Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)

Бөтенләй үз кешегә әверелеп, якынаеп киткәч, карт карелның ни өчен кунакка кашык тотып килүе дә ачыкланды. Монысы да элеккеге йола икән. «Кашыкларны төрле бизәкләр белән сырлау да борынгыдан килә бездә», – дип җанланып сөйләп китте карел кешесе. Гаиләдә һәркемнең шәхси, үз кашыгы бар, һичкемнеке белән дә бутарга ярамый. Кунакка да үз кашыгың белән генә йөрешле, ди.

(Башыннан укыгыз)

4. Монда да шул шыртлака

Тагын бер ифрат әһәмиятле яңалык-әмер алып кайткан Рамазан абзый Выборгтагы күчеп килүчеләр белән эш итүче комитеттан. Менә шул боерыкны, төрле хуторлардан барча гаилә башлыкларын җыеп, ягъни мәсәлән, «Балкыш» колхозының рәисе буларак җиткерде дә... Бала-чаганың урман-күл буйларында эшсезлектән селкенеп, кәеф-сафа корып йөрүе тыела икән. Берничә ай элек кенә каты сугыш ялкыны көйдереп, яндырып узган җирләр ләбаса бу: атыш-үтереш кораллары, шартламый калган снарядбомба адым саен булмаса да сагалап тора. Әнә, хәрби санитар отрядының әле һаман да үлек, мәет сөяк-санагын, җәсәден, сугыш чүп-чарын, калдыкпостыгын җыеп, урман-кырларны чистартып йөргән көне. Әлегә адәм кулы җитешеп өлгермәгән ниндидер шикле чокыр-чакыр Рамазан абзыйлар яши торган авылның читендә үк караеп тора ич. Бәладән башаяк, сугыш калдырган куркыныч афәткә юлыгудан Алла сакласын!

Бу хакта аны-моны уйлаганчы, кыбырсык, башсыз, гамьсез малайларны моның ише тыю-кисәтүләрнең файдасыннан зарары күбрәк булучан. Сугышорыш коралы, мина, автомат, пистолет дигәндә шушы ташбашларның күзләре уттай янып тора. Тыелган җимеш татлы була, хәтәр эш үзенә тарта, дигәндәй, мондый коры куркытулар отыры котыртты гына аларны. Тирә-яктагы һәрбер куакны, һәрбер түмгәкне теләсә кемнән дә шәбрәк белгән Блади аганың урманда ниндирәк куркыныч янавы хакында үзе белгәнчә русчалатып кисәткән үгет-нәсыйхәт сүзләре дә бер колактан керде, икенчесеннән чыкты боларның. Яңа җирләрдә инде тәмам ияләнеп беткән, гаярь, кыю татар балалары бит!

Яңа дусты Ваассила урман ягын онытылганда бер генә караштыргаласа, Гафур ул тарафтан ике күзен дә алмый иде. Килгән көннән бирле таныш булмаган тоташ яшеллек, сихри тылсым дөньясына сәяхәт кылырга, күленә кармак салырга хыялланудан арына алмый ул. Биредә әтисе колхоз өчен урман кисү, кырчылыкны җайга салу белән муеннан мәшгуль булганга, йорттагы барча вак-төяк эшләрне «Син инде егет кеше, икенче хуҗа», итенгәләп, шыттырып, үсендереп, аның өстенә өйделәр. Алар исә тавык чүпләп бетермәслек булса да, чынлыкта дилбегә кактырмый, үзе белеп эшли торган зур үскән малай ул Гафур. Үзе генә дә мунча шае, зур авызлы мич өчен, әнисе белән кышлык утын кисте-ярды, аранны, каралты-кураны төрле чүп-чардан чистартты, болыннан әтисе чабып кайтарган печәнне киптереп төз лапас өстенә өеп куйды, тагын әллә ниләр эшләп ыргытты. Инде менә бераз бушандым, урманга сәхрәгә чыгам дигәндә генә... менә сиңа! ...сәйран сукмагын кистеләр, юлга аркылы төштеләр бит әле.

Әмма шаян, шук, акыллы малай башваткыч мәсьәләне бүтән яктан кереп чишәргә кереште. Белмәмешкә салышып, беркөнне элегрәк яңа кармаклар вәгъдә итүен исенә төшерде атасының. Рамазан абзый күңеленә киртләп куйган икән аны, әмма ләкин теге кисәтү-тыюлардан соң, ул балык тоту кирәк-ярагын кайтаруны кичектеребрәк торырга карар иткән. «Ярый, ярый», диюдән артыгын әйтмәде. Ашыкмасын әле җәһәннәм оясына, янәсе.

