Журнал турында


“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күп кенә газета-журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган. Кызык факт: аның кайбер нөсхәләрен, корал һәм азык-төлек белән бергә, дошман тылындагы сугышчыларыбызга парашют белән ташлаганнар.

Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьесалар, күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре басыла. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле исә журналның төп, үзәк темасы булып тора.

“Казан утлары” 1922 елның май аеннан бирле татар телендә чыга.
1922-30нчы елларда “Безнең юл”, 1930-33нче елларда “Атака”, 1933-65нче елларда “Совет әдәбияты”, 1965нче елдан башлап “Казан утлары” исеме белән дөнья күрә.

1977 елның 17нче гыйнварында “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.
2006 елның февралендә “Казан утлары”журналы элекке СССРның әдәби журналлары арасында беренче булып 1000нче санын чыгарды.  Шул мең саннан иң шәп әсәрләрне сайлап, “Сүнмәс утлар балкышы” дигән, матбугатта бик югары бәя алган антология дә нәшер ителде.

Журнал “Бәллүр каләм – 2015” бәйгесендә дә махсус бүләккә лаек булды.

“Казан утлары” журналы “Многоликая Россия 2015” Бөтенроссия VIII ачык халыкара  журналистика конкурсының “Матбугат басмаларында патриотизм һәм туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү турында язмалар сериясе” номинациясендә I урын, “Многоликая Россия 2016” Бөтенроссия IX ачык халыкара журналистика конкурсының “Матбугат басмаларында язмалар циклы” номинациясендә III урын алды.

Гамәлгә куючысы — “Татмедиа” АҖ.
Баш мөхәррире — Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илфак Мирза улы Ибраһимов.
Журналга Россия Федерациясенең барлык почта бүлекчәләрендә дә язылып була.

Илфак Ибраһимов,

“Казан утлары” журналының

баш мөхәррире

“Казан утлары” журналы

“Казан утлары” – элеккеге СССРда яшәгән халыкларның әдәби басмалары арасында беренче булып 1000нче саны чыккан журнал. Ул 95 ел буена берөзлексез халкыбызның әдәби сүз, иҗтимагый-эстетик фикер мөнбәре булып хезмәт итте, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, рухи кыйммәтләрен, җанын-рухын үзенә ирештереп торды.

“Казан утлары” – матбугатыбыз тарихында үзенчәлекле басма. Ул хәтәр репрессия, дәһшәтле сугыш елларында да чыгудан туктамады, үзен дә, рухын да саклап кала алды.

Журнал бүген дә халкыбызның мәдәни-иҗтимагый тормышында зур роль уйный, үзенә йөкләнгән мөкатдәс миссияне намус белән үти. Бу миссия гаять авыр, җаваплы һәм катлаулы. Ул заманның рухи асылын ачып бирү, җәмгыять тормышының иң әһәмиятле, иң кискен проблемаларын калкытып күрсәтү, илдәге, тормыштагы вакыйгаларга, хәл-күренешләргә карата мөнәсәбәтне, уй-фикерләрне төрле шәкелдә ирештереп тору, ил-көн, халык гаме-ваемы белән яшәүдән гыйбарәт.

“Казан утлары” — иң әүвәл язучылар журналы. Әдәби процессның үзәге ул. Каләм ияләренең өр-яңа әдәби әсәрләре: роман, повесть, хикәя, пьеса, шигырь-поэмалары “Казан утлары”нда басыла бит.

Өр-яңа әдәби сүз укучыга рухи, эстетик ләззәт бирсә, әсәрен шушындый дәрәҗәле, саллы журналда бастырып чыгару – язучы өчен зур мәртәбә.

Шөкер, татар әдәбиятының мең елдан артык тарихы бар. Татар һәм төрки әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән, әдәби мираслары бүген дә соклану уяткан шәхесләр белән горурланабыз һәм укучы өчен аларның бәрәкәтле иҗатыннан, классик үрнәк булып тарихка кереп калган әсәрләреннән өлеш чыгарырга тырышабыз. Журналда даими күренеп килә торган “Тарих”, “Татар хикәяләре хәзинәсеннән”, “Казан утлары” архивыннан” рубрикалары да — үткәннәрдән тарихи кайтаваз.

Редакция чит ил, күрше республикалар, кардәш халыклар язучыларының әдәби иҗат үрнәкләрен дә укучыга тәкъдим итеп барырга тырыша. Алар “Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы”, “Кардәш халыклар әдәбияты” дигән рубрикалар белән дөнья күрә.

Бүген иҗади процессны, гомумән әдәбиятыбызның үсеш тенденцияләрен, перспективаларын әдәби тәнкыйтьтән башка билгеләү, бәяләү мөмкин түгел. “Тәнкыйть, безнең заманыбыз кебек, китаплар, әсбаплар, газеталар, журналлар таулар кадәр өелеп торган бер заманда, кирәкле генә түгел, ә котылгысыздыр”, дип язды Г.Тукай “Тәнкыйть — кирәкле шәйдер” дигән мәкаләсендә. Бу җәһәттән “Әдәби тәнкыйть” рубрикасының даими чыгып баруы бик табигый. Язучыларыбызның төп журналы “Казан утлары” – әдәби процессның барометры да ул.

“Казан утлары” — әдәби журнал булу белән беррәттән мәдәни басма буларак та бәяләнергә лаеклы. Мәдәниятнең кайсы тармагын гына алма, театрмы ул, җыр-музыкамы, сынлы сәнгатьме, һәркайсында дөньякүләм масштабта күрсәтерлек, чын-чынлап горурланырлык шәхесләребез бар, Алар турында ничек язмыйсың да, аларны ничек күрсәтмисең?! Басманың “Сәнгать” рубрикасына урын һәрвакыт түрдә.

“Казан утлары” — халкыбыз журналы. Аның һәр саны милли мәнфәгать, милли рух, милли гамь белән сугарылган, халкыбызның үткәненә, киләчәгенә төбәлгән. “Татар галәме”, “Миллият”, “Тарих” сәхифәләре дә халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, дәүләтчелек хисен, өметен, кыйбласын саклау сагында.

Яшь язучылары булмаган әдәбиятның киләчәге юк. Бүген яшь каләм ияләренең әдәбиятка глобальләшү, оптимальләштерү, ягъни татар мәктәпләренең азаюы, татар теле, татар әдәбияты дәресләренең кыскартылуы, уку-укыту программаларыннан милли-төбәк компонентының алып ташлануы кебек катлаулы-авыр шартларда килүен исәпкә алсак, бу мәсьәләгә игътибарны аеруча көчәйтү сорала. Журналның “Ак җилкән” сәхифәсенең тулысы белән балаларга, яшүсмерләргә багышлануы тикмәгә түгел. Яшь иҗат көчләрен барлау, аларны үстерү, киң мәйданга чыгару — әдәби басманың төп бурычларыннан берсе.

“Казан утлары” – әдәби-мәдәни тормышыбызның тарихи елъязмасы. Иншалла, ул киләчәктә дә шулай булып калыр!

https://www.youtube.com/watch?v=wYPrIOrqKH0