Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Авыл исә гадәти таңын каршылап ята иде. Әнә, югары очтан көтү төшеп килә. Икешәр-өчәр өй аркылы сыерларын көтүгә куучылар күренештерә. Нәфисә йорт саен кереп, ишекләрне кага, ачканчы дөбердәтә-дөбердәтә: «Торыгыз, әй кешеләр! Әтине үтерделәр!» – дип такмаклый-такмаклый елый башлады. Әгәр Күкләрдә аны ишетүче берәү дә юк икән, димәк, кешеләрдән башка тагын кем кала? Кем әйтә ала: Күкләрдә чыннан да адәм балаларының сыктауларына колак салучы бармы? Әллә аны кешеләр
үзләренең өстеннән җаваплылык дигән йөкне төшерү өчен генә уйлап чыгарганмы? Алайса, менә тыңлап карагыз, кешеләр. Нәфисәне ишетегез, кем икәнен белегез – нинди кодрәткә ия икәнен күрегез! Әйе, кемгәдер, нәрсәгәдер, ниндидер көчләргә ышанып, алданып, озак яшәде ул.
Үшәнләнеп кенә, көтүгә чыгып барган сыерларны санамаганда, авылда кинәт мәхшәр купты. Хәер, сыерлары да җай гына атлап, көтү уңаена барган җирләреннән куучы юклыгын сизеп, кайсы кая таралып бетте. Ә Каракүл кешеләре иртә таңнан Нәфисәне күреп, өннәрен җуйды. Нәфисә шулай елый-елый, капка кага-кага түбән очка җиткәнче, авылның югары очында кешеләр хәрәкәткә килеп, ишеткәннәрен, күргәннәрен бер җепкә сала башлаган иде инде. Иң элек коммунист Зәки Нәфисә кире өенә кайтып җиткәнче, аның әйткән сүзләре дөресме-түгелме икәнен тикшерер өчен
Мостафаны кереп күрергә кирәк дигән фикергә килде. Бәлки, күршесенең төпчек кызы акылын җуйгандыр? Кем белә, анысы да бик ихтимал – соңгы вакытта урманга барып улаулары да ешайган иде кебек. Җуярсың да. Зәкинең үзенең улыйсы килгән чаклары күп була. Ай саен Каракүлдә бер кеше җирлиләр. Каракүл өстенә Үлем фәрештәсе канат җәйгән төсле тоела. Әгәр кызының сүзләре хак булып, Мостафа да китсә?!. Авылга нигез
салган нәсел баласы бит ул! Начар фал бу, начар... Шулай дип уйлана- уйлана Мостафаның капкасын ачып кергәндә, Зәки аларның өенең эчке ягыннан дөбердәткән тавышны ишетеп, җиңел сулап куйды. «Нәфисәнең саташуы гына булган икән...» – дия-дия, бикле ишекнең келәсен төшереп җибәрсә, тегеннән атыла-бәрелә чыгып килүче ике ят кешене күреп, янә хафага төште.
– Мостафа кайда? – дип сорады ул «Сез кемнәр?» диясе урынга. Хәер, бераз гына төсмерли дә кебек. Районга җыелышларга барганда, күргәләгәне бар кебек боларны. Зәки киң күкрәге белән каплап, ишек катына – әлеге хөрәсәннәр каршына басты. Тукта, Нәфисә җитди сәбәп булмаса, урамга – кеше арасына чыкмас, дигәне алыштырды аның беренче уен. Тегеләр ык-мык килә башлагач, ул аларны ике кулы белән эчкә төртеп җибәрде дә:
– Мостафа кайда? – дип кычкырды. – Тиз булыгыз! Тегеләр бер-берсенә карашып, җилкә сикертте. Ул да булмады, Зәки артыннан сулышы кабып диярлек Әхмәт килеп керде.
– Әхмәт, Нәфисә хаклы булса кирәк. Тот боларны, беркая да җибәрмә, мин Мостафаны эзлим, – дип, Зәки өй эчен күздән кичерде дә ашыгып чыгып китте. Аскы өйдә тапты ул күршесенең мәетен.
Ул арада Нәфисә бушанып диярлек, Энҗебикәнең капкасына килеп кагылды. Күзләре күрмәсә дә, авылда ниндидер бер хәвеф барлыгын сизгер колагы белән ишетеп, Энҗебикә кызның каршына үзе чыгып килә иде – Нәфисә аны күрүгә туктап калды. Ә сукыр хатын, киресенчә, тораташтай катып калмыйча, аңа якын ук килде дә Нәфисәнең битенә кулын сузды. Аннан соң ике кулы белән дә кызның күзләренә, маңгаена, чәчләренә кагылып алды һәм аны тәмам өйрәнеп чыккач, «Нәфисә кызым, синме?» дип сорады да кыз «әйе» дип җавап биргәнче аны ныклы куллары белән үзенә таба тартып китереп, кочаклап алды. Кыл кебек киерелгән тәне шунда гына үз-үзен тоярлык хәлгә килде кызның. Энҗебикә апасының кочагында җылы, ышанычлы, рәхәт иде аңа. Бу Күкләрнең җавабы иде. Кешеләр аша килгән җавабы иде.
...Мостафаның кырыгыннан соң, Нәфисә Энҗебикәне үзе янына яшәргә алды. Ул көнне алар ике йортның ишегенә йозак элде: Энҗебикәнең гомер иткән нигезенә һәм Нәфисә туып-үскән өйгә. Аларның бергә яши башлавына авыл бер сагаеп, бер мыскыллап карады. Тора-бара  ияләштеләр, шулай булырга тиеш кебек кабул итәргә күнектеләр. Хәер, шулай яхшырактыр да әле: алар яшәгән өй урамнан читтә, артык игътибар итмәсәң, бер авыл дип уйламассың да. Берсе – тумыштан сихерче, икенчесе – карт сихерче, үзләре безгә тимәсәләр, без аларга тимәбез, диебрәк килештеләр. Шулай җайга салынган инде: дөнья ничек кенә
салуламасын, Каракүл тизрәк күчәргә утырырга тырыша, тотрыклылык эзли. Ә аның өчен кемнең кем, нәрсәнең ни икәнен белергә кирәк. Иркенләп билгесезлектә яшәргә вакыт юк: һәр яңа күренешкә тышкы билгеләренә карап тамга сугасы, аннан инде риваяте дә үсеп чыга. Менә бу икәүнең дә сихергә тырнак очы кадәр генә катнашлары булмаса да, тирә-якка сихерче дигән даннары тиз таралды. Алай гынамы, Нәфисәнең уңганлыгы, тырышлыгы аркасында гөрләп торган ихатаны читтән күзәтеп йөрүчеләр кыз баланың болай җир җимертеп, дөнья көтә алуына
әллә көнләшеп, әллә чынлап та шулай уйлап, аңа кара сихерче дигән кушамат тактылар. Кызыгырлык та шул. Өй рәтеннән умарталар кыш чыга алмый кырылганда, Нәфисәнең умарталары бер башка да кимемичә бакча тулып тезелешеп утыра, каз-үрдәкләре, әтәч-тавыклары да оя-оя бала чыгара, сыер - сарыклары да ишле, Мостафа үләр алдыннан сатып алган колыннары да шәпле тай булып өлгереп җитте. Бакчасында алма-
чияләре шаулап чәчәк атып, хәзер мул җимеш бирергә бөреләнеп утыра. Хет әллә нишләт шунда: авылда кешеләр үләт суккан кебек кырылганда, исәнлекләре булган егетләр өйләнә алмый, буйдак булып, кызлары бала таба алмый, кысыр килеш картайганда, Нәфисә ихатасында гына тормыш кайный, диярсең. Үзенә күрә бер утрау кебек яшәп ята бит ятимә кыз! Шикләнмәс җиреңнән шикләнерсең. Авыл әнә шулай итеп Нәфисәләрнең элекке нигезенең аяк очыннан инешкә таба төшкән сызыктан икегә
бүленде. Бу юлысы чын-чынлап. Инешнең бу ягында булса да, урманга таба карап торган әлеге ихатаны Каракүл Убырлылар утары дип йөртә башлады. Нинди генә гоманнар кылып карамады авыл халкы. Кызның Самат корткасы үлгән көнне туганын да искә төшерүчеләр табылды.
– Самат корткасын да яшь чагында зәһәр чибәр булган, диләр иде.
– Убырлылар авылда яшәми бит. – Боларны да авылда яши, дип булмый инде.
– Самат корткасы сукыраеп, саңгырауланып үлде. Болар хәзер икәү. Энҗебикәсе сукырайган инде, саңгырауланасы гына калган.
– Хәзер ике башлы инде болар болай булгач.
– Каракүлнең теге гыйфрите дә боларның берәр сыңары түгелме икән?
– Кара әле, Энҗебикәсенең теге мәчесе яшәрде бит әле. Берсе – карт мәче, берсе яшь мәче булып йөрмиләрме икән алар?
– Кара, берәм-берәм чүпли бит болар безне!
– Каян килсен аларга шундый кодрәт! Юк сүз сөйләмә инде, сихерче дигәч тә!
Кибеткә җыелган халык берара әнә шулай сүз куертып алды. Бары тик Ләйлинур әбинең оныгы Әхмәтнең генә моңа ышанасы килмичә, Нәфисә исемле кызның кем икәнен беләсе килеп, төн йокылары качты. Убырлылар утары көннән-көн аның игътибарын ныграк җәлеп итте. Сәер килеп чыга бит әле бу: Убырлылар утары дип исем тактылар тагуын. Читтән караганда Нәфисәләр утары – гөлбакчаны, ә авыл, киресенчә, әкиятләрдәге Убырлы биләмәсен хәтерләтә. Кара инде бу урамнарны: бушап калган нигезләрне
кычыткан белән әрекмән, алабута баскан, һәр өй каршына күләгә өчен утыртылган юан тупыл, өянке агачларына саескан, чәүкә, карга ише кошлар оялап, көне-төне чыркылдашып, каркылдашып, йөрәккә шом салып тора. Кая карама, шунда бәйдән ычкынган, урам буйлап ничек теләсә, шулай йөрергә гадәтләнгән этләр теләсә каян ташыган сарык тәпиләре, бозау тояклары аунап ята. Соңгы елларда тагын да киңәйгән зират инде авылга килеп терәлде дә иске коймасы кыйшаеп, бер көнне котыптан искән көчле салкын җилдә авып төшкәч, ыржаеп, сискәндереп, исән кешеләргә карап
тора башлады. Ничек кенә әйләндереп карасаң да, ничек кенә күпчелеккә иярергә тырышсаң да, аек акыллы кешегә аерманы күрми калу мөмкин түгел. Нәфисәне читкә тибәрергә түгел, киресенчә, үзебезгә аның артыннан барырга кирәктер, бәлки? Менә шулар турында сөйләшәсе, шуларның төбенә төшәсе килә Әхмәтнең. Ничекләр генә Нәфисә белән сөйләшү җаен табасы? Тапты ул аны. Хат итеп язды да Нәфисә йокысыннан уянганчы
килеп, кызның ишегенә кыстырып китте.
Нәфисә таң белән торып, ишек ярыгыннан ак хәбәр булып үзенә изәп торган хатны күргәндә, Әхмәтнең әле эзе дә суынып өлгермәгәндер. Кыз хатны алуына әллә ни аптырамады. Ачып укыганчы, билгеле. Ник дигәндә, кычкырып әйтмәсәләр дә, авыл кешеләре әйтәсе сүзләрен юк-юкта шулай кәгазьгә язып, койма ярыгына кыстырып китештерә торган иде, шуңа да кыз бу хатны да илтифатсыз гына ачып укый башлады.
«Нәфисә! Мин бу хатны ахырыннан башлыйм. Башында әйтәсе
сүзләремне мең кат уйлап, мең кат үлчәдем – алары сиңа кызык та, кирәк тә түгелдер, бәлки. Синең безнең арада яшәвең турында ул сүзләр. Юкка гына безгә килмәгәнсеңдер, дип беләм. Әйтәсе килгән сүзем шул: нәрсәдер булырга тиеш, чөнки мондый хәл мәңге дәвам итә алмый. Әхмәт.»
Кыска булса да, әллә никадәр сөйләшүне урап узган бу хатта Нәфисәгә иң кирәкле сүзләр язылган иде. Ул бит бу турыда үзе дә уйлап йөри. Ныклап уйлана. Йөри-йөри дә уфылдап куя. Энҗебикә апасы белән сөйләшеп сүзләре бетмәсә дә, үзе турында сүз башларга кыймый. Сукыр хатын да бу хакта дәшми. Алар бер-берсенә терәк, алар бер-берсе хакына яши. Шуның өчен дә бүген алар тере, исән әле. Ә менә Әхмәтнең хаты каядыр таныш
түгел офыкларга дәшә. Көне буе күңеленнән җавап язды ул хатка. Кичкә кәгазьгә төшерде, төнгә каршы илтә китте.
Нәфисә хаты.
«Әхмәт абый! Мин бу турыда уйланып-уйланып та очына чыга алмагач, мәгънәсен тапмыйча туктаган идем инде. Нәрсәдер булырга тиеш, дигәнсең. Бер нәрсәне төгәл беләм. Мәңге дәвам итә алмаган әйберләр үлем белән тәмамлана. Нәфисә.»
Көне буе эчке бер калтырану белән җавап көтте Әхмәт. Кояш офык сызыгына килеп терәлеп, көнбатыш тарафта җәелгән ахшам кызыллыгы егет йөрәгендә дә, ут дөрләтеп җибәргәндәй итте. Минут саен кул сәгатенә карап, офыктан күзен алмыйча болдырда басып торганнан соң, ул күктә берәм-берәм кабынган йолдызларны саный башлады. Телсез калса калыр, бөтен тәнен моңа кадәр таныш булмаган әллә нинди бер тойгы биләп алып,
катып калса калыр, әмма Нәфисәгә бер күз сирпеп калырга тырышыр – аның сурәтен күңеленә бикләп куяр хет. Кыз аны өнсез итеп, теләсә нишләтсен – бары тик бу билгесезлеккә чик куелсын. Киче дә, төне дә гашыйклар төне сыман тып-тыныч – йолдыз санарлык кына бит ичмасам. Гүя нәкъ менә шушы төнне тылсым булыр, әкиятләрдә генә була торган могҗизалар чынбарлыкка әйләнер кебек. Күкрәгендә ут ялкын булып яна башлагач, ул
түзә алмыйча, өйгә кереп, су эчеп чыгарга булды. Әнә шул мизгелдә Нәфисә аяк астында бармак башы кадәр бер таш кузгалган тавыш та чыгармыйча җиңел-җиңел атлап килде дә, хатын капка ярыгына кыстырып, кайтып та китте. Әхмәт аны чыгып алганда, ул тыкрыктан борылып өлгергән иде инде.
Ап-ак кәгазьгә тип-тигез итеп төшерелгән хәрефләргә карап та сокланып туя алмыйча торды Әхмәт. Нәфисәнең үзен искиткеч гүзәл, диләр. Үзе генә түгел, ул орынган һәр нәрсә камил ләбаса! Бу кыз дөньяга камиллек үрнәге булып килгән. Тик сүзләре генә артык гади хакыйкатьне ирештерә. Хәер, Нәфисәдән нинди җавап көткән иде соң ул? Җаваптан бигрәк, аның кызны юатасы килгән иде. Кешеләрдән аерылып яшәргә дучар ителгәнгә, ул бу кызны ни өчендер жәлләргә кирәк дип уйлый иде. Һәм жәлли дә иде.
Шуңа да икенче хат болайрак итеп язылды:
«Нәфисә! Үлемгә ялгызлык хас. Ул һәр кешегә аерым килә, ягъни адәм баласы теге дөньяга үзе генә китә. Ләйлинур әбием анда киткәнче үк инде бу дөнья йөгеннән бөтенләе белән арынган иде диярлек. Ахирәтнекен белеп булмый, әмма фани дөньяда үлемнән өстенрәк әйберләр дә бар. Кешелек шулар белән яши... Үлемнән өстенрәк нәрсәләр булганга, кешеләр үзара мөнәсәбәтләр кора, бергәләшеп яши. Сиңа да шуны әйтергә теләгән идем.
Синең безгә кушылуыңны телим. Ләкин моның ничек мөмкин икәнен генә әйтә алмыйм һәм үземнең көчсезлегемне танырга мәҗбүр. Тик шуны белеп тор: син үзең генә түгел. Һәрхәлдә мин бар әле. Әхмәт.»
Тора-бара бу икәү арасындагы элемтә көннән-көн ныгыды. Алар икесе дә түземсезләнеп, бер-берсеннән җавап көтеп ала башлады. Нәфисә өчен Әхмәт белән сөйләшү чираттагы кеше заты белән аралашу тәҗрибәсе булса, Әхмәт өчен ул бөтенләй яңа дөнья, хәтта ки яңа планета ачуга тиң иде. Ул чүлдә әрле-бирле йөреп адашкан һәм инде өметсезлеккә биреләм дигәндә, акылга сыймаслык могҗиза урынына пәйда булган чишмәдән йотлыгып су
эчкән кешене хәтерләтә иде. Күпме эчсә дә, сусыны басылмый, басылганчы эчеп, чишмә яныннан китсә, тагын чүлдә адашачагын, монда калса, ялгызлыктан үләчәген белгән дәрвиш шикелле көн дими, төн дими, ике арадагы сукмакны таптый. Җитмәсә, ике тәлинкәсенә ике дөнья салынган бизмәннең Нәфисә ягы көннән-көн үзенә тартып, Әхмәтнең күңелендә кызгану белән игелеклелектән өстенрәк башка хис тә бөреләнеп маташа иде. Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә!
Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң?
Нәфисәнең чираттагы хаты тагын да уйландырырлык иде:
«Әхмәт абый! Мин авыл кешеләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булсам да, Каракүлемнең һәр сулышын тоеп торам. Алай гына да түгел, мин үзем шушы авылдыр сыман... Һәрхәлдә мин туганнан соң, Каракүл элекке Каракүл түгел инде. Нәфисә».
Кызның кыска гына хатларын Әхмәт зур табышмак итеп кабул итә.
Аларга җавап эзләгәндә, егет чигә тамырларында шаулап аккан канның кайнарлыгына кадәр тоя кебек. Әгәр дә бу кыз үзен Каракүл итеп тоя икән, димәк, ул үзенең бу җиргә берегүе, аны ташлап бер адым да китә алмавы белән килешкән. Чыннан да, авыл үз-үзен ташлап, беркая да китә алмый. Һәм фикер сөрешенең дөрес юлда булу-булмавын тикшерер өчен Әхмәт
бер генә сорау биреп, янә хат калдырып китте:
«Нәфисә! Синең беркайчан да авылдан китеп карыйсың килмәдеме?»
Хатка сырлаган хәрефләрнең көннән-көн матурлана баруын күреп,
Нәфисә аларны сыйпап-сыйпап куйды. Җавап хатын озак тотмады. Ул беренче тапкыр аны күгәрчен белән җибәрде.
Тәрәзә каршына килеп кунган ак күгәрченне күрүгә Әхмәт сискәнеп
китте. Кыекта утырган күгәрчен үзенең ап-ак булуы белән дә үзенә җәлеп итә иде. Каракүлгә ак күгәрчен каян килгән? Игътибар беләнрәк караса, томшыгында хат бар икәнен дә күреп алды. Ләйлинур әбкәсенең әкиятләрен тыңлап үскән, авылдагы имеш-мимешләрне ишетеп белгән Әхмәтнең хыялы тиз арада чынбарлыктан аерылып, күз алдына әллә нинди сурәтләр
ясап өлгерде: Энҗебикә апаны төннәрен песи булып йөри, диләр иде, Нәфисә әллә соң кошка әвереләме икән? Шул рәвешле хыял дөньясында ул кошның кызга әйләнүен көткәндәй, кошка карап тора башлады. Тегесе исә берәүгә дә әйләнергә җыенмый иде. Томшыгындагы хатны егетнең аяк астына ташлады да килгән ягына юл алды.
«Әхмәт абый! Үз-үзеңнән китеп булмыйдыр инде ул. Син үзең соң нигә бик күпләр кебек, бәхет эзләп, читкә чыгып китмәдең Нәфисә.»
Дөресен әйткәндә, Әхмәтнең авылда калуының сәбәбе бер генә: шәһәрне яратмаудан түгел аның беркая да китәргә теләмәве, ә Каракүлдән башка бер генә туфракны да үз итә алмавыннан иде. Китеп карамады түгел: шәһәрдә укыды, армиядә хезмәт итте. Укытучы булды. Һәм укуы беткән көнне үк өзелеп сагынган авылына мәңге аерылмаска дип кайтып төште. Ләйлинур әбисенең иске өен сипләп, башка чыкты да үз көнен үзе күрә башлады. Районга эш белән барырга кирәк булганда да, ашкынып кайта торган иде ул Каракүл аны әллә нинди үзгәрешләр белән көтәдер кебек. Әмма авылда аның ашкынуын аклардай берни дә юк – ул кайтканчы гүя яфрак та селкенмәгән чаклар да була. Салмак тормышның үзгәрешләре күзгә бәрелеп тормый. Акылы белән чамалый ул моны, ә менә күңел һәр көннең иртәгесеннән яшәү дәртенең кабынып китүен көтә. Әхмәт яшәү дәртен морҗаларның төтененнән, капка шыгырдауларыннан, кетәклекләрдә кычкырган әтәч тавышыннан, умарта кортларының безелдәп очуыннан, инеш буйлап үскән карт өянкеләр төбеннән чыккан яшь үсентеләрдән, ниһаять, авыл кешеләренең сөйләшкән сүзләреннән эзли иде. Каракүлнең яшәү дәртен күл төбенә төшеп эзләргә дә әзер иде ул үзе. Бу аның язмышы, әгәр бәхет дип бәяләп булса, бу аның өлешенә тигән бәхете иде.
«Нәфисә! Гап-гади аның сәбәбе: бәхет эзләп, читкә китү – бәхетсезлектән бит ул. Ә мин читтә – бәхетсез. Монда бәхетлерәк мин. Әмма бөтенләй үк түгел. Аның өчен көрәшәсе бар әле. Читкә киткәннәрнең дә кайсы бәхет тапты? Әхмәт.»

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 апрель 2021 - 15:09
    Без имени
    👍👍👍