Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Җиңү бәйрәме белән!

9 Май - Ватаныбызга тугрылык саклап, илебезне фашизмнан саклап калганнарны искә алу көне.

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Бөек Җиңү көне уңаеннан, иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик кадерле. Һәр кеше күңелендә ул хәтер, дан һәм милли горурлык билгесе булып саклана. 9 Май - Ватаныбызга тугрылык саклап, илебезне фашизмнан саклап калганнарны искә алу көне. 

Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, фронт һәм тыл хезмәтчәннәрен, полкташларны, сугыш кырларында геройларча көрәшеп, җиңүне якынайткан һәркемне искә алабыз. Безгә Җиңү бүләк иткәнегез өчен сезгә, кадерле ветераннар, зур рәхмәт. Сезнең батырлык безнең күңелләрдә генә түгел, ә балалар һәм оныклар күңелендә дә мәңге сакланыр!

Җиңү көне күңелләрегездә якты бәйрәм, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып саклансын. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгыгыз алдында баш иябез. Һәрбарчагызга тыныч тормыш, бәхетле картлык, сәламәтлек һәм якты өметләр телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев