Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Табылдык (хикәя)

– Таң атканда үлде. Мин бу сүзләрне көтмәгән идем. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем. Кулларым көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек асылынып төште...

Кешене бары тик тышкы кыяфәтеннән бәяләргә ияләштек инде без. Киенүенә,

бизәнүенә карап та аның кем икәнен таный аласыбызга ышанабыз. Әмма дөресме

соң бу?

Артык матур киенсә, «кара, мактана», дибез, киеме таушалган булса, «кара, акчасы

юктыр инде», дип, бармак төртеп күрсәтәбез. Ә бит кешенең матурлыгы кыяфәтендә

түгел, ә эчке гүзәллегендә. Болар күптән әйтелгән, ничәмә-ничә тапкыр кабатланган

сүзләр. Ләкин барыбыз да аңлаган кыяфәт чыгарабыз, ә чынында барыбер кеше

күңеленә төшенә белмибез. Артык теләмибез дә бугай.

Мин үзем дә шундый идем. Каты күңелле, усал, кешегә карата аеруча кырыс.

Ләкин һәркемнең тормышына ниндидер бер үзгәреш дулкыны кагыла. Нәкъ шул

вакыйга аркасында яңадан туасың аннары. Мин дә яңадан тудым. Явыз дип... Явыз да

түгелмен, эшем шуны таләп итә. Балта остасының эшли-эшли, кулы катылана, зурая

бит, минем дә шулай бераз бәгърем катты. Полиция хезмәткәре мин, әмма бу вакыйга

булган чакта безне әле «м» хәрефе белән атап йөртәләр иде.

Хезмәтем дәвамында төрле хәлләр күрергә туры килә. Сугышу, үтереш, талау-урлау,

кыйнау... Бу мохиттә яхшы күңелле булу мөмкин микән?

Әлеге вакыйга салкын кыш көне булды. Җитмәсә, Яңа ел төнендә. Хәзер дә

хәтерлим: ул төнне җелекләргә үтәрлек суык иде. Җил дә, сыенырга урын эзләгәндәй,

әле бер диварга килеп бәрелә, әле икенчесенә ташлана, аннары урмандагы явыз бүре

сыман, ачы итеп улый. Ә мин дежурда. Кеше бәйрәм итә, рәхәтләнеп күңел ача, миңа

исә билгесезлек кочагында төн уздырасы.

Полковник бүлмәсеннән чыкты да:

– Бәйрәм белән, дежурный! – дип, болай да ярсыган күңелгә сугып үтте.

«Оялмыйча, шулай дип тора бит», – дип уйлап куйдым мин нишләптер, аны гаепләргә

сәбәп бар сыман. Төне буе телефон саклап утыр инде... Әмма бер нәрсә күңелемне

тынычландыра, икенче яктан еларлык итә: мин ялгыз. Өйдә барыбер беркем дә көтми.

Ялгызлык, минемчә, иң куркыныч нәрсә. Өеңә шатлыклы яки моңсу хәбәр белән

бүлешергә дип ашыгасың. Кайтып керәсең... Ә өй буп-буш. Утларны кабызмыйча,

караңгыда ятагыңа авасың да тизрәк күзләреңне йомасың, йокларга тырышасың.

Иртән, озатучы да юк... Ә бу төн тормышымны икегә бүлде.

Утырам шулай берәр хәвефле хәбәр көтеп. Бозланган тәрәзәнең бер читен өреп

җебеттем дә текәлеп карап торам.

Тышта эт күренде. Озак карап тордым аңа. Бу йонлач, аклы-каралы урам эте әллә

арып, әллә тиккә йөрүнең мәгънәсез булуын аңлап, кар өемендә казына башлады.

Казыган чокырына кереп ятты. Суыктан калтыравы миңа да сизелде. Йоны бозга

ябышып ката кебек тоелды.

Бүрегемне генә эләктердем дә урамга чыктым.

Эт, мине күреп, торырга җыенды, әмма аңа барыбер ярдәм итмәячәгемне уйлап,

ахры, кире ятты.

– Кил, маһ-маһ, – дидем мин, чакырып.

Этнең күзләре ярдәм булуын сизеп ялтырады. Тиз генә сикереп торды да, яшендәй,

миңа таба атылды. Мин аны участокка алып кердем һәм җылы торба янына яткырдым.

– Рекс булырсың, – дидем.

Исеме ошады бугай, ул минем яныма килеп басты да кулымны ялап алды. Өстәл

тартмасында бутербродларым бар иде. Шуларны чыгардым. Берсен Рекска суздым,

берсен үзем ашый башладым. Эт, күптән азык күрмәгән булса кирәк, тиз ялтыратты,

ниндидер бер комсызлык белән икенчесен чәйнәп бетерде. Өченчесен торба астына

яшереп куйды. Күңелем тулды. Мескен эт тыныч күңел белән ашый да алмый бит.

Комсызланырга, тапканын киләчәккә саклап калырга мәҗбүр. Рекс сузылып ятты,

алгы аякларын башы астына куйды. Журналны алдым да дежурлык барышын язарга

керештем. Озак эшләргә түземлегем җитмәде. Ташладым бу эшне. Рекс, төннең

куркыныч өлеше узганын сизеп, йоклап китте.

Шулчак кемдер каты итеп ишек какты. Дөмбердәтә үк башлады. Рекс сискәнеп

уянды да йокысын бозучыга ырлап өрергә кереште.

– Кем йөри инде тагын? – дип, ишеккә юнәлдем.

Минем алда «бомж» басып тора (алда аны «йортсыз кеше», дип атарбыз), чәчләре

чал, җиткән, салкыннан оеш-оеш укмашып катканнар. Мыегы, әле генә сөт эчкән

кебек, ап-ак, ә өстендә берни юк. Күзләрем, ирексездән, аска таба йөгерде. Ниндидер

таушалып, тузып беткән тишек чалбар кигән, үзе яланаяк... «Утыз градуста да бәйрәм

кызуы кешене шулай йөртә икән», – дип елмаеп куйганымны сизми дә калдым. Шулчак

кулларына күзем төште. Сырмасын төреп тоткан.

– Бар, кит әле, бәдбәхет, – дип кычкырдым мин моңа, бөтен үпкәмне бушатыр җай

чыкканга куангандай.

Тәне шешенгән йортсыз кеше бары тик авазлар гына чыгарды:

– М-м-ммм, – диде ул.

Аны тыңламый калырга ярамаганын күзләреннән аңладым. Ул калтырануын

баса алмаслык туңган иде. Үтенүле караш белән миңа кулындагы сырмасын сузды.

Инде этеп чыгарырга җыенган идем, әмма сырманың селкенгәнен искәрдем. Үзем дә

сизмәстән, аны тартып алып, өстәлгә куйдым, кызу хәрәкәтләр белән сүттем. Сүттем

дә бозланган баганадай катып калдым. Алдымда күп булса бер атналык сабый ята иде.

Үзе еламый. Бер мизгелгә чуалып киткән фикерем эзгә төште. Ишек катында басып

калган кешедә бит җеп очы, димәк. Мин, кулыннан тотып, аны бүлмәгә алып кердем.

Участокта нинди җылы әйбер бар, барысын да өстенә ашыга-ашыга яба башладым.

Йортсызны тизрәк җылытырга кирәк иде. Кинәт башыма сәер уй килде.

– Кайдан алдың баланы? – дип кычкырдым.

Кечкенә бала сискәнеп куйды, ә Рекс, торба астына яшергән ипиен тырнап чыгарып,

өстәл астына кереп качты. Йортсыз кеше, калтыраудан туктарга тырышып, куллары

белән үзен кочаклады.

– М-мм... – Бик нык тырыша торгач, – чүп савытыннан, – диде.

Каян килә яхшылык? Әлбәттә, йөрәк түреннән. Әлеге кеше, бер уйсыз, нарасыйны

үлемнән саклап калган. Ә кыяфәтенә карасаң, бу кеше кемгәдер, аеруча чит балага яшәү

бүләк итәр дип кем уйлар? Мин бит аны чак кына куып чыгармадым. Уйларымнан

аерылып, телефон янына килдем. Номер җыйганда да йөрәгем әллә ничек сулкылдап

куйды.

«Ашыгыч ярдәм»дә трубканы тиз алдылар.

– Алло, – дидем, үз тавышымны үзем танымыйча. – Милиция бүлегендә салкында

өшегән кеше һәм бер атналык сабый бала көтә сезне.

– Адресыгыз? – диде трубкадагы хатын-кыз, салкынлык белән, гүя, гадәттән тыш

берни дә булмаган.

Мин, ачуымны тыеп, адресны әйттем һәм шалт иттереп телефонны куйдым.

Сәгать төнге ике җитә. Өстәл астында Рекс йоклап ята, почмакта, минем һәр

адымымны күзәтеп, ят кеше утыра. Ул инде бераз җылынды. Кулыма алган баланы

сырма өстенә кире куйдым да сүгенеп алдым:

– Кая йөри инде бу врачлар?

Почмактан тавыш ишетелде:

– Кайгырма, тиздән килеп җитәрләр...

Чит кешенең тынычлыгы шаккатырды мине. Ул үз гомерен уйламый, кеше

тормышын коткарганын да аңламый кебек, аның өчен барысы да гадәти вакыйга булып

тоела бугай. Аның җылынганына шатландым, чөнки бу вакыйганы минем тулысынча

ишетәсе килде. Протокол кәгазен алып, язган кыяфәт ясадым.

– Ничек, кайда, кайчан? Сөйлә!

– Мин гадәттәге сукмагымнан – чүп баклары яныннан барам. Шулчак колагыма

елаган сыман тавыш ишетелде. Мәче чыга алмый ятамы әллә, дип, карыйсы иттем.

Күп алар анда. Карыйм, бактагы кәгазь тартмада бала ята. Югалып калдым. Өстемдәге

сырманы салып төрдем дә монда килдем...

– Кайда булды бу хәл? – дип бүлдердем аны.

– Урман янындагы йортларны беләсезме?

– Әйе.

– Менә шунда.

Минем күзләрем шар булды, чынлап әйтәме ул?

– Ул бит ике чакрымлап ераклыкта.

– Бардыр, – дип, минем сүзләрне раслады йортсыз кеше.

– Шуннан алып килдеңме? – дип гаҗәпләнеп сорадым.

– Нигә?! Калдырып китеп булмый бит инде. Кеше булырга туган бит ул.

Мин тынып калдым. Ни әйтергә, ничек рәхмәтләремне белдерергә белмәдем...

Күзләрем бу кешенең кызарып, кабарып чыккан аякларына төште.

– Аяк киемең кая соң синең?

– Кар өеме аша үткәндә, югалып калдылар бугай. Эзләп торырга җай булмады, –

диде ул, сабыйга яратып карап.

– Каһәр суккан, кая соң алар? – дидем мин, ашыгыч ярдәм машинасын искә

төшереп.

Рекс, йокысыннан уянып, чит зат янына килеп терәлеп үк утырды. Минем дә

аны кочаклап, нык итеп кочаклап аласы килә башлады, ләкин тыелып калдым. Чәй

кайнаттым. Ул ашыкмыйча, әкрен генә эчте. Рәхмәтен дә чын күңелдән, без ишетергә

ияләшкән дежур вариантта түгел, сирәк яңгырашта әйтте. Карашымны әле сабыйга,

әле аның коткаручысына күчереп, байтак карап тордым.

– Ашыгыч ярдәм чакырдыгызмы? – дип, ике кеше эчкә үтте.

– Бигрәк ашыгыч инде үзегез. Сезнең тизлегегезгә сокланып кына була, – дия-дия

каршы алдым.

– Ярар инде, бәйрәм бит, ачуланма, – диде зәңгәр куртка кигән врач.

Мин түземлегемне югалттым. Якасыннан тотып, аны стенага терәдем.

– Бәйрәм? Монда кешеләр үлем алдында, ә сез – «бәйрәм...» – дип, йөзенә төбәлдем,

ләкин үземне тиз кулга алдым.

– Кая, күрсәт яралыларны, – диде врач, гафу үтенгән сыман.

Мин аларга булган вакыйганы ике-өч җөмләдә аңлатып бирдем. Берсе, бик

игътибарлы тыңлаган кыяфәт ясап:

– Аңлашылды, – дип куйды.

Чынында үзләре берни аңламадылар. Бу йортсыз кешенең бөеклеген төшендерә

алмадым. Шунысы кызганыч иде минем өчен. Ә йортсыз кешенең үзен бу мәсьәлә

бөтенләй борчымый бугай. Ул тып-тын утыруын белде, чын геройның бернигә дә

исе китмәде.

– Баланы хәзер кая илтәсез? – дип сорадым мин.

– Балалар йортына. Башта больницада тикшерү үтәр, – дип, төгәл һәм кыска җавап

кайтарды кечкенә буйлы табиб.

Баланы алып чыгып киттеләр. Озак та үтмәде, табиб әйләнеп керде. Ул йортсыз

кеше кырыена килеп, башта аны тикшерде, аннары кулыннан тартып торгызды. Мин

түзмәдем, яннарына килеп:

– Күрмисезмени? Носилка алып керегез, аяклары өшегән бит, – дип сүз каттым.

– Кысылмагыз! – дигән җавап ишетелде.

– Алып кер, дим, мин сиңа! – Минем һәр сүзне өзеп әйтүем куркыттымы, әллә

башка чара калмагангамы, ул тиз генә чыгып керде.

– Кирәкми иде, тавышланышмагыз, – диде носилкадагы кеше, миңа текәлеп карап.

Аларны озатып кергәндә, Рексның да өтәләнеп чабып йөрүен искәрдем. Хәлдән

таеп, урындыкка аудым. Юк, физик көчем югалмады, рухи көчемне югалттым.

Эмоциональ шок булды миңа.

– Менә, Рекс, – дидем мин, эткә карап, – яшисең син шулай дөньяда, яшисең берни

күрмичә, ә яныңда шундый батырлар гомер кичерә. Алар, бернигә өметләнмичә, ярдәм

итәргә сәләтле. Башкаларның тормышын кайгырталар. Ә аларны хәтта белмиләр дә.

Кызганыч, бик кызганыч... Җае чыккан һәрбер урында үзен мактап яшәүче эгоистлар

күпме... Бик кызганыч! – Рекска карап алдым. Ул минем аяк астында йоклый иде инде.

Тышта җил тынды. Хәтта җылы булып китте... җанга. Иртән төнге кунагым Рексны

– яңа дустымны өйгә кайтардым да хастаханәгә чаптым. Бала исән, төнне тыныч

чыккан. Күңелемдә аны үземә алу теләге уянды. Бала шатлыгыннан, йортсыз кеше

турында бөтенләй онытканмын. Күрешәсем, ныклап танышасым, гафу үтенәсемне

күз алдыма китереп, хастаханә коридоры буйлап киттем. Каршыга очраган табибтан:

– Кичә милиция бүлегеннән өшегән кешене алып киткәннәр иде, кайда икән ул?

– дип сорадым.

Врач тирән итеп сулыш алды да кулларын артка яшерде.

– Өшүе нык дәрәҗәдә иде.

– Ничәнче палатада ул? – дип сорадым. – Өшүен үзем дә күрдем мин. Документлары

булмаганлыктан, куып чыгармагансыздыр бит?

– Юк, – диде врач. – Таң атканда үлде.

Мин бу сүзләрне көтмәгән идем. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем.

Кулларым көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек асылынып төште.

Аякларымны өстерәп барганга, очраган бер кеше миңа игътибар итте. Тизрәк моннан

югалыр өчен, йөгереп диярлек чыгып киттем.

Өйдә бикләндем дә кичкә кадәр чыкмадым. Рекс, мине юатырга теләгән сыман,

сырпаланып йөрде.

Кич белән больницага кире бардым. Урам караңгы, аяк астында җепшек кар

шыгырдый. Юл буенча: «Мин шулай булдыра алган булыр идемме?» – дигән уй миемне

бораулады. Төгәл җавап таба алмаудан үртәлдем. Кеше гомерен коткарып калган өчен,

ул күкнең үзеннән хуплау алыр кебек иде.

Хастаханәдә йортсыз кеше турында кабат белештем, күмү мәшәкатен үз өстемә алдым.

Нишләптер, аны иң нык белүче миндер сыман тоелды. Иртән зиратка килгәндә, каберне

казып бетереп яталар иде. Мәетне, әзер булу белән, тиз-тиз генә күмеп тә куйдылар.

– Ә сез беләсезме... – дип, сүз әйтергә җыендым, әмма тукталып калдым.

Зиратта мин һәм кабер казучылардан башка беркем дә юк иде. Алар да кузгалдылар.

Хәтта күктә каргалар да очмый. Минем бу кеше турында бар дөньяга кычкырасым

килде, әмма ишетмәсләр, дөресрәге, ишетергә теләмәсләр дип курыктым. Кабер

кырыеннан аерылып китә алмыйча тордым. Ә табылдык бала кайчан да булса үзенең

коткаручысын беләчәкме?! Һичшиксез, беләчәк, мин әйтәчәкмен аңа.

Баланы миңа тәрбиягә, әлбәттә, бирмәделәр. Ләкин әлеге көнгә кадәр аның янына

йөрим. Бераз үскәч, бергә йортсыз кеше каберенә барырбыз. Аның рухы шат булыр.

... Ә тормыш дәвам итә. Беркем дә йортсыз кеше турында белмәячәк, аның дөньяда

яшәвен сизмәгәндәй, вафатын да искәрмәячәкләр. Әмма ул матур үлем белән китте.

Тормыш төбендә булса да, Кеше булып кала белде. Яшәешнең бөек сере менә шундадыр

инде ул.

Ильяс Баһауов

 

 

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень хороший рассказ В моральном смысле . . Спасибо автору

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дөньяда менә нинди кешеләр бар..шундый адәмнәр булганда яшибез әле без җәмәгать! Авторга зур рәхмәтләр !!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хэзерге донья да битарафлык, бу бомж бик жэл булды. Аллам Сакласын, кем белэ бит сэбэплэрен, ни очен кеше урамда калганын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яхшы хикэя ,рахмат !