Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Инквизиторга – инквизиция


Бөек Инквизитор резиденциясе.
Бөек Инквизитор сараенда ниләр кылынганын беркем дә белә алмас иде. Бу сарай – аерым дөнья, аерым дәүләт. Сарайның эчке серләренә төшенәм, андагы акыл көрәшенең очына чыгам, андагы маҗараларны, серле фетнәләрне беләм, дип әйтүче ата ялганчы булыр иде. Асылташлар белән бизәлгән тәхет, дисеңме. Кардиналлар, сакчылар гаскәре өчен салынган йортлар, китапханәләр, сыннар, фрескалар, киң күләмле картиналар өчен
төзелгән ядкарьханәләрне күргән кеше католикларның нинди кодрәткә ия икәнен аңлар. Әмма шушы байлык эчендә, шушы гүзәллек арасында ниндидер салкынлык, шом, кара дәһшәт мохите хөкем сөрә иде.
Монахлар, кардиналлар кайсысы кап-кара, кайсысы кып-кызыл,
кайсысы коңгырт киемгә киенгән, алар әрле-бирле ашыгып уза тора. Башка монахлардан кечерәк гәүдәле берсе шикле кыяфәт белән мәрмәр баганалар арасында йөри.
Ниндидер кәгазьләр тутырылган букча тоткан Бонифацийны күреп, кечкенә монах аның каршысына чыкты. Бу – монах булып киенгән Беатриса иде. Ул сакланып кына йөзен ачты.
Бонифацийның авызыннан:
– Беатриса?! – дигән сүз очып чыкты һәм каушавыннан букчасындагы кәгазьләрен төшереп җибәрде.
– Руи!
– Беатриса, син монда? Ничек кердең?
– Монах булып киендем дә, яшелчә төялгән каплаулы арбага менеп качтым... Җаным, Руи, син нинди мәһабәт, сиңа Бөек Кардинал киеме бик килешә. Син барыбер үзеңнекен иттең, кардинал булдың, аннан Бөек Инквизитор итеп сайладылар. Мин бик шат, җаным. Синең исемең хәзер Бонифаций!
– Шул араларны узып, ничек килеп җиттең, тиле хатын?
– Мин синең күләгәңә ияреп килдем. Син баскан туфракны үбәргә дип килдем.
– Тиз кит моннан! Сине монда күрерләр, танырлар, монахлар башлыгына мондый гамәл һич килешмәс, Беатриса, тиз бул, чыгып кит сарайдан.
– Ничә тапкыр юлларыңны сагаладым, күрә алмадым. Җаным, Руи, мин сагындым, юксындым, тилерә яздым. Син мине ташлап киткәннән соң акылдан ычкынам дип торам. Руи, җаным, син аңларсың җанымны, мин бит сине һаман сөям...
– Монда кардиналлар килергә тиеш, вакытым тар, зинһар, син чыгып китә күр.
– Руи, Бонифаций, уртак балабыз хакына син мине яныңнан кума.
– Ни дидең, нинди уртак бала?
– Ул сиңа охшаган. Бик тере.
– Башың юктыр синең, ничек итеп, никахсыз бала табарга булдың? Бу бит христиан кануннарына сыешмый. Никахсыз бала тапканыңны белсәләр һәм ул баланың атасы Бонифаций икәнен сизенсәләр, беләсеңме, инквизиция өчебезне дә учакка атачак.
– Ул баланың анасы мин, атасы син икәнен берәү дә белмәс. Мин синең углың Салазарны...
– Салазар?
– Әйе, Руи углы Салазар Кастилия короленең сараенда пажлар мәктәбенә тапшырылды. Беләсеңме, Бони, Салазарның сул кулында синеке шикелле коңгырт миңе бар. Могҗиза! – Зинһар, балаң хакына...

– Балабыз хакына!
– Балабыз хакына мине дә, үзеңне дә харап итмә. Син мине харап итәргә килгәнсең, күрәм, мин монда кардиналларны әхлаксызлыклары өчен хөкем итәргә җыенам, син никахсыз туган бала турында сөйлисең, чыгып кит, зинһар, Беат. Мин тәүбә иттем!
– Яхшылап үтен.
– Зинһар, Беатриса, олы эшне харап итмә. Син җенси ихтыяҗларыңны канәгатьләндерер өчен теләсә ни эшли аласың, ләкин милләт өчен, христианнар өчен төзәтә алмаслык хата кылган булырсың.
– Зинһар, кочакла мине...
– Мин тәүбә иттем! Хәзер монда кардиналлар җыелачак, утырыш
башланырга тора, минем вакытым юк.
– Кочакла мине, кочаклап үп, аннан китәм.
– Беат!
– Иртәгә, кояш чыгар алдыннан...
– Беатриса.
– Килерсеңме? Вәгъдәңне алмый мин китмим.
– Килермен! Тик соңгы тапкыр!
Беатриса Бонифацийны кочаклап үпте, кемдер аларның үбешкәнен күреп, кире чигенде. Бу – кардинал-инквизитор Караччо иде.
Беатриса:
– Рәхмәт! Көтәм! – диде дә ашыгып чыгып китте.
Бонифаций чәчелгән кәгазьләрен җыештырып, тиз генә алга атлады.
Хезмәтчеләр йөгерешә. Ашчылар, табын караучылар төпсә тотып чабыша. Шулчак ике кардинал керде. Аларның берсе Ламброзо – сарайның хәзинәдары. Икенчесе – кардинал Караччо – инквизиция эшләре җитәкчесе, трибунал башлыгы иде.
– Бөекнең үзенең дә... мәгъшукалары бар, диләр. Төн уртасында ике каравыл арасында кара чикмән бөркәнгән ниндидер затлар эчкә кергәлиләр, ди. – Караччо алак-ялак карангалап алды.
– Юкны сөйләмә! – диде дә Ламброзо да як-ягына каранды.
– Монах чагында Бонифацийны бер гүзәл синьорита белән тау
араларында еш күргәләгәннәр, – диде.
– Синең турыда да әллә ниләр сөйли монах халкы.
– Минем шәхесемә Папаның үзеннән башка кеше кагыла алмый. Минем вазифаларым чикләнмәгән. Әйттем исә кайттым, әле бая гына менә шушы урында икәү үбешеп торалар иде. Берсе – Бонифаций, икенчесе яшь монах иде шикелле.
– Юк-бар белән шөгыльләнгәнче, әнә, Көнбатыш илләрендәге
еретикларның үрчүен тыйсын иде.
– Анысын да тикшерә. Кайда нинди йола бозылган, кем нинди җәза алган, ничә еретик яндырылган, ничәсе асылган, ничәсе галерага1 аткарылган, ничәсе төрмәдә үлгән... Мин куркам, Караччо. Бик төксе кеше ул. Аның башында безгә карата ниндидер әйбәт булмаган уй бар.
– Шом иңде тирә-якка. Төннәрен шикле шәүләләр йөри кебек. – Анысы каравыл алмашыну гына.
– Каравыл алмашу гына булса икән! Кемнәрдер төнлә сарайга кереп, озаклап торып, килгәндәге кебек шым гына китеп бара.
– Булмас! Сарайга кеше түгел, эт тә, җил дә үтә алмас.
– Әгәр алар Бонифацийның махсус рөхсәт кәгазе белән керсәләр?
Ишеттеңме соң әле, кичә төнлә Кастилия епискобы Фернандо Паллос кулга алынган.
– Булмас! Ялгышасыңдыр!
– Булган шул инде.
– Әйтәм җирле бүген чиратсыз-нисез җыелышка бөтен кардиналларны чакырды.
– Аш мәҗлесенәдер, әнә бит, табын хәстәрлиләр.
– Аш мәҗлесе яхшы булыр иде дә ул! Бонифаций табыныннан күптән инде ризык капкан юк. Саран булып чыкты.
– Башкалар кая? – диде Бардини. Караччо, Бардининың соравына бер дә исе китмичә, һаман табын янында әвәрә килүче кызларга карап әйтте:
– Бер елга бер утырыш та булмагач, үшәнләнгәннәрдер, – диде.
Бардини канәгатьсез иде. Ул Караччо ягына карамыйча гына табын бушаганны көтеп:
– Елга бер утырыш булмаса, хәзер бөтен булмаган утырышларның утырышын күрерсез, – диде.
Моңарчы сүз катмаган Ламброзо сорап куйды:
– Дустым, бөек кардинал Бардини, сер булмаса, әйтегезче: бүген
кардиналлар утырышының тәртибе нинди?
– Исәп-хисап тоту булачак! – диде Бардини.
– Исәп-хисап? Кем каршында? Кем хисап тотачак? Кемгә хисап тотачак? – диде аптыраган-йөдәгән Ламброзо.
Бардини бик борчулы иде, ул Ламброзоның соравына гасаби рәвештә җавап бирде:
– Анысын мин белмим. Бөтен кәгазьләр аның кулында. Ул хәзер монда булачак.
Караччо сүзгә кушылды:
– Син бит Бонифацийның әшнәсе, хәтта туганы да бугай әле, – диде төрттереп.
– Юк, без әшнә дә, туган да түгел, – диде Бардини. – Без бары тик
сабакташлар гына. Ламброзо бу сөйләшүне үз файдасына таба борырга теләп:
– Кардинал Бардини, ни буласын әйтсәң, алдагы бурычыңны да кичерәм, – диде.
Кардиналлар җыела башлады.
Бардини якындагы хезмәтчеләргә карап:
– Паланкин китерегез, өшегән авызлар! – дип кычкырды.
Залда Бонифаций күренде. Аның ян-якларында – тән сакчылары.
Арттарак кәгазьләр салынган букча тоткан хаттат – сәркатип йөри иде.
Бардини җитәкчелегендә хезмәтчеләр лачинкә2 күтәреп, кире керде. Бардини Бонифаций алдында иелә-бөгелә реверанс ясап, лачинкәгә күрсәтеп әйтте:
– Сир, зинһар, рәхим итегез! Утырыгыз!
Бонифаций Бардинига сөзеп карады, ул канәгатьсез иде булса кирәк, кырыс кына:
– Мин күтәрәмгә калганмы? – диде.
Бардини каушады.
– Йола, сир, борынгы кардиналлардан килгән йола.
– Йола түгел, гадәт! – диде Бонифаций. – Гадәткә кергән гадәт. Христиан йоласы – ул мохтаҗларга игелек кылу, юксылларга ярдәм итү! Алыгыз бу табутны! Картайгач күтәреп йөрерсез мине!
– Алыгыз! – дип боерды Бардини лачинкә тотканнарга.
Уңайсыз тынлык урнашты. Бөтен кардиналлар да каушап калган иде.
Бардини башкаларга утырырга кушып, үзе аягөсте... Бонифаций алдан, бераз арттарак ике сакчы баскычлар буйлап, тәхет янына китте. Бонифаций утырып тормады, кырыс карашын кардиналлар тарафына текәде. Ни кылырга икәнен берсе дә белми иде. Бонифаций һаман карашы белән кардиналларны сөзә. Кардиналлар берәм-берәм аягүрә калка башлады.
Оркестр тагын тантаналы көй уйнады. Кул хәрәкәте белән Бонифаций көйне өзде. Уен коралларының тавышы тәртипсез рәвештә сүнә барды. Тагын дәһшәтле тынлык урнашты. Бонифаций тамак кырып алды да басынкы, әмма шомлы тавыш белән әйтте:
– Бүген шатланырга, бәйрәм ясарга хакыбыз юк!.. Еретикларга җәза бирүче трибунал башлыгы кардинал Караччо!
Караччо дәһшәттән качып котылырга теләгән кебек Бардини артына сыена төшеп басып тора иде. Ул:
– Тыңлыйм сезне, Бөек Кардинал! – диде.
– Әйтегезче, кардинал-инквизитор Караччо, нәрсә ул - инквизиция?
– Сир! – диде Караччо, – инквизиция латин телендәге inquisito
сүзеннән, аның чиркәве каршысында барлыкка китерелгән тәшкилат, бу тәшкилатның вазифасы – католиклар чиркәвенә каршы җинаятьләрне тикшерү һәм расланган очракта, җинаятьчегә каты җәза бирү. Инквизициягә унөченче гасырда Рим Папасы Иннокентий III тарафыннан нигез салынган.
– Бик дөрес, кардинал Караччо! – диде Бөек Кардинал. – Сез Кастилия епископы Фернандо Паллосны яхшы беләсезме?
– Сир, мин аны бик яхшы беләм, – диде Караччо.
– Ул ниндирәк епископ, аның эшләре белән кызыксынганыгыз булдымы?
– Ул гадел хөкем йөртә алырлык епископ.
Бонифаций янында басып торучы хаттатка ымлады, тегесе аның
алдына ниндидер кәгазь чыгарып куйды, Бөек Инквизитор кәгазьгә
күз ташлады.
– Менә озак тикшеренүләрнең нәтиҗәсе, кардинал. Укыгыз!
Караччо калтыраган куллары белән кәгазьне тотып, язылганнарны
укырга тотынды. Бөек Кардинал башкаларга да җиткезә торды.
– Кастилия белән Валенсия арасындагы яһүдләр бистәсендә епископ Фернандо Паллос котыртуы буенча яһүдләрне суеш булган. Бу яһүдләрнең маллары, акчалары таланган. Бистәнең яртысы төрмәдә, өч кеше яндырылган, утыз кеше галерага аткарылган.
Караччо кулындагы кәгазьне селки-селки аңлата башлады:
– Бу гыйсъян, бу ересь3, сир. Фернандо хаклы. Яһүдләр сугышны үзләре башлаган.
– Сугышны үзләре башлар өчен яһүдләр Валенсодан Толедога
бармагандыр бит? Суеш Валенсода, яһүдләр мәхәлләсендә булган.
Кардиналлар да каушауда иде. Шөпшә оясына таяк тыккан кебек,
тәхетханәдә аңлашылмый торган гөрелте барлыкка килде.
– Кардинал-инквизитор Караччо!– диде Бонифаций.
Тәхетханәдәгеләр шым булды.
– Тыңлыйм сезне, сир! – диде Караччо.
– Дингә чын күңелдән инану кими. Кастилия, Арагон, Валенсия
илләрендә Папага, явыз монахларга каршы баш күтәрүләр ешая бара. Шулай итеп, католиклык зәгыйфьләнәчәк. Аннары дөньяны Ислам басачак! Хәер, Ислам ул кадәр үк куркыныч түгел, католик диненең бозылуы куркынычрак. Утырыштагы, ягъни кардиналлар корылтаендагы вето куллану мөмкинлегеннән чыгып, мин – Бөек Кардинал Бонифаций кардинал-инквизитор Караччо Филлинины сыныкка сылтау табып, гаепсезләрне утка ташлауда, рәхимсез җәзалауда гаепләп, кулга алырга, инквизиторга инквизиция уздырырга боерам!
Бонифаций ым какты, әллә кай арада ике сакчы Караччоның кулларына богау салды. Караччо – бичара, үзен коткарып калыр өчен соңгы омтылышын ясамакчы булды.
– Сир, бер генә кешене дә гаепсезгә утка атмадым. Аларның гөнаһлары исбатланган. Әнә, беркетмәләрне карагыз! Үз телләре белән расладылар. Миңа ни була! Сез мине нишләтәсез?
– Сез еретикларны нишләткән булсагыз, сезне дә шул хөкем көтә.
Алыгыз!
Караччоны алып чыгып киттеләр. Тәхетханәдә шомлы тынлык урнашты.
Ерактан тонык кына акырган тавышлар ишетелә, барысы да куырылып килгән. Бонифаций гына сабыр. Ул үзе дә бу гамәленнән курка. Ни кылганын аңлап бетерми иде.
– Тыңлагыз! – диде Бөек Инквизитор. – Сез музыка яратасыз бит,
тыңлагыз еретикның ничек акырганын!..
Бөек инквизитор Бонифацийның максаты – мәкер, явызлык белән
көрәшү, бу нәҗеслекне тамырыннан корыту иде. Ләкин кешене интектерү, җәзага тарту белән нәҗеслекне бетерү өчен үзеңә дә шул ук ысулларны кулланырга туры киләчәген башына да китерә алмый иде.
– Икенче тапкыр борыгыз! – дип кычкырды Бонифаций. – Караччо,
син еретикмы? (Акырган тавыш ишетелде.) Әйт, мин Иблискә җанымны саттым, мин халыкны таладым, мин еретик, диген. Өченче тапкыр борыгыз!
– Мин еретик, мин Иблискә җанымны саттым! – дигән өн ишетелде.
Бераздан Караччоны алып керделәр, аның киеме теткәләнеп беткән, бите- башы канга буялган, ул көчкә аягында басып тора иде.
– Кабатла! – диде Бөек Инквизитор. – Сир, – диде Караччо. – Мин Иблискә җанымны саттым, мин халыкны таладым, мин еретик!
– Гаебе исбатланды! – диде Бонифаций. – Ул үз теле белән еретик икәнен әйтте. Языгыз, кул куйдырыгыз!
Хаттатлар кәгазь эше белән мәшгуль булды.
Кардиналлар арасында чышылдау-пышылдау, ыгы-зыгы барлыкка килде:
– Коточкыч! – диде берсе.
– Ул Иблискә җанын саткан? – диде икенчесе.
– Ул халыкны талаган... – диде өченчесе.
Үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән бичара Караччо калтырый-
калтырый кәгазьләргә кул куя барды. Үзе елый, ярым шашкан кыяфәттә гел бер сүзне кабатлый:
– Мин еретик, мин җанымны Иблискә саттым, мин еретик...
– Элеккеге кардинал-инквизиторның бөтен малы чиркәүгә күчерелсен! Зинданга ябыгыз!
Караччо хәлсезләнде, ул аңын җуеп, ишелеп төште. Һушсыз Караччоны ике култыгыннан тотып, өстерәп алып чыгып киттеләр.
Тәхетханәдә шомлы тынлык урнашты. Барысының да башлары аска иелгән. Кардиналлар җиң эчендә кул кушырган килеш тын калган.
Бонифаций үзенең коточкыч көчкә ия икәнен аңлады, ул тәхеткә таба бара башлаган иде, ике яран ике яктан килеп, аның терсәгеннән тотып, тәхеткә утырырга ярдәм итәргә омтылып карады, Бонифаций кискен рәвештә аларны читкә какты. Тегеләре нәүмиз булып, кире үз урыннарына барып басты. Бу гамәлдән аңлашыла иде ки, Бөек Инквизитор ялагайларны инкарь
итә, ул мөстәкыйль, хәтта рәхимсез рәвештә гамәл кылачак! Тәхеткә менде, аяк өсте калды һәм аягүрә басып торучы 
кардиналларга өстән багып, ике учын кушырып, башын иде:
– Аум мани падме һум!4 – диде. – Епископларның, кардиналларның шәһәр саен алтынлап, асылташлар белән бизәлгән сарайлары нинди акчага салынганын сез беләсезме? (Шомлы тынлыкны берәү дә бозарга базмады.)
Чиркәүләрнең казна акчасы эшләре буенча кардинал Ламброзоны тыңлап багыйк!.. Кардинал Ламброзо! Кайда ул? (Кардиналлар икегә аерылды, уртада бавыр ягын тоткан Ламброзо иелеп басып тора, ул үзенә үзе пычак кадаган. Ламброзо егылды.) Шушы ике вакыйга сезнең күбегезгә гыйбрәт булыр! Кардиналлар, һәркайсыгызның нинди хисапка сарай салдырганын
да, яшерен эшләрегезне дә мин беләм, исемнәрегезне атамыйча гына, әйтәмен ки: еллар буе казнадан алган акчаларны, ике ай эчендә казнага кире кайтарырга. Христосыбызның бер ябынчасыннан башка һичнәрсәсе булмаган! Остазыбыздан үрнәк алыйк. Шартлар үтәлмәгән очракта дәрәҗәләрегез, вазифаларыгыз инкарь ителә, малларыгыз чиркәү
файдасына алына! Кардиналлар җыены тәмам, ике айдан соң икенче утырышка җыелырбыз!
Бонифаций сакчылар һәм берничә кардиналы белән бергә чыгып китте.
Калган кардиналлар тарала башлады.

1 Галера – ишкәкле сугыш көймәсе, ишкәкчеләр әсир төшкән коллардан торган, бу хезмәт каторгага саналган.

2 Лачинкә – түрәне утыртып, дүрт кол күтәреп йөри торган җайланма.

3 Ересь – дингә каршы чыга торган агым.

4 Аум мани падме һум – Махаяна буддизмындагы иң киң таралган мантра. «О! Лотос чәчәгендәге энҗе
бөртеге!» дип тәрҗемә ителә. Ул заман философлары еш кулланган гыйбарә рәвешендә бирелә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: