Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Җәйге көн

Җәйге бер көн җанга сихәт - үзе бер ял.

Кабатланмас ямьле мизгел
үтеп бара.
Көзгә керәм, калган бары
адым ара.
Тик әле җәй, тирә ягым -
Хәтфә үлән.
Болыннарым сокланырлык
Чәчкә белән.
Бер моң булып чалгы чыңлый
Киң аланда.
Печән исе ярып керә
Шул чагында.
Бал кортлары ару белми
җыялар бал.
Җәйге бер көн җанга сихәт -
үзе бер ял.

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев