Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Фикерләр сандыгыннан

Ире белән кычкырыша торгач, хатыны, тәрәзәне ватып, икенче каттан сикергән. Халык җыелган...

***

Күнегүләрне туктатса, балерина юаная башлый. Кеше рухы да шулай: уйлары биеми башласа, фикер буыннары ката башлый.

***

Ире белән кычкырыша торгач, хатыны, тәрәзәне ватып, икенче каттан сикергән. Халык җыелган. Берни булмаган. Ә ире үрсәләнә:

— Үзем гаепле, үзем җүләр! — дип ачыргалана. — Күпме кыстадылар — бишенче каттан аласы булган фатирны!

***

Аумакайлыгы ишәя-ишәя, кеше дә ишәгәя.

***

Мәйданда азаябыз, торган саен сирәкләнәбез. Сирәкләнгән саен... сыешмыйбыз! Иң соңгы ике тәкә дә сөзешер микән?..

***

Кабыгын салдырган бүрәнә кулдан шуып чыга. Искә төште яшь чаклар: шулай кочактан чая гына шумак була иде кайбер кызлар...

***

Төшемдә күз кабагымны күтәрә алмый азапланам – шундый авыр, имеш. Уянып китсәм, күзгә кояш төшкән. Кояш нуры җиңел түгел икән.

***

Йорт әйберләре күтәреп ир белән хатын кайта. Арыганнар. Бик арыганнар бер-берсеннән. Яңа әйбер сатып алып ял итмәкчеләр.

***

Җир-Ана... Алайса, Галәм-Әби? Әбиеңә сәлам әйт, кунакка барырбыз.

 
Фото: Pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев