Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Аксак Тимер янында

Карадәрвиш белән аның тән сакчысы Мостафа Сәмәркандка килеп җитте. Гүзәл каланың манзарасын карый-карый, соклана-соклана юлчылар шәһәр эчендә байтак йөрде. Алар Шаһ Тимер сараеның гүзәллегенә хәйран- вәйран булып карап торды.
Аксак Тимернең чит ил кунаклары алдында горурлана торган
тәхетханәсен сурәтләр өчен сүзләр җитмәс иде. Уң якта алтын батырып, кызыл агачтан ясалган зур затлы тартма. Шкафка да, сандыкка да охшаш шушы тартмада көмеш савыт-саба саклана. Бу сандык алтыннан эшләнеп, эмаль белән бик матурлап бизәлгән, шулар өстенә ул асылташлар белән чуарланган, энҗе белән асылташлар арасында, урталыкта әстерхан чикләвеге кадәрле алмаз беркетелгән. Тартмага тезелгән алтын каймалы
көмеш савыт-саба күренә. Аның астында кечкенә алтын өстәл тора. Биеклеге ике карыш, ягъни кырык сантиметр чамасы булыр. Ул да бик күп асылташлар белән бизәлгән. Өстәл өстендә зур гына зөмруд12 ташы балкый. Бу өстәл янында алтыннан эшләнгән, кеше буендагы имән агачы тора. Аның яфраклары зөмрүд ташыннан, җимешләре фирүзә, кызыл алмаз, сапфир, сайлап алынган эре-эре диңгез энҗеләреннән. Анда-санда
ботакларда эмальдән ясалган кошчыклар. Аларның кайсылары канат кагына, кайсылары канатларын җыеп утырган, кайсылары томшыкларына алмаз, мәрҗән, энҗе бөртекләре капкан.

Ян-якларда алтын ука белән чигелгән мендәрләр, идәнгә ачык төстәге келәмнәр җәелгән.
Түрдә асылташлар: ахак, алмаз, мәрҗәннәр һәм фирүзә белән бизәлгән тәхет. Шәм куелган алтын шәмдәлләр өстә, түшәмнән асылынып тора. Башта карнайлар, быргылар, барабаннар тавышы, соңра кыллы уен кораллары хиссиятле аһәң яңгырата.
Яраннары белән әмир Тимер тәхетханә ягына чыкканда, җиңелчә генә уң аягына аксый иде. Аның өстендә алтын ука белән чигелгән хөллә. Башында эре алмазлар белән бизәлгән таҗ. Ул тәхетенә утырды. Эшләрне оештыручы башкарачы Күгелташ өч тапкыр кул чапты. Биюче кызлар пәйда булды. Әмир Аксак Тимернең игътибары биюче кызларда түгел, әллә кайда, читтә,
сугыш кырында иде. Ул ишарә белән биючеләрне туктатты. Тәхетханәдә тынлык урнашты. Җепләре ташланган курчаклар кебек, кызлар келәмгә чүмәште.
Күгелташ кызларга тәхетханәдән чыгарга боерды. Әмирнең бүген кәефе юк иде. Шулчак матур аһәң белән Коръән укыган тавыш ишетелде.
Күгелташ тәрәзәдән урам тарафына карады.
– Әмир сарае каршысында укынып утырмаса, урын беткәнме? Куыгыз шул йолкыш дәрвишләрне! – дип боерды Күгелташ урамдагы сакчыларга.
Әмир Тимер әйтте:
– Шаулама, Күгелташ, кем ул шундый мәкам белән Коръән укый?
– Бу, тәкъсирем, бер мосафир, үзенең юлдашы белән. Имеш, ул сәедләр нәселеннән дип сөйләнә икән, – диде Күгелташ.
– Сәедләр нәселеннән?.. – диде Әмир. – Кертегез сез аларны монда...
– Дәрвишләрне монда алып керегез! – дип кычкырды Күгелташ, тәрәзәгә карап.
Әмир Тимер әйтте:
– Күпме ил гизеп, мин мондый моңлы мәкамне ишеткәнем булмады.
– Ул дәрвиш бик күпне күргән, күпне белә торганга охшаган, тәкъсирем.
Ябалдаштау итәгендә аның янына бик күп халык җыелган иде.
– Ниләр турында сөйләгән ул анда Ябалдаштау итәгендә?
– Ислам хөкемнәре вә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам турында.
Карадәрвиш белән Олонсоны алып керделәр. Мосафирлар уң тезләренә төшеп, уң кулларын йөрәк ягына куеп, баш иеп, җиһангир Тимергә сәлам бирде:
– Әссәламегаләйкүм, әмир җәнаплары.
– Вәгаләйкемәссәлам, мосафирлар, – диде Тимер. – Аякланыгыз! Минем сезнең йөзегезне күрәсем килә. (Мосафирлар башларын калкытты.) Кем сез, кайдан, кая бармыш көнегез?
Карадәрвиш сүз башлады:
– Тәкъсир, без ерактан. Диңгез кырыендагы илдән, Кордова – Ислам дәүләте, Гранада – Ислам дәүләте белән күрше. Аларга күрше дәүләтләр: Кастилия, Португалия, Валенсия... Мин үзем Гранада әмиратының әмире Бишенче Мөхәммәднең өлкән кардәше, атым Исрафил. Бу минем хезмәтчем Мостафа.
– Димәк, син хәлифәләр каныннан? – дип сорады әмир.
Карадәрвиш әйтте:
– Бу хакыйкать, тәкъсир.
– Әмир каршысында хәлиф тез чүкмәс! Аяклан, хәлиф Исрафил.
(Карадәрвиш аягына басты.) Ни өчен син – өлкән кардәш – тәхеттән баш тарттың да дәрвишлеккә күчтең?
– Мин дин юлындагы кеше. Мин гыйлем сукмагындагы Аллаһ бәндәсе, мин фәлсәфә суфые.
– Хуп! Шәҗәрәңне аңлатып бир. Сәедләр һәрчак минем химаям13да.
– Тәкъсирем, Аллаһу Тәгалә синнән разый булсын. Минем шәҗәрәм будыр ки, Кораешлар нәселеннән Әбү Бәкер, беренче мөселман хәлифәсе, җиде йөз җитмеш өч сәнәсендә борынгы бабаларыбыз өммәте Гранаданы, Кордованы яулап алганнар, шул вакытта җиденче буын вәкиле – Габбас углы
Хәйран, углы мин – Исрафил Кордовадан, Гранадага, аннан Мавританиягә, аннан Мысырга, аннан Багдадка, аннан Һиндстанга, аннан Тәбризгә, аннан төрек Солтанаты, аннан Әстерханга, аннан Алтын Урда Сараена, аннан Болгарга, аннан менә сиңа килеп егылдык, тәкъсир.
– Хуш! Бая мин синең мәкамеңне ишеттем. Сөбханалла! Каян килә бу мәкам? Күгелташ!
– Әмерең, әмирем.
– Мосафир сәедләр углы сәед Исрафил хәзрәтләренә фирүзә сандыкны китер.
– Әмерең, әмирем! – дип, Күгелташ тәхетханәдән чыгып китте, күп тә узмый аның җитәкчелегендә ике яран кыйммәтле сандык алып керде:
– Сәедләр токымы Исрафил хәзрәт, бу минем сиңа һәдиям14! – диде әмир Тимер.
– Тәкъсир! – диде Карадәрвиш, – мин байлыкны, тәхетне ташлап,
дәрвишлеккә киттем, миңа синнән берни дә кирәкми. Зинһар, миңа берни дә бирмәгез, юкса, аны кая куйыйм? Мин юл кешесе.
Әмир әйтте:
– Байлыгы булса, куяр урыны табылыр. Юксылларга өләшерсең!
Карадәрвиш әйтте:
– Тәкъсирем, мин соранучыларга хәер бирүгә каршы кеше бит.
Әмир Тимер аптырады, гаҗәпләнүен яшермичә сорады:
– Ничек?.. – диде. – Сез үзегез дә хәер соранып, тамак туйдырасыз, хәер эстәп, кәрваннарга тагыласыз, хәер соранып, кәрвансарайларда нотык сөйлисез.
– Кәрвансарайларда нотык сөйләгәнгә әҗер бирәләр икән, бу хәер
түгел, сөйләүченең сәләте, акылы, зиһене өчен түләү, – диде кунак. – Кемдер думбра чиртеп, үләң әйтеп, кемдер рәкыс15 кылып-биеп күрсәтсә, аларга бирелгән акча да хәер-садака түгел, җиһангир! Алар эшләп, хезмәт итеп, тамак туйдыра. Берни кылмыйча, бары тик фәкыйрь булганга гына теләнүчеләргә акча бирү, теләнчеләрне арттыру, аларны үрчетү, эшләмичә дә яшәп була, дигән зарарлы теләккә, зыянлы фикергә китереп чыгара.
Кулы-аягы исән таза ир кеше хәер сорарга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә ризыгын үз аягы белән эзләп табарга кушкан. Мин үзем дә теләнчеләргә хәер бирмәс идем, киңәшчемә дә хәер бирергә рөхсәт итмәс идем.
– Аллаһы Тәгалә саранлыкны хупламый, – диде Тимер җәнаплары.
Карадәрвиш дәвам итте:
– Саранлык түгел бу, бәрәкәтлелек, тәкъсир. Коръәни Кәримнең өченче – «Гыймран» сүрәсен ачыгыз да, аның йөз дә сиксәненче аятен укып багыгыз: «Аллаһтан нигъмәтләр алып та саран булган кешеләр: саранлыгыбыз үз файдабызга, дип уйламасыннар, киресенчә, бу саранлык алар өчен бик тә начар булып чыгачак. Саранлыкларына күрә, җыелган маллары Кыямәт көнендә аларның муенына чорналачактыр»... Хәләл көче белән
баеган адәмнең юксылларга, сәламәт теләнчеләргә мул итеп тарата торган сәдакасы саваплы имәстер, тәкъсир. Бу юмартлык түгел, бу саранлыктан да яманрак гадәттер, җиһангир. Бу – ялкаулыкка өнди торган гамәл. Сәдака, хәер мохтаҗларга, гарипләргә бирелергә лаземдыр, әмирем. Коръәни
Кәримнең унҗиденче сүрәсе, ягъни «Исра» сүрәсенең егерме тугызынчы аяте ни ди? «Кулыңны муеныңа бәйләмә, ягъни саран булма, кулларыңны артык җәеп тә җибәрмә, ягъни артыгын юмартланма. Ахырда саран дип, сине ачуланырлар, малыңны туздырып, син бичара хәлдә калсаң да, сине сүгәрләр».
Әмир Тимер җәнапларының кәефе күтәрелде. Ул юлчы дәрвишнең сүзләрен сокланып кабул итте һәм дәһшәтле көр тавыш белән көлә башлады:
– Кызыклы фикер әйттең әле син, сәед, Исрафил хәзрәтләре, – диде тәхетхуҗасы. – Дөрес бит, голамә! Яздырт, Күгелташ: бүгенге көннән илемдә хәер сорану, теләнчелек бетсен! Акылы, бәдәне сәламәт мөселман кешесе теләнчелек юлына басса, җәзага тартылачак... – диде, затлы сандыкка төбәлеп. – Колымның куллары талды, зинһар, сәед Исрафил, һәдиямне үз
кулларың белән кабул кыл.
Карадәрвиш падишаһлар, солтаннардан да бөек әмир Тимергә һаман карыша иде:
– Әмирләрнең әмире Тимер хәзрәтләре, байлыгы булган кешенең йокысы кача, минем тыныч йоклыйсым килә.
Күгелташ кунакның бөек әмиргә буйсынмавын күреп, ул-бу булмагае дип бик борчыла иде һәм юлчы Исрафилның колагына иелеп әйтте:
– Әмирнең бүләген кире кагу килешмәс, хәзрәт, – диде.
Тимер җәнаплары да икеләнеп калды:
– Исрафил хәзрәт! Монда синең гомереңә, балаларыңа җитәрлек хәзинә. Кабул итеп ал!
Исрафил хәзрәтнең юлдашы Мостафа да түземсезләнә иде:
– Әмирләр әмире, ханнарга хан, падишаһларга падишаһ кулыннан бу һәдияне алыш кирәк, хуҗам, – диде.
– Акыллы хуҗаның киңәшчесе дә акыллы була! – диде Тимер. – Ал, Исрафил хәзрәтләре!
Карадәрвиш, ниһаять, күнде. Карадәрвиш сандыкны алды да юлдашына тоттырды.
Әмир Тимер ризалык белән әйтте:
– Һәдиямне кабул итеп алганың өчен сиңа рәхмәт, мосафир Исрафил!.. Минем илемдә сәедләр өчен махсус салынган бистә бар, ул гөлбакча эчендә, агачлар, җимешләр арасындагы арыкларда челтер-челтер су ага, кошлар сайрый, мин сиңа шуннан бер хөҗрә16 бирсәм...
Карадәрвиш тәхет хуҗасының сүзен бүлдерергә җөрьәт итте:
– Ходай Тәгалә мине дәрвишлегемнән аермасын, тәкъсир, – диде.
– Күптән түгел генә минем иң якын киңәшчем, сәед имам Бәрәкә вафат булды.
– Урыны җәннәттә булсын!
– Амин!
Тимер, хискә бирелеп, сокланып тыңлады, аять азагында ул ике кулын күтәреп, дога кылды:
– Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун.
Тимер җәнапларының күңеле тулды, ул сиздермичә генә күз яшен сөртеп алды.
– Әгәр дә мин сиңа мәрхүм Бәрәкә вазифасына киңәшче һәм рухан җитәкчем буларак, урын тәкъдим итсәм, ни әйтерсең?
– Һу-у, тәкъсир. Бер тәхеттән качып, икенчесенә менеп утырыйммы? Бу минем мәсләгемә17 катгыян туры килми.
Күгелташның күңеле кымырҗый башлады, әлегә кадәр беркемнең дә беркайчан да җиһангир әмир Тимер җәнаплары теләгенә каршы төшкәне юк иде. Мосафир алдында Чыгытай илен, Хорасанны, Гөлстанны буйсындырган әмир Тимер хәзрәтләре торадыр. Шушындый да кодрәт, шушындый да гайрәткә ия әмир Тимернең сүзен аяк астына салырга җөрьәт итәрдәй кеше булмады, очрамады юлыбызда. Очраган булса да, ул яшәмәс иде.
Әмир Тимер хәзрәтләре тыныч кына әйтте.
– Мосафир Исрафил хәзрәткә тырнак очы белән дә кагылмаячакмын. Чөнки ул сәедләр токымы. Исрафил хәзрәт, мин сиңа боерык бирмим, әмирнең әмиранә әмеренә син буйсынмаска хокуклы. Тик үтенеп сорыймын, вакытлыча гына, мәрхүм Бәрәкә рухы өчен генә, син аның урынын алып тор, зинһар. Юкса, минем аны уйлап, кулымнан эш төшә. Ашаганым аш түгел, эчкәнем шифа түгел. Зинһар, разый бул, Хода бәндәсе! Бу – минем
соңгы сүзем! Уйлый тор, сәед хәзрәт Исрафил!
Дәһшәтле тынлык урнашты. Юлдашы Мостафа башкаларга сиздерми генә Карадәрвишнең янбашына төртте, янәсе, риза бул. Шулчак ул биштәрен төшереп җибәрде, аның шахматлары чәчелеп китте. Мостафа чәчелгән шакмакларын җыя башлады. Әмир Тимер аның шахмат җыеп маташканына көлемсерәп карап тора иде.
– Машалла! – диде Тамирлан хәзрәтләре. – Сез икмәк урынына
биштәрегезгә шатранж18 тутырып йөрисезмени? Машалла! Алышабызмы? Әллә салышабызмы, мосафирлар?
Мосафир Мостафа әйтте: Олы-олы казаннарда май кайный.
Йөзләре җиңелчә каплаулы хатын-кызлар бөртекләп, дөге чистартып утыра.
Шахматханәдә уенның кызган чагы, Мостафа оттыра бугай. Әмир
Тимернең канәгать йөзенә тантаналы елмаю чыккан. Мосафир Мостафаның эше мөшкел иде, ахрысы.
Уен озакка сузылды. Инде тәгам дә пешеп өлгерде.
Шулчак әмир Тимернең куанычлы авазы ишетелде:
– Шаһ! Мат!
– Котлыйм, тәкъсир! – дип кычкырды Күгелташ, аңа башка яраннар да кушылды.
– Кызык вә кызыклы уйнадың, син дәрвиш Мостафа! Ләкин мин синең хәйләңне алдан ук сизендем. Шулай итеп, без җиңдек!
– Хак, галиҗәнаплары җиңде! Кызык, минем бу хәйләмне әле моңарчы берәү дә сизенмәгән иде. Сез – беренче! Котлыйм, тәкъсир! – диде Мостафа.

Тимер горур елмаю аша әйтте.
– Ә без аны Сәмәркандта аңладык. Минем чиксез кыйммәт хәнҗәрем үз янымда, шөкер. Аллаһ миңа һәрвакыт җиңү китерә. Шулай итеп, сез минем хозурымда каласыз!
– Мәйлең, ихтыярың, тәкъсир! – диде Карадәрвиш. – Ләкин озакка түгел, өч ай, күп дигәндә, ярты ел шарт белән!
– Күгелташ, фәрманымны язсыннар! – дип боерды әмир Тимер.
Күгелташ ишарәсеннән соң, хаттатлар21 керде. Алар келәмгә утырып, ике тез башына такталар куйды, кара савыты, очланган каурый каләмнәрен җайлый башладылар.
Әмир Тимер гозерен әйтте:
– Без – Сарбедарлар падишаһы, Хәрәзм шаһы, Мәвәрәэннәһер солтаны – Барлас токымлы әмир Тимер Барс елының җиденче аеның унынчы көнендә сәедләр токымы Хәйран углы Исрафил хәзрәтне үзебезнең яныбызга дин эшләре вәзире итеп алабыз. Үзенең нөкәре Мостафа белән ул дәүләт тәэминиятенә алына. Яраннарым! Аларның гозерен минеке кебек төгәл үтәргә боерам!
– Шөкран, тәкъсирем! Без синең дәүләтең файдасына хыянәтсез хезмәт итәрбез! – диде Исрафил хәзрәт.
– Күгелташ!
– Әмирем?
– Минем яңа яраннарымны дәстарханга чакыр!
Бакчадагы җимеш агачлары күләгәсендә дәстархан корылган. Күренми торган мотрибчылар22 талгын аһәң уйный. Кәнизәкләр бии, аларны кылычлы яугирләр алмаштырды.
Тимер җәнаплары – алдан, аннан арттарак Исрафил хәзрәт, Күгелташ, аннан мосафир Мостафа йөри. Исрафил хәзрәтнең өстендә затлы чапан, затлы башлык. Мостафа да сарайча бик кәттә киенгән.
Тимер хәзрәтләре мосафирларга урын күрсәтте:
– Сез сәеде Исрафил хәрзәтләре, уң ягымнан урын алырсыз! – Сәед Исрафил хәзрәтләре, түрк падишаһлары иң хөрмәтлеләргә уң тарафыннан урын бирә, – дип аңлатты Күгелташ.
– Чиксез рәхмәтләрем булсын! – диде Исрафил хәзрәт.
Исрафил хәзрәт Тимернең уң ягына утырды. Мостафа аннан бераз читтәрәк урын алды.
Иң башта әмиргә касә белән чәй китерделәр. Тимер сак кына, үз
дәрәҗәсен белеп кенә, касәне ике куллап алды. Бисмилла әйтеп, бер уртлап, җиңелчә генә баш иеп, касәне ике куллап, күршесе – олы кунагы, олы вәзире Исрафилга сузды. Тегесе дә җиңелчә баш иеп, ике куллап, касәне алды.
Барысына да чәй таратылды, барысы да ләззәт белән чәй эчә башлады.
Зур төпсәдә кыздырылган ит китерделәр. Тимер әмир үз пычагы белән кисәктән бер калҗа кисеп, авызына капты да төпсәне Исрафил хәзрәткә бирергә ым какты. Барысының алдына аерым төпсәләрдә ит китерелде.
Барысы да үз пычаклары белән кисеп, ит ашарга тотынды.
Тәмләткечләр белән пешерелгән, борычлы шулпа китерделәр.
Аннан соң пылау чыгарылды. Олы касәгә өелгән кып-кызыл җиләкне Тимер алдына куйдылар. Ул аерым бер ләззәт белән сабыр гына пылауны шул җиләкләр белән бизи башлады. Саргылт булып пешкән дөге тавы өстендә кып-кызыл йолдызлар кабынгандай булды. Әмир пылауны табагы белән Исрафил хәзрәткә сузды. Барысы да куллары белән пылау ашый
башлады.
Кувшиннар белән кымыз чыгардылар. Тимер иң башта кымызны үзе татып бакты, аннан соң башкаларга да кымыз коеп чыктылар. Барысы да кымыз эчү белән мәшгуль булды.
Төпсәләргә салынган җиләк-җимеш чыгарылды.
Аннан соң тагын чәй китерелде.
Чәйдән соң тәгамга дога кылдылар.
Шулай итеп, Исрафил исемле Карадәрвиш белән Мостафа атлы Олонсо Бөек жиһангир Тәмирлан тәхете янында хезмәттә калдылар.
Сәмәрканд каласының Тимер әмир җәнаплары тәхетханәсендә булды бу сөйләшү:
– Исрафил хәзрәтләре! – диде тәхет хуҗасы.
– Әмирем, дикъкатем! – диде мосафир.
– Күзгә күз сөйләшсәк иде! – диде әмир.
– Мәйлең, әмирем.
Икәвесе генә калгач, Әмир Тимер салмак тавыш белән, хәтта аерым бер хөрмәт илә Исрафилга әйтте:
– Пирем23! – диде.
– Әмерең, әмирем!
– Мин үземне Аллаһу Тәгаләнең Җир йөзендәге үҗәт колы, дип
саныймын. Мин Җир йөзендәге бер генә халыкка да зыян салмадым. Кеше малына хуҗа булу, башкалар хисабына мал-мөлкәт туплау минем уема да кереп караганы юк. Мин беркайчан да бер генә кешегә дә кызыкмадым, алардан көнләшмәдем. Яуларым бары тик җиһад вә яки гаделлекне торгызыр өчен кылынды. Беркайчан да яуга чыгар алдыннан, берәр кешегә үлем җәзасы бирер алдыннан якыннарым вә сәедләр белән киңәшми гамәл кылганым булмады. Мин кяферләр, мәҗүсиләр, монафикълар белән дин өчен көрәшәм. Динне бозучы мөселманнарга каршы динебезнең сафлыгы өчен сугышам.
Мин Аллаһ юлында шәһид булырга әзер. Пәйгамбәребез Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәлам юлыннан барам. Моңа кадәр минем иң олы киңәшчеләрем сәед Зәйнетдин Әбүбәкер хәзрәтләре булды. Иң әүвәлге яуларым аның фатихасы белән башкарылды. Аллаһның ярдәме белән мин җиңүләр яуладым. Аннан соң минем иң якын киңәшчем мәрхүм
шәех Бәрәкә иде!

Тимер дәвам итте:
– Мин бүген киңәшчесез калдым. Яу агаларым, акча эшләре буенча казначым да, ясак җыючы, салым артыннан йөрүче баскакларым да бар, шөкер. Ләкин минем бүген рухи ярдәмчем, дин эшләре буенча киңәшчем юк иде. Аллага шөкер, анысы да булды. Аллаһ ярдәме белән мин Мәвәрәэннәһерне, Хорезмны яуладым. Мин тыгыз ил – солтанат кордым. Тәкъва булуым зур җиңүләргә ирештерде. Мин сәгадәт24 патшалыгы төзедем.
– Котлыйм сезләрне, әмирләрнең әмире. Ләкин синең шушы изге эшеңә комачау кылырга теләүчеләр аз түгел, – диде Исрафил хәзрәт. – Иң беренче сезгә Җучи олысы (Алтын Урда) патшалыгы куркыныч. Анда коточкыч куәтле хан утыра – Туктамыш. Сезләр аңа күпме яхшылыклар кылдыңыз, тәхеткә утырттыңыз, ләкин ул – итагатьсез, рәхмәт укыйсы урында, сезгә каршы яу әзерли. Әйе, сезнең гаскәреңез аныкыннан ким түгел, ләкин бит аның сәгадәтле илеңезгә басып керүен «ярхәмәкаллаһ» дип көтеп ята
алмыйсыз. Ул өлгергәнче, сез өлгерергә тиеш.
Бу тәфсилле сүзләрне ишеткәч, Тимер әмир җәнаплары аптырады.
– Син минем уемнан алда барасың, хәзрәт, – диде әмир.
– Минем вазифам шул, әмирем.
– Ләкин мөселманның мөселман иленә басып керүе, мөселман канын кою, мөселман җанын кыю мөселманга тыелган, хәзрәтем.
– Туктамыш хан – бөек хан, тәкъсирем. Аның кул астында Болгар
дәүләте, элеккеге Хазар җирләре, Каф тауларының аргы ягы, бөтен Идел буе, Чулман иле, чуваш, чирмеш, урыс иле аның химаясендә. Ул Ак Урданың хуҗасы. Синең ут күршең. Ут күрше бит ул сиңа тоз, он бирер, әмма ут күрше йортыңа ут та сала белер.
– Менә шул борчый мине, хәзрәтем. Нишлим? Синең киңәшең кирәк.
– Коръән ачтырыгыз, әмирем.
– Мөхәммәд пәйгамбәрнең торыны, сәедләр нәселле, шәех имам
Исрафил хәзрәтләре, бу эшне мин сиңа тапшырыр идем. (Тәхет хуҗасы аңа Коръән сузды.)
– Бисмиллаһ ир-рахман ир-рахим! – дип, Исрафил Коръәнне кулына алды һәм ачты. – Мөлек сүрәсе, бишенче аять: «Хактыр ки, сезгә иң якын күкне кандилләр белән бизәдек. Аларны (йолдызларны) шайтаннарга ата торган итеп ясадык һәм шайтаннарга ялкынлы ут газабы әзерләдек».
– Бу ни, шәех хәзрәт? – Бөек әмирем, Коръәни Кәрим шайтаннарга сезнең кулыңыз илә җәза бирәчәк.
– Кем ул шайтан?
– Шайтан ул – Туктамыш, Туктамышның халкы. Беренчедән, ул – ант бозучы. Солых бозучы, җинаятьче!
– Хак!
– Икенчедән, Туктамыш илендә динне дөрес тотмыйлар!
– Ничек? Алар мөселман халык бит!
– Туктамыш илендәге мөселманнар яшеренеп кенә, мәҗүси йолаларын тота, әмирем.
– Ничек?
– Үзем ишеттем, үз күзләрем белән күрдем, Идел буе татарларының сөннәтчеләре яңа туган йөзенче ир угъланга кыл салалар... Әмирем, сөннәтче баба сөннәт ясаганнан соң, һәр йөзенче баланың кәлләсенә ата-бабасына күрсәтмичә генә кыл сала. Бала сия алмыйча үлә. Мөселманнарның сөннәтче бабасы мөселман баласын шулай таш балбал – Аллага корбан итә.
– Әстәгъфирулла! Бу ни гадәт! Бу нинди кыргый йола! Әгәр дә ул ата- анасының бердәнбер баласы булса?
– Бердәнбер булса да, кыл салынырга тиеш. Мәҗүси йоласы шулай куша, тәкъсирем. Кыл салмаса, сөннәтче бабаның үзенә зыян киләчәк.
– Бу кыргый йола, бу Исламны какшата торган йола! Моны тамырыннан корытырга кирәк.
– Коръән дөрес әйтә, шайтаннарга ук атарга кирәк!
– Дөньяда күрелмәгән кыргыйлык!
– Монысы әле аның чүп кенә. Болгарлар, Габдулла хан илендә ире, хатыны, баласы-чагасы Иделдә бергә көпә-көндез, япа-ялангач су коена.
– Чынлапмы?
– Валлаһи, әмир җәнаплары! Үз күзләрем белән күрдем. Шәп-шәрә килеш коеналар.
– Ислам дәүләтендә? Ире, хатыны, бала-чагасы ялангач килеш бергә су коеналар? Лә хәүлә вә лә куәте. Кая карый мәчет? Кая карый имамнар? Кая карый Габдулла хан? Исламны рәсми төстә кабул иткән Болгар дәүләтендә Ислам кануннары үтәлмиме?
– Үтәлми, әмирем! Алар Исламны эчтән какшата, тәкъсир. Башка
илләрнең илчеләре барысын да күрә бит. Алтын Урда белән Болгарда бозык Ислам, тәкъсир!
– Күгелташ!
Күгелташ керде.
– Тәкъсирем, әмерең!
– Хәбәр сал! Бөтен даругалар, барча илчәләр, барча төмәннәр гаскәр белән тиз арада биредә туплансын! Без җиһад өчен, дин сафлыгы өчен яуга чыгабыз!
– Башы өсте, йөзем түбән, – дип, Күгелташ чыгып китте.
– Исрафил хәзрәт, син дә минем белән яуга барырсың, син мине
рухландырып торырсың!
– Башым өсте, йөзем түбән, тәкъсирем! 

Кинәт, дөньяны сискәндереп, гауга бәрәбаннары дөңгерди башлады, җиз тәлинкәләр чартлап, бер-беренә бәрелә. Кәрнайлар, сорнайлар, быргылар, сыбызгы-курайлар дәһшәтле яу көе уйный башлады.

(Дәвамы бар)

12 Зөмруд – асылташ; изумруд.

13 Химая – ярдәм, терәк.
14 Һәдия – бүләк.
15 Рәкыс – бию.

16 Хөҗрә – кумырык, кечкенә бүлмә
17 Мәсләк – һөнәр, шөгыль; принцип.
18 шатранж – шахмат уены, шахмат шакмаклары

19 Комар – отышлы уен, ярамаган уен.
20 Йөрге – тиз йөрешле ат; иноходец.

21 Хаттат – язу эшләрен башкаручы; стенографист.
22 Мотрибчы – музыкант, мотриб – көй чыгара торган уен коралы.

23 Пир – олы кеше, абруйлы карт.

24 Сәгадәт – бәхетле тормыш.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: