Зәйтүнәкәй туташ (хикәя)

Чистай шәһәрендә яшәүче ишан хәзрәтнең кызы Зәйтүнә туташ үзенең ахирәт кызы Фатыйма белән Чистай каласыннан Казанга чыгып китте. Алар су юлы белән Казан каласына барып җитеп, кунакханәгә урнашып, татар зыялылары белән танышып, театрларга йөрүне максат итә иде. Фатыйма Зәйтүнә туташның ерак кардәше булып, аннан бер-ике яшькә олырак, акыл утырткан, сабыр холыклы, кияүгә чыкмаган бер кыз иде. Зәйтүнәкәй туташ өчен ул ахирәт дус та, анасы кебек киңәш-табыш итүче апа да иде. Зәйтүнә туташ тыштан басынкы булып күренсә дә, эчендә белемгә омтылучы, китаплар укып, илаһи мәхәббәт эзләүче, калебендә гыйшык уты дөрләп янган тынгысыз бер кыз иде.

 

***

 

Борын-борын заманнарда, әүвәл-әүвәл дәверләрдә яшәгән ди бер гүзәл кыз. Яше тулып җитүенә карамастан, кыз кияүгә чыкмаган. Яучылар да килгән, затлы егетләр дә кодалаган, ләкин ул гүзәлкәй берсен дә ошатмаган. «Бар, алайса, үзең эзләп тап сөйгәнеңне!» — дигән атасы. Үзенең яраннары белән кыз сәфәр чыгып киткән ди ерак илләргә. Күпме генә эзләсә дә, җаны тарткан кешене табалмаган. Һәм аның юлында сукыр картны җитәкләп баручы бер фәкыйрь егет очраган. Кыз сукыр атасын ташламаган егеткә гашыйк булган. Һәм алар никахлашып, сукыр атаны бергәләп тәрбияли башлаганнар. Әҗәле җиткәч, сукыр бабаны хөрмәтләп җир куенына тапшырганнар. Аллаһы Тәгалә аларга күп бала биргән, алар бик бәхетле булганнар ди.

 

***

 

Шушы риваятькә охшаш иде Зәйтүнәкәй туташның алгысавы. Ул да, ишан кызы була торып, ахирәте белән үз мәхәббәтен эзли чыккан кыю кыз иде.

 

***

 

Дөньяда биш төрле мәхәббәт бардыр, кем. Беренчесе — Аллаһка мәхәббәт — илаһи мәхәббәт, дим. Икенчесе — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гиләйһи вә сәлламга мәхәббәт. Өченчесе — ата-анага мәхәббәт — изге мәхәббәт, ди Коръән. Дүртенчесе — сөйгәнеңә, хәләлеңә мәхәббәт. Бишенчесе — балаларга-сабыйларга мәхәббәт!

 

***

 

Бу ике затлы кыз тәрәзә төбендә чигү чигеп утырудан узган, сәке йөзлегендә яучылар килгәнен көтеп, көтек булудан бизгән, ачык күзле, максатчан туташлар иде.

 

Зәйтүнәкәй туташ Фатыйма ахирәтенә бөтен серен дә сөйләп бетерми иде, аның күңеле түрендә инде мәхәббәт яралган һәм ул мәхәббәтнең кемгә икәне дә ачыкланган, ләкин туташның мәхәббәт чыганагының кем икәнен ул Фатыйма туташка гына түгел, үзенә дә әйтергә шүрли, ул аның исемен әйтә калса, мәхәббәтне өркетермен, мәхәббәт аннан качар дип курка. Ләкин Зәйтүнә туташның ара-тирә көрсенеп куюлары, йотлыгып укый торган китабыннан вакыт-вакыт аерылып, бер ноктага текәлеп, уйланып утырулары, соңра эчтән генә җыр көйләп, моңаюлары Фатыйма ахирәтенең дикъкатеннән читтә кала алмый иде. Фатыйма туташ Зәйтүнәкәй туташның күңелендә олуг гыйшык уты яралганын бик яхшы сизенә иде.

 

***

 

Казанга килеп җитеп, «Амур» кунакханәсенә урынлашкач, ике туташ кием алыштырып, чәйләп алдылар да туп-туры «Әл-ислах» редакциясе урынлашкан урамга киттеләр. Редакция урнашкан йортны алар тиз тапты: Екатеринская, 63. Йомышлары булса-булмаса да алар көн саен «Әл-ислах»ка йөри башлады, редакциядән соң алар «Болгар» кунакханәсенең китапханәсендә утыра торган булып китте. Чөнки бу китапханәгә татарның затлылары еш килә, алар белән мөсәхабә кылу, әдәбият-сәнгать турында сөйләшүләр туташлар өчен үзе бер гомер иде.

 

Күрешү-сөйләшүләрдән хәйран арып, алар янә кунакханәгә кайтып егылды. Фатыйма туташ, битен-кулын салкын су белән сөннәтләп алгач, сүз башлады:

 

— Менә без дә синең белән әкияттәге сукыр картны, фәкыйрь егетне эзләп, Казан тикле Казанга килдек, — диде.

 

Алҗыган булса да, Зәйтүнәкәй туташның кәефе бик һәйбәт иде, ул шат тавыш илә кинәт әйтеп салды:

 

— Ә мин, чыннан да, мәхәббәтемне таптым, Фатыйма ахирәт.

 

Фатыйма, шуны гына көтеп торгандай:

 

— Вафа Бәхтияров шәп егет! — диде. — Мәһабәт буйлы, горур, белемле, гәзитнең баш мөхәррире! Искиткеч ир! Сүз иярә сүз чыккач, әйтәем: Вафа әфәнде әле өйләнмәгән! Вә дәхи күз тоткан кызы да юк диләр.

 

Фатыйма Зәйтүнәкәй туташны юри алгысыта, ачык сөйләшүгә чакыра, үзе астыртын гына туташны күзәтә.

 

— Һым, Вафа әфәнде, — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде дөрестән дә хилафсыз кеше. Әмма...

 

Фатыйма ахирәт сүзен дәвам итә:

 

— Вафа Бәхтияров «һым» булса, Кәбир Бәкер — сөлек кебек егет, — диде ул. — Буй! Кара чәч! Матур мыек! Итагать һәм серле күз карашы.

 

— Һым, — диде ризасыз туташ. — Кәбир әфәнде мәһабәт егет, әмма аның сөйгәннәре күп, диләр.

 

— Барыгызга да җитәр! — диде дә Фатыйма туташ үз сүзеннән үзе көлә башлады.

 

— Юк, ахирәтем! — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде миңа насыйп яр түгел.

 

— Вафа әфәнде булмаса, шагыйрь Сәгыйть Рәмине кара! Дулкын-дулкын чәч! Гаҗәеп мәһабәт, сөйләмле шәхес. Аңарда кызларның төнге йокысын алган чибәрлек! Аһ, Сәгыйть әфәнденең сөйләшүе! Гаҗәеп матур телле, матур тавышлы, дан тоткан шагыйрь Сәгыйть Рәми ни тора!

 

Фатыйма, декламаторларча бер позага басып, артык кыланып, шигырь сөйли башлады. Бу Сәгыйть Рәмиевнең яңа гына гәзиттә чыккан шигыре иде.

 

Янасың ут дик төтенсез,

 

Яндырасың бәгъремне,

 

Әйтсәнә, син чын кешеме?

 

Әллә юк, җен-пәриме?

 

Зәйтүнәкәй шигырьне яттан дәвам итте:

 

Синең өчен укыйм, язамын,

 

Синең өчен сөенәм, кайгырам:

 

Синең өчен бик күп вакытта

 

Хисләремнән дә аерылам.

 

— Һай, ахирәтем! — дип кычкырды Фатыйма туташ. — Димәк, син Рәмине сөясең.

 

— Нигә алай дисең, ахирәтем? — дип гаҗәпләнде Зәйтүнә.

 

— Шигырьләрен яттан бикләгәнсең, йа! Димәк, Сәгыйть Рәми?

 

Зәйтүнә туташ кинәт сүлпәнләнде, уйга калды, башын чайкап әйтте:

 

— Һым, Рәмигә кияүгә чыккан хатынның йокысыз төннәре башланачак.

 

Шундый мәһабәт ир-егет бер хатынын гына саклап ятмас бит!

 

— Бер Тукай кала! — диде Фатыйма туташ, хәйләкәр елмаеп.

 

Зәйтүнәкәй туташ ике учы белән битен каплады. Ул кытыклана, сөенә. Аның яңакларында алсулык балкый иде:

 

— Тукай! — диде аның кайнар сулышы. — Тукайны башкалар белән рәттән куеп буламыни! Ахирәтем, мин аны төшләремдә күрәм. Мин аның шигырьләрен яттан беләм. Мин Габдулла әфәндедән башка сулый да алмыйм.

 

Ниһаять, сер ачылды. Хәер, бу турыда Фатыйма туташ сизенә иде инде.

 

— Сеңлем, багалмам! — диде Фатыйма туташ, — син ялгышмыйсыңмы? Әти-әниең каршы булмаса да, риза да булмас шикелле.

 

— Ялгышмыйм, апакаем, — диде Зәйтүнәкәй. — Гарәфә кичләрендә күргән төшләрем дә моны раслый. Әле күптән түгел генә төшемдә мин ап-ак ат күрдем. Болын буйлап ыргып чаба. Тота гына алмыйм бит тегене. Шуннан болын түрендә бер егет пәйда булды. Шул егет атны тотып минем янга алып килде дә мине атка атландырды, үзе минем артка урнашты. Ак ат безне күккә алып менеп китте... Бу егет Тукай иде... Фатыймакай ахирәтем, мин аны сөям.

 

— Сөю ул хәтәр хис, кызкай. Сөю ул яндыра да, көйдерә дә. Сөюдән көлләр генә кала тузып.

 

— Мин янарга да, көл булырга, тузан булырга да әзер, ахирәтем. Фатыйма туташның күзендәге хәйләкәрлек чаткылары юкка чыкты, ул бик җитди төс алды һәм ипле-тыныч тавыш белән әйтте:

 

— Аның бер күзе чагыр, ахирәтем. Габдулла әфәнденең бер күзенә ак төшкән.

 

— Аның каруы Тукайның күңел күзләре ачык! — диде Зәйтүнәкәй туташ кискен тавыш илә.

 

Фатыйма туташ авыр көрсенде, ул инде ахирәт кыз гына түгел, ул Зәйтүнәкәй туташка апа да, хәтта ана да кебек иде, ул ике кулын да ахирәтенең иңенә салды һәм, Зәйтүнәнең күзләренә туры карап, туташны ялгыш адымнан тыярга теләгәндәй әйтте:

 

— Аның китмәс авыруы бар, диләр...

 

— Бар!.. — диде Зәйтүнә, мәгърур рәвештә башын чөеп. — Булсын! — Мин әнә шул чагыр күзле, китмәс чирле Габдулла Тукайны сөям.

 

Һәм ни өчендер Зәйтүнә туташ ахирәтенең ике кулын да кискен хәрәкәт белән читкә атты, ул аягүрә басты, тиз-тиз атлап, Фатыйма туташтан аерылып, тәрәзә янына килде дә урамга караган килеш сүзен дәвам итте:

 

— Мин саташам бугай, ахирәтем. Тагын аның яңа шигырен укыдым. Нинди куәт, нинди җирсү!

 

Зәйтүнә, карашын урамнан алып, ахирәтенә таба борылды, ул кинәт җирсеп, Фатыйманы кочаклады:

 

— Тукай алдына тезләнеп: «Мин сезне сөям, мин сезне яратам, кире какмагыз минем сөюемне, зинһар, инкарь итмәгез минем гыйшкымны!» — дип әйтергә җыенам. Зинһар, син миңа ярдәм ит, ахирәтем!

 

Фатыйма туташ барысын да аңлаган иде инде: Зәйтүнәкәй туташ беркайчан да аның сүзенә колак салмаячак, Тукайның ярамаган, килешмәгән якларын сөйләгән саен, Зәйтүнә Тукайга ныграк тартыла барачак. Фатыйма ахирәтенең аркасыннан сыйпады һәм ике кулы белән ахирәтенең ике яңагыннан тотып, наз илә аңа бакты:

 

— Шулай ялкынлы сөюеңне күреп, мин куанам, сеңлем. Шул ук вакытта мин шөбһәдә, шомлы бер мохиттә калам. Кая илтер сине бу мәхәббәт? Һәлакәткәме илтәчәк? Белмим!

 

***

 

Нәкъ шушы вакытта Габдулла Тукай «Болгар» кунакханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә ялгызы гына хыялый бер халәттә үз-үзе белән сөйләшә иде. Ул көпә-көндез төш күрә иде булса кирәк.

 

— Йосыф Зөләйхасын күргән кебек, мин дә аны күрдем төшемдә... Юк-юк, төш түгел иде ул... Өн иде, аягүрә төш күргәннәр юкмыни? Хыяллана торгач, ул хыяллар, ул өметләр матдиләшә, синең күзеңә күренә башлый. Мин анны күрдем, мин аның белән сөхбәт кылдым, сөйләштем.

 

Аһ, нинди гүзәллек, аһ, нинди самимилек, нинди ихласлык ул күзләрдә. Мин саташам бугай аңа гашыйк булып. Мин хаталы юлдан киттем, ахры, Зәйтүнәне сөеп. Хакы бармы китмәс чире булган бәндәнең сәламәт җанны сөяргә, хакы бармы аның кулын тотарга?.. Нишлим? Мин бу хисләрне инкарь итә алмыйм, мин, буар җылан авызына керә барган куян кеби, олуг сөю тозагына килеп эләктем. Шунысы сәер ки: мин сөю хисләремне аңа әйтә алмыйм, телем бармый. Ул хисләрем сызылып шигыремә төшә бара.

 

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

 

И хур кызы!

 

Күрермен ай йөзендә үз йөземне.

 

Телең зикер-тәсбих өчен, мактау өчен.

 

Таушың сандугач тавышыннан матуррак,

 

Кем дә булса синнән аерылырга теләрме соң?

 

Син үзең һәрвакыт изге вә хөрмәтле,

 

Без — гөнаһлыларга тотарга да әрәм.

 

Гүзәлсең син, матурсын син, матурсың;

 

Матурларның матурыннан матурсың;

 

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, якутсың;

 

Ләкин җир кызы төсле түгелсең.

 

Синең күркәмлегең, дөрес, һәр мактауны күтәрә,

 

Һәй, хур кызы!

 

Шулай да җир кызы

 

Зәйтүнәкәй туташ синнән сөекле.

 

Шулай да Зәйтүнәкәй туташ синнән сөйкемле!..

 

Мин мәҗнүн булдым! Мин мәхәббәт тозагына килеп каптым!

 

Һәм мин бу тозактан котылырга теләмим дә!

 

***

 

Көннәрдән бер көнне театрларга, бакчаларда йөреп арыгач, ике ахирәт кул эшенә тотынды. Зәйтүнәкәй туташ кем өчендер кулъяулык чигә, Фатыймакай энеләренә оекбаш бәйли иде. Фатыйма ахирәтенең эшенә күз ташлады.

 

— Карале, син, кызый, дөрес чикмисең бит, — диде Фатыйма.

 

Зәйтүнәкәй ахирәте тавышына сискәнеп киткәндәй булды, ул үз уйлары белән мәшгуль иде.

 

— Ә, ни дидең, Фатыйма тәтәм! — диде Зәйтүнә.

 

— Шулай дидем, бу дөньяга кире кайт та чигүеңне рәтлә, дидем.

 

Зәйтүнә бу дөньяга кайтты:

 

— Әй, нәгъләт, тагын чуалган инде, аты коргыры.

 

— Беләм мин сине, җебең чуалмады синең, зиһенең чуалды, — диде Фатыйма.

 

— Ни сөйлисең син, ахирәт?

 

— Шуны сөйлим: синең күңелең буш түгел. Таһир-Зөһрәләр, Ләйлә-Мәҗнүннәр, Йосыф-Зөләйхалар ягында.

 

— Укы әле тагын шул шигырьне, — диде Зәйтүнә.

 

Фатыйма кул эшен бер кырга куеп, Тукайның яңа чыккан китабын алды һәм бер кулына китапны тотып, икенче кулын өскә күтәреп, мәгънәлерәк укырга тырышып, сөйли башлады:

 

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы,

 

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

 

Үзе дә сизмәстән Зәйтүнә туташ Фатыйма артыннан кабатлый иде.

 

— Гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

 

Фатыйма, укуыннан туктап, үзалдына әйтеп куйды:

 

— Габдулла әфәнде Тукаевның олы гаме бу, Зәйтүнә, — диде. — Бөек шагыйрьнең бөек юксыллыгы. Тукайның фөрьяды бу. Ачынып кычкыруы. Хәтта ялваруы.

 

— Кемгә ялваруы? — дип сорады Зәйтүнә.

 

Фатыйма әйтте:

 

— Ул мәхәббәтен эзли, — диде.

 

— Тукай иҗатына гашыйк кызлар, дистәләгән кызлар бар. Ул хатын-кызга мохтаҗ түгел.

 

— Димәк, мохтаҗ, — диде Фатыйма. — Ул үз илһамчысын эзли.

 

— Илкүләм атаклы шагыйрьнең кеме дә булса бардыр бит инде? — диде Зәйтүнә.

 

Фатыйма елмайды:

 

— Ләкин ул матбугатта бөтен дөньяга: минем сөеклем юк, мине яратучы хатын-кыз юк, миңа мәхәббәт кирәк, мине яратучы, мине сөюче, мин сөярлек, мин яратырлык хатын-кыз кирәк, дип ялвара.

 

Зәйтүнә дә чигешен бер янга куйды, ул хыялый рәвештә әйтте:

 

— Нинди гүзәл шигърият! — диде. — Тирән яшерелгән мәгънә ята бу шигырьдә!

 

— Шул гүзәллекне тудыручы шагыйрь бәхетсез, — диде Фатыйма.

 

— Әстәгъфирулла, ахирәт! — диде Зәйтүнә. — Ул нинди имәнгеч сүз — «шагыйрь бәхетсез», дидеңме?

 

— Шагыйрь буларак, иҗатчы буларак Тукай бәхетле, сеңлем, ә тормышта, хиссияттә, назик тойгылар мохитендә ул ялгыз. Ком чүлендә адашкан ялгыз юлчының ярдәм сорап илерүе бу шигырь. Кем аны ишетер, кем аңар ярдәм итәр?..

 

Зәйтүнә кинәт сулкылдап куйды.

 

— Чү! — диде Фатыйма. — Син җылыйсың?

 

Зәйтүнә кыенсынып елмайды да ике күзеннән чыккан ике бөртек яшен яулыгы белән сөртеп, тагын кулына чигешен алды:

 

— Болай гына, апам, — диде ул.

 

Фатыйма соклануын яшерә алмыйча әйтте:

 

— Сөбханалла, сеңлем, — диде. — Син аның илһамчысы?

 

— Мин аның илһамчысы булыр идем.

 

— Аңлыйм, Зәйтүнә, син аңа күптән гашыйк. Ләкин...

 

— Ләкин ул буй җитмәс биеклектә, ул — даһи шагыйрь.

 

— Шул даһи шагыйрь, шул бөек шагыйрь боек йөри. Аңа илһамчы кирәк. Табигый ки, Адәм — Һавасыз, Һава Адәмсез яши алмас.

 

Зәйтүнәкәй туташ үзалдына сөйләнгәндәй шигырь әйтә башлады.

 

— Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!

 

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

 

Фатыйма көләргә тотынды:

 

— Сез икегез бер сүз сөйлисез, бер хис кичерәсез, сезнең калебләрегез синхрон тибә ләбаса. Тукай сине яшерен сөя, син аны яшерен сөясең. Романтика!

 

— Ахирәтем, мин Тукайны, чыннан да, өзелеп сөям.

 

— Машалла! Сөбханалла! — диде Фатыйма.

 

— Сөю генә түгелдер ул, мин саташам бугай. Сәбәпсезгә җылыйм, сәбәпсезгә җырлыйм. Кулымнан эшем төшә. Укырга утырсам, хәрефләр җуела. Чигәргә утырсам, җебем чуала. Уйлый башласам, зиһенем бутала. Яки мин тилерәм, яки үләм.

 

— Яки сөйгәнең белән кавышасың!

 

Бүлмәдә тынлык урнашты. Зәйтүнәкәй туташ чак ишетелерлек итеп җыр башлады.

 

Дөнья тулган сөю, гыйшык белән,

 

Аккош, күгәрчен дә эзли парын,

 

Һәм табалар алар бер-берләрен,

 

Һәм татырлар мәхәббәтнең барын,

 

Мин сызланам сызып-сызып, янам.

 

Сөйгәнемне һаман табалмыймын.

 

Тән ярасы сызласа да туктый,

 

Җан ярасы һич тә җөйләнмидер.

 

Сызлануны басар өчен кирәк

 

Сөйгән кешең, бәгырь кисәгең,

 

Шунсыз тормыш һич тә көйләнми.

 

Җыр гаҗәеп моңлы иде. Фатыйма ахирәтен кысып кочаклады:

 

— Котлыйм сине, сеңлем. Синең гыйшкың дастани мәхәббәткә әверелсен! — диде. — Фатыйма кинәт үзгәрде, ул бүлмә уртасына чыгып, болгана-бөтерелә-чәбәләнә, ярым шаяру, ярым җитди тавыш белән Зәйтүнәне битәрләгәндәй сөйли башлады:

 

— Иблис! — дип кычкырды ул. — Котыртма баланы!.. Кит, ләгыйнь, Зәйтүнә яныннан!.. Баядан бирле тыңлап утырам, син тилертәсең икән кызны. Тыңлама син Иблисне, Зәйтүнә балакай. Сазаган калып, син үзең тилерә башлагансың.

 

Гыйшык-мыйшык, мәхәббәт-сөю дөньяда юк нәрсәләр алар, балам. Габдулла әфәнденең кичмәс хастасы бар.

 

— Кеше сүзе! — диде Зәйтүнә, аның кәефе киткән иде.

 

— Түгел! Үзем күрдем! — дип кычкырды Фатыйма. — Гел әптиктә дару ала, кушучлап дару ашаган кеше сәламәт булмый.

 

— Тукай кебек олы шагыйрьне дәвасыз калдырмаслар, иншалла!

 

— Ташла бу тилерүеңне, Зәйтүнәкәй! Тап син үзеңә тиңне, гади генә, эшчән егетне. Аннан соң Тукай синнән күпкә олы. Арагызда җиде ел ята.

 

Шулчак ишек шакыдылар.

 

— Керегез! — дип кычкырды Фатыйма.

 

Кызлар төзәтенделәр, Зәйтүнә көзгегә күз ташлады, алар кунакны каршы алырга әзер иде.

 

Ишек ачыклыгында Кадыйр исемле бер ир-егет күренде, бу Кадыйр Зәйтүнәгә гашыйк егет иде, укымышлы булуына карамастан, ул гади генә киенгән татар егете.

 

— Керергә ярыйдыр бит, туташлар? — диде кунак.

 

— Уз әйдә, уз, Кадыйр әфәнде... — диде Фатыйма.

 

Фатыйма Зәйтүнәгә генә ишетелерлек итеп пышылдады:

 

— Әнә, килде гади генә, эшчән генә бер егет! — дип, көлүен Кадыйрга күрсәтмәскә тырышып, ике учы белән авызын каплады, ләкин пырхылдавын тыя алмады.

 

Кадыйр үзе турында пышылдашканнарын аңлады, ләкин аңлаганын сиздермәскә тырышты.

 

Зәйтүнә, бәйләвен куеп, аягүрә басты.

 

— Ахирәтем, чәй ясап керт кунакка, — диде Зәйтүнә. — Чәй янында сөйләшүе җиңелрәк булыр.

 

Фатыйма туташ челтерәп көлде.

 

— Кадыйрга аңа чәй түгел, Зәй-тү-нә кирәк... — дип кухнясымак кумырыкка кереп китте, үзе шаярудан һаман туктамый, җырлаган була:

 

— Зәйтүнгөл чәчәге кебек саргаям салмак кына...

 

— Утырыгыз, Кадыйр әфәнде! — диде Зәйтүнә.

 

Кадыйр, читеге өстеннән кигән кәлүшләрен ишек катында калдырып, олы якка узды:

 

— Әссәламегаләйкем, Зәйтүнә туташ.

 

— Вәгаләйкем әссәлам, Кадыйр әфәнде, — дип Зәйтүнә кунакның сәламен алды һәм Кадыйрга урын күрсәтте, ләкин Кадыйр урындыкка утырмады:

 

— Кичерегез мине, туташ, — диде Кадыйр.

 

— Алдымда сезнең гаебегез юк, Кайдыр әфәнде, — диде кыз.

 

— Фатыйма туташ дөрес әйтә, чыннан да, мин «сез» дип саргаям.

 

Зәйтүнә, кунакка карамыйча, тәрәзә тарафына китте, тәрәзәгә җитәрәк туктады, борылмыйча гына, иңөсте аша әйтте:

 

— Кадыйрҗан, әфәнде, — диде. — Без бу хакта сөйләштек бит инде. Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кабул итә алмыйм. Мин башканы сөям.

 

Зәйтүнә сүзгә урын калдырмаслык итеп әйтте һәм тәрәзәгә якын ук килеп, максатсыз гына урам якка карады. Бу аның Кадыйрны инкарь итүе, араны өзеп куюы иде.

 

Бүлмәдә читен тынлык урнашты. Кадыйр уңайсыз елмаеп, урындыкка утырды да, ни әйтергә белми, талгын гына җыр шыңшый башлады.

 

— Башларым әйләнеп китте, җаный, башканы сөям дигән сүзеңнән, башканы сөям дигән сүзеңнән.

 

Зәйтүнә дә җырдан тәэсирләнгән иде. Ул, карашын тәрәзәдән алып, Кадыйр тарафына борылды. Кадыйр ике терсәген ике тез башына куеп, йөзен каплаган.

 

Зәйтүнә аны кызганып куйды. Кискен сүзе өчен гафу үтенгәндәй, киеренкелекне йомашартырга тырышып әйтте:

 

— Искиткеч моңлы җыру, — диде.

 

Кадыйр авыр көрсенде, ул һаман туташ ихтыярында, җиңелгән бичара кыяфәттә иде.

 

— Гаме авыр кеше җырлаганга шулай ул, туташ, — диде кунак. — Мин сездән башка яши алмыйм, Зәйтүнә туташ. Кулымнан эшем төшә, туганнарым мине битәрли, атна саен эш урыны алыштырасың, диләр. Нишлим соң, күңелем эштә түгел, күңелем сездә. Мин яки саташам, яки үз-үземә кул салам.

 

— Әстәгъфирулла, Кадыйр бәй. Авызыңнан җил алсын! Сез бит мулла буласы кеше, сезгә андый сүзләр килешми, — диде Зәйтүнә.

 

— Килешмәгәнен дә беләм, нишлим соң?

 

Туташ Кадыйрга якынрак килде. Ул аны кочаклап юатмакчы иде, ахрысы, ләкин тыйлыгып калды, сабый баланы юаткандай, салмак тавыш белән әйтте:

 

— Кадыйрҗан, сезнең миңа булган хисләрегезне мин бик хөрмәт итәм, нишлим соң, миндә сезгә карата җавап хисләре яралмаган. Кичерегез. Беләм, сез яман кеше түгел. Сезнең күңелегез саф. Сез — сөелергә лаек адәм. Әмма минем хисләрем бүтәндә.

 

— Аны хастаханәгә салалар дип ишеттем, — диде Кадыйр.

 

— Беләм, аның авыру икәнен дә беләм, бәлки безгә кавышу да насыйп булмас, әмма мин үз кальбемә каршы бара алмыйм, Кадыйрҗан. Бәлки, мин аны хаста булганы, ярдәмсез калганы өчен яратамдыр.

 

Чәй дә өлгерде, ләкин ике туташ белән Кадыйр бәйнең әңгәмәсе ни урталай, ни пурталай булып калды. Кадыйр әфәнде шулай нәүмиз булып, туташлар белән саубуллашып чыгып китте.

 

— Бичаракай, — диде Фатыйма, Кадыйр артыннан ишек ябылгач.

 

— Бичара! — дип кабатлады Зәйтүнә туташ. — Нишлим соң, ахирәтем...

 

***

 

«Болгар» китапханәсенең уку залында Тукай белән Зәйтүнәкәй туташның

 

бергә-бер икенче тапкыр очрашуы иде бу.

 

— Исән-сау йөрисезме, туташ? — диде Тукай.

 

— Аллага шөкер, Габдуллаҗан, үзегез нихәлләрдә?

 

— Мин дә шөкер, — диде Тукай.

 

— Кәефегез юк күренә, әфәндем.

 

— Әй, җүләр балык кебек йөрим шунда.

 

— Ни булды?

 

— Фатихлар белән әхтәри суккан идек, карта уйнаган идек тә, гел мин оттырам. Фатихка гел яхшы карталар гына чыга. Беләсезме, туташ, бу дөньяда мин өч өлкәдә бәхетсез кеше.

 

— Кызык, нинди өлкәләр икән ул?

 

— Мин отышлы уен уйнасам, гел оттырам. Как говорится: не везёт в картах.

 

— Аның каруы сезгә мәхәббәттә везёттыр!

 

Тукай зарлануын дәвам иттерде:

 

— Кармак салсам, күршемдәгеләргә балык гел кабып тора, минем калкавыч селкенеп тә карамый... Җүләр балыклары да мине инкарь итә, каһәр.

 

Зәйтүнә челтерәп көлде.

 

— Ә өченчесе? — дип сорады туташ.

 

— Мин мәхәббәттә дә чарасыз.

 

— Отышлы уеннар уйнамассыз. Балыкка бармассыз, балыкны кибеттән яки балыкчылардан сатып алырсыз. Ике авыр мәсьәлә хәл ителде, Габдулла әфәнде. Өченчесе дә хәл ителмәслек түгелдер, шәт...

 

Сүзләр төкәнде, кыен тынлык урнашты. Бу кыен тынлыктан аларны Фатыйма килеп коткарды.

 

— Хуш калыгыз, Габдулла әфәнде! — дип, Зәйтүнәкәй туташ Тукайга кулын сузды, Тукай кыяр-кыймас кына аның кулын кысты. Зәйтүнә туташның кулы кайнар, Тукайның кулы дымлы вә салкын иде. Кызлар китеп барды, Тукай, әле генә туташ тоткан кулының кайнарлыгын читкә җибәрмәс өчен, сул кулы белән уң учын каплады: бу җылылык Тукай күңеленнән мизгел эчендә шигырь булып чыкты.

 

Чын бәхетледер кулың тоткан колың,

 

Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың.

 

Яшь күңелне тотса, ычкындырмый һич,

 

Бер сихерле, серле кармактыр кулың.

 

***

 

Туташлар Эрмитаж бакчасына китте, аулак-җайлы урын сайлап, алар шунда утырды. Зәйтүнә дә, Фатыйма да ни өчендер кәефсез иде кебек.

— Мин аны кызгандым, — диде Зәйтүнәкәй туташ. — Шигырендә ул баһадир, иҗатында ул каһарман, Алып батыр... Ә тормышта бичара... Аның чәчен сыйпыйсым килде, кочаклап күкрәгемә кысасым килде, юатасым, иркәлисем, сөясем, тәрбиялисем килде. Мин сизәм, ахирәтем, аңа мин кирәк, башка берәү дә түгел, фәкать мин кирәк...

Шулчак бакча сукмагы буйлап Кадыйр әфәнденең килгәне күренде,

ихтимал, Кадыйр бәй Зәйтүнәне очратыр өчен юри артларыннан килгәндер.

Исәнләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар, Фатыйма туташ, бераз йөреп килим әле,

дип сукмак буйлый китеп барды.

Зәйтүнәкәй туташ һаман Тукай турында уйлый иде.

Кадыйр әфәнде туташның нинди уйлар белән мәшгульлеген аңлады булса

кирәк һәм кинәт, турыдан-туры сорау ташлады:

— Ә Тукай сезне сөяме соң? — диде.

Зәйтүнә тиз генә җавап кайтармады, ул бераз уйланып утырды да әйтте:

— Бервакыт Фатыйма тәтәм белән электр ыстансасы буйлап барабыз.

Каршыбызга килә торган трамвайда Тукай узып бара, ул башын иеп безгә

сәлам бирде. Бер-ике көннән гәзитәдә аның миңа багышланган шушы шигыре

басылып чыкты.

Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген,

Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел, диген.

Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияне?

Ул синең васфыңда3: зәйтүнәтел ля шәркыя, ля гарбия, ди.

Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,

Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәламулла4 сатып.

Кадыйр аптыраган иде:

— Аңламадым, бу шигырьнең сезгә ни катнашы бар? — диде ул.

Зәйтүнә көлемсерәде:

— Чыннан да, Тукай шул көнне «Сабах» кибетеннән Коръән китабы сатып

алган. Хәзер Фатыйма аңлатып бирер. Якынрак кил, ахирәт, безнең серләр

бетте. Һәбаән мансура булып күккә очты!

Фатыйма туташ аларга якын ук килде.

— Аңлатсаңчы, ахирәтем, Тукайның миңа багышланган баягы шигырен.

— Ә-ә, дөрес шул! — диде Фатыйма. — Ул шигырь тулысы белән Зәйтүнәгә

багышланган.

— Анда багышлама юк. Зәйтүнә исеме юк, — диде аптыраган-йөдәгән

Кадыйр.

— Бар! — диде Фатыйма туташ. — Алыгыз Коръән-и Кәримне, дустым.

Зәйтүнәтел лә шәркыя, лә гарбия. Ягъни, синең кебек гүзәллек, яшеллек, зәйтүн

кебек матурлык Көнчыгышта да, Көнбатышта да юк! ди Тукай.

— Баш катырмагызсана, Фатыйма туташ, — диде Кадыйр. — Ул сез уйлап

чыгарган фараз гына.

— Фараз түгел! — диде Фатыйма туташ. — Тукай, назик хисләр шагыйре

буларак, Зәйтүнәнең исемен турыдан-туры атамый, яшерә, киная итә. Коръәнне

яхшы белгән кеше моның Зәйтүнәгә аталганын ап-ачык күрә.

Күк күгәрчен күктә уйный, башлары әйләнмәсә,

Бик сөйсәң дә баралмассың, чәчләрең бәйләнмәсә.

Карар иде, карар иде, карап туялмас иде.

Никадәрле карасаң да, ул сиңа булмас инде.

Фатыйма туташ бу җырны шулкадәр хисле-матур итеп җырлады ки, Зәйтүнә

туташ хәйран калды.

— Әстәгъфирулла! — дигән уфтану чыкты аның күкрәгеннән. Аның күңеле

тулды, ул, ике учы белән йөзен каплап, читкә борылды.

Кадыйр әфәнде саубуллашмыйча гына китеп барды.

Фатыйманың ачуы чыккан иде, Кадыйргамы, Зәйтүнәгәме аның ачуы. Аның

сабырлыгы каядыр киткән, ул кискен аваз белән әйтте:

— Буш хыял! — диде. — Сине итәгеңнән тартып җиргә төшерергә кирәк,

очып китмәссең... Ярамаганмы сиңа Кадыйр? Ә?.. Менә дигән егет! Хәер, җаны

теләгән җылан ите ашаган!

Иртәнге матбугатта Тукайның тагын бер мәхәббәт шигыре басылып чыкты.

Ике ахирәт туташ икәвесе тиң шигырьне яттан бикләделәр.

Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю,

Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!

Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире,

Мондый хәлгә сабыр итәлмас, булса да адәм дию.

Үлде рух яшрен мәхәббәттән, җәфа юк, үлсә дә,

Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!

***

Бервакыт Тукай бер кичәдә үзенең «Утырышу» шигырен укыды. Халык бик

күп иде. Тукай сәхнәчеккә менде. Шагыйрь костюмнан, галстуктан иде, башында

кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсе дә калфактан. Шагыйрь кесәсеннән

бөгәрләнеп беткән ниндидер кәгазь чыгарды. Ләкин ни өчендер ул шигырен

кәгазьдән укымады, яттан сөйли башлады. Фатыйма ахирәте Зәйтүнәгә:

— Бу сиңа багышланган шигырь, — дип пышылдады.

Габдуллаҗан залга карамыйча, каядыр янга, сәхнә кырыена карап сөйли,

ни өчендер ул кыенсына, ояладыр сыман тоелды.

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы

Матур берлә утырамын кара-каршы;

Шунда ул кыз, әллә ничек, сүзгә китеп,

Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.

Һәр сүзенә: чын, чын, димичә калмагач,

Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде,

Кадап куйган һәйкәл төсле, кузгалмагач.

Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм,

Ишетмим дә, тыңламыйм да санламыйм, —

Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр

Иде, ләкин тугрысы шул, ялганламыйм.

Сүз тыңлаган булып итәм йөз тамаша,

Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;

Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп

Гаклым берлә шул вакытта кул талаша.

Шулай итеп, сәгадәтле сәгать үтә,

«Ул» да торып, үз урныннан чыгып китә;

Белмәс хәлне, яшь нәрсә бит, аңлый алмас,

Кычкырсам да: кочаклашыйк, тукта, тукта!

Шигырь укыгач, Тукай башта беравык тораташ кебек төз торды, аннан соң

кыюсыз, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Зал гөрли, зал котырып кул чаба.

— Тагын! Тагын, Габдулла әфәнде! — дип кычкыралар.

Зәйтүнә туташ кына кул чапмый, алкышламый иде. Бу кичәдә Тукайның

шигырь укыйсын ул алдан ук белә иде һәм Тукайга бүләк итәрмен дип

конфетти алып килгән иде, сәхнәдән чыкканын көтеп торып, Зәйтүнәкәй туташ

кулындагы күп кенә конфеттины Тукай өстенә сипте. Бөтен чәч, кәләпүш өсте

матур конфетти белән бизәлде. Тукай бик шат иде. Ике туташ тамашачыларның

ни кылганын читкәрәк китеп, бераз сөйләшеп тордылар. Шулчак Тукай,

башкаларны аралап, туташлар янына килде.

— Кичә сезгә ошадымы? — диде Тукай Зәйтүнәгә.

— Искиткеч, Габдулла әфәнде, — диде туташ.

— Мин бик шат, туташ, — диде Тукай.

Фатыйма түзмәде:

— Әйтегез әле, Тукай әфәнде, «Утырышу» шигырегез кемгә багышланган

ул? — дип сорады.

Тукай каушап калмады:

— «...гә» шигырем кемгә багышланган булса, шуңар, — диде.

— Димәк, Зәйтүнәгә! — диде Фатыйма.

Тукай сагышлы елмайды, ләкин җавап бирмәде, тамашачы арасына кереп

китте.

Кыз-кыркын бәхәс куптарганнар, имеш, Тукайның бу шигыре кемгә

багышланган?

Бай киенгән, кыйммәтле асылташлар таккан бер ханым әйтә:

— Тукай әфәнденең ул шигыре миңа багышланган. «З»гә дигән яшерен

тамгасы да бар. «З» — Зөләйхага дип аңлавыгызны үтенәм.

Бәхәскә икенче яшь хатын килеп катнаша:

— Нигә соң Тукай әфәнде «...гә» дип куйган. Зөләйхага булмый бит,

«Зәйтүнәгә», «Залиягә» була ала. Димәк, шигырь йә миңа — Залиәгә, яки

Зәйтүнәгә багышланган.

Өченче туташ анысына каршы төшә:

— Ә нигә «Зәмирәгә» түгел? Бу шигырь миңа — Зәмирәгә аталган!

Ике ахирәт туташ кичәдән соң Тукай белән бергә кайтырга өметләнгән

иде. Тукайны тамашачы өере ахирәтләрдән аерып алып китте. Тукайны

алкышлыйлар, рәхмәт яудыралар, сөальләргә күмәләр иде.

Алар урам почмагында Тукайны көтәргә тиеш иде. Ләкин Тукай алдан

кайтып киттеме, әллә юри туташлар кайтып киткәнне көттеме, килешенгән

вакытта Тукай күренмәде. Халык таралып бетте. Зәйтүнә үзен кая куярга белми

йөренә. Бу Тукайның мине инкарь итүе, мине сөймәве, дип уйлый.

Фатыйма да Тукайны зарыгып көтә иде, дулкынлануын басар өчен, ул

сөйләнә башлады:

— Исең киткән! Тукай сиңа карыймы? Аның сөяркәләре муеннан, диләр...

Хәер, Тукайның беркеме дә юк. Ул, гомумән, хатын-кыздан кача икән. Качып

кайтып киткәндер ул!

Зәйтүнәкәй ахирәтенең сүз югыннан гына сөйләнүенә илтифат итмәде. Аның

хәсрәте чиксез иде: Тукай аны инкарь итте!

***

Зәйтүнәкәй туташ белән Фатыйма ахирәте Казаннан Чистайга кайтып

китәргә ниятләде. Усия пристанена төшеп, алар «Меркурий»га ике билет алып

чыкты. Пароход менә-менә кузгалырга тиеш.

Зәйтүнәкәй каерыла да карый, каерыла да карый, кемнедер көтә, озатырга

төшүче булмаса, китүе бигрәк тә ямансу, моңсу була. Бәлки, Тукай аларның кайчан

китәсен белгәндер, бәлки, ул аларны озатырга Усия пристанена төшәр?

Дебаркадерда бары ике туташ белән бер-ике озата төшүче генә. Пассажирлар

пароходка кереп беткән. Пароход кычкыртты. Идел өстендә күңелләрне

телгәләрдәй моңсу аваз — пароход гудогы яңгырады. Зәйтүнә туташ һаман

каерылып кемнедер көтә иде.

— Берне кычкыртты. Керик, — диде Фатыйма.

— Бераз гына, ахирәтем, — диде Зәйтүнәкәй туташ.

— Син кемнедер көтәсең, ахирәт... — диде Фатыйма.

— Йа Аллам! - диде Зәйтүнә!

— Килә! — диде Фатыйма.

— Тукаймы?

— Юк, ул түгел! Кадыйр!

— Кадыйр?

Ашыга-пошыга Кадыйр килеп җитте.

— Уф, көчкә өлгердем... — диде егет. — Саумысез, туташлар!

Кадыйр Зәйтүнәгә чәчәк сузды. Туташ теләр-теләмәс кенә чәчәкне алды.

— Рәхмәт! — диде Зәйтүнә.

— Пароход Чистайга чаклы ничә сәгать бара икән ул, туташлар? — дип

сорады Кадыйр.

— Тәүлеккә якындыр, — диде Фатыйма.

— Алайса, мин юлда ашарыгызга берәр нәрсә алыйм.

— Юк-юк, Кадыйр әфәнде. Пароходта буфет бар, аннан соң без юлга

әзерләнеп чыктык. Ашханәдә ун йомырка пешерттереп алдык, бер бөтен ипи,

аннан ары сун — әйрән, кабыклы бәрәңге. Җитәрлек.

Зәйтүнә бу сөйләшүләргә игътибарсыз иде, ул һаман:

— Йа Аллам! — дип кабатлый.

Пароход икенчесен кычкыртты.

— Керик, урнашыйк, — диде Фатыйма.

— Зәйтүнә туташ, — диде Кадыйр. — Кайтып җиткәч, хат языгыз. Мин

көтәрмен. Җавап язармын.

— Үзегез языгыз, Кадыйр әфәнде, — диде Фатыйма.

— Адресыгызны белмим шул.

— Камская, 33.

— Мин язармын, Зәйтүнә туташ, һичшиксез, язармын, сез җавап бирерсез,

иншалла.

Зәйтүнә өчен Фатыйма җавап бирде:

— Иншалла, — диде ул.

Пароход өченчесен кычкыртты. Басманы ала башладылар.

— Киттек, ахирәтем!

Кызлар күперчек аша кереп китте. Кадыйр аларга кул болгый, кыска кычкыртып,

пароход кузгалды. Ул елга уртасына җитәрәк агымга каршы борылды.

— Хат языгыз, Зәйтүнә-әү! — дип кычкырды Кадыйр.

Дебаркадерда Тукай күренде. Ул йөгергән, мышнаган, кулында чәчәк.

— Пароход Чистайга хәтле ничә сәгать бара икән, белмисезме? — диде Тукай.

— Минемчә, егерме сәгать чамасы, — диде Кадыйр.

— Аңлашылды, рәхмәт. Печать проклятия! — диде Тукай, ачынып.

Тукай өзлегеп йөткерә башлады, тиз-тиз генә дару йотты.

— Соңга калдым, өч минутка...

— Сез кемнедер озатырга төшкән идегезме? — диде Кадыйр.

— Әйе, бер туташны. — диде Тукай.

— Сөйгәнегезнеме?

— Әйе, шулайрак.

— Беләсезме, әфәндем, Аллаһы Тәгалә бар кешене дә мәхәббәттә сыный.

Сезне дә, мине дә. Ярый, хушыгыз!

Кадыйр китә башлады.

— Сез, күргәнемчә, — диде Тукай, — шулай ук кемнедер озата төшкәнсез?

— Әйе. Мин дә бер гүзәл туташны озата төштем! Ләкин минем мәхәббәтем

җавапсыз. Алла бирсә, Аллаһы Тәгалә теләсә, без барыбер бергә булачакбыз.

— Сез бик кыю, әфәндем! — диде шагыйрь. — Ә менә миндә ул кыюлык

юк. Ул туташ мине үзенең чибәрлеге, сөйкемлелеге белән әсир итте. Менә

бүген бер адым калгач, китеп барды. Җебеки мин, аңгыра балык! Кыюлык

бирмәгән шул Алла, юк бит, юк. Нидер тыя мине, нидер ята арабызда. Әгәр

мин шул киртәне сикереп чыксам, фаҗигагә дучар булыр минем сөеклем дә,

дип уйладым.

Кадыйрның үзенә текәлеп карап торганын сизеп, Тукай әйтте:

— Гафу итегез. Хушыгыз! — дип китеп барды.

— Хушыгыз. Алла ярдәм бирсен сезгә, Тукай әфәнде!

***

Фатих Әмирхан Урта Кабан буенда җәйлек йорт алып, ял вакытларын шунда

узгара иде. Җәйлек өйгә Фатихның дуслары: Тукай, Рәмиләр, Вафалар килә.

Алар анда әхтәри сугалар, балык тоталар, иҗат итәләр.

Чираттагы шигырь кичәсеннән соң гына Фатих белән Габдулла Урта Кабанга

кайттылар. Хуҗабикә аларга кичке аш тәкъдим итте, Тукай баш тартты, аның

ни өчендер кәефе юк иде. Фатихның юк-бар сораулар биреп аны йөдәтәсе

килмәде, сораштырсаң, Тукай тәртәгә тибәр иде, бераздан соң ул үзе сүз

башлаячак. Һәм шулай булды да, ятагында биш-алты тапкыр пошыргаланып

әйләнгәннән соң, Тукай сүз башлады:

— Мин бәхетсез бит, дустым.

— Сафсата, Апуш! — диде Фатих. — Иҗатың гөрләп бара. Син — татарның

җаны. Син әйткән сүз туп-туры халык күңеленә керә. Ничек була инде ул

бәхетсез кеше? Аңлат!

— Иҗатым гөрләп бара, шөкер. Әмма күңелемдә бушлык. Шик, шөбһә...

— Син гыйшык утында янасың, шуңа күрә синең күңелең тыныч түгел.

Син үзеңне мәхәббәт утында ялгыз гына янарга дучар иттең. Икәүләп яныгыз,

җиңелрәк булыр.

— Их, Фатих! Яңадан туасы иде, туасы иде дә сәламәт буласы иде. Сәламәт

булып, синең кебек кызлар арасында һич тарсынмыйча йөзәсе иде.

— Син болай да кызлар арасында йөзә аласың. Сине читтән генә сөючеләр

бар, мин беләм.

— Мин берәүсен генә сөям, Фатих. Миңа аннан башкасы кирәкмәс. Кыюлык

бирмәгән, юк бит, аны очратуга ишеләм дә төшәм. Юашлатты мине яшьрен сөю.

Хыялымда, төшләремдә мин аны кочам, сөям, хыялымда мин бәхетле. Уйганам

да салкын ястыгымда ялгызым ятам. Очраштык без ул фәрештә белән, очрашуга

ук арабызда күренмәс киртә пәйда була. Тотлыгам, аңар туры карый алмыйм.

— Ә ул сине сөя, сине тели, синең иҗатыңа табына, ул синең ачылуыңны

тели, ә син ябыласың да куясың.

— Ул хәзер Чистаена китте ташлап мине.

— Ташламады! Син аны озата төшмәдең. Ул сиңа үпкәләп китте, Тукайҗан.

Син аның өметен өздең, син аны җан җәзасына салдың. Икегез ике якта

янасыз. Күкләр сезнең кавышуны тели, Тукай! Ә син качасың. Бәхетеңнән

качасың. Кайда усал Тукай? Кайда туры Тукай? Кайда упкынга ташланырга

әзер каһарман Тукай? Нигә син җебеки үз гыйшкыңда?

— Мин аңламыйм үземне, Фатих. Күрәсең, тәкъдир мине шулай карарсыз

ясаган. Бәлки, тәкъдир хаклыдыр? Нидер тыя мине тәвәккәллектән, дустым.

Әнә шул «нидер» ята арабызда. Әгәр дә мин шул киртәне сикереп чыксам,

фаҗигагә дучар булыр сөеклем дә. Янып, көл булырмын мин дә. Һич ни калмас

зәминдә. Туфрак корыр, орлык кибәр, үкенермен мин бу тәвәккәллегемә.

— Алла ярдәм бирсен сиңа, Тукай!

***

Ике ахирәт, эзли чыккан мәхәббәтләрен табалмыйча, исән-сау гына Чистайга

ата-ана йортына кайтып төште. Юлда салкынча су өсте җиле кагылдымы,

Зәйтүнәкәй туташ хасталанып урынга ятты.

— Чистайга кайтканыбызга күпме вакыт узды, Зәйтүнәбез һаман хаста...

— дип сөйләнә Фатыйма туташ, үзе дару хәстәрли. — Син тилердең, кызый.

Хаста түгел син. Гыйшык чире белән авырыйсың син. Әйттем бит, Тукай сиңа

борылып та карамас, дидем.

— Карамаса да, мин аны сөям, Фатыйма тәтәм.

— Сөям дип кара көймиләр инде аны ул кадәр. Сөям дип ашаудан кал,

эчүдән кал. Моны тилелек дими, ни дисең?

Ишек ачылып китте, Кадыйр әфәнде килеп керде.

— Керимме, кызлар? — диде Кадыйр.

— Әстәгъфирулла! Кадыйр, син түгелме соң бу? — диде Фатыйма.

— Сез Казаннан киткәннән бирле җүнле көн юк, — диде Кадыйр. — Бушап

калды Казан.

Фатыйма тиз генә табын әзерләде, чәйләп алдылар.

— Ни йомышлар белән Чистайда? — дип сорады Фатыйма.

— Мин яңа эшкә Чистайга күчтем, хәзер сәүдә итәм.

— Табышлар бармы соң? — дип сорады Фатыйма туташ.

— Аз-маз шунда, ие... Минем Чистайга кайтуым сәүдә эше дә түгел, туташлар.

Минем Зәйтүнәне күрәсем килде. Тәкатем калмады. Зинһар, сүземне тыңлап

багыгыз, Зәйтүнә туташ. Миңа сездән башка тормыш юк. Инде сез Тукай белән

дә арагызны өзеп кайткансыз икән. Саулыгыгыз да какшау, күрәм, чыгыгыз сез

миңа кияүгә, мин сезне савыктырырмын. Без матур гаилә корырбыз.

— Тот та чык шушы Кадыйр бәйгә, үкенмәссең, валлаһи, — диде Фатыйма,

түземсезләнеп. — Хәер, яшьләр арасына кермим.

Һәм ул, йомыш тапкан булып, читкәрәк китте.

— Тукайны күрмәдегезме, Кадыйр әфәнде? — дип сорады Зәйтүнәкәй.

— Күрдем... — диде Кадыйр.

— Ничек? Кайда? — дип, туташ ятагыннан калыкты.

— «Болгар» ашханәсендә, кем беләндер сөйләшә иде.

— Ни диде, ниләр әйтте Тукай?

— Иптәше әйтте: тиз генә сине хастаханәгә салырга кирәк, диде.

— Хастаханәгә?..

— Минемчә, ул инде хастаханәдә! — диде егет.

Зәйтүнә өстендәге юрганын атып бәрде дә киенү бүлмәсенә кереп китте.

— Кая барасың, нигә тордың? — дип кычкырды Фатыйма туташ.

— Мин Казанда булырга тиеш! — дип кычкырды Зәйтүнә эчкәридән. — Мин

Тукай янында булырга тиеш!

Кай арада киенеп өлгергәндер, Зәйтүнәкәй тилергәндәй эчкәридән бу якка

атылып чыкты. Туташны тыеп булмый иде.

***

Атасы пар ат җиктерде, алар Чулман өстендәге юлдан чанага утырып китте.

Ат чанасында олаучыдан башка Зәйтүнәкәй туташ, Фатыйма туташ белән

Кадыйр әфәнде иде.

Карлы-буранлы юлда арып килгән булсалар да, Зәйтүнә туп-туры хастаханәгә

Тукай белән күрешергә китте. Ләкин шагыйрь хастаханәдә булып чыкмады, ул

кырыгынчы бүлмәсендә һәм аягөсте иде. Тукай туташны күрүгә аптырап, каушап

калды. Эш бик җитди иде. Керә-керешли туташ Тукайга таба атлады да:

— Исән-амансызмы! — диде.

— Узыгыз, утырыгыз! — диде Тукай.

— Сезне хастаханәгә салганнар икән, дигәннәр иде...

— Мин сау-сәламәт.

— Сөендем, рәхмәт.

— Ни өчен?

— Сез сәламәт булган өчен...

Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли иде, ахрысы. Бу юлы

да туташ өлгеррәк булып чыкты. Ул:

— Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыктым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә,

сау-сәламәт. Шөкер.

Туташ, кулындагы бер савыт балны кая куярга белмичә, күзе белән эзләнә иде:

— Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу бал сезгә, үзебезнең умарта балы.

Туташ бая Тукай күрсәткән урындыкка утырды, Тукай да нишләргә белмичә,

каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде.

Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын алып, сүз башламакчылар

иде, бер-берсенә кома чаулаганнарын сизенеп, шып туктадылар.

— Э-э...

Бу юлы Тукай өлгеррәк булып чыкты:

— Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт?

— Тукай ни әйтергә сүз табалмаганнан гына әйтте бу сүзне. — Күпме шагыйрь

гомерен баглаган шуңа җавап эзләп! Аңлы кешелек әле дә булса мәхәббәтнең

ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый.

— Бәлки, төгәл җавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл җавап әйтелсә,

мәхәббәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше

үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бер

төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг

мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел!

— Туташ!.. Сез арттырасыз!

— Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде!

— диде Зәйтүнә.

— Рәхмәт инде, туташ.

— Сез уенга алмагыз, Габдуллаҗан әфәнде. Мин дөресен әйтәм һәм төгәл

белгән кешеләрне күз алдында тотып сөйлим.

— Ни өчендер моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады.

— Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык кача икән бит, Тукай әфәнде. Сүз

мәхәббәтне үтерә... Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә

сөя. Шөһрәтегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне

күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булганыгыз өчен. Яшертен

гашыйк булганнарның кайберәүләре... сезнең вөҗүдегез, иҗатыгыз, иҗтимагый

хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердән бер

җаны булган туры Тукайны саклар өчен җанын фида кылырга әзер. Көймә бата,

йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.

Тукайга бу сөйләшү авыр ләззәт бирә. Һәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле,

астарлы иде. Бу туташ ун иреңә, йөз суфиеңа торырлык акыллы фикерли. Ул

Тукайны үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул

тәэсир көче. Тукай шушы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан

курка. Шуңа күрә ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай:

— Туташ! Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөҗүдемне, эчке халәтемне берәү

дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күрше бүлмәдәге дустым Фатих Әмирхан да белми...

Туташ, мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар,

минем тупас, гади сүзләрем сезне рәнҗетмәсен... Сүз кирәк түгел... Кешеләр

дәшмичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш... Сез дә мине аңларсыз...

Шагыйрь тынып калды. Ике арада бары тик хисләр, өмет дулкыннары гына

йөри иде. Шулчак туташ салмак кына сүз башлады:

— Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакларга ярата идем. Күзем гел күктә була

торган иде. Оныгым тилгән күзли дип уйлагандыр инде әби. Мин тилгәннән

битәр болытларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торган болыт таулары.

Шул таулар күз алдын да әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысланга охшап

кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак

болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын.

Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп җыладым. Төнлә саташып уяна торган

идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһененә көч

килмәгәе дип курыкканнар. Интекмәсен дип, барыбер мал булмас дип әткәй

Заһир абыйга бәбкәмне чалырга кушкан. Заһир абыйның кулына ябышканымны

белештермәдем дә. Җыладым, сугыштым, тәки чалдырмадым бәбкәмне. Аягын

бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия

кылдым. Кулдан ашаттым, эчерттем — барыбер терелттем. Шуннан бирле

ярдәмгә мохтаҗларны карарга, тәрбия итәргә күнегеп киттем...

Тукай да Зәйтүнәгә түгел, бушлыкка, үзалдына сөйләнгәндәй, ишеттереп

уйлый иде:

— Кырлай урманында еш була идем мин, — дип башлады ул сүзен. —

Урманга баргач, җиләк җыючы малайлардан юри читтә йөри идем. Адашмасын

дип малайлар: «Габдулла-ау», — дип кычкыралар. Мин бер урында сәгатьләр буе

утырам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә,

пәрәвезләр дә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, аллы-гөлле тамчылар

тирбәлә. Тәгәрәп төшмәсеннәр дип, селкенергә дә куркып тик утырам. Күзем

шул сихри сәйләннәрдә. Озак карап утырганда, шундый халәт барлыкка килә.

Шул матур сәйләннәрне җыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела.

Бервакыт түзмәдем, җыярга дип үрелдем. Бөтен асылташлар җиргә коелды.

Чәчәк, кыйммәтле бизәкләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды.

Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асыл ташлар

мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым...

Туташ та Тукай сөйләгәннәрне тереләтә күз алдына китереп утыра иде, ул

Тукай хыялындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны

да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохиттә янә Тукайның

моңлы тавышы ишетелде:

— Икенче бервакыт, сабын күбеге кабартып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым.

Сабын күбеге һавада очканда, гаҗәеп матур шар була. Могҗизалы шарда салават

күпере төсле кәкре йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы

килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы

дөнья да шундук юкка чыга... Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары

җыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тотам. Шул матур шарны тотам да

рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһаять, сәйләнем дә, матур

шарым да булды дип сөенечемнән кычкырам да уянып китәм...

Тукай сөйләгән саен җитдиләнә, сагышлырак була бара, хәтта, аның сөйләнүе

фаҗигале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, туташ әнә шул сагышны, шул

фаҗигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, ул әйтәселәрен әйтеп бетерде

кебек, хәзер инде йомгак кына ясыйсы калды:

— Бар шундый кул җитмәс, кеше акылы җитмәс нәрсәләр... Бая сез әйткәнчә,

мәхәббәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу

ахмаклыктыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокланырга гына кирәктер?

Бәлки, ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләннәр дә бары

хыял гынадыр? Шулай хыял килеш алар яхшырак тадыр. Ихтимал...

Шагыйрь сулкылдаган тавыш ишетте. Зәйтүнә тыйлыгып җылый иде.

— Туташ, сезгә ни булды? Сезнең күзегездә яшь!

— Болай гына... Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ничектер

сагышлы итеп әйтәсез.

— Кичерегез, туташ.

Зәйтүнә китәргә дип урыннан торды:

— Мин бик озак утырдым. Зинһар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тукай

әфәнде... Без әле Казанда бераз торачакбыз...

— Ихтыярыгыз, туташ, — диде бүлмә хуҗасы.

— Тәшәккүрдән гаҗизмен! — диде дә туташ бүлмәдән чыкты.

 

Зәйтүнәкәй туташ көн аралаш Тукайның хәлен белергә йөри торган булып

китте. Тукай ул килгән саен эчтән генә куана, тыштан канәгатьсез кала бирә

иде. Күп тапкырлар Тукай белән очрашканнан соң, очрашулар кинәт киселде.

Бу хәл менә ничек булды.

Зәйтүнә канатланып йөри иде шагыйрь янына. Бу аның бәхетле мизгелләре

булды. Алар үз булып киләләр иде инде.

Очып кергәндәй килеп керде Зәйтүнәкәй туташ Тукай бүлмәсенә. Ишектән

керә-керешли туташ:

— Минем сөенчем бар! — диде. — Сөенчем шул: соңгы вакытта матбугатта

сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гаҗәп истидатлы әсәрләр, әфәндем.

Бер яктан, куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче

яктан мәхәббәт лирикагыз гаҗәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә

кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә.

Тукайның кәефе юк иде, ул битараф калырга тырышып әйтте:

— Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, халыкның бер өлеше шул

әсәрләрем өчен мине каргый, — диде.

Туташ әле һаман Тукайның халәтен аңлап бетерми иде.

— Сез андыйларга игътибар итмәгез! Кизәнгәнсез икән — сугыгыз. Суккансыз

икән — үкенмәгез. Кәефегез булмауга шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә

курку харам... Мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли

барам. Борчылмагыз, минем алардан яшерен серем юк. Алардан сер чыкмый.

Беләсезме, җәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең

якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар.

Кыз рәхәтләнеп көлде. Тукай туташка карамаска тырыша, аның кәефе юк иде.

— Кичерегез, туташ! — диде шагыйрь.

Тукай урыныннан торды, аннан соң тагын «кичерегез» дип ястыгына кырын

ятты. Туташ шунда гына эшне аңлап алды: Тукай аның белән теләр-теләмәс

кенә сөйләшә иде.

Зәйтүнә сагаеп калды, салмак кына сүз катты:

— Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса булган, Тукай әфәнде.

Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән!

Тукай, үзалдына сөйләнгәндәй, гел бертөрле тавыш белән сөйли башлады:

— Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап асылташларны мин

тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем

шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Җыеп, сезгә бүләк

итәрмен дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да,

канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде... Туташ! Туташ...

Зинһар... безнең танышлыкны онытыгыз!

Зәйтүнә башта аңламады, соңра нидер сизенеп, сак кына әйтте:

— Мин һич нәрсә аңламадым, Тукай әфәнде!

— Кичерегез дорфалыгымны, зинһар. Миңа рәнҗемәгез, — диде шагыйрь.

— Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын!

— Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Җаеккамы?

— Ераграк, туташ!

— Ерактан да кайтырсыз. Тагын Питербургамы? Хат язарсыз. Мин дә сезгә

язармын.

— Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк!

— Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада? Без икебез бер җан кебек идек бугай...

— Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә шулай тоелган гына. Ялган романтика!

Без икебез ике кеше, ике аерым җан. Юллар аеры безнең, юллар...

— Ышанмыйм! Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган!

Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ишеттергәннәр... Шулаймы?

Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз!.. Минем турыда гайбәт булалмый. Алайса

ни сәбәп?.. Беләм, Тукай. Беләм, миңа сезнең белән бик кыен булачак. Сезнең

холкыгыз фәрештә холкы түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн

кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да, беләм... Белгәнгә

күрә, мин сезне сөямен!

— Мин сезне сөймим! — дип кычкырды шагыйрь. — Шуны аңладым менә

шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ.

Башына күсәк белән органдай, кыз аңгыраеп торды. Барысын да аңлады

һәм салмак, ләкин үткәзерлек тавыш белән әйтте:

— Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы! — дип чыгып китте.

Тукай җанын кая куярга белми йөдәде, ул шартлар дәрәҗәдә дулкынланган,

ишекле-түрле йөренә, үзе туктаусыз сөйләнә иде:

— Хуш, бәгърем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! Мәхәббәт шигырьләремнең

илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әлфиракъ, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг!

Күңелем белән дә, җаным белән дә шигырьгә бик һәвәсләндем.

Чөнки җанымнан, җанашымнан аерылдым.

Ул гүзәлгә гыйшкым турында чын күңелдән шигырь сөйләүне

Кайгылы күңелем белән үземә юлдаш иткән идем.

Ярым читләргә яр булды да, күңелем тар-мар килде;

Шуннан шигыремне күздән аккан каным белән яздым.

Исмеңне язсам, сер дөньяга фаш булыр.

Исмеңне әйтмичә шигыремне тәмамладым.

***

Туташлар Казанда тәдбир корганча озак тора алмадылар, кайтып китүне

хуп күрделәр, чөнки Тукай белән ара кире ябышмаслык булып киселгән иде.

Зәйтүнә Казаннан киткәч, шагыйрьне чир басты. Озак дәваланганнан соң

гына аны дуслары килеп алды да, янә кырыгынчы бүмәсенә кайтардылар.

Шагыйрь аякка басты. Гадәти тормышын дәвам итте.

***

Кырыгынчы бүлмә уртасында ак җәймә белән капланган мәет ята. Аның баш

очында кара тасма белән уратылган Тукай рәсеме. Кыр-кырда чәчәкләр. Кайгылы

музыка ишетелә. Ишекне шакымыйча гына бүлмәгә, арбасын тәгәрәтеп, Фатих

килеп керде. Фатих ак кәфенне, Тукайның кара тасма белән уратылган рәсемен

күреп аһ итте. Аның хәле китте, ул, арбасыннан егылып төшмәс өчен, таяныр урын

эзләп, капшана башлады, ниһаять, бер почмакта торган урындыкка таянды.

— Әстәгъфирулла! — диде ул. — Бу ни? Тукай! Тукай!

Чаршау артыннан Тукай чыкты, ул Фатих белән янәшә басып, ике кулын

кендегендә кушырып, матәм халәтендә калды. Соңра ул, кулларын дога укырга

күтәреп:

— Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун! — дип, учы белән йөзен

сыпырды.

Тукай артык кайгылы кыяфәттә үз рәсеменә башын иде:

— Габдулла Тукай вафат! Яхшы шагыйрь иде мәрхүм. Иннә лилләһи вә

иннә иләйһи рәҗигун…

Ниһаять, Фатих эшне аңлап алды да Тукайга кычкырды:

— Апуш! Шайтан алсын синең бу шаяруларыңны! Итагатьсез!

Фатих Әмирхан тиз генә килеп, ак җәймәне ачып ташлады. Җәймә астыннан

Тукайның бишмәте килеп чыкты.

— Каналья! — дип сүгенеп алды Фатих.

— Нигә курыктың, Фатих? — диде Тукай.

Фатих бик җитди иде:

— Син шаярырга ярамый торган нәрсәләр белән уйныйсың, Апуш! Алай

ярамый.

— Димәк, син Тукай үлгән дип курыктың?

— Бу — рәхимсез шаяру!

Тукай рәхәтләнеп көләргә тотынды.

— Алдан ук кайгырып куеп, чыннан да мин үлгәч, кайгырырга хәсрәт

запасың калмас дип курыктыңмыни?

— Үлемне юрамасаң да ерак йөрмәс!

— Тач бастың! Үлем ерак түгел, Фатих.

— Карылдама!

— Мин әҗәлдән курыкмыйм, Фатих, чөнки мин — мөселман. Мөселман

кешесе үлемне табигый гамәл, фани дөньядан бакыйга күчү күпере дип

аңлый. Минем янда үлем турында сөйләмә әле, дип курыккан кешеләрне мин

аңламыйм. Үлемнән сәке астына качып кына котылып булмый. Үлем ул бәндәне

Аллаһка якынайта. Бәс, үлем Аллаһка якынайткач, ни өчен кеше шатланмый?

Ни өчен һаман озак гомер яшәргә тырмаша! Гаҗәп!

— Син бүген әллә нинди, сәер, Габдуллаҗан.

— Сәер түгел, дустым, мин шат, һәр көнем, һәр сәгатем мине Аллаһка

якынайта бара.

— Тьфү, әстәгъфирулла! Шамакайланма!

Тукай шатлык битлеген салып ташлады да артык җитди кыяфәт алды.

— Ә мин шамакайланмыйм, Фатих әфәнде! Минем үлемем һичкемгә борчу

китермәс. Гаиләм юк, талаша-талаша туганнар бүлешерлек малым калмый.

Үлемтекләрем әзер, шәкертләргә 500 сум әҗер калдырам. Мин лачын кебек ирекле!

— Теге вакытта туташ, тыела алмыйча җылый-җылый, битен каплап китеп

барды. Синме аны рәнҗеттең?

— Синме булдың адвокат? Юат, син бит высший круг кызларын юатырга

өйрәнгән!

— Тукай әфәнде, минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте?

Извольте аңлатырга, нигә җылый кыз бала? Аның ни гаебе бар?

— Дустым, мин җыламыйммы? Күр! Мин аннан катырак җылыйм лабаса.

Минем бу күз яшьләрем аныкына караганда мең кәррә әчерәк.

— Нигә, ни өчен ачуланыштыгыз? Һәй, әйттем исә кайттым, татуланышырсыз

әле.

— Без ачуланышмадык. Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль, әфәндем.

Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә миндә... — Тукай уң учы белән күзенә

сугып алды. — Печать проклятия! Ул — назик хисләр иясе. Ул — нәфислек

алиһәсе. Ә мин — чир баскан, шик баскан бер буйдак.

— Син үзеңне юкка кимсетәсең, Тукай. Син беркемнән дә ким түгел. Син

бөтенебездән дә югары кеше. Хәйлә генә ул синең. Сәбәп башка булырга тиеш.

Мин дә гарип, күтәрәмгә калган гарип. Мин хатыннардан качмыйм. Гариплек

кешенең ялгышы да, хатасы да түгел. Ничек бар, шулай кабул итсеннәр! Синең

гариплегең минеке кебек кычкырып тормый. Төкер син, кимсенмә син!

— Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле,

газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем.

— Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк туташ өчен, аңгыра балык. Ул

туташ синең белән бәхетсез булуны бәхет саный, дивана.

— Сафсата! Суган суфые! Түбәсе тишек лапас өчен яралтылмаган ул туташ.

Ул яшь, ул чибәр. Үзенә тиңен табар. Шулай кирәк, Фатих...

— Кире кайтарыйммы?

Тукай аның юлын бүлде:

— Юк! Уйнама, Фатих! Киселде, мәңгегә киселде бу җеп. Киселде бу бәгырь.

Киселсен! Бәгырем киселгәндә, мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп «зы-ң-

ң» итте. Их, Фатих дус, шушы сөюем белән мин бәхетле дә, әнә шул өзелгән

кылның сызлап-сызлап зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез

яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабының ләззәтен. Белмисез.

— Алайса, нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр?

— Соң гына аңладым, — диде Тукай. — ...мәңгегә кисәргә кирәк икәнен...

Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын.

Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Шайтан белә!

Өйләнерсең — бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын көенә бие. Туганнары

белән талаш. Мин бала яратам, хатынны да чит күрмәс идем. Юк! Минем

өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы, Фатих! Башым, иҗатым,

авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат.

Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан

да өйләнмәскә уйладым.

— Хәйләкәр Тукай! Дәлилләр уйлап чыгарырга син оста. Ләкин боларның

барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер.

— Әйттермә, Фатих! Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы

арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин туташны бәхетсез

тол итәсем килми!

— Син...

— Дәшмә!.. Башыңа китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак.

Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай! Син генә бел! Ә хәзер кит!

Ялгыз калыйм!

Фатих Әмирхан арбасын чыгу ягына борды, бусагадан кичкәч, ишекне

япты. Тукай йөгереп килеп ишеккә келә салды.

— Менә шулай җиңелрәк булыр, Апуш! — диде ул, бишмәтен, җәймәсен,

рәсемен җыештыра-җыештыра. — Тукайга әверелә барган саен, йөгең авырая.

Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтеннән качкан

берәү булырмы? Үз мәхәббәтен табалмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр.

Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз

сүзләрем белән кире эттем. Әйт син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен

корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа

үкенмә!

Шәм тонык күз яшьләре агызып, янып бетте!

Аллаһка ялварамын бүләк сорап — янып беткән шәм тәкъдирен бирсен

миңа!

Бәхил бул, җаным, бәхил бул!

 

1913 елның язында шагыйрьнең үлгәнен ишеткәч, Зәйтүнә тораташ булды.

Җыламый, кайгырмый, сөйләшми. Ичмасам, җыла бер, диләр якыннары аңа,

ләкин ул ишетми. Ул бик еш эчкәридә йөткереп ята. Салкын тигәндер аңа,

ашамый-эчми ята ничә көннәр, зәгыйфь гәүдәгә тиз салкын тия... Аннан соң

Зәйтүнә гел җылый торганга әйләнде. Көн җылый, төн җылый. Җылый-җылый

шешенеп бетте, саташа дип курыкты туганнары. Ниһаять, Зәйтүнә зиһененә

кайта башлады, шөкер…

— Акыллы кеше сүзенә колак салмыйсыз шул сез, гүзәлкәйләр. Ярамаганмы

аңа Зәйнулла ишан углы Кадыйр Рәсүлов, — диде Фатыйма ахирәте.

Шул көннәрнең берсендә Зәйтүнәкәй туташ өенә Кадыйр килеп керде.

— Рөхсәтме, ханымнар! — диде ул керә-керешли.

— Уз, Кадыйр бәй, — диде Фатыйма туташ.

— Әссәламегаләйкем.

— Вәгаләйкем әссәлам.

— Исән-саулармы сез? Зәйтүнәнең хәле ничек?

— Хәлләр ярыйсы. Арулана, шөкер. Бүген тамагына да ашады. Чыгып та

йөри. Моңланып, җылап та алды.

— Зәйтүнә, чык әле, Кадыйр бәй килгән.

Эчкәридән Зәйтүнә туташ чыкты, аның өстендә бәрхет халат, башында

чалмага охшатып бәйләнгән яулык иде.

— Саулармы сез, Кадыйр әфәнде, — диде туташ зәгыйфь тавышы илә.

— Мин сау-сәламәт, синең хәлләрне белешергә килүем, — диде Кадыйр.

Кара-каршы утырыштылар. Зәйтүнә сөю әсманында10 очып йөрми инде. ул

сабыр, ул җитдиләнде. Ул инде Кадыйр әфәнде белән дорфа сөйләшми:

— Менә, — диде туташ. — Габдуллаҗанның каберен зиярәт иткәннән соң,

ышандым аның вафатына. Шунда салкын эләктердем, хәзер савыгам инде.

Тынлык. Барысы да уйлый, нидер көтә иде.

— Эшләрең уңайгамы бара? — дип сорады туташ.

— Мөгаллим булып урнаштым, — диде Кадыйр, — урыным бар, эшем бар,

шөкер.

— Һаман Зәйтүнәне оныта алмыйсың, Кадыйр бәй, — диде Фатыйма.

— Аны онытыр өчен әҗәл кирәк, Фатыйма туташ. Мин Зәйтүнәне беркайчан

да онытачак адәм түгел.

Гадәтенчә, Фатыйма читкәрәк китте.

— Сиңа олы сүзем бар, Зәйтүнә... — диде Кадыйр.

— Беләм... — диде туташ, ул Кадыйр әфәндене чит-ят итми иде шикелле.

— Син аякка баскач, мин тагын килермен, шунда әйтермен олы сүземне.

Зәйтүнә җанланып алды, ул көр тавыш илә әйтте:

— Хәзер үк сөйләшик, Кадыйр, — диде. — Мин сәламәт.

— Мин көттем, озак көттем, Зәйтүнә. Үлгән артыннан үлеп булмый… Сиңа

да, миңа да яшәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән җанны асрарга кирәк. Мин

сиңа тугры ир, балаларыбызга яхшы ата булырмын, Зәйтүнә.

Туташ җавап кайтармады, ул салмак кына җыр башлады. Бу җыру

шагыйрьнең иң яраткан җыруы иде.

— Җаныкаем ла, сиңа ни бирәем,

Мәкәрҗәдин килгән лә малым җук,

Мәкәрҗәдин килгән лә малым җук.

Җаннарымны җарып та бирер лә идем,

Җандин үзгә җөрер лә хәлем җук,

Җандин үзгә җөрер лә хәлем җук.

Җаннарымны җарып та мин бирдем ләй,

Җандин үзгә җөрмәй лә хәлем җук,

Җандин үзгә җөрмәй лә хәлем җук...

Барысы да җыр тәэсирендә иде. Озак тынлыктан соң Кадыйр тәвәккәлләп

сүз башлады.

— Зәйтүнәкәй туташ! Мин сине… әүвәлге гыйшкың өчен битәрләмәм, без Тукайны

икәүләшеп искә алырбыз, балаларыбызга аның шигырьләрен өйрәтербез.

Зәйтүнә Кадыйрны ишетми дә кебек. Ул егетнең сүзләрен раслагандай баш

кага. Ул акрынлап хыял дөньясына күчте дә аның күз алдында Тукай рухы

пәйда булды.

Кадыйр:

— Зәйтүнә… — дип нидер әйтә башлаган иде, аның сүзен Фатыйма туташ

бүлдерде:

— Кадыйрҗан, тимә, ул хәзер үз дөньясында…

— Габдуллаҗан! — диде туташ, төш күргәндәгедәй.

Тукайның тавышы Зәйтүнәнең колагында:

— Зәйтүнәкәй!

— Габдуллаҗан, мин яратам синең «Зәйтүнәкәй» дип әйтүеңне, Зәй-тү-нә-

кәй…

— Саумы, Зәйтүнәкәй туташ, минем ерактагы йолдызым?

— Исәнме, минем өмет кояшым?

— Кичер мине, Зәйтүнәкәй.

— Ни өчен?

— Соңгысындагы тупаслыгым өчен. Кичер, бәхиллә.

— Минем исәнлегем өчен син шулай кыланганыңны аңладым мин.

— Син яшәргә тиеш, Зәйтүнәкәй. Син бәхеткә ирешергә тиеш, Зәйтүнәкәй.

— Мин сине оныта алмыйм, Габдуллаҗан, оныта алмыйм.

— Әмма син тормышны дәвам итәргә тиеш! Син кияүгә чык, Зәйтүнәкәй.

Кадереңне белерлек кешегә кияүгә чык. Тиздән чык, юкса вакыт бара.

— Рәхмәт, Габдуллаҗан, мин синең сүзеңне тотармын!

Тукай шәүләсе юк булды. Туташ зиһененә кайтты. Кадыйрны беренче

күргәндәй, Зәйтүнә аңа аптырап бакты.

— Кадыйр бәй? — диде туташ.

— Зәйтүнәкәй! — диде Кадыйр.

— Зәйтүнәкәй дидеңме!

— Зәйтүнәкәй. Тукайның изге рухы хакына тәкъдимемне кире какма,

зинһар!

— Рәхмәт сиңа, Кадыйрҗан. Син — намуслы кеше! Мин сиңа кияүгә

чыгарга риза!

***

Чыннан да, алар никахлашты. Атаклы ишан хәзрәтләре Зәйнулла углы Кадыйр

әфәнде белән Зәйтүнәкәй туташның никах туен зурлап уздырды. Тирә-якта яхшы

даны таралган Зәйнулла хәзрәт Рәсүлов алдынгы мулла иде. Ул туй вакытында

җыр, музыканы тыймады, никахтан соң яшьләр аерым күңел ачтылар.

Яхшы гаилә корды алар. Кадыйрның беркайчан да Зәйтүнәнең Тукайга

булган мәхәббәте турында исенә төшергәне булмады. Зәйтүнә дә аңа тугры

хатын, балаларына сөекле ана була белде, шөкер!

— Зәйтүнәбез Кадыйр бәйгә кияүгә чыкса гына бәхетен табар, — дигән иде

Фатыйма туташ.

Аның юраганы юш килде, шөкер! Тукайның иң күркәм сурәте алар йортының

түр диварында һәрчак эленеп торды.

Кадыйр әфәнде белән Зәйтүнәкәй туташның язмышы, чыннан да, бәхетле

булды. Аларның 1916 елда туган уртак балалары — Атилла Расих галим, танылган

татар язучысы, күп романнарның авторы булып китте.

Бу җиһанда бөтенесе фараз, гоман,

Чынбарлыкны урап тора төтен-томан;

Барча сүзләр вә гамәлләр — шәүлә, монар.

Бар хыялый мәхәббәт хистән торган,

Хакыйкать ул Аллаһ белән бергә тора.

 

"КУ" 4, 2016

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: