Харрас Әюп

Нәсел агачы

derevo

Нәсел агачы дип тормаганнар, Җае килсә, балта чапканнар – Кәүсәсендә тирән җөйләр калган, Ботакларын утка якканнар.

Бусага

1339018986_2

Киткәннәрнең җылы аяк эзен Саклап тора сыман бусага, Кеше кайта, Кайта туган өйгә, Бик күп сулар аккач булса да. Исән Алга таба…