Юныс Әминев


(1921–1982)

Драматург Юныс Шәрип улы Әминев 1921 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1945 елның августында гвардия кече лейтенанты дәрәҗәсендә фронттан кайткач, Ю.Әминев туган төбәгендә үзенең төп һөнәри хезмәтен – укытучылык эшен башлап җибәрә, ләкин бер елдан аны, әсирлектә булып кайткан кеше буларак, мәктәптә укыту эшеннән читләштерәләр. Ул башка эшкә күчәргә мәҗбүр була: берникадәр вакыт Краснобор урман хуҗалыгында десятник, аннан соң Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсендәге нефть разведкасы оешмасында балта остасы булып хезмәт итә. 1947 елның гыйнварында ул, ниһаять, укытучы булып эшләргә рөхсәт ала.

Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынып үскән һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Ю.Әминев узган гасырның илленче еллары башында чын-чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул ук елны Минзәлә драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле пьесасы ук Ю.Әминевне сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.

Драматургның шуннан соң иҗат ителгән «Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961), «Өти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968), гражданнар сугышы чорында авылдагы сыйнфый каршылыкларны үзәккә алып язылган «Умырзая чәчәкләре» (1959), сәүдә хезмәткәрләренең тормышын яктырткан «Сатучылар» (1961) исемле комедия һәм драмалары Татарстанның Минзәлә, Әлмәт, Республика Күчмә театрлары һәм Башкортстанның Салават, Сибай театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. «Умырзая чәчәкләре» белән «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Татар дәүләт академия театрында да куела, ә «Умырзая чәчәкләре», рус теленә тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) репертуарына кертелә. Әдипнең «Язылмаган законнар», «Тамырлар» драмалары буенча Минзәлә драма театры сәхнәсендә куелган спектакльләр өчен режиссер С.Өметбаев 1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ни хикмәт, пьесаларның авторы бу бүләктән читтә калдырыла.

1959–1961 елларда Ю.Әминев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында укый. 1969 елда исә гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп, гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яшәп иҗат итә.

Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан үзгәреш кичерә: аның әсәрләренә шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод-фабрика эшчеләре образлары, производство-хезмәт темалары килеп керә. «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә…» (1975), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) кебек комедия һәм драмалар әнә шул тематик киңәюгә мисал булып торалар. Язучы бу елларда бигрәк тә Әлмәт татар драма театры белән иҗади дуслыкта эшли: аның һәрбер яңа пьесасы диярлек тамашачы хөкеменә беренче булып шушы театр сәхнәсе аша җиткерелә.

Ю.Әминев утыз еллык иҗат гомерендә ике дистәдән артык сәхнә әсәре яза. Аның әдәби иҗат мирасында «Тикшерү», «Каракның бүреге яна», «Аерылышу», «Латыйфә» кебек бер пәрдәле пьесалар да бар. Аларда да әдипнең үзенә генә хас язу стиле, сюжет кору осталыгы, халыкчан образларга бай шигъриятле теле сизелеп тора. Гомумән, Ю.Әминевнең пьесалары сугыштан соңгы татар драматургиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Пьесалары аша әдип кеше шәхесенең рухи матурлыгына дан җырлый һәм уңай геройлары үрнәгендә тамашачы һәм укучы күңеленә югары әхлак һәм гражданлык сыйфатларын иңдерергә тырыша. Ю.Әминевнең үзе исән чагында аерым басма яки пьесалар тупланмасы рәвешендә ун китабы дөнья күрә.

Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Ю.Әминевкә 1981 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Юныс Әминев озакка сузылган каты авырудан соң 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Ю.Әминев – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.