Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Җәза мәйданында булган хәл

Аутодафе.
Берничә елдан соң, Кастилиядә король сарае каршындагы мәйданда булды бу хәл. Җыр-бию, урам тулы халык бәйрәм итә. Шушы бәйрәмгә хөллә7 чабуын эт талаган Карадәрвиш күреде. Бу – Бонифаций иде. Ул таякка таянган. Бер кулы юк, җиңе билбавына кыстырылган. Күрәсең, бик ерактан килә. Бераз арттарак, аны коткаручы сакчы йөри, сыртында – биштәр.
Карадәрвиш яндагы бер ташка утырды.
– Килеп җиттек бугай.
Олонсо капчыгын кочаклап, Карадәрвиш кырына чүмәште. Мәйданда баштан-аяк бөркәнгән бер хатын күренде. Бу Беатриса иде. Ул сөртенеп китте. Карадәрвиш аны терсәгеннән тотып калды. Беатрисаның хәле мөшкел, ул аңын югалтыр дәрәҗәдә авыру иде.
– Сак булыгыз, синьорита! – диде Карадәрвиш.
– Синьора! – дип төзәтте хатын.
– Гафу итегез, синьора, – диде дә Карадәрвиш хатынны бер кырга алып килеп яткырды. – Менә шулай.
– Су! – диде хатын. – Тамак яна.
Карадәрвиш юлдашына ымлады, юлдашы биштәреннән турсык чыгарып, хатын ирененә су тамызды.
– Хәзер хәл керер. Син, бичара да король Хуаннан яклау эзләп
йөрисеңме? – диде Карадәрвиш.
Хатын гаҗәпсенеп, Карадәрвишкә карады да хәлсез тавышы белән
кычкырмакчы иде, ләкин аның авызыннан зәгыйфь хырылдау гына чыкты.
– Руи? Бонифаций!
– Беатриса! Синме бу?

– Руи!
– Тсс! – диде куркуга калган Карадәрвиш.
– Мин сине шундый сагындым, сине күрмәгәнемә тугыз ай тулып килә. Хатын шактый кабарган корсагына ымлады.

- Менә мондагы Бонифацийга да тугыз ай тула.
– Ничек? Йа Аллам, син ни сөйлисең? Без яшерен күрешкәннән соң күпме сулар акты, ничә еллар узды.
– Аңлыйм, Руи, яшерен сер! Мин ике тапкыр гына яшеренеп,
каравылларны алдап, яныңа кердем. Таулы урман аланында очрашырга вәгъдә иттең дә килмәдең. Аннан соң синең янга тагын кердем. Ләкин бу юлы тупас кыландың. Үзеңә охшамаган идең. Тавышың да, кыяфәтең дә шул ук, элеккеге Бонифаций, ләкин син нык үзгәргән идең. Бәлки, авырып киткән булгансыңдыр. Иярдән егылып, Бөек Инквизиторның зиһененә зыян килгән, ул вакыт-вакыт хәтерен югалта, дигәннәр иде.
– Аңлашылды, Беатриса! Карыныңда Бонифаций баласы түгел, карак, юлбасар Педро Бургосның баласы кыймылдый.
– Кем баласы?
– Антихрист баласы!
– Саташкансың син, Руи! Синең сул кулың кая китте? Тугыз ай элек кенә ике куллы идең бит.
– Ялган Бонифаций белән ятакта аунаганда, игътибар итмәдеңмени? Кабахәт Педроның сул беләгендә миңе юк. Син бит минем сул кулымдагы көрән миңне назлап сыйпый идең, бу минем өчен – бәхет, дип әйтә торган идең.
– Изге Мария! Синең сул кулың ак чүпрәк белән бәйләнгән иде. Нигә кулың бәйләүле дигәч, син әйттең: янгын чыкты да, шунда беләгем янды, дидең.
– Мин әйтмәдем. Ул сүзләрне сиңа Ялган Бонифаций – башкисәр Педро Бургос әйткән.
– Димәк, тәхеттә син түгел, сиңа охшаш җинаятьче утыра. Ул Бонифаций исеменнән фәрманнар яза. Салымнарны тагын да арттыра. Рәхимсез рәвештә гаепсезләрне утка ташлаттыра. Халык арасында имеш-мимеш йөри. Бонифаций гаделлек өчен көрәш башлады да, үзе рәхимсез түрәгә әверелде, имеш, син башың белән аттан егылып, шулай кинәт үзгәргәнсең, диделәр. Димәк, минем карында шул кабахәтнең токымы ята. Үтерәм мин
аны тууга ук.
– Кешенең җанын кеше кыярга тиеш түгел! – диде Бонифаций.
– Ул кеше түгел! Ул – Иблис! Ә синең углыңны бер герцог аша король сараендагы пажлар мәктәбенә урнаштырдым. Сиздерми генә мин аны читтән генә күзәтәм. Гаҗәеп матур, акыллы углан үсеп килә. Аның исеме Салазар. Ләкин ул атасының Бонифаций, анасының Беатриса икәнен белми. Салазарның да сул беләгендә нәкъ синеке кебек миңе бар. Синең сул кулың кая китте?
– Педроның Ялган Бонифаций икәнен исбат итә торган миң булганга күрә, аны чабып ташладылар. Ләкин мин киселгән беләгемнең мумиясен яшерен урында саклап торам.


Бәйрәм итүчеләр Карадәрвишне урап алды, аны уенга чакырдылар, Беатрисадан читкә алып киттеләр, барысы да шашып бии. Карадәрвиш бәйрәм көтеп йөрүче Самиро исемле бер егет янына килде.
– Нинди бәйрәм бүген? Нигә шатланасыз? – диде Карадәрвиш.
– Бәйрәм бүген, мәйдан уртасында – аутодафеда еретикларны
яндырачаклар, – диде Самиро.
– Ни өчен яндыралар? Аларның гаебе нидә?
– Алар Бөек Инквизитор Бонифацийга тел тидергән.
– Бонифацийга тел тидергән? Ничек?
– Бөек Кардинал Бонифаций да, аның кардиналлары да – барысы да үзләре еретик, үзләре бозык, үзләре карак, дигәннәр.
Карадәрвиш:
– Дөрес әйткәннәр ич! – диде үзалдына. – Бонифаций – үзе карак! Башка Кардиналлар кешеләрнең акчаларын, җаннарын гына талый иде. Бу Бөек Кардинал кешенең исемен дә урлаган карак!
Һәм ул бар кешегә дә ишетелерлек итеп әйтте:
– Койрыклы йолдыз ажгырып килә җир өстенә. Афәт килә, ә сез
кеше яндырганга куанасыз! Чума мурыннан Кытай ягында миллионлап кеше кырылды. Шул яклардан килешем. Калалар тулы өем-өем мәетләр, хайван үләксәләре аунап ята. Түрк-татар далалары тулы филләр, дөяләр, атлар, ишәк, кеше мәетләре күмелмәгән килеш ауный. (Карадәрвиш тилеләрчә көлә башлады.) Ха-ха-ха... Койрыклы йолдыз алып килгән
афәтләр безнең өчен, христианнар өчен файда. Кытаенда меңләгән буддачылар кырылышып ята, Дәшти Кыпчак далаларында бихисап татар мәетләре ауный. Африкасында маврларны – мөселманнарны мур кыра.
Ха-ха-ха... Чума мурыннан котылыш бар. Ә менә мөселманнарның яулап алуларыннан котылу юк. Чума мурыннан да, Койрыклы йолдыз афәтеннән дә, мөселманнарның явыннан да хәтәррәк куркыныч бар – анысы түркләр – татарлар афәте.
Дөнья караңгылана башлады, эңгер-меңгер вакыты җитте. Ерактан гөрелте ишетелде. Дөнья кинәт яктырып китте. Чалтыратып, яшен сукты. Күкләр күкрәде. Тагын караңгылык. Сарайдан Канцлер белән ике сакчы килеп чыкты. Тирә-як бераз яктыра төште.
Шулчак Канцлер халыкка карап, сүз башлады:
– Йа Иисусе Христосе! Бу гарасат илебезгә әҗәл алып килде. Сөекле королебез Хуан Беренченең йөрәге тибүдән туктады!
Карадәрвиш иелә-бөгелә чукына башлады:
– Король Хуан вафат булдымыни? Ә мин яклау сорап, ярдәм эстәп, аны күрергә килгән идем. Йа Христос, яклаучысыз калдым! Соңгы өметемнән, коткаручымнан мәхрүм калдым...
Карадәрвиш үкереп еларга тотынды. Канцлер Карадәрвишкә мөрәҗәгать итте:
– Бар, дәрвиш, халыкка җиткер: король Хуан вафат булды, диген.
Ике сакчысы белән Канцлер сарайга кереп китте. Беатриса Карадәрвиш янына килеп:
– Изге Мария! Король Хуан вафат! Кем мине яклар? Уйнаштан туган баланы анасы белән бергә яндырачаклар бит, – диде.
Карадәрвиш хатынга карамыйча гына әйтте: 

– Король Хуан Беренченең җаны күккә-гарешкә очты китте. Корольләр арасыннан иң миһербанлысы, гадел хөкемдар Хуан, халык вәкилләренә сараенда урын биргән, бозык монахлардан динне сафландырырга алынган королебез вафат булды! Елагыз! Кастилия гадел хөкемдардан мәхрүм калды! Елагыз!
Мәйдандагы халык үкереп еларга тотынды.
– Королеваны тулгак тота, диләр.
– Королева кемне табар? Тәхет варисымы, әллә кыз баламы?
Карадәрвиш юрауларын дәвам итте.
– Койрыклы йолдыз килгән елны бер изге кеше вафат булыр, дигән. Димәк, ул изге кеше король Хуан булып чыга! Димәк, быел дөньяга рәхимсез шәхес туачак? Кем булыр ул?
Дөньяны тагын да каты гөрелте каплап китте. Шул гөрелтеләр арасында, җан өшеткеч аваз яңгырады, хатын-кызның әче кычкырганы, яңа туган бала тавышы ишетелде. Беатриса да кычкыра. Аның ягында да яңа туган бала тавышы. Гөрелте тынды. Самироның хатыны Жозефина белән Карадәрвиш Беатриса янында чуала.
– Синьора, улың бар! – диде Жозефина.
– Бәхетсез бала! – диде бичара ана.
– Аңа Балтазар дип исем кушарсыз!
Карадәрвиш укынуын дәвам итте:
– Йа Илаһым, Койрыклы йолдыз узганда туган балалар бәхет ияртеп киләме дөньяга? Әллә афәткәме безне батырачак?
Шулчак сарайдан Канцлер чыкты:
– Бөек Кастилиянең башкаласы Толедода, король Хуан I сараенда
бердәнбер угыл, тәхет варисы дөньяга килде. Сөенегез!.. Дәрвиш, шатлыклы хәбәр сал халыкка!
Карадәрвиш шашкын кыяфәттә иде:
– Менә ул мессия8! Менә кем коткарыр безне татар-мөселман мурыннан! Безне генә түгел, бөтен Ауропаны афәтләрдән коткарыр! Үтерелмәс өчен ул дошманын үтерер! Димәк, изге урынына изге килде! Изге һәм миһербанлы, гөнаһсыз кыз – Мариянең гадел хөкеме булсын! Амин! Король үлде, король
туды!
Ул шашып чукына башлады.

Халык та аңа ияреп чукынырга тотынды.
Шатлыклы көй яңгырады. Халык бәбәй туен бәйрәм итә. Бер почмакта Беатрисаның баласы елый иде.
Карадәрвиш елак баласын тотып утырган хатын янына килде.
– Беатриса, бар син кач, кит бу тирәдән. Балаңны мин чиркәү ишеге төбенә куярмын. Юкса, сине инквизиция кулга алачак.
– Үтер син аны! – диде хатын. – Юкса, мин үзем аның авызын томалыйм! Үтермәсәң, аңа Балтазар исеме куштыр! – дип, алъяпкычка биләүле баласын Карадәрвиш кулына тоттырып, Беатриса, иләс-миләс атлап, читкә китте, ул халык арасына кереп юк булды. Шау-шу. Карадәрвиш биләү тотып, ни кылырга белми шау-шулы мәйданда йөренде. Шулчак аның яныннан яшь
монах узып бара иде.
– Падре, – диде Бонифаций. – Монда берсе бала ташлап киткән.

 – Гөнаһка батып, гарык булды дөнья, – диде монах. – Аның анасы кем? Бу баланы кем уйнаштан тапты икән?
– Падре, зинһар, алыгыз бу җан иясен, – диде Карадәрвиш. – Менә монда язуы да бар.
Монах язуны алып укый башлады:
– «Мин бу баланы гөнаһлы уйнаштан таптым. Теләсәгез, аны утка
атыгыз, теләсәгез, алып тәрбия кылыгыз, баланың исеме Балтазар булыр...»
Ярый, без ул уйнашчының кем икәнен тиз белербез, – дип, монах биләүле баланы тотып китеп барды.
Карадәрвиш көләргә тотынды:
– Балтазар... Балтазар!
Ул кинәт көлүеннән туктады, шомлы кыяфәткә керде:
– Койрыклы йолдыз Җиргә тияр-тимәс узып китте. Шөкер!

(Ул сәер хәрәкәтләр ясап йөренә башлады.) Күрәзәчеләр, йолдызларга багучылар хәбәр итте: Иисус Христос туганнан соң мең өч йөз җитмеш сигез ел узгач, Кояш Аждаһа йолдызлыгында чакта, Койрыклы йолдыз узып киткәндә, христиан шәһәрендә бер ир олан – варис дөньяга киләчәк. (Ул кинәт артык куаныч илә әйтте.) Илаһи Мария исеме белән ант итәмен ки, бу шул ир
бала! Христиан дөньясының бөек каһарманы, Испания короле Һенрих III дөньяга аваз салды. Өченче мур килә мир өстенә. Монысы алдагыларыннан да хәтәррәк булырга охшый.
Ул шашып үкерергә тотынды. Әллә каян гына саташа башлаган Беатриса килеп чыкты. Аның чәче тузган, киемнәренең рәте калмаган. Беатриса Карадәрвишкә якын килде. Карадәрвиш дәвам итте:
– Койрыклы йолдыз узып барганда туган ир бала бәла була, дигәнме? Кешеләр! Койрыклы йолдыз узганда туган ир бала бәла алып килерме, юкмы, әмма ул баланың атасы Бонифаций урынында утыручы кеше ата карак, төрмәдән качкан башкисәр, бу юлбасар халыкка күп зыян салачак әле.
Боларны ишеткәч, аптыраган кешеләр Беатриса янына туплана башлады. Кыяфәтсез хатын халыкка төртеп күрсәтте, гаепләү сүзе башлаган хөкемдардай:
– Ахмаклар сез! – дип кычкырды. – Бөек Инквизитор урынында юлбасар Педро утыра.
Карадәрвиш тиз генә Беатрисаның авызын томаламакчы булды.
– Синьора, синьора, китегез моннан, – диде.
Беатриса аның кулыннан ычкынды да тагын да катырак кычкыра
башлады:
– Аңламыйсызмыни соң сез, сарыклар? Ярый, мин бозык хатын, ди. Сезне монахлар бозмыймыни?
Жозефина Беатриса янына килеп, ярымпышылдап әйтте:
– Синьора, яхшы чакта кит син моннан! – диде.
Беатриса үзенекен итте, Жозефинаны яныннан этеп:
– Беркая да китмим! – диде. – Мин монда король Хуаннан ярдәм сорап килдем. Якласын ул гөнаһсыз халыкны инквизициянең рәхимсезлегеннән. Коро-оль, хөрмәтле король җәнаплары Хуа-ан..
– Король Хуан әле генә вафат булды! – диде Жозефина.
– Король вафат булмады! – дип акырды Беатриса.– Аны үтерделәр! Ләкин король Хуан үлемсез! Андый корольләр үлә, димени, ахмак хатын. Король Хуан, коткар кешеләрне... Бөек Инквизитор урынында ата карак утыра.
Ике кеше килеп, Беатрисаны туктатырга тырышып карады. Ләкин
Беатриса каты карышты, үзе һаман кычкырды:
– Динебез башында кабахәт утыргач, халык кая барсын? Җибәрегез мине. Тәнем болай да ут яна. Гөнаһларымнан шулай яна. Мин инде әллә кайчан ут ялкынында. Хәзер яндырсагыз да, ялкынны тоймаячакмын. Чөнки мин мәет инде! Рухымны, җанымны мин Аллаһка тапшырам, үлгәч, мәетемә хуҗа
булырсыз!

Сакчылар Беатрисага якыная иде.
Хатын хәнҗәрен күкрәгенә батырды. Ул әкрен генә шәлперәеп җиргә егылды дигәндә, Карадәрвиш Беатрисаның гәүдәсен тотып алды. Сак кына хатынның башын җиргә куйды.
– Беатриса, кичер... – диде дәрвиш һәм үлгән хатынның ачык калган күзен яптырды. – Кичер!
Канцлер халыкка карап:
– Алып китегез бу хатын мәетен! – дип боерды.– Үлеп котылды. Ул Сатанага җанын саткан хатын! Аның мәетен яндырырга!.. Тәхет варисының бишек туе хөрмәтенә мәйданда – аутодафеда явыз еретикларны яндыру бәйрәме булачак. Бөек кардиналга тел тидергәннәрне Бөек инквизиция хөкем итәчәк. Яңа туган сабый король Һенрих III хөрмәтенә бәйрәм  башлана.
Карадәрвиш:
– Йа Илаһым. Тагын гөнаһсызлар харап була икән! – диде.
Халык кеше яндыру бәйрәмен кытыкланып көтә иде. Кешеләр арасында шымчылар күренеп-күренеп китте. Алар тыңлана, алак-ялак карана иде.
Канцлер аның сүзен басардай каты тавыш белән әйтте:
– Бәндәләр, бүген – бөек бәйрәм! Тәхет варисы дөньяга килде!
Еретикларны яндырабыз! Мәйданны бизәгез! Утынны, чыбыкларны мул ташыгыз! Бәйрәм бүген!
Кешеләр бәйрәмгә әзерләнә башлады, кочак-кочак коры чыбык ташыды. Күңелле көй яңгырады.
Канцлер нотыгын дәвам итте:
– Синьорлар, синьоралар, рыцарьлар, чүлмәкчеләр, тимерчеләр,
сатучылар, алучылар! Бәндәләр! Мәйдан уртасындагы күтәртмәдә
еретикларны яндырыр өчен барысы да әзер! Испания короле Хуан I нең варисы Һенрих III нең тууы хөрмәтенә багышлап, бер яһүд, бер баск һәм ике этруск кешесе утка атылачак! Динебезне сафландыру эшендә Иисус Христос алдындагы бурычыбызны без әнә шулай үтибез. Бу дошманнарны хөкем итәргә Бөек Бонифаций үзенең ышанычлы кардиналы-инквизиторы Бардинины юллады.
Тантаналы музыка яңгырады. Сарайдан кардинал-инквизитор Бардини, биләүләнгән бала тоткан хатын – Дая һәм сарай әһелләре, сакчылар чыкты.
Халык аларга баш орды.
Бер олы яшьтәге синьор кычкырды:
– Яшәсен кардинал, яшәсен тәхет варисы! Ир кеше аның сүзен җөпләде:
– Яшәсен Бөек Кардинал Бонифаций!
Халык арасыннан бер яшь хатын – Жозефина атылып чыкты. Аны
сакчылар урап алды.
– Җибәрегез мине, синьор кардиналга сүзем бар! – диде Жозефина.
Бардини сакчыларга ым какты:
– Узгарып җибәрегез! – диде.
Жозефина кардинал Бардини алдына егылды.
– Кардинал җәнаплары, минем ирем гаепле түгел, сабыйларым хакына коткарыгыз, зинһар, безнең ике балабыз бар!
Кардинал Бардининың күзе яшь-гүзәл хатынга бик тиз төште, ул
Канцлерга пышылдады:
– Аның ире ни өчен аутодафеда? – диде.
– Кардинал җәнаплары, аның ире ересь сөйли халык арасында.
– Нинди ересь сөйли ул?
– Шаһитлар сөйләсен! (Канцлер шымчыга ишарә ясады.)
– Кардиналым! – диде шымчы. – Бөек Инквизитор Бонифаций да, аның кардиналлары да үзләре динне боза, алар үзләре әхлаксыз, дип әйтте...
Жозефина шымчыга ташланды.
– Менә ул еретик, кардиналым! Әнә, сезнең каршыгызда ул ни сөйләп тора! Минем ирем түгел, бу сүзләрне менә бу еретик әйтте.
– Мин ул әйткәннәрне генә кабатламакчы идем... – диде шикле кеше. Жозефина кыза бара иде:
– Минем ирем дә башкалар әйткәнне генә кабатлаган иде.
Кардинал Канцлерга гына ишетелерлек итеп әйтте:
– Алыгыз бу еретикны! Голгофага аткарыгыз!
Шымчы каушап калды.
– Кардиналым, минем гаебем юк. Мин еретик сүзләрен кабатлаучы гына.
– Алыгыз! – дип боерды Канцлер.
Сакчылар шымчыны алып китте.
Кардиналның эче кытыклана иде.
– Бу хатын төшеп калганнардан түгел, – диде Бардини.
– Шәһәребезнең гүзәле, кардиналым, – диде Канцлер.
– Бар бит бәхетле ирләр, ә?
– Сез дә бәхетле булыгыз, кардиналым.
– Иренең байлыгы, малы күпме?
– Ире хәерче, алар ике бала белән алачыкта яши. Муеннан бурычта. Тапкан малларын икәүләп туздыра баралар.
– Кардинал-инквизитор, сабыйларым хакына, зинһар, гөнаһсыз иремне коткарыгыз! – диде Жозефина.
– Димәк, аларның чиркәү файдасына конфискацияләнер малы юк?
– Юк, кардиналым!
– Аның ирен голгофадан алып, аерым ябыгыз, тикшерүне
канунлаштырырга кирәк. Ә бу хатын бәйрәм азагында хөкем бүлмәсенә керсен. Һәрьяклап тикшерергә, шаһитлардан сорау алырга. Шунда иренең язмышын хәл итәрбез. Канун буенча, гадел эш йөртергә бурычлыбыз. Канцлер Жозефинага әйтте.
– Хатын! Ирең голгофадан алына! Гаделлек кануны буенча без аның җинаятен тикшерергә бурычлыбыз. Гаебе расланмаса, азат кылыныр. Ә син хәзер хөкем бинасына кереп, кардинал инквизитор каршында җавап тотарга тиешсең!
– Рәхмәт, кардиналым! – диде Жозефина.
Канцлерның ярдәмчеләре Жозефинаны сарайга таба, кардинал
сакчылары Самироны дарагачтан алып, икенче як бинага алып китте.
Жозефина ирен күреп, алга ыргылды.
– Җаным, синьор кардиналга рәхмәт укы!
Самиро артык буйсынган булып такмаклады:
– О-о, җиде кат күктән чиксез рәхмәтләр яусын Бөек Бонифаций
белән кардинал-инквизитор Бардини җәнапларына! Гаепле кешене голгофадан коткарырга кардиналның хакы юк. Димәк, мин гаепле түгел. Гаебем булмаган килеш мине ялкында чытырдап янудан коткарганы өчен инквизиторга Иисус Христос яше санында рәхмәтләр! Димәк, мин кардиналга бер мең дә өч йөз җитмеш сигез тапкыр рәхмәт кычкырам!
Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт...
– Телеңә салынма! – дип боерды Канцлер.
Жозефина һаман иренә тартыла:
– Җаным, без озакламый күрешербез! Түз, күп сөйләнмә!
Самиро аянычтан шаркылдан көләргә тотынды.
– Мин түзәрмен, ә менә син Гадел Хөкем йортында ничек түзәрсең икән? Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт...
– Алыгыз икесен дә! – дип боерды Канцлер.
Самиро һаман юри иелә-бөгелә шамакайлана иде:
– Рәхмәт, рәхмәт...
Сакчылар Самироны зинданга, Жозефинаны хөкем сараена алып
киттеләр. Карадәрвиш бер почмакта чүгәләп утыра иде. Кардинал Бардини дәрвиш ягына карый, әмма теләнче кыяфәтендәге дәрвишкә ныклап игътибар итми иде.
Бардини Канцлерга әйтте:
– Сабый корольне дарагач янына алып барыгыз! Аның беренче көне еретиклар белән көрәшүдән башлансын! Күрсәтегез сабыйга, кереп калсын миенә: алда әнә шундый корбаннар көтә!
Дая сабыйның йөзен ачып куйды. Кешеләр чиратлап, сабыйга багып, мәйданга таба йөри башлады. Карадәрвиш тә сабыйга якын килеп, мәгънәле караш ташлады:
– Бөек Алланың исемен данлыймын!
Ул кулы белән сабыйның башын тотмакчы булды, аның кулына сакчы каты итеп сукты. Дәрвиш таягын төшереп җибәрде. Кардинал кинәт Карадәрвишкә игътибар итте.
– Бу нинди шәүлегән? – диде кардинал Бардини. – Нигә аны корольгә якын җибәрдегез?
Канцлер аптырап калмады:
– Мәхлук Алла бәндәсе, хәер соранып килүедер.
Бардини Карадәрвишкә әйтте:

 – Сарай янында хәер соранмыйлар. Сарайга, кардиналга хәер китерәләр, бәндә!
Карадәрвиш сыңар кулы белән таягын ала алмыйча азаплана иде, Кардинал сырт якасыннан тотып, дәрвишне калкытты да чыраена бакты. Бардини як-ягына каранып алды да Карадәрвишне аулакка алып чыкты.
Канцлер нидер сизенеп, җыелган халыкны тарата башлады.
– Барыгыз да дарагач янына, еретикларны яндырганны карарга килегез!
Кешеләр җәза мәйданына таба агыла башлады.
Бардини аулак урында Карадәрвишнең якасыннан алды:
– Чулак Дәрвиш?! Син каян килеп чыктың монда, тере мәет? – диде. Карадәрвиш бер дә исе китмичә генә якасын Бардини кулыннан ычкындырып:
– Койрыклы йолдыз ташлап китте, кардиналым! – диде.
Кардинал як-ягына карап әйтте:
– Бөек Бонифацийның әмере белән син үлемгә хөкем ителгән бәндә!
Карадәрвиш сабый чагындагы дусты Бардини белән шаяртып
сөйләшергә хокуклы иде:
– Мин үземне үзем үтерергә әмер биргән булып чыгам түгелме,
кардинал? – диде.
– Син – Руи Гонсалес Клавихо, Бөек Инквизитор түгел!
– Күземә туры кара, Бардини!.. Карый алмыйсың! Чөнки син – ата
җинаятьче! Чөнки син – карак! Син урладың минем исемемне, җисемемне. Мин – чын Бонифаций!
– Сиңа кем ышансын хәзер! Син – чулак дәрвиш!
– Син мине чулак ясаган кеше, Бардини. Син ялган Бонифацийга
минем кулны чабарга киңәш биргән бәндә, Бардини! Чөнки син мине сабый чактан ук белә идең. Мин сине бер тапкыр су астыннан тартып чыгардым, маврларның зинданыннан коткарып калдым, син төрекләргә әсир төшкәч, төрек солтаныннан сатып алган кеше мин. Син белә идең бит, ул түгел, мин Бонифаций. Минем урында ялган карак утырганын белмисеңдер дип, хәерче кыяфәтендә калган дәрвиш буларак, мин сине эзләп таптым: коткар, дустым, мин сиңа күпме игелекләр кылдым, син
дә игелек кыл, кайтар үз тәхетемә, дидем. Минем исбатым бар иде, дидем. Сул кулымның беләгендә зур гына көрән миңем бар, дидем. Сул беләгемдәге миңемне атам-анам, туганнарым, дусларым күрә белә иде. Карак Педроны фаш итәр өчен халыкны җыеп, миңле беләгемне генә күрсәтергә кирәк иде. Ялган Бонифаций минем арттан шымчылар җибәреп, сул кулымны чаптыртты.
– Бонифацийның сул кулы янган, аның сул кулындагы миңе дә янган. Өйдән сабый балаларны коткарганда янды Бонифаций, – диде Бардини.
– Нинди янгын, нинди бала? Сез ул янгынны махсус оештырдыгыз. Имеш, шул янгында Бонифацийның сул беләге янган, беләгендәге зур көрән миңе дә янган! Гомерлеккә сайланган Бөек Кардинал булып, байлык, муллык, ләззәт эчендә утырыр өчен сул беләк кенә кызганыч түгел.
– Дустым! Бу сөйләшүнең сиңа ни файдасы бар? Син – еретик. Син – католикларга каршы хәрәкәт итүче гыйсъянчы, дененнән язган зат. Синең урының учакта! – Син бит миндәйләрне хөкемгә тартмыйсың, чөнки минем таларга малым юк. Сез бит бөек кардинал-инквизиторлар, бай яһүдләрне, бай маврларны, бай баскларны гына талыйсыз. Әнә, син гаепсезгә голгофага
бастырган бу егетне коткармакчы, чөнки аның малы юк, аның каравы гүзәл хатыны бар. Ул хатынга кендектәш булганнан соң аны да, ирен дә коткарачаксың. Чөнки аңа күз ташладың. Аутодафеда яһүдне яндырганнан соң ала торган байлыгы бар. Гаебе булмаса да, аны гаепле итәчәксең. Бичара баскның ни гаебе бар? Аның да гаебе бай булуда. Мул көтүлекләре,
шәһәрдәге, авыллардагы таш йортлары һәм чибәр кызлары бар. Шул ләззәтләр өчен син хакыйкатьне, Бөек инквизиторны, динне, Христосны саттың!
– Җитте! Чулак дәрвиш! Син ересь сөйлисең!
Карадәрвиш усал көлде.
– Гаделлек сакчысы, миһербанлы католик, бөек инквизитор, әхлаксыз, син – еретик, Бөек Кардинал үзе карак!
– Тсс! Кеше ишетсә, мин сине утка атарга мәҗбүр булачакмын! Тсс!
– Ярлы янудан курыкмый. Син – Гаделлек сакчысы, Бөек Кардинал- инквизиторны һәм католиклыкны якларга алынган пычрак дуңгыз!
– Чыгырымнан чыгарма.
– Иблис токымы католиклыкны эчтән җимергәндә харап була
христианнар, харап була Ауропа. Бернинди Хач-тәре сәфәрләре дә коткара алмый безне. Чөнки ул сугышлар безнең тарафтан гадел түгел иде, безне татар-мөселман, мавр мөселманнарыннан берләшү генә коткара ала. Католиклар үз кешеләрен яндырганда, дөнья татарларга калачак. Коткар дөньяны, коткар христианнарны. Әйт син ышанычлы кешеләреңә: сарайда
Ялган Бонифаций утыра диген, чын Бонифацийның миңле кулын чаптылар, Ялган Бонифаций сул кулын үзе көйдерде, хәзер чын Бонифацийны үтерергә әмер бирелгән, диген.
– Исбатың кайда? Исбат кирәк. Синең миңле кулың юк. Бонифацийның сул кулы янган. Бетте дәлил. Шайтан тәгәрмәче гамәлгә куелган, Иблис тегермәне тарта башлады инде. Инквизицияне туктатып булмый, инквизиция, дустым, ул бөек рухның чиксез гайрәте. Бу гайрәт хәрәкәткә китерелде, бу хәрәкәт рухның куәтен арттырганнан арттыра бара, шулай итеп, инерция барлыкка килә. Инерцияне туктата алырлык көч дөньяда
юк, мин алардан куркам, аларга каршы бара алмыйм.
– Әле соң түгел, туктагыз, зинһар, туктатыгыз бу кырылышны!
– Артка борылганчы – алга, тагын да күбрәк корбаннар аша алга барырга кирәк.
– Ә мин, канун тарафыннан сайлап куелган чын Бонифаций ни кылырга тиеш?
– Синең язмышың хәл ителгән, син рух тегермәне куласасына килеп кысылган мәхлук. Синең исбатың юк.
– Исбатым бар минем!
– Нинди исбат?
– Фаш итә торган кәгазьләрне, кисек кулымны ышанычлы урынга
куйдым, үтерә калсагыз да, юлбасар фаш ителәчәк, аның белән бергә сез үзегез яккан учакта чытырдап яначаксыз. Хуанның шикле үлемендә Ялган Бонифацийның да, синең дә турыдан-туры катнашың бар түгелме? Чөнки ул сезнең койрыкка баса башлаган иде. Хуанның агуланган икәнен исбат итү бик җиңел бит, Бардини.
– Тсс!
– Кыскасы, мин әле сезнең белән көрәшәм, яхшы чакта күч минем якка.
– Синең якка күчеп, син җиңсәң, мин малымнан колак кагаммы? Син бит фәкыйрь Монахлар Ордены яклы.
– Сиңа җитәрлеге калыр.
– Мин инде бай тормышка күнеккән.
– Тегермән ташын бер ялаган эт тегермәнгә яңадан килми калмый. Кыскасы, син әлеге гүзәл хатынны, аның ирен хәзер үк иреккә чыгарасың, чөнки аларның гаебе юк. Әгәр дә син ул хатынга кул салсаң, аның ире бөтен көчен синнән үч алуга куячак. Дар агачы янындагыларны син хәзер үк сафсатага корылган нотыгың белән аклыйсың яки җиңелчә генә җәза биргән булып, аларны коткарасың!
– Бөек инквизитор алдында ни дип җавап бирермен? Яһүдне, баскны яндырып, мин ул процесстан кырык мең алтын реаль, егерме мең мараведи алып кайтырга тиешмен?
– Гаепләре дә, акчалары да, маллары да юк иде, диярсең! Җә!.. Яки бөтен җыйган байлыгыңны алтынга әверелдереп, Англиягә качарсың.
– Бөек Иквизиторның кулы Англиягә дә җитәрлек. Дөнья тулы аның
шымчылары.
– Алайса, Кордовага, Гранадага, Мавританиягә кач. Гарәпләрдә
инквизиция юк. Вакыт чыкты, Бардини!
– Күч минем якка, Бардини! – диде дәрвиш. – Үзеңне дә, илне дә афәттән коткар.
– Артка юл юк, бары тик алга! – диде Бардини: – Без – кардиналлар Христосның ярдәмчеләре! Дустым, син Италия, Испания, Франция кебек илләрнең чик буена да килмә. Сине аутодафедан коткарып, мин дуслыгыбыз каршындагы бурычым үтәлгән, дип саныйм. Хуш!

Бардини тәвәккәл адымнар белән сарайга кереп китте.
Карадәрвиш мыскыллы елмайды.
– Хуш, хуш, Бардини! Рәхмәт! Чиксез күп рәхмәтләр сезгә, кардинал- инквизитор Бардини. Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам!


Мәйданда бәйрәм иде. Карадәрвиш кыяфәтендәге Руи-Бонифаций
дустының хыянәтен онытып, үз эшен дәвам итте:
– Койрыклы йолдыз узып китте. Җаннарны кыеп китте. Йа Иисусе
Христосе! Күрәсеңме син, ишетәсеңме син! Синең исемнән, син күтәргән байрак астында нинди җинаятьләр кылына. Әллә соң Мөхәммәд пәйгамбәр хаклы булып чыктымы? Әллә чыннан да Ислам дине – иң дөрес динме? Тьфү-тьфү, җылы авызымнан җылы җил алсын! Мин дә ересь сөйләп торам түгелме? Изгеләрнең изгесе, миһербанлыларның миһербанлы кызы Мария
гадел хөкем чыгарсын! Амин!
Карадәрвиштән бер адымга да калмыйча йөрүче сакчы Олонсо әйтте:
– Сир, безгә монда калырга ярамый. Бардининың кире уйлавы да бар, – диде.
– Җир йөзендә менә ниләр кылына, дустым! – диде дәрвиш. – Күк йөзендә ниләр кылына? Алланың хөкеме кайчан иңәр? Дөрес, Олонсо! Бер син калдың миңа тугры булып.
– Сир, кардиналларның, Педро Бургосның котырган чагы. Юкка чык син, сир. Киттек Кордовага, аннан Гранадага, анда инквизиция юк.
– Әйттем исә кайттым, – диде Карадәрвиш, – мөселман илләренең
берсендә дә инквизиция юк! Бу – аларның какшамас ныклыгы. Дөрес әйттең, Олонсо дустым: вакытлыча без юкка чыгыйк!

(Дәвамы бар)

7 Хөллә – затлы өске кием.

8 Мессия – гөнаһлардан коткарырга алынучы.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: