Хикәя

21.01.2018 №9(сентябрь),2016

Аңа болытлар елмайды


– И, зәңгәр күк! Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! Ай кызын булса да төшер инде, ә!

– Шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп, мәтәлепләр китте Гафур!
– Хәлең ничек, абзый? «Скорый» чакырыйммы? – Бик тә матур иде бу тавыш!

Аның алдына иелгән чибәр кызның йөзенә кагылуы Гафурны аңына килергә мәҗбүр итте. Ул берни булмагандай тиз генә сикереп торды һәм, рәхмәт әйтә-әйтә, өстен какты.
– Уйга батып киткәнмен, зәңгәр күккә, болытларга карарга яратам, абынганымны сизми дә калдым, – дип сүз башлады Гафур. – Бу паркка гел киләм, монда тыныч, күңелем ял итә.
Кыз да, аңа кушылып:
– Мин дә паркка гел килеп уйланып утырырга, агачларга, болытларга карап музыка тыңларга яратам. Кайтырга дип кузгалган гына идем, сез килеп бәрелдегез. Мин Зөһрә булам, – дип шаян гына кул сузды.
– Гафур булам! – дип, кызның кулын кысты тегесе, аңа Зөһрә якын бер зат, күптәнге танышы кебек тоелды. Кызның сылу гәүдәсе, яшькелт күзләре, толымга үргән кара чәче аны шунда ук үзенә гашыйк ите.
Алар икәүләшеп парк буйлап атлап киттеләр. Гафур кызның сөйләвен тыңлый-тыңлый паркны чыгып тукталышка якынлашуын сизми дә калды. Ул артына борылып зәңгәр күккә бакты. «Рәхмәт, Ходаем!» дип әйтергә җыенганда, болытлар кеше сурәтенә кереп, аңа елмаялар иде…

Вәсилә ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Түбән Кама районы Калмакчы авылы


фото: dom-fotooboev.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *