Дулкыннар (дәвамы)
Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы сагыш булып...
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
Аһ, ул көннәрнең авырлыгы! Өйнең яме, ашның тәме, гаиләнең кояшы булган сабыйны кара җир куенына иңдерүнең авырлыгы! Ышана алмаслык, йөрәк кабул итә алмаслык бу хәсрәтнең авырлыгы!
– Фарсель, бәлки, ул үлмәгәндер? Бәлки, исәндер? Әйдә каберен казып карыйк әле, – дип, кечкенә кабернең туфрагына ятып, өзгәләнә-өзгәләнә, җир тырнап елаган Фираясын ничекләр юата алсын соң? Үзенең дә күңелендә бушлыктан гайре берни юк, өйгә кайтты исә, Алсуының рәсеменә карый да иңрәп елый... Кешеләр янында гына күрсәтми күз яшьләрен: кем хәсрәте кемгә кирәк... Кайнар яшьләрен эчкә йотып, елмаерга, кешеләргә карап елмаерга тырыша ир-егет... Күңел сагышын шигырьләренә генә
яшерде.
Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы сагыш булып...
Оныттырмаса да, вакыт яраларның җөенә ямау сала бирде. Алсулы көннәре, таң алдыннан күргән матур төш шикелле, йөрәкнең түр почмагында гомер буе сакланып калды. Шушы яраларны тизрәк дәваларга теләгәндәй, Аллаһы Тәгалә гаиләгә бер-бер артлы тупырдап торган өч бала – өч малай бүләк итте! Берсеннән-берсе сөйкемле, берсеннән-берсе матур балалар!
Айдар, Айваз, Айнур – ай кебек балкып торган көләчләр, нурлылар!
Бу юлы баланың тездә чакта сөйдергәнен, тездән төшкәч көйдергәнен күрсәтте язмыш...
Туксанынчы еллар башында шәһәрнең телсез калган таш урамнары гына түгел, аның шомлы подъездлары, гомер буе бер йортта яшәп тә, бер-берсенең исемнәрен дә белмәгән кешеләре, замана авырлыгының бар михнәтен йодрыгына йомарлап, көнитешкә акча эзләп чапкан ата-аналары, буш вакытын ничек үткәрергә белми тинтерәгән үсмерләре – болар барысы ил сәясәтенең, яңа системаның корбаннары иде. Нәкъ шул чорда
калаларның төрле почмакларында, төрле районнарында бергәлектә бүре өере көче тойган яшьләр, төркемнәргә берләшеп, үзләрен таныта башлады да инде. Вак-төяк мавыгулардан тотынган гөнаһсыз уеннары тора-бара олы җинаятьләргә әверелеп, шәһәр халкын дер селкетерлек, куркуга салырлык
дәһшәткә әйләнде.
Айвазлары яшьтәшләре белән гитара түгәрәгенә йөри иде.n Беркөнне, өйгә вакытында кайтып кермәвенә борчылып эзли чыккач, әтисе аның канга баткан гәүдәсен куаклар арасыннан табып алды.
Егетнең башыннан кан ага, үзе, исәнлеген белгертеп, тешен кысып ыңгыраша иде. Баласын шул халәттә күргән ата кешенең йөрәге ярылырдай булып тибәргә тотынды, чарасызлыктан, көчсезлектән, күзләренә яшь бәреп чыкты – тирә-якта, янәшәдә генә түгел, гомумән, дөньяларында ярдәм кулы сузар беркем калмаган, диярсең...
– Улым! – дип ашыгып, баласының өстенә иелде ул. – Ниләр булды? Кемнәр сине болай?..
Егетне эт урынына типкәләп кыйнаганнар, кемдер тимер монтировка белән бәргән булса кирәк – башы тишек иде.
Больницада врачлар тәнне савыктырырга сәләтле, әмма җанны
дәвалардай көч күпләргә бирелмәгән шул... Әлеге хәлдән соң Айваз үз эченә йомылды. Гитарасын да кулына бик сирәк кенә ала иде – кешеләргә, дөньясына ышанычы кимедеме, торган саен бикләнә барды ул.
Аңа карап, әнисенең йөрәге тетелә иде: эшеннән – Татарстан китап нәшриятыннан кайтып керүгә, иң беренче итеп, улы янына ашыга. Андый чакларда ана назы, ана җылысы егетнең яралы җанына дару булып тоела.
Әле Кавказда, әле Чечняда кан коюлар бара, яшь егетләрнең гомерен чебен гомере урынына да күрмәгән армиягә әледән-әле яңа көчләр, яңа кан кирәк... Авыру дип тормадылар, яше җитүгә, Айвазны армия сафына чакырдылар.
Башта Казанда, аннан көнбатыш Себердә хезмәт иткән Айваз әти-
әнисе янына ярты кеше булып кайтып егылды. Кешене изү системасына, мәрхәмәтсезлеккә, башбаштаклыкка корылган «хезмәт»нең янә дә бер корбаны булды ул.
Кышкы салкын көннәрнең берсендә Фарсель күзенә күренәме дип тора – ерак Себердә, казармада булырга тиеш улы, ябыгып, танымаслык булып суырылып, кыйналып, бөрешеп калган малае өй ишеге төбендә басып тора иде. Ата кешенең җаны сыкрады: кемнәр, ни эшләткәннәр аларның газизен? Тәнендә чыкмаган җаны гына калган лабаса...
Фираясының да тел тибрәтеп сөйләшерлек чамасы юк иде: улын кочып алган куллары әкрен генә калтырый, күзендә яшь һәм инәлү тулы караш: кемнәр, ни өчен, нигә?..
Салкын Себердән, госпитальдән качарга карар кылган егет ике атна буе документсыз, акчасыз килеш юл гизеп, туган йорт бусагасына кайтып егылган иде. Исән килеш кайтып җитәсе, әтисе-әнисен күрү теләге шулкадәр көчле иде, салкынны, ачлыкны, юл газабын җиңәргә шушы омтылыш булышты. Себернең кырык чигенә җиткән салкынында товар вагонына ябышып түгел,
шушы теләгенә, туган йортның тарту көченә, якыннарын бер булса да күрәсе килү мизгеленә, шуларның ялына ике куллап ябышкан иде егет.
– Минем Казаннан булуымны, татарлыгымны яратмадылар, – диде Айваз, соңыннан, үз адымын бәян итәрлек хәлгә кайткач. – Имеш, Казанда анда татар халкы русларны кысрыклый, шәһәрдән куа, яшәргә ирек бирми, радиолар шул хакта барысын да сөйләп тора... Шуларның барысының да үчен алырга частьтагы рус егетләренә җитә калды, мине башыма таш белән ора-ора, кыйнап ташладылар. Госпитальдә аякка басасым икеле иде, анда
да минем кебекләр берсенә дә кирәкми, артык кашык, артык җан... Шуңа качарга булдым. Дөресе шул. – Егетнең эчкә баткан күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш та, рәнҗү дә ялтырады.
Ул якты өметләр белән үсеп тә, шул өметләре кемнәрдер корган җәтмәгә эләгеп ватылган, җимерелгән, җилгә тузгыган күп кенә яшьтәшләре кебек, чираттагы корбан иде.
Ата белән ананың җаны читлектәге кош урынына бәргәләнде.
Шушының өчен үстердеме алар газиз улларын? Кем кулындадыр курчак булыр өченме?.. Үз эчендә тәртип урнаштыра белмәгән, урнаштырырга җыенмаган армия өченме?
– Фарсель, артыннан эзләп килсәләр, тагын алып китәчәкләр!
Танышларың җитәрлек, әллә кемнәр өчен аларның ишекләрен шакыганың булды, үзең өчен беркайчан беркемнән берни сораганың юк – балабыз өчен сорарга кирәк булыр. Больницага салыйк, карасыннар, дәваласыннар. Бу балабызны да югалтыр хәл юк, анысын күтәрә алмам! – дип өзгәләндеnмоңарчы ни сабыр булган Фирая, улының тоташ куркудан гына торган күз карашын күтәрә алмыйча.
...Айвазны госпитальгә урнаштыргач кына, Фарсель белән Фираяның эченә бераз җылы кергәндәй тоелды. Үз яннарында булгач, көн саен хәлен белеп торырга мөмкин ичмаса. Дөрес, врачлар белән сөйләшкәч, аларның сүзеннән куырылып киттеләр: егетнең сәламәтлегенә шактый зыян килгән, аңа икенче төркем инвалидлык бирергә тиешләр... Чын-чынлап, рәхәтләнеп,
сөенә-сөенә яшәргә дә өлгермәгән яшь егетнең тормышка ашмый калган якты хыяллары өчен бу дөньяда кемнәр кемгә хак түләргә тиеш?..
Өйдә, үз бүлмәсендә дүрт стена арасына читлеккә бикләнгәндәй кереп бикләнгән улына караган саен, әтисенең дә, әнисенең дә йөрәгенә тамчы- тамчы кан сава иде. Тәне генә түгел, рухы имгәтелгән, сындырылган егет – нинди генә булмасын, аларның бәгырь җимеше, кадерлеләре иде!
«И-и, мин үлсәм, кем генә карар инде баламны!» – дип кабатлаган Фирая күз алдында кителеп барган үз саулыгы өчен борчылудан битәр, улының киләчәк язмышы өчен кайгыра иде. Чөнки кайгы өстенә өстәлгән кайгылар ана кешенең йөрәген айлап түгел, сәгатьләп кимерә, яшәү сутын суыра, үз хәлен үзе генә белә иде ул.
Төпчек улларының да унтугыз көн буе комада, яшәү белән үлем арасында бәргәләнеп ятуы сабырлыкның гына түгел, йөрәк көчен сынау булды микән әллә? Чыдармы, күтәрә алырмы, урталай ярылмасмы?..
Айнурның мотоцикл белән тимер-бетон коймага бәрелеп, һушсыз
хәлдә больницада яткан көннәрен искә төшергәндә, бүген дә йөрәгең сызланырлык... Ярый әле ул чагында Фарсель алтыннан кадерле вакыт мизгелләрен озакка сузмады, сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдиновка шалтыратып, үзләренең хәлен аңлатты, улын обком больницасына урнаштыра алдылар. «Егетнең баш миенә кан сауган, нерв системасы зарарланган, баш миен шул каннан чистартырга кирәк», – диде табиблар. Айнур аңга килеп, күзен ачкан мәлдә Фираяның: «Терелә! Улым терелә!» – дип сөенүләре!
...Әле кайчан гына туп кебек тупырдап үсеп килгән өч малайга багышлап берсеннән-берсе матур, якты шигырьләр язылган иде! Фираяның да, Фарсельнең дә каләм очыннан әле кайчан гына балалар бәхетенә сөенү түгелгән иде! Әле кайчан гына өй эчендә самими балачак яши иде...
Ни арада үтеп китте соң бу гомер? Ни өчен гаиләне шушы рәвешле ачы хәсрәтләр белән сынарга уйлады? Күңелләре матурлык, юмартлык, кешелеклелек белән тулы ата һәм ананың беркөн килеп сыгылып төшүен, дөньяга кара күзлектән карый башлавын өмет иттеме? Менә анысы булмас... Җанга ничек кенә авыр булмасын, шигырьгә, җырга әверелгән кичерешләрдә, тоташ моң белән сугарылса да, бары тик яктылык кына чагыла иде. Фирая шигырь китапларының исемнәренә үк шушы нурны,
яктылыкны, өметне салды: «Мин кояшка елмаям», «Утның яшисе килә» дип атады ул соңгы елларда чыккан җыентыкларын.
«Димәк, һаман сынарга исәбегез юк...» – диде бугай язмыш...
– Әниең авариягә очраган, хәле бик авыр! – Бу хәбәрне кем алып килде, кем җиткерде – анысы истә калмаган, ә менә аякта басып калу өчен көчләр сорап ялварулар хәтердә...
– Асия апа Сабантуйга кайтканда, һәлакәткә очраган! Трактор белән күпердән очканнар!..
Колак пәрдәсен ертып кергән әлеге сүзләрдән чигәләргә кайнарлык
йөгерә, йөрәккә калтырау төшә, тез буыннарына хәлсезлек тарала. Тик җебеп торырга чара юк: Фираяның кадерлесе, үзенә гомер биргән газиз әнкәсе авыр хәлдә! Аның тормышы кыл өстендә!..
Һай, күрсәттең, язмыш... Кат-кат килеп, аркага хәнҗәр кададың...
Инвалид булып урын өстенә калган ананы үз яннарына алып килеп тәрбияләгәндә, аның тилмерүле күз карашына юлыккан саен парә-парә телгәләнде бәгырь...
Болар барысы да йөрәкне туздырыпмы туздырды шул...
Фираяның «ашказаным авырта» дигәнен ишеткәч, Фарсель аны табибка барырга күндерде. Чөнки хатынында шикәр чире – теләсә нинди проблема ул авыруны тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин иде. Тикшергәч, табиблар әйткән сүз икесен дә пошаманга салды: «Ашказанында җәрәхәт бар, онкология түгел микән...» – дигән шик белдерде алар. Онкология диспансерына шул рәвешле килеп эләктеләр.
«Хатыныгызның хәле авыр», – дип шалтыратып әйтүләре үзенең дә саулыгы көзге яфрак шикелле калтыранып торган, әмма беркайчан беркем алдында сер бирмәгән, зарланмаган Фарсельне утка салды. Эш урыныннан больницага кадәр булган чакрымнарны сулышы белән этеп-төртеп узды кебек, барып җитүгә, Фираясы янына атлап түгел, йөгереп күтәрелде.
Башын мендәргә салып, керфекләрен түбән төшергән Фирая, аның килеп керер мизгелен секундлар санап көткән шикелле, шунда ук күзләрен ачты, гаепле кешедәй елмаерга тырышты.
– Фарсель! – диде ул, үзәге өзелердәй булып.
– Хатыныгыз баскычтан менгәндә абынып егылган, ашказаны җәрәхәте ачылган, – дип кыска гына аңлатып чыгып китте Фарсельне озата кергән табибларның берсе.
– Фарсель... аркам бик авырта... – Фирая, мөлдерәп торган күзләрен тутырып, иренең йөзенә текәлде, таяныч өмет иткәндәй, хәлсез куллары белән аны кочаклап алды.
– Кая, массаж ясап карыйммы соң? – диде Фарсель, хатынының аркасын җайлап кына сыпыра-сыпыра. – Куркыттың бит, хәле авыр дигәч, котым очты...
– Курыкма, үлмим әле мин, Фарсель! – диде Фирая һәм сәер елмаю белән иренең йөзенә караган мәлендә аны кочкан куллары салынып төште.
– Фирая! Фирая!.. – Фарсельнең коты очып әйткән сүзләре авыз эчендә бикләнеп калгандай, теле аңкавына ябышкандай булды...
Өн белән төш бергә буталгандай тибрәлгән минутларның озынлыгы айлардан, еллардан озаграк тоелгандыр... Күз алдында тыз-быз чабышкан табибларның, шәфкать туташларының халатлары җилферди, Фираясының: «Үлмим әле мин, Фарсель», – дигән сүзләре колагында яңгырый, тәгәрмәч тавышлары ишетелеп китә...
42 ел бергә парлашып узган сукмаклар шул мәлдә киселде. Мәңгелеккә. Көтмәгәндә. Калдырды да китте Фираясы. Чәчләренә чал йөгерә башлаган Фарсельне дә. Улларын да. Сөеп туймас оныкларын да. «Мин сине шундый сагындым» җырын да. Язылган һәм әле язылырга өлгермәгән шигырьләрен дә. Бакча тулы карлыганнарын, алмагачларын. Барысын-барысын...
«Хатыныгызда онкология булмаган. Ашказаны җәрәхәте ачылып,
шуннан эченә кан агып яткан», – диделәр врачлар, ярдәм итәргә соң, бик соң икәненә үзләре дә төшенеп...
Калган юлны ничек үтәргә? Аннан башка гына яшәргә ничек
өйрәнергә? Коточкыч ямансу тынлыкка күмелеп калган өйдә Фарсель үзе дә, бүлмәсендә аерым бер дөнья булдырган улы Айваз... Әти кешенең янәшәсендә бердәнбер юаныч, яра тулы бердәнбер куаныч...
«Мин үлсәм, кем генә карар инде баламны...» – дип үрсәләнә иде
Фираясы, насыйп булгач, андый игелекле җан табылды. Гомер көзенә кергәндә, бер-берсенә терәк булып атларлык юлдашны – Венера ханымны бу йортка шактый борма юллар китерде. Ул Фарсель янында Айваз барлыгын белеп, аңа таяныч булырга дип килгән иде.
Тик... Айвазны да күкләр үзенә алды. Җир тормышының күзгә күренгән- күренмәгән мәшәкатьләреннән, тарлыгыннан арындырып, мәңгелек иленә... Бәлки, аның, инде үзе ир уртасы булып барса да, балаларча бер самимилек белән әнисен сагынуы, аның янына омтылуы, аңа таба ашкынуы, аны күрәсе килеп тилмерүе китү сәгатьләрен ашыктыргандыр...
Моңа тиклем эштән кайтып керешенә өйдә үзен тәмле ашлар пешереп, бер бүлмәдә – Венера, икенче бүлмәдә – улы, кадерлесе көткәненә күнеккән иде Фарсель, югалтуларны күп күргән йөрәге монысына әзер түгел иде: бүлмә – буш, анда – тоташ бушлык...
Айвазның вакыт-вакыт өйдән чыгып югала торган гадәте моңа тиклем дә юк түгел иде, ләкин иртәме-соңмы, йокысыз төннәрнең, аяк талдырган эзләнүләрнең соңында кайтып керә иде. Ә бу юлы ата йөрәге тойды, алай гына да түгел, бөтен җаны-тәне белән сизде: киткән, бөтенләйгә, бөтенләйгә... Шул ук вакытта, өмет нуры, бөтен бу шикләрне басарга теләп, күңелнең кайсыдыр бер почмагында пыскып булса да яна бирде. Шул нурга тотынып, Венера белән икәүләп, шәһәр урамнарын, йорт тирәләрен, кибет,
вокзал буйларын айкадылар – егетне эзләмәгән җир калмады. Полициягә дә хәбәр иттеләр, радио аша мөрәҗәгать белән чыктылар – суга төшкән балтадай юк булган иде Айваз.
Бу югалуның һәм аның билгесезлек белән өретелгән сәгатьләренең
авырдан да авыррагы – моргка ир кеше гәүдәсе китерелгән саен: «Килеп карагыз, сезнең улыгыз түгелме?» – дип, үзәкне өзеп шалтыратулары, һәм, кайгылардан эчкә җыерылган иңбашларын турайта алмыйча, шунда танырга бару иде. Ярылмыйча түз, йөрәк, чыда! «Шөкер, ул түгел!» дигән уйлардан бераз булса да, көч туплап, яхшы хәбәргә өметлән...
Тик... Дүртенче май көнне моргтан чираттагы шалтыратуларында
китерелгән егетнең кигән киемен, төс-кыяфәтен тасвирлаганда, аяк астында җир убылды. Ул иде, Айваз иде... Казан – Биектау юлыннан, урман полосасы эченнән табып алганнар... Әтнәгә, әнисе Фираяның туган авылына юл тоткан булганмы егет, әллә әнисенең җаны белән очрашыр өчен тәкъдир сукмаклары үзе шунда алып килгәнме; билетсыз, документсыз, акчасыз булгач, автобустан куып төшергәннәрме, юлын җуеп, шунда адашып һәм
туңып үлгәнме – бар җавапларны үзе белән алып китте Айваз.
Җавапларны гына түгел... Әлегәчә әтисе янында үзенә күрә бер таяныч булып яшәгәнлеген тагын бер кат искәртеп, шул терәкне сындырып китте.
Ата йөрәгенә ярылмый түзәр өчен алыплар көче, таулар сабырлыгы кирәк иде...
Бертуганнарын югалтуларны да рәт-рәт итеп тезеп салсаңмы...
Кайсының гына исемен телгә алма – сызылып төшкән шәм шикелле сүнеп тә куйганнар... Ак күңелле, ак халатлы Хәнияне әйтәсеңме... Участок врачы булып эшләп, күпме кешене дәвалаган, бик ярдәмчел, акыллы, кешелекле Хәниянең байтактан юклыгына күңел әле һаман да ышана алмый тинтери. Чәчәк кебек янып торган, йөгереп йөргән сеңелкәше, ай күрде – кояш алды шикелле, китте дә барды. Йөрәк сынаткан, диделәр...
Энекәше Нәҗип тә шул рәвешле мәңгелеккә китте.
Берничә ел элек кенә Василны да югалттылар...
Янар җаннар иртә китә, диләр,
Халык әйтсә инде – хак әйтә...
Бүген, менә, кайгыларның төсе карамы дип, сорау бирәләр... Юк, мең кабат юк: яшәр көч, кешеләргә ышаныч, атлап йөрер аяк, күрер күз булганда, тирә-якка кара күзлек белән беркайчан да карамас абыегыз! Сары дисәгез, беркадәр килешер, бәлки... Әйе, кояшны, бер түгел, әллә ничә кояшны югалтуларның, сагышларның төсе тузганак чәчәгедәй сап-сары...
(Дәвамы бар)
"КУ" 03, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев