә ышандырырлык итеп сөйләдегез.
– Син, синьор Олонсо, Бөек Инквизитор сакчысы вазифаларыннан азат! Бар, кайт үз илеңә, догаңда мине дә онытма, минем өчен Аллаңнан ярдәм сора.
– Сир, мин сезне ташлый алмыймын. Ярдәмчесез, дуссыз калган кешене ташлап китү гөнаһ.
– Рәхмәт, Олонсо! Син азат, теләгән чагыңда син минем яннан китә аласың. Син ирекле!
– Сир, мин сезне Ватанга кайтып, Ялган Бонифацийны фаш итеп, аның урынына утырганчыга кадәр саклармын. Менә шуннан соң азат булып, илемә кайтырмын, иншалла!
– Бирсен Ходай!.. – диде Карадәрвиш, аннан соң янә табигать
манзарасына бакты. – Карале, гүзәл, бай җирдә яши бу татарлар. Болгар – искиткеч шәһәр. Аңа кызыкмаган патшалар юктыр!
– Кызыгалар икән, аны барыбер басачаклар.
Карадәрвиш:
– Үзең дә җитеш, – диде.
– Сир, сез капканнан соң...
– Ташлале шул гадәтеңне, сир да мир. «Ләә иләәһә илләллаһү, мүхәммәдүр расүүлүллааһ, дип әйткәч, мин мөселман булдым, син мөселман, мин мөселман, мөселман белән мөселман арасы тигез. Мөселманга икенче мөселман боерыкчы була алмый, безнең боерыкчыбыз – бер Аллаһу Тәгалә. Без тигез, мин кардинал түгел, син аның тән сакчысы түгел. Бисмиллаһ
ир-рахман иррахим! (Карадәрвиш чәй уртлап куйды.)
– Бисмиллә ир рахман ир-рахим...
– Бу дөньядан үз әҗәлең белән китәргә язган булса, син, һичшиксез, сәгадәтне күрәчәксең, – диде олы юлчы.
– Ул җәннәттә барысы да тигез булыр, – дип, хуҗасының фикерен дәвам итте. – Җәннәтнең биек вә бөек гөмбәзе астында христиан кешесе Библиясе, Будда кешесе Трипитакасы, индус кешесе үзенең Ведасы белән, мөселман кешесе Коръәне, яһүд Тәүраты белән вә башка диндәгеләр үзләренең китаплары белән һич каршылыксыз, тату яшәячәк, чөнки бу китапларның барысы да бөек Рухтан – Илаһыдан иңгән.
Алар үзара бәхәсләшеп киттеләр. Шуннан шахмат уйнадылар.
– Башланган уенны тәмамлыйк, синьор Олонсо! Нидән бәхәсләшкән идек әле без?

 – Мин җиңсәм, без Болгардан Сәмәркандка – әмир Аксак Тимер тарафына китәчәкбез. Сир җиңсә, Болгардан урыс христианнар ягына юл тотачакбыз.
– Менә мин болай йөрим, – диде Карадәрвиш.
Олонсо табын җыештырган җайдан гына фигураларны күчереп куя.
– Сир, королегезне саклагыз! – диде табынчы.
– Дөрес, корольне сакларга кирәк! Син шаһ куйдың, Олонсо. Мин
капландым.
Олонсо йөри.
– Мат, сир. Димәк, без Аксак Тимер җәнаплары янына барабыз!
– Шаккаткыч! – дип аптырады олы юлчы. – Университетта укыганда, шахмат батыры идем, мине җиңгән кеше булмады. Син Гарәбстанда да батырларны җиңдең, Мисырда да, хәтта Болгар әмире Абдулланы да җиңдең. Син моның серен беләсең булыр. Ярар, киләсендә мин җиңәм.
Синеңчә булсын, киттек без Сәмәркандка.
– Хәерле юл!
– Бирсен Ходай! Киттек, Олонсо! Алда безне юл көтә... Болар кыргый татарлар түгел, дустым Олонсо. Ауропа берни дә белми икән татарлар хакында. Татарлар кыргый түгел, татарлар батыр сугышчылар, матурлык, гүзәллек сөяләр, алар бу байлыкны, бу гүзәллекне ансат кына ятлар кулына бирмәс!
– Сәмәркандта бөек хаким Аксак Тимер, диләр.
– Ярый, Аллага тапшырдык, баргач, үз күзләребез белән күрербез. Болгар илен калдырып, Сәмәркандка – әмир Аксак Тимергә йөз тоттык, синьор Олонсо!
– Ислам илендә мин синьор Олонсо түгел, Мостафа дәрвиш.
– Ә миңа «Исрафил хәзрәт» дип эндәшерсең. Әйдә, киттек, Мостафа дәрвиш!

(Дәвамы бар)

10 Зиккурат – күк йөзен күзәтү манарасы; обсерватория

11 Мөхтәшәм – бай, күркәм.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев