Фәнзаман Баттал


(16.02.1939.- 14.08.2015.)

Сатирик язучы Фәнзаман Баттал (Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов) 1939 елның 16 февралендә Татарстанның Минзәлә районы Үрсу авылында «халык дошманы», «кулак» һәм дин әһеленең улы буларак сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Булачак әдипкә тугыз яшь тулган вакытта – 1948 елда – аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗәмәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә. Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлый. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, кечкенә хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләм тибрәтүчене, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә йөгәнлиләр. Анда ул гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел чамасы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша.

1958–1960 елларда Украинаның Хмельницк, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да Ф.Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында ВЛКСМ өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. 1963 елда, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, Сарманда «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр.

Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын читтән торып тәмамлагач (1961–1967), Ф.Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972–1983 елларда Фәнзаман Баттал Түбән Кама шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.

1984 елда Фәнзаман Баттал Казанга килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күпсанлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 1993–1997 елларда ул Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә була. 1997 елдан – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Юмористик һәм сатирик хикәяләре, шигырьләре республика көндәлек матбугатында күп еллардан бирле өзлексез күренеп торуына карамастан, әдип иҗатының икенче бер мөһим тармагына – милли азатлык «исе сизелеп торган», совет режимына «сыешмаган» публицистикасына – матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар урталарында М.Горбачев игълан иткән үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә ирекле каләм белән иҗат итү һәм иҗат ителгәнне бастыру мөмкинлеге киңрәк ачыла. Туксанынчы еллар башыннан исә ул, моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен һәм яңа язылганнарын бергә туплап, бер-бер артлы китаплар, томнар чыгарырга керешә. «Сакалыңа ут капса» (1990), «Безнең сурәт» (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993), «Бака да бата» (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Юлын белгән адашмас» (2000), «Соңарган яз» (2001) исемле китаплары – шундыйлар җөмләсеннән. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, язучының сатирик каләмендә сурәтләнгән заман образы күз алдына килеп баса, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормышяшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба.

Ф.Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла.

Бала чагында михнәтләрне күп күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Моннан илле-алтмыш еллар элек кенә безнең әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребез – гомумән, өлкәннәр үз балаларын, оныкларын тәрбияләгәндә нинди гореф-гадәт кагыйдәләренә таянып эш иткәннәр, нинди гыйбрәтле кыйссалардан файдаланганнар, юлдан язуы ихтимал булган балага нинди җәза биргәннәр, аны нинди үгет-нәсихәтләр ярдәмендә дөрес юлга бастырганнар, авторның менә шулар турында образлы, үтемле тел белән мавыктыргыч итеп язылган «Гомерлек мирас» исемле кулъязмасы да бар.

Фәнзаман Баттал милли хәрәкәтне җитәкләүче оешмалар, милли-иҗтимагый үзәкләр белән тыгыз элемтәдә тора, аларның эшләренә даими катнаша.

Ф.Баттал – 1991 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.