Сәнгать

23.06.2018 №10(октябрь),2016

Көлүдә дә хикмәт бар


Белеме буенча ул – актёр да, режиссёр да түгел, укытучы. Университетның тарих факультетын тәмамлагач, әле төрле өлкәләрдә «үзен эзли». Сәхнә исен тоя, ярата башлау хисе, бәлки, аңарда эшмәкәр чагында, камаллылар куйган «Казан егетләре»н сәхнәләштергәндә, аларга иганәче булганда ук уянгандыр… Кем белә… «Сәгате сукмаган булган», диләр кайберәүләр мондый вакытта. Чынында, үзгәртеп кору еллары күпләрдән башка һөнәр иясе ясады, берәүләр үзен тапты, икенчеләр, киресенчә, югалып, адашып калды. Мәскәү социаль-гуманитар институтында, соңрак туган ягы Буага кайтып, Буа һәм Тәтеш социаль-юридик институтында фәлсәфә фәне укыту да аңа дөньяга башка күзлектән, башка яссылыктан карарга өйрәнергә булышкандыр. Кемнәрнедер нәрсәгәдер өйрәткәндә, акыллы кеше үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә ала. Кайчандыр район театрлары арасында алдынгы саналган, нигез ташын салуга алар нәселе кешеләренең дә өлеше кергән Буа театрының сүнеп, тарала баруы тынгылык бирми аңа. Күп театрлар ябылып беткәндә, кайберәүләргә аның театрны яңадан яшәтеп җибәрү артыннан йөрүе эшкә ашмастай бер шөгыль булып кына күренә. 2002 елның 15 февралендә үзешчән яшьләр җыелып, район мәдәният сараенда Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»н куярга әзерлек башлыйлар. Җитәкчесе Раил Садриев булган әлеге труппа, республика халык театры конкурсында җиңеп, «халык театры» статусына лаек була. Исемне аклау, үзләренең янәдән театр буларак чын-чынлап яшәргә хаклы икәнлекләрен раслау өчен көрәш әнә шул көннәрдән башлана һәм 2007 елда театрга «Дәүләт драма театры» исеме бирелә, теге заманнарда ук театрныкы булган тарихи мәһабәт бина да, заманча яңартылып, кире кайтарыла.

…Үткәнгә әйләнеп карасак, авыл театрлары юктан гына барлыкка килмәгән бит. Буа театрының тарихы да 1917 елларга ук барып тоташа. Февраль-октябрь түнтәрелешләре яшәешнең барлык өлкәләренә үтеп керә, яңача яши башлау зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнә, клублар ачылып, театр түгәрәкләре оеша, спектакльләр куела башлый, алар исә күңел ачудан бигрәк идеология вазифасын үтәргә тиеш була. Бу эшләргә авыл активистлары, укытучылар, алдынгы карашлы яшьләр җәлеп ителә. Искечә яшәүне кабул итмәгән, заман белән бергә атларга теләгән Буа яшьләре дә 1917 елның 4 маенда беренче тапкыр «Казанга сәяхәт» дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерәләр. Искелек белән яңалык көрәше, билгеле, каршылыкларсыз гына булмый, башка төбәкләрдәге кебек үк янау-куркытулар монда да үз эшен эшли, тамаша барышын кораллы солдатлар белән саклап торырга мәҗбүр булалар. 1918 елда инде түгәрәк 20 кешелек труппага әйләнә, артистлар өчен аерым шартлар тудырыла, куелган спектакльләр саны да ишәеп, халыкта кызыксыну көчәйгәнне күреп, хөкүмәт тарафыннан игътибар арта, аерым бина бирелеп, «Буа шәһәр театры» дип йөртелә башлый. Буа яшьләре белән эшләргә Казаннан Камал I, Камал II, Мутин, Камская, Айдарский һәм башка күренекле шәхесләр килә. Алар килгәч театр бермә-бер җанланып китә, халык күпләп йөри башлый, кешеләрдә театрга чын мәгънәсендә мәхәббәт уяна. (Г.Камалның «Беренче театр»ын искә төшерик…) Буа театрының иң кайнаган вакыты ул чорда 1924 елларга туры килә, театрга аерым бина, Габдулла Кариев исеме бирелә. «Колхоз-совхоз» театрларының әле терелеп, әле сүрелеп китүенә, билгеле, илдә барган сәяси вакыйгалар да йогынты ясамый кала алмый. Cугыш китергән ачлык-ялангачлык та, сугыштан соңгы илнең матди хәле дә театрларның алга таба яшәү-яшәмәвендә зур роль уйный, театрлар акрынлап таркала башлый…

Әнә шундый катлаулы еллар аша бүгенге көнгә килеп җиткән Буа дәүләт театры рәсми төстә «драма театры» дип аталса да, халык арасында «сатира театры» буларак та танылу алып бара. Көлә белеп көлсәң, көлүдә дә хикмәт бар. «Театр – ул цирк түгел, анда кәмит карар өчен килергә кирәкми», – дип әйтә торган булган күренекле язучы, фикер иясе Аяз Гыйләҗев. Тамашачы акыллы фикер ишетеп, уйланып кайтып китәргә тиеш театрдан. Югыйсә, Тукай әйткәнчә: «Нигә кирәк мәгънәсе юк көлке-уен?» Сатираның асыл мәгънәсе дә фикерне юмор аша җиткерүдә бит. (Татарда исә бу йомшак җәеп катыга утырту дип атала.)

«Шул да булдымы театр? Бөтен белгәннәре очсызлы юмор», – дияргә дә мөмкин кемнәрдер алар хакында. Сабый йөрергә егыла-тора өйрәнгән кебек, һәрбер иҗат төркеменең башлангыч чорында үз юлын, кыйбласын эзләгәндә, хаталары, күреп-белеп җиткермәгән нечкәлекләре дә булырга мөмкин. Адәм баласы гомер буена эшли-эшли өйрәнә, өйрәнә-өйрәнә эшли… Тормышның тискәре, кара якларын яктыртабыз, тәнкыйтьлибез дип, үзеңнең дә каралып бетүең бар. Бу урында М.Сәлимҗановның акыллы сүзләрен искә төшереп алсак та артык булмас. «Театр – кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә».

Коллектив эзләнүдә, үсештә. Максатыбыз – аларны күккә чөеп мактау да, түбәнлеккә төшереп тәнкыйтьләү дә түгел, ә башлангычы узган гасырга барып тоташкан, бүгенге көндә инде дәүләт театры статусына ия, үз йөзе, башкалардан аерып тора торган үз мәсләге булган театрның эшчәнлеген яктыртып үтү.

«Безнең театр – районның «фишкасы», – дияргә ярата җитәкче Раил Садриев.

Яшерен-батырын түгел, кайбер театрларда куелган спектакльләрне карагач, кайчак күңелдә канәгатьсезлек хисләре дә туа, бигрәк тә классик әсәрләрнең, заманча куябыз дип, «бозылганын» күргәннән соң. «Татар театры кая бара? Милли театрның киләчәге бармы?» дигән сораулы бу чорда труппаның репертуарын җентекләп карасаң, аның киң кырлы булуына игътибар итми калып булмый. Анда танылган драматурглар әсәрләре дә, замандашларының пьесалары да, балалар өчен махсус ике телдә куелган әсәрләр дә, телевидениедәге төрледән-төрле проектлар да – барысы да бар. Бу аңлашыла да, театр Буа районы киңлегендә генә иҗат итми, елның күп вакытын Рәсәй буйлап гастрольләрдә уздыра, анда билгеле инде, Татарстан чиген узуга, мохит үзгәрә…

Театр белән бәйле республика күләм чаралар уздыру да аларның эшлекле традицияләренә әйләнеп бара. Буа дәүләт театрының оешуына 100 ел тулуны театр быел март аенда «Театраль Буа – 2016» театр айлыгы белән билгеләп үтте. Биредә ай дәвамында төрле төбәкләрдән килгән дәүләт театрлары катнашты, егермегә якын коллектив егерме җиде спектакль күрсәтте. Данлыклы Камал театры, тинчуринлылар, Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү, Чувашия, Пенза, Димитровград һ.б. бик күп театрлар өчен тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу айлыгы да булды ул.

Театр үзләренә алмаш, яшь тамашачы әзерләүне күздә тотып, мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр белән «Ният» театр фестивале уздыра. Әлеге чара, бердән, талантларны барлау булса, икенчедән, татар мәдәниятен, сәнгатен тарату, балаларга үзара аралашу, танышу мөмкинлеген дә бирә, күңелләрендә матурлыкны күрә белү хисе тәрбияли, Тукайча әйтсәк, яктылыкка илтә.

Барлык театрлар да өч баганага таянып яши, үсә, иҗат итә. Алар – репертуар-драматургия, актёрлар, тамашачы. Хәер, соңгы багананың ныклыгы беренчесе белән икенчесенең кушылуыннан, бер-берсенә терәк була алуыннан тора да инде. Дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешкәнсең икән, үзешчәнлек белән шаккатыра алмыйсың, актёрларыңның уйнау осталыгы югары, профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш.

«Ул үзе бер юмор», – диләр күпләр, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевның, сатира театры артистларына хас булганча, сәхнәгә чыгуга ук йөз-кыяфәт, килеш-килбәт белән тамашачыны үзенә җәлеп итүенә, хис-фикерләрне мимикалар аша гына да тудыруына, образга бөтен барлыгы белән керә алуына сокланып. «Ул – чын мәгънәсендә комик артист», – диләр драматург дуслары аның хакында. «Әйтергә теләгән фикерләрне халыкка мәзәк аша да җиткерергә мөмкин бит. Тамашачы ял итә, проблемалы дөньяны онытып тора. Шул ук вакытта уйланырга, үз тормышыңа читтән карарга да ярдәм итә. Театр – заманның көзгесе, йөзе. Милли театрларның йөзен тамашачы билгели», – ди режиссёр, җитәкче Раил Садриев.