Гафур, үзсүзле малай, аптырап калмады, бер күрешкәч, Ваассиланың кармак таягын кулына алып, авыл очындагы күлгә таба ымлады. Янәсе, әйдә, балыкка! Ваассиланың йөзе шуны гына көткәндәй яктырып китте. «Була ул!», дигәнне аңлатып, җәлт-җәлт баш какты. Сарай читеннән кармак сабы алып килде дә елмаеп, дустына сузды. Ул да түгел, өеннән тегәрҗеп кебек, нәзек кенә бау алып чыкты. Гафур аңа аптырап карады: «Нәрсәгә инде бу?» – Ваассила озак нитеп тормады, шул җебен чыбыкның бер очына бәйләп, кармак та тагып бирде. Үзенеке дә шуның ише гади тегәрҗептән аның. Күрәсең, боларда балык чирттергәндә, гап-гади җепле кармак куллану гадәткә кергән. Ә ничек кенә аңлатырга соң карел дустына, без бары тик кибеттән сатып алынган капрун җепне, ахыр чиктә, ат кылын эшкә җигәбез дип?

Моны аңлату өчен тышаулап җибәрелгән Зирәк дигән ат үзе «ярдәмгә килде». Куе саргылт төстәге бияне Садыйк абзый Кызыл Таңнан ияртеп килгән иде. Аты, дирбиясе бар, ә менә якын-тирәдә арба-чана ише нәрсәнең әсәре дә юк. Кайдан килсен, ди, алар?! «Кышкы» сугыштан соң дошман бөтен халыкны үзе белән куып алып киткәч. Әнә шуңа Зирәк җәй буе эшсез, авыл тирәсендә утлап, корсак тутырып йөри дә. Хуҗасы, колхоз эшеннән бушангач, шәп кенә арба ясамакчы була булуын. Колыны да туа калса, аңарга да ясыйм, дип, сөйләнеп торганын Гафурның ишеткәне бар. Үзе сәүдәгәрлек итәргә хирыс иде ул агай. Мал җанлы, сумга сум каерырга ярата... Ә үзеннән әҗәткә сукыр тиен дә сорап тора алмыйсың. «Кәпик акчам да юк бит, олан», – ди, күзен дә йоммыйча. Шуңа күрә Кәпик дигән кушамат килешеп кенә тора аңа, саран кешегә... Ә менә хәзер үзенеке булмаса, атының файдасы тисен әле. Койрыгындагы кыллар кармак җебе өчен менә дигән.

Садыйк абзыйлар эштә, авылда бер җан кисәге дә калмаганга охшый. Гафур, Ваассиланы җиңеннән тотып, үзе белән алып барды Зирәк янына. Тегеңә ат башыннан тотарга ишарәләп, җәһәт кенә койрыктан кармалап, берничә кыл өзеп тә алды. Аны-моны сиздеме юаш ат, юкмы, арт аякларын гына алмаш-тилмәш күчергәләп куйды. Калганы инде, кем әйтмешли, пүчтәк. Бер метрдан озынрак икешәр кылны бер-берсенә ялгап ныгытканнан соң, кибетнекеннән дә шәбрәк килеп чыкты әле кармак дигән балык тоту коралы. Ваассила гына үз кармагын алай кыландырудан баш тартты. Яшь балыкчылар сабырсызланып күл буена чаптылар.

Иң элек, хуҗа буларак, яшел камышлар арасына Ваассила кереп утырды. Үз телендә нидер такмаклап, кармагын суга салды. Гафур исә, үзенекен: «Балык кап, балык кап, яр өстендә ялтырап ят!» дигән теләк белән көйләп җибәрде. Икесе дә бер-берсенә сынаулы караш ташлап алгаладылар. Кем беренче булып балык эләктерер икән, янәсе... Ваассиланың инде әнә калкавычы калкына, талпына, бата-чума да башлады. Гафур моны күреп:

– Күтәр инде кармагыңны, ычкына бит! – дип шәрран ярып, кычкырып салды. Әмма аңа карап кына кабаланмады Гафурны чиктән тыш гаҗәпләндергән карел малае, калкавыч шактый уйнаклый башлагач кына тартып алды кояш нурларында ахактай ялтыраган балыкны. «Болар үз балыкларының җаенкөен беләләрдер шул», дип көнләшә төште Гафур. Аннан нинди балык эләгүе турында сорашырга да өлгермәде, бәхетле Ваассила әле генә тоткан балыгын иреннәренә китереп, нидер пышылдады да, назлап үбеп алгач, кире суга җибәрде, тиле! Аның бу гамәленнән таңга калган иптәшенә карап, көлемсерәгән килеш кулларын җәеп, иңбашларын җыергалап, «Бездә беренче балыкны шулай иреккә җибәрәләр», димәкче иде бугай карел малае...

Бераздан Гафурга да чиртте. Уртача зурлыктагы әрсез шыртлаканы тартып чыгаргач, башы күккә тиде инде абзаңның! Бу уңышка Ваассила да аның үзеннән ким куанмагандыр, шәт. Әлбәттә, Гафур, «мая төбенә!» дип, аны кире суга җибәрергә җыенмады да. Ваассиланың аптыраулы карашына җавап итеп, нәкъ үзе сыман җилкәсен генә сикерткәләде. «Юк бит, дустым, бездә андый ырым, йола», диюе инде. Хәер, алай вакланып торыр чакмыни, балык шул хәтле еш чиртергә тотынды, малай, тартып кына өлгер! Бу тирәгә ни гомер адәми зат килеп басмагач, тын почмакта шактый симергәннәр дә балыкчылар белән күрешергә тилмергәннәр, диярсең. Ниндиләре генә юк араларында. Корбан, шамбы, яисә җилембалык кирәкме, бәртәсме!.. Алабуга белән чабагына хәтле күлдәге суларны кайнатып, өере белән йөзеп үтә яр астыннан... Балык та каба, вакыт та сиздермичә алга чаба. Каядыр әнисенең: «Гафу-у-ур!» – дигән тавышы яңгырады. Димәк, төшке аш, әбәт вакыты җиткән.

Үз табышын сыгылмалы зирек ботагына ипле генә элеп, тезеп өлгергән Ваассила күзләрен юлдашына төбәде: «Бу малны хәзер кая куябыз инде?» Әлбәттә, Гафурларга, хатын-кыз кулына тапшырырга.

Көтмәгәндә генә ярты чиләк чамасы балык алып кайтуларын күргәч, кулларын тез башына суккалап, шаклар катты Өммегөлсем апа. Озын-озакка сузмыйча чистартып, «Сөбханалла, тансык ризык ашыйсы да бар икән әле, рәхмәт төшкереләре!» – дип, малайларның башларыннан сыйпап узды. Рамазан абзый да тәкатьсез булып, кыздырылган тәмле балык исенә турылап кайтып керде кебек. Блади абзыйны чакырып килергә дә онытмадылар. Ул кашыгын күтәреп килгәч, табын түгәрәкләнде. Китте гөрләшү. Гафур һәрбер балыкның ни рәвешле эләгүенә кадәр, кулларын буташтырып, йотлыга-йотлыга сөйләде. Әтиле-уллы кареллар элеккечә тыйнаклык саклап утырдылар. Шунда, җаен туры китереп, Гафур Ваассиланың тәүге балыктан соң ни әйтеп такмаклавын сорады Блади агайдан. Беренче капкан балыкны боларда: «Әниеңне алып кил, әбиеңне дә калдырма!» – дип такмаза әйтеп кире җибәрәләр икән суга! Күбрәк, мулрак капсын өченгә шулай итәләр инде. Моны ишеткәч, Өммегөлсем апа: «Әстәгъфирулла», – дип, үзалдына нигәдер сәер генә әйтеп куйды. Әби-әни кебек изге затларны тиктомалдан гына телгә алып, шул рәвешле корбан чакыруны башына сыйдыра алмады бугай ул. Нишләтәсең, һәр халыкның үз гореф-гадәте. Аннан соң шаярту гына бит бу. Ә менә күп балык тоту белән масаеп-мактанып йөрү гадәте бөтенләй юк икән карелларда. Андый балыкчыны адәм мәсхәрәсенә генә калдыралар, ди Блади агай.

Бөтенләй үз кешегә әверелеп, якынаеп киткәч, карт карелның ни өчен кунакка кашык тотып килүе дә ачыкланды. Монысы да элеккеге йола икән. «Кашыкларны төрле бизәкләр белән сырлау да борынгыдан килә бездә», – дип җанланып сөйләп китте карел кешесе. Гаиләдә һәркемнең шәхси, үз кашыгы бар, һичкемнеке белән дә бутарга ярамый. Кунакка да үз кашыгың белән генә йөрешле, ди. ...Бер-ике көннән әллә ниткән төрле матур сыр-бизәкләр төшереп ясап та бирде әле ул Рамазан абзыйларның һәркайсына агач кашыкларны. Аның белән аш тәмлерәк була кебек, авыз да пешми дип, игелекле карелны мактап, бүләк кашыкларга тиз күнектеләр... Шулай берсендә Ваассила үзләренә дәшкәч, Гафур агач кашыгын эләктерде дә ишеккә таба юнәлде. Бусагада гына әнисе чабуыннан тотып туктатты:

– Кая шулай күзең тондырып чабасың, кашык тотып?

– Блади абзыйларга кунакка барам, – диде малай, тизрәк ычкынырга чамалап.

– Аларда да кашык белән кунакка йөрешү туган-тумача арасында гына таралгандыр ул. Бездә дә бит кунакка бару ашау өчен генә түгел, улым. Хуҗаларны хөрмәт йөзеннән, бары белән сыйланып, күңелле генә сөйләшеп утырырга дип... Корсак тутырыр өчен генә ымсынып, ашау турында кайгыртып йөрү затсызлык галәмәте, – дип үгет-нәсыйхәт бирде әнисе. Шуның белән Өммегөлсем апа тагы: «Аларның гел-гел ризык пешереп торырга әниләре дә юк! Блади абзаңны ничу мәшәкатьләргә!» – дип әйтергә дә теләде бугай кунакка нык ашкынган Гафурга. Хәер, монысы малайның да миенә тиз барып җитте. Бизәкле, тәти кашыгын ипләп кенә киштәгә, үз урынына куйганнан соң гына, Ваассилаларга таба чыгып чапты.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев