Нәкый Исәнбәт


(1899-1992)

ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы озын вә гаять тә катлаулы булып, анда татар халкының тулы бер гасырны эченә алган тарихи яшәеше, язмышының кискен борылышлары, рухи дөньясын биләгән өмет-хыяллары, сөенеч-шатлыклары, кичергән фаҗигаләре – һәммәсе шушы бер шәхеснең иҗат биографиясендә үзенчәлекле чагылыш тапкан дияргә мөмкин.

Нәкый Исәнбәт (Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров) XIX гасыр белән XX гасыр чигендә – искечә 1899 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 1900 елның 10 гыйнварында) элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Салават районы) Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Балалары арасында аеруча зиһенле булып үскән Әхмәтнәкыйне әтисе зур дин галиме яки, һичьюгы, үзе кебек абруйлы мулла итәсе килә. Шуның өчен өй шартларында ике ел укырга-язарга өйрәтеп, бер ел авылда үзе ачкан җәдит мәктәбендә ибтидаины (башлангычны) тәмамлаткач, 1909 елда ул тугыз яшьлек малаен Уфа шәһәрендәге кайчандыр үзе белән бергә укыган Сабир хәзрәтнең «Хәсәния» дип аталган мәдрәсәсенә илтеп куя.

Татар көндәлек матбугаты, әдәбият, театр сәнгате зур үсеш алып, татар халкының бөтен катламнары милли-мәдәни уяну кичергән, җәмгыятьтә милли аң, белемгә, азатлыкка омтылу хәрәкәте көчәйгән бәрәкәтле еллар бу, әдәбият мәйданында Г.Тукай, М.Гафури, Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Әмирханнар дан тоткан заман. Кечкенәдән үк шушы милли-мәдәни алгарыш рухын күңеленә сеңдерә барган Әхмәтнәкый «Хәсәния» мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән елларында дәртләнеп-дәртләнеп шигырь яза һәм шәрикләре арасында бик тиз «шигырь чыгаручы» булып таныла. Аның шагыйрьлек даны, үз мәдрәсәләре чигеннән чыгып, Уфадагы башка мәдрәсә шәкертләре арасында да тарала. Ул вакытларда «Галия» мәдрәсәсендә укып йөргән һәм, «Хәсәния» мәдрәсәсенә килеп, шәкерт-шагыйрьнең шигырьләр дәфтәре белән танышкан Шәехзадә Бабич соңыннан аңа багышлап шундый шигъри юллар да яза:

 

Мин сине тәбрик итәм шигырең белән, Әхмәтнәкый,

Бик шат улдым, мәмнүн улдым сиңа, рәхмәт, Нәкый!

 

1914 елны, «Хәсәния»дә рөшдине (урта белем алуны) тәмам иткәч, Әхмәтнәкый Казанга килә һәм 1916 елның көзенә кадәр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Нәкъ шушы елларда аның мәгърифәтчелек рухындагы шигырьләре әүвәл «Ак юл» балалар журналында, соңга таба «Сөембикә» һәм «Аң» журналларында күпләп басыла. Ул драматургиядә һәм лиро-эпик жанрда да көчен сынап карый («Әмирхан хәзрәт» комедиясе, «Качкын», «Укытучы кыз», «Сукбай» исемле поэмалар). Шул вакытлардан башлап ул ерак (җиденче) бабасының исеменнән һәм үзенең тулы исемен кыскарту юлы белән үзенә «Нәкый Исәнбәт» дигән әдәби псевдоним (тәхәллүс) булдыра, ахырда шул псевдоним аның паспортында һәм башка рәсми документларында да рәсмиләштерелә.

Февраль революциясеннән соң, кыска мөддәтле педагогия курсларын тәмамлагач, 1917 елның көзеннән алып 1920 елның җәенә кадәр Н.Исәнбәт туган төбәк авыллары (Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы) мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый, аннары яңадан укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: Мәсәгут педагогия курсларында, Уфадагы урта белем бирү мәктәпләрендә, театр училищесында тел-әдәбият укыта.

1917 елда патша хөкүмәте бәреп төшерелүен дә, Россия империясе халыкларына милли азатлык, хокукый тигезлек, крәстиянгә җир, хезмәт кешесенә «бәхетле тормыш» вәгъдә иткән Октябрь түнтәрелешен дә Нәкый Исәнбәт чын-ихлас күңелдән, һичбер икеләнүсез кабул итә. Патша Россиясендә хокуксыз, ирексез һәм мыскыл эчендә, милли изелү астында гасырлар буе газап чиккән бер халыкның язучысы буларак, әлеге Октябрь түнтәрелеше вәгъдә иткән якты идеаллар хакына ул үзенең бөтен талантын җигәргә әзер була. Һәм чыннан да егерменче елларда Н.Исәнбәтнең әдәби иҗаты эчтәлек, форма, жанр, сәнгатьчәлек ягыннан тормыш тудырган яңа сыйфатлар, үзенә генә хас тасвирлау үзенчәлекләре белән байый.

Яңа тормыш төзергә керешкән хезмәт кешеләренең образларын гәүдәләндергән романтик-оптимистик рухлы публицистик шигырьләр, ямьле табигать, яшьлек, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларны яктырткан лирика, халыкчан милли бизәкләр белән баетылган җырлар, сәхнә әдәбияты жанрында иҗат ителгән «Һиҗрәт» (1923), «Культур Шәңгәрәй» (1927), «Пикүләй Шәрәфи» (1929), «Портфель» (1929) кебек сатирик комедияләр, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар, рецензияләр – болар һәммәсе Н.Исәнбәтне егерменче еллар яшь татар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.

Ләкин аерым бер партия диктатурасына, сыйныфлар көрәше дигән идеологик догмага, репрессив идарә итү системасына җайлап корылган совет режимы егерменче елларда ук инде җәмгыятьнең аерым шәхесләренә, бигрәк тә идеология өлкәсендә эшләүчеләргә – сәясәтчеләргә, әдәбият-сәнгать әһелләренә карата репрессив чаралар куллана башлый. Моның Татарстан тарихында иң мәгълүм булганы – «солтангалиевчеләрнең контрреволюцион оешмасы» эше. Бу «эш» буенча шактый күп татар язучыларыда җавапка тартылалар (Ф.Бурнаш, С.Сүнчәләй, Җ.Вәлиди, С.Җәләл һ.б.).

Егерменче елларның ахырларында исә «Җидегән» дигән тагын бер шундый «яшерен милләтчеләр» оешмасы уйлап чыгарыла. Монысы Н.Исәнбәтне дә читләтеп үтми. Татар мәдәнияте үзәгенә якынрак булу һәм берәр югары уку йортында белемен арттыру нияте белән 1930 елның февралендә Уфадан Казанга күчеп килгән Н.Исәнбәтне каты эзәрлекләү башлана, татар матбугатында бер-бер артлы аның ниндидер «Җидегән» дигән оешмада әгъза булып торуын «фаш иткән» нахак мәкаләләр басыла. Тикшерүләр вакытында әдип ике айга тоткын итеп тә алына. Тикшерүнең нәтиҗәсендә җавапка тартылганнар (Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Минский, Т.Ченәкәй, С.Борһан, С.Агиш) гаепсез табылса да, «җидегәнче», «милләтче» дигән атамалар әле бик озак еллар алар өстеннән төшми тагылып йөри. Аерым алганда, Н.Исәнбәт бу вакыйгалардан соң ун ел буена матбугаттан, әдәбияттан читләтелеп яши, укытучылык эшеннән куыла. Тормышны алып бару, ишле гаиләне туйдыру өчен ул «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына кара эшче булып урнаша, Әтнә ягы төбәкләренә китеп эшләп йөри. Әмма тормыш юлында шундый кыен хәлләр, сикәлтәләр очравына да карамастан, әдип үзенең язучылык һөнәрен, гыйльми эзләнүләрен туктатмый, язганнары матбугатта чыкмаса да, иҗат эшен дәвам иттерә, аеруча халык иҗаты әсәрләрен җыю-эшкәртүгә, фәнни хезмәтләр язуга игътибарын юнәлтә.

Без хәзер, заманнар узгач, «җидегән» вакыйгасының әдип өчен бик мөһим бер файдасы да булгандыр дип гөман кыла алабыз. Әдәбияттан читләштерелү, репрессив оешмаларның күзеннән беркадәр ерактарак тору аны, бәлки, 1937 елгы иң хәтәр, иң котырынкы репрессияләр афәтеннән саклап калгандыр?! Һәрхәлдә, «җидегәнче»лектә гаепләнгән язучыларның барысы да, 1937 елдан исән калып, соңыннан күбесе әдәбият мәйданында кабат эшләү һәм матбугатта басылу хокукына ирешәләр.

Утызынчы еллардагы канлы репрессияләрдән «Мамай кырына әйләнгән татар әдәбияты» (Н.Исәнбәт сүзләре) җитәкчелеге 1941 елда Мәскәүдә узарга тиеш булган һәм сугыш чыгу аркасында гына узмый калган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек көннәрендә менә шушы онытылган, дистә еллар буе читкә тибәрелеп йөргән сөрген язучыларга да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була: юкса декадада күрсәтер нәрсә юк!

Н.Исәнбәт сугыш башланыр алдыннан әнә шул рәвешле әдәбият мәйданына яңадан кире кайта. Шуннан соң аның янәдән илле елга сузылган озын, бәрәкәтле, мул уңышлы, киң тармаклы иҗат эшчәнлеге дәвам итә. Дөрес, «Идегәй» дастаны һәм башка кайбер «милләтчелек тайпылышлары» өчен әдип-галимгә әле аннан соңгы елларда да партия түрәләреннән шактый кыен ашарга, авыр психологик тетрәнүләр кичерергә туры килә. Әмма ул сынмый-сыгылмый, хакыйкатькә, вөҗданы кушкан карашларына хыянәт итми.

Әдипнең сугыш елларында һәм сугыштан соңгы дәвердә матур әдәбият өлкәсендә ирешкән иҗади уңышлары беренче чиратта драматургия белән бәйле. Халык иҗаты мотивларына нигезләнеп язылган һәм беренче мәртәбә 1940 елда сәхнәгә менгән «Хуҗа Насретдин» комедиясе (1939) язучыга аеруча зур уңыш китерә. Тапкыр сүзле, халыкчан юморга бай телле, гаделлек юлында теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыгучы мәшһүр фольклор каһарманы тамашачының мәхәббәтен казана. Татар академия театры сәхнәсендә генә дә комедия ике меңнән артык мәртәбә уйнала.

Н.Исәнбәт, гомумән, әдәби әсәрләрендә фольклор материалларыннан, татар халык теленең лексик һәм стилистик мөмкинлекләреннән, этнография элементларыннан оста файдалана, шулар ярдәмендә комик яисә драматик ситуацияләр кора белә торган әдип. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» (1942), «Түләк» (1942; драматик поэма), «Әбүгалисина» (1959; драматик поэма), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә, яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) комедияләре, балалар өчен «Былтыр кысты», «Җиде кыз» исемле әкият-пьесалары, «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган», «Мыраубай батыр маҗаралары» кебек әкият-повестьлары һәммәсе халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылганнар.

Н.Исәнбәт ил-халык язмышына бәйле тарихи вакыйгаларны, масштаблы каһарманнарны гәүдәләндерү юнәлешендә зур иҗади активлык күрсәтә. Борынгы Римда коллар баш күтәрүенең фаҗигале күренешләрен сурәтләгән «Спартак» (1940), Алтын Урда чорының тарихи каһарманына багышланган «Идегәй» (1940), революция һәм гражданнар сугышы чоры вакыйгаларын эченә алган «Болак арты республикасы» (1940), «Мулланур Вахитов» (1946), беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина турындагы «Гөлҗамал» (1943), Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашист тоткынлыгындагы батырлыгын татар әдәбиятында беренче булып чагылдырган «Муса Җәлил» исемле трагедия (1956) һәм драмалар татар сәхнә әдәбиятының үзенчәлекле тарихи бер сәхифәсен тәшкил итәләр. Бер үк вакытта драматург заман тематикасын да читтә калдырмый. Ватан сугышы елларында иҗат ителгән «Мәрьям» драмасы (1941), шәхеснең җәмгыятьтәге урыны һәм роле мәсьәләләрен, кешеләр арасындагы катлаулы әхлакый-этик проблемаларны үзәккә куеп, конфликтлы ситуацияләрне психологик планда хәл иткән «Рәйхан» (1949), «Гүзәл» (1950), «Зифа» (1954) кебек пьесалар – әнә шундый әсәрләрдән. Образларының тормышчан һәм тере-җанлы булуы, тел-сурәтләү чараларының байлыгы, сюжетының төгәллеге һәм кызыклылыгы белән әдипнең бу төр пьесаларыннан аеруча «Зифа» комедиясе зур уңыш казана.

Язучы турында сөйләгәндә, аның тәрҗемә хезмәтләрен дә искә алып үтү кирәктер. Ул А.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны», «Полтава» поэмаларын, «Таш кунак» трагедиясен, Мольерның «Тартюф»ын, Шекспирның «Гамлет»ы белән «Король Лир»ын, А.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен татар теленә тәрҗемә итә. Шекспирны тәрҗемә итү өчен ул хәтта махсус инглиз телен өйрәнә.

Нәкый Исәнбәт татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист та. Әйтергә мөмкин, ул XIX гасыр татар энциклопедист-мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһаб Мәрҗаниләрнең күпкырлы гыйльми эшчәнлекләрен дәвам иттерүче, алардан үрнәк алып, бу юлда соклангыч нәтиҗәләргә ирешүче була.

Кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлы «Татар халык мәкальләре», илле мең берәмлектән гыйбарәт ике томлы «Татар теленең фразеологик сүзлеге», һәркайсы бишәр-алтышар йөз битле «Татар халык табышмаклары» белән «Балалар фольклоры» китаплары, мәшһүр «Идегәй» дастанының халыктан үзе язып алып бастырган варианты – болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институтның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык. Китапларда урнаштырылган – фольклор жанрларының гомум-хасиятләрен, мәкальләрнең, табышмакларның һәм башка фразеологик берәмлекләрнең яшәеш формаларын теоретик яктан тикшереп анализлаган, квалификацияләгән, тарихи чыгыш-үзгәрешләрен күзәткән оригиналь фикерләр белән бергә, бу басмалар татар телен, халык авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь һәм уникаль хезмәтләр булып саналырга хаклылар.

Әмма әлеге санап үтелгәннәр – әдип гыйльми мирасының бер өлеше генә. Моны, язучының архивын күздән кичергәч, бик ачык күрәсең. Бу хакта әдипнең үз кулы белән язып калдырган һәм «Нәкый Исәнбәтнең бастыру планына кертелү сорый торган әсәрләре һәм гыйльми-иҗади хезмәтләре» дип аталган исемлек-проспектында да әйтелә. Анда, мәсәлән, шундый хезмәтләр теркәлгән: «Борынгы татар әдәбияты тарихы буенча хезмәтләр һәм хрестоматияләр (барлыгы 4 томда) – күләме 200 басма табак; татар мәдәнияте тарихы – күләме 50 басма табак; мифология һәм ырым-юраулар, йолалар – күләме 50 басма табак; татар халык мәзәкләре (махсус җыентык) – күләме 50 басма табак; этнологик сүзлек – күләме 50 басма табак; аңлатмалы сүзлек (4 томда) – 200 басма табак…».

Совет чоры чиновник-түрәләре Н.Исәнбәтне мөстәкыйль фикер-карашлары өчен бик үк өнәп бетермәсәләр дә, хезмәтләрен күреп һәм җәмәгатьчелек фикеренә колак салып булса кирәк, бүләк һәм мактаулы исемнәр бирүдә артык саранланмыйлар. Ул Ленин ордены (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1969), Халыклар дуслыгы (1980) орденнары белән бүләкләнә, «Татарстанның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була (1957, 1959), ә 1986 елда аңа «Татарстанның халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.

1992 елның 15 сентябрендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.