Мансур Вәли-Барҗылы


Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы (Мансур Хаҗи улы Вәлиев) 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый – район газетасына һәм республика матбугатына актив язышучы мөхбирләрнең берсе булып таныла. Мәктәптән соң ул «Җиңү юлы» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр, аннары авыл китапханәсе мөдире һәм колхоз комсомол оешмасының штаттагы җитәкчесе булып эшли.

        1968 елда Мансур Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була. 1972 елда ул күренекле язучы Фатих Хөсни исеменә язылган һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында басылган «Ачык хаты» белән әдәби җәмәгатьчелеккә үзенең исемен таныта, һәм, озак та үтми, «Казан утлары» журналы идарәсе аны студент килеш редакциянең әдәби тәнкыйть бүлегенә штаттагы эшкә чакырып ала.

      1973–1975 елларда Мансур Вәли-Барҗылы Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе офицеры булып хезмәт итә, әмма Казан матбугаты белән элемтәсен өзми: мәкаләләрен, әдәби язмаларын җибәреп тора.

     1975 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып Казанга кайткач, ул Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әүвәл әдәби консультант, аннары «Идел» альманахы редакторы булып эшли. Шул елларда аның җитәкчелегендә татарча яшьләр журналы ачу өчен зур көрәш җәелдерелә, бу көрәшкә шактый татар зыялылары һәм республиканың аерым җитәкчеләре дә тартыла. Ләкин, шундый көчле яңгыраш алуына карамастан, торгынлык чорында бу изге омтылышлар уңай нәтиҗәне бирми. Бары илдә демократик үзгәрешләр башлангач кына, 1989 елда, «Идел» альманахын яшьләрнең айлык әдәби журналы итеп үзгәртү мөмкинлеге туа. Хәзер «Идел» – татар телендә чыга торган иң популяр журналларның берсе. Узган гасырның сиксәненче елларында әлеге мөһим тарихи кампаниянең барышы һәм нәтиҗәләрен соңрак М.Вәли-Барҗылы үзенең «Идел» өчен көрәш» («Казан утлары», 1991, № 7) дигән күләмле публицистик әсәрендә тәфсилләп сурәтли.

       1981 елдан башлап М.Вәли-Барҗылы «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли.

     Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең күп кенә язмаларын тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр аша рухи анализлау дип карарга мөмкин. Аларда чынбарлык, бүгенге тормыш хакыйкате игътибар үзәгенә алына, калган барлык мәсьәләләр шул яктылыкта карала. Тәнкыйтьченең Ә.Еники, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, М.Әгъләмов, Г.Рәхим һәм башка бүгенге әдипләрнең иҗатларына багышланган җитди язмалары бар. Тагын бер үзенчәлек: ул үзенең әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укыр өчен кызыклы, әдәби әсәр кебек хисле, укучыга эмоциональ тәэсир итәрлек итеп язарга тырыша.

     М.Вәли-Барҗылы шулай ук проза жанрында да актив эшли. Аның каләменнән төшкән «Сәер кеше», «Качу», «Идел яры» повестьлары, «Мәхәббәт маҗаралары» дигән новеллалар сериясе һәм башка әсәрләре дә бар.

      М.Вәли-Барҗылы – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.