Әйбәт актёр, талантлы режиссёр, театр җитәкчесе булу өчен, татар әдәбиятын ярату, тарихын, бүгенгесен белү кирәклеге дә бәхәссез. Аның Тукай-Җәлилләрне, Такташ-Дәрдемәндләрне, бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләве үзе бер моноспектакль. Районда әдәбият-сәнгать ияләре, язучылар белән әдәби очрашуларның даими оештырылып торуы да – әдәбиятны зурлауның бер билгесе.

Билгеле, труппа туплаганда, җитәкченең күңелендә район җирлегендә яхшы артистлар туплап булырмы, яшьләр кайтырмы, дигән шик-шөбһә тумый калмагандыр. Ни генә әйтсәк тә, өметле яшь артист әле оешып кына килгән театрга түгел, башкала театрында урнашып калу җаен эзли. Труппа, нигездә, яшьләрдән генә тора, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас, биредә 70кә якын хезмәткәр, шуларның 25е – артистлар, күпчелеге – югары белемле, Мәдәният һәм сәнгать институтын, театр училищесын тәмамлаучылар. Репертуар яңарып торуга зур игътибар бирелә. Хәер, елның күп вакытын гастрольләрдә уздырган театрда шулай булмыйча мөмкин дә түгелдер, үз кабыгыңда гына бикләнеп яшәсәң, елга ике йөзгә якын тамаша куелыр, репертуарга утызлап спектакль керә алыр идеме…

Театр өч баганага нигезләнеп эшли, дидек. Буа дәүләт драма театрының беренче ике баганасын – репертуар һәм актёрлар составын күздән кичерсәк, анда автор тудырган герой белән актёрның никадәр тәңгәллеге, образга туры килгәнлеге күренә.

Вильнур Шәйхетдинов – врач Мансур Гәрәфиевич (К.Людвиг, «Байбичәләр»), Бәчке (Т.Миңнуллин, «Кияүләр»); Айгөл Сәгыева – Камилә (Х.Ибраһим, «666 нумер»), Гөлфинә (Т.Миңнуллин, «Эх, кызлар»), Сабира (Р.Сәгъди, «Утын пүләне»); Ильяс Киньягулов – Роберт (М.Камолетти, «Ничарадан бичара»); Шамил Шәфыйков – Җәгърап (Т.Миңнуллин, «Кияүләр»), Ленар Касыймов (К.Людвиг, «Байбичәләр»); Илфир Солтанов – Хәлис (Р.Сәгъди, «Утын пүләне»), Гөргөри (Т.Миңнуллин, «Кияүләр»); Ирек Гайнетдинов – Барый (К.Людвиг, «Байбичәләр»), Ваня (Р.Сәгъди, «Алсу томан артында»); Гөлзада Кәмәртдинова – Әүдәки (Т.Миңнуллин, «Кияүләр»), Сәркәй әби (Б.Сәләхов, «Көтү»), Ана, санитарка (Д.Салихов, «Киллер»); Наилә Иманголова – Биби (М.Камолетти, «Ничарадан бичара»), Үринә (Т.Миңнуллин, «Кияүләр»); Рима Хәмидуллина – тылсым иясе (Х.Ибраһим, «Арыслан булса Сарбай»), Рәшидә (Л.Лерон, «Кычыткан чыпчыгы»); Булат Гәрәев – Әсхәт Нуриевич (Ә.Камалиев, «Әкәмәт кәмит») һ.б. Әлеге һәм башка спектакльләр тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителеп, башкаручылар үзләренең талантларын ача, тамашачыга җиткерә алганнар.

Р.Садриев эстрадага да күп кадрлар әзерли. Бүген эстрада артистлары булып танылган Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Ринат Рахматуллин, Рамил Шараповлар һ.б.ның иҗат юллары башлангычы да әлеге театрга килеп тоташа.

Тик шулай да, җиңел кабул ителә торган сәнгать – уен-көлке, җыр-бию, эстрада белән артык мавыгып китү – театрның драматик ягы аксауга китермәсен иде.

Труппа «Театраль Буа – 2016» театр айлыгында тамашачыларга Р.Харисның «Афәрин, Артист» премьерасын күрсәтсә, юбилейга исә Камал театрының баш режиссёры Ф.Бикчәнтәев куелышында З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява» пьесасын сәхнәләштерә.

Буа дәүләт драма театрына –100 ел… Узган юлына әйләнеп карасаң, бәлки, шулайдыр да… Алда – гомер, иҗат, еллар… Уңышлар аларга!

 


Фото:  vk.com
Видео: youtube.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *