Бәян

02.11.2018 №5 (Май),2016

Ни хәлең бар, балам?.. (ахыры)


«Зәһәрләр» эшне кызу тотты. Маркиз телен чыгара-чыгара казыды, дуамалланып измә изде. Атна-ун көндә үлчәү әзер иде инде. Озын муен белән пеләш баш комиссия көтте. Комиссия дигәннәре бензинлы, соляркалы кара халаты тәненә сыланган теге «бабай» булып чыккач, «зәһәр»ләрнең балтасы суга төште.
Эшне фәкать инженер-механик кабул итеп алырга тиеш. Тәртибе шундый. Факил
эшкә бәяне бер карауда бирде:
— Булмаган бу, егетләр. Гафу итегез, приём-сдача актына кул куя алмыйм.
Моны сүтеп-җимереп, яңадан эшләргә кирәк. Монтажлавыгыз ук дөрес түгел.
Тайпылыш гади күзгә дә күренеп тора. Баганаларыгызның нигезе дә ташка үлчим.
Кем үлчәүне шулай эшли инде?!
Инженер-механикның «кәҗәләнеп маташуы» турындагы хәбәр көне-сәгате
белән председательгә барып иреште.
Факилне кәнсәләргә чакырдылар.
— Син нишләп җилгә каршы пес итәсең? — дип башлады сүзне хуҗа. — Син бу
егетләрнең кем икәнен беләсеңме? Озыны — замминистрның пеләмәше.
— Хет министрның үзе булсын. Эшне алай эшләмиләр. Әйткән иде диярсез,
автовеса озакка чыдамаячак.
Ул арада тормозларын чинатып, машина килеп туктады. Кабинетка кулларына
икешәр пакет тотып, Озын муен белән Пеләш баш килеп керделәр. Хуҗа аларга
эчтәге бүлмәгә үтәргә ым какты.
— Син кул куй. Үлчәү өчен кайгырма.
— Кул куярга кулым бармый. Үлчәү ватылгач, халыкка, авылдашларның күзенә
ничек күренермен?
— Ватылса, шушы егетләрне чакыртырбыз. Рәтләп бирерләр.
— Болармы? Тотарсың койрыкларыннан. Кулларына акча керсә — хуш, авылым!
Көндез чыра яндырып та таба алмаячаксың аларны.
— Ярар, юкка башны ватмыйк әле. Баш болай да авыртып тора. Кичә Казаннан кеше
килгән иде. Умарталыкта бал кортларына булышып йөргәнбез. Башны төзәтеп алыйк.
— Председатель Факилне эчке бүлмәгә чакырды. Инженер-механик ачык ишек аша
ул бүлмәдә Озын муен белән Пеләш башның мәш килеп табын көйләп маташуларын,
өстәлдә бер тәлинкә чөмәкәй ит, эреле-ваклы шешәләр торуын искәреп алды. Хуҗа
кыстап караса да, кермәде, «рәхмәт», диде дә чыгып китте. «Зәһәрләр» ни әйтергә
белмичә, бер хуҗага, бер табынга карап алдылар. «Зыян юк, — диде хуҗа, — кул куяр
ул — падла, куймый кая барсын?! Куйдыртабыз аны! Әмәлен табармын мин».

* * *
Факил төшке ашка өенә кайтты. Өстәл янына утырган гына иде — мышный-
мышный кәнсәләр җыештыручы Бану килеп керде:
— Сине пред чакыра.
— Кайтып җиттемени? Казанда дигәннәрие ич аны.
— Әле яңа кайтып керде. Кайтып керде дә сине чакыра.
Ишекне ачып керүгә, Факилнең борынына идәннәре яңа гына юылган
кәнсәләрнең иске кәгазь исе белән тулган дымлы һавасы килеп бәрелде. Хуҗа түрдә кемгәдер телефоннан шалтырата иде. Факилне күргәч, трубканы атып бәрде һәм,
бурлаттай кызарып, шардай кабарып, акырырга тотынды:
— Атам! Без суда и следствия атам! Бүген үк эштән китәсең.
— Чү, тукта әле. Сабыр. Мин ни өчен китәргә тиеш, аңлатып бир.
— Менә моны күрдеңме? Безне язганнар. — Председатель Факилнең алдына
район гәҗитен атты.
— Укыдым мин аны. Комбайннарның ремонты Казаннан мин табып куйган
запчастьләрне һаман да алып кайта алмавыбыз аркасында тоткарлана. Атна буена
сездән машина сорыйм. Машина бирәсез икән — проблема бетә. Шакир малаеның
тракторына тагылган сука, чыннан да, күтәрелми иде. Корреспондент кызны
күргәч, күтәрелде. — Факил киеренкелекне йомшартып көлеп җибәрде.
Хуҗаның да иреннәре тартышып куйды. Ул инде Факилгә кычкырырлык хәлдә
түгел иде. Факилгә эштән китәргә гариза да яздыра алмады. Инженер- механик чыгып
киткәч, председатель үзен кая куярга белмәде. Ишекле-түрле йөрде, үзе бертуктаусыз
сөйләнде: «Бүген китмәсә, иртәгә китәчәк ул эштән. Абзагызның тоткан җирдән
сындырмый калганы юк әле. Күрсәтәчәк әле ул сезгә — авыл гыйбадларына».
Бераздан теге шабашниклар кереп чыкты.
— Үлчәү акчасы шушы көннәрдә кулыгызга керер, — диде председатель.
— Теге кул куйды мәллә?
— Куймады. Куймаячак та.
— Аннан башка акча алып буламыни?
— Әмәлен табармын, дидем ич инде мин сезгә. Бер план бар минем.

* * *
Төш турыларында Бану, ут капкандай, тагын Факилләргә килеп керде.
— Кәнсәләргә, приткә!
Бу юлы Фазылович аны урыныннан торып каршы алды, ике куллап күреште,
гәрчә иртән нәрәдтә күргән булса да. Бүлмәдә хуҗадан башка ак күлмәк кигән,
аклы-каралы авыш сызыклы галстук таккан бер егет тә бар иде. Факил аны башта
районнан килгән бер-бер вәкилдер дип уйлаган иде.
— Факил Нурмөхәммәтович, — председатель аңа беренче тапкыр әтисе исеме
белән эндәште. Сез бу эштә матур гына эшләдегез. Техниканы тәртипкә китердегез.
— Аны тәртипкә китергәнче әле…
— Калганын сездән башка эшләп бетерерләр. Безнең терлекчелек бик авыр
хәлдә. Сездән ярдәм кирәк. Фермаларга су юньләп килми. Ключиның бер
фермасында ул бөтенләй юк. Быел анда үгез бозаулар кертергә исәпләп торабыз.
Сез бүгеннән терлекчелек буенча механик. Эшегезне менә бу егеткә тапшырыгыз.
Быел гына авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган. Яшь,
энергичный. Эшне дә яңача оештырыр дип уйлыйбыз. Шулай хәл итсәк, ни диярсез?
— Ни дип әйтим. Хәл иткәнсез бит инде. Нигә кети-мети итеп торасыз.
— Сез инженер-механик идегезмени? — егет Факилгә шаккатып карап торды.
«Үзе кечкенә, үзе ябык. Өстендә — ямьсез халат. Изүе ачык. Нинди инженер-
механик булсын бу?! Хәчтерүш бу», дигән сүзләрне укырга була иде бу караштан.

* * *
Ключи — очсыз-кырыйсыз урманның борылган төшендә, яшеллекнең куенына
кереп поскан кечкенә генә авыл. Солыдан аңа җиде-сигез чакрым тирәсе булыр.
Авылга бер генә яктан керәсе. Икенче ягыннан кереп тә булмый, чыгып та
булмый. Карурман. Теге көнне председатель әйткән иске фермага су кертергә
дип, Факилне менә шушы тупикка җибәрделәр. Дөресрәге, сөргенгә сөрделәр. Автовеса егетләренең эшен кабул итеп, алар белән исәп-хисапны ясаганчы, аның
күзгә-башка чалынмый торуы кирәк иде.
Ключи — серле, моңсу, әллә ниткән шомлы бу авыл. Урамнарында бил
тиңентен кычыткан, шайтан таягы. Бу әрсезләр шушындый коры елда да үсә бит.
Фермасын эт белән эзләсәң дә табарлык түгел. Ферма димәсәң, хәтере калыр,
бәбкәләре сынган, жолаплары чергән, түбәсенең бер башы сытылган, тәрәзәләре
коелган, ишекләре каерылган, котсыз, җансыз хәрабәләр. Факил менә шуңа су
кертергә тиеш. Төпсез чүмечкә сап кую белән бер бит инде бу. Суны янәшәдәге
сыер фермасыннан кертәсе. Анысы да ташка үлчим. Ни сайгагы, ни тагарагы.
Сыер дигәнең соңгы тапкыр кайчан булды икән соң монда?! Хәзер әнә талымсыз
чытлык-чыпчыклар гына хуҗа.
Ярый, фермасы да, сыеры да булсын ди. Тик кем карар да, кем савар соң ул
бичаракайларны?! Авыл урамында ник бер җан иясе булсын.
И Ключи, Ключи!.. Кайларга сибеп бетердең соң кешеләреңне? Өйләреңне дә
чәчеп аткансың. Тегендә-монда берән-сәрән кукраеп утыралар. Ни урамың, ни
тыкрыгың калмаган.
Факил бер ташландык хуҗалыкның ишегалдына килеп керде. Ватык тәрәзә аша
өй эченә күз салды. Аның йөзенә сайгаклары куптарылган идәннән, акшары коелган
мич авызыннан, морҗа белән дивар арасындагы ятактан, өйнең түрдәге өчпочмаклы
такта кадакланган почмагыннан шомлы дулкын килеп бәрелде. Кайчандыр бу тактада
икона, тәре, шәм торгандыр. Хуҗалар шулар каршына килеп, иелә-бөгелә чукынгандыр.
Аннары Факил бакчага күз салды. Өсте ачык калган, чүп-чар белән тулган баз,
такталары каралып беткән беседка, кулдан ясап куелган өстәл, эскәмияләр.
Кайчандыр тормыш кайнап торгандыр монда. Кичләрен беседкага чыгып ял
иткәннәрдер, алмагачтан тып-тып алма коелганын тыңлап утырганнардыр. Бу йорт, бу
бакча белән бәйле күпме истәлек-хатирәләр бардыр. Көннәрдән бер көнне шуларның
барысын да ташла да чыгып кит инде. И язмыш. Кеше язмышы, авыл язмышы.
Факил беседкага кереп, эскәмиягә утырасы итте. Идәндә уенчык трактор
аунап ята иде. Аны күргәч, Факил бетте генә инде. Шушы трактор белән
«тр-р-р-р» дип уйнап йөргән малайны күз алдына китерергә тырышып карады ул
һәм үзен дә яраткан уенчыгын җуйган сабый хәлендә калгандай хис итте. Аның
тракторын тартып алдылар. Алай гынамы соң, гүя таш атып, чабыш атының аягын
сындырдылар, гүя пуля тидереп, күктә очып барган кошның канатын имгәттеләр.
…Факилне үз уйлары белән калдырып торыйк та колхозның гаражына кайтыйк
әле. Яшь инженер-механигыбыз да бүген яңа эшкә чыкты. Рәвеш шәп: ак күлмәк,
үтүкләнгән чалбар. Галстукны алмаштырган, бу юлы чәчәклене таккан.
— Факил абый кайда соң? — дип сорады аннан яңа инженер-механик килгәнен
белеп алган Нур, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә.
— Абзарда. Аны фермага куйдылар. Карап-карап торам да, бардак сезнең монда.
— Нинди бардак?
— Техникагыз бер рәткә тезелеп тормый.
— Парад кабул итәргә килгән генерал түгелсеңдер бит.
— Мин — инженер-механик.
— Бездә инженер-механик берәү генә — Факил абый! Мондый ак күлмәкле
инженерны белмибез без.
— Белмәсәгез — белерсез, — егет җил-җил атлап китеп тә барды.
Туры кәнсәләргә юл тотты ул. Исәбе председательдән үзенә бер бүлмә сорау иде.
Хуҗа Казанга киткән икән. Кайчан кайтасы билгесез. Хәлбуки, ул үлчәүне кабул
итү актына яңа инженер-механиктан кул куйдырып өлгергән, шабашниклар шул
көнне үк акчаны алып тайган иде.
Кичкә таба председатель шалтыратып алды. Бухгалтер Сәкинә аңа тракторчыларның,
шофёрларның, гаражда эшләүчеләрнең җыелышып кәнсәләргә килеп керүләрен,
Факилне эштән алган өчен ризасызлык белдерүләрен җиткерде. Нурның «Уборкага
төшәр алдыннан ниткән башбаштаклык бу!» — дип кычкыруын да әйтте.
…Факил уенчык тракторның тузаннарын өрә-өрә очырды. Шул мәлдә колагына
бер тавыш килгәндәй булды. Кемдер өй каршыннан сызгыра-сызгыра үтеп бара.
Чыгып караса, кояшта кубалакланып беткән борынлы, тез башлары кубарчыкланып
кутырлаган бер малай.
— Нихәл, яшьти! — диде Факил, шаяртып.
— Әйбәт.
— Нәрсәсе әйбәт инде? Бер кеше юк авылыгызда.
— Нишләп булмасын — Призрак бар. Урман очында яши ул.
— Нинди Призрак?
— Бер бабай шунда. Аны Призрак дип йөртәләр.
— Ирләр тагын бармы соң?
— Бар.
— Кайда соң алар?
— Әнә анда аста, Угрюм рекада.
— Син нигә сызгырып йөрисең соң?
— Сызгырмыйм мин. Җыр ич ул.
Малай «җыр»ын дәвам иттереп, трусигын җилфердәтә-җилфердәтә китеп тә барды.
«Угрюм река». Нинди елга ул? Ирләр нишли анда? Нишләп «Угрюм река» ул?
Андый роман бар. Факил аның татарчасын укыды. «Хәсрәт дәрьясы» дип атала.
Факилнең аяклары үзеннән-үзе аска, елгага таба атлады. Төшкәч күрде: елга үзе,
ачуым бер килмәгәе, чыпчык тезеннән генә. Яр буенда ике ир заты утыра. Яннарына
килеп сөйләшкәч, боларның күршедәге Почык авылында шабашкада булуы, кичә
эшне тәмамлаулары, шуны «җуулары», бүген баш авыртудан интегүләре мәгълүм
булды. Моңсу күзләрен яр буендагы тәрәзәләренә такта кадакланган, ишегенә зур
йозак эленгән йортка төбәгәннәр дә, бу дөньяга ник туганнарына үкенеп утыралар.
Бу — элекке кибет. Күптән түгел генә япканнар. Шуннан соң бу елга «Угрюм река»га
әйләнгән. Факил эченнән генә болай уйлады: «Дөрес кушканнар бу исемне елгага.
Тик монда бәла баш төзәтергә хәмер таба алмауда түгел. Хәсрәт тирәндәрәк. Авыл
җан биреп ята. Язмыш күпме гаиләләрне туган өйдән, туган туфрактан кубарып
алып киткән. Ключиның шәп чаклары бар иде бит. Сугышта аягын өздереп кайткан,
шуңа карамастан протез белән комбайнда эшләп, «Октябрь революциясе» ордены
алган легендар Добрынин авылы бит бу. Факилнең аңа төн уртасында запчасть
алып кайтып биргән чаклары булды. Дуслар иде алар. Очрашсалар, сөйләшеп
сүзләре бетми иде. Тракторчы Вагыйз Хановны ал. Җәйләрен Солыдан тракторы
белән караңгы төшкәч кенә кайтып китә, иртән көтү куганчы килеп җитә иде.
Кайчан гына йоклагандыр ул. Менә шушы Ключи бүген «Призраклар авылы»на
әверелгән. Факилнең монда күптәннән булганы юк иде. Авылның бетеп баруын
ишетеп торды. Хәзер Ключидан кәнсәләргә нәрәдкә килүче дә юк. Председатель
авылның шушындый хәлгә төшүен белгәндер бит инде. Иләк белән су ташырга
җибәргән түгелме соң ул Факилне. Бәлки өрәкләр янына юри җибәргәндер.
Факил Хәсрәт дәрьясының үзенең тамырларында куллары, аяклары буйлап
акканын, йөрәгенә кан сава башлавын тойды.

* * *
«Тагын килдем әле сиңа. Күптән күрешкән юк. Бик сагындым үзеңне. Басуларда
игеннәр өлгереп килә. Алда сине тагын зур эшләр, зур сынаулар көтә.Быел да
йөкнең иң авырын сиңа күтәрергә туры килмәгәе. Теге шабашниклар калдырып
киткән «брат»ың үле туган бала булып чыкты ул. Уңыш әйбәт быел. И күрсәң ул арыш, бодай кырларын. Офыктан офыкка аксыл-
саргылт дулкыннар йөгерә. Бөртекләр ашыга. Амбарларга, келәтләргә керергә,
кешеләрне шатландырырга ашыга. Куаныч һәм өмет олаулары булып, кырдан туп-
туры сиңа кайта бит алар. Ипи төягән машиналар синең биеп- селкенеп торган,
кытыршы, шырпылы идәнеңә орынып уза.
Син әйтеп торасың:
— Фәлән тонна.
— Төгән тонна.
Шунысын да белеп тор: бу дөнья, бу тормыш син әйткән саннардан гына
тормый. Анда шәфкать, игелек, миһербанлык бар. Бар анда башбаштаклык,
рәхимсезлек, явызлык, кабахәтлек, мәкер, ялган. Син аларны үлчи алмыйсың.
Кешенең кичерешләрен, түккән күз яшьләрен, михнәт-газапларын үлчи торган
үлчәү-бизмән булса… Ул нинди зурлыкта булыр иде икән?! Ләкин аларны да үлчәп
торучы бар.
Ул — күңел.
Ул — бәгырь
Ул — йөрәк.
Кеше күңеле, кеше бәгыре, кеше йөрәге. Бик сизгер бизмәннәр алар. Йөрәк тә
синең кебек туза-таушала. Комсызлар, тар күңелле бәндәләр, хөсетлеләр, кабихләр,
кара йөзләр, адәм актыклары таушата аны. Кеше башына кеше җитә, дип юкка
әйтмиләр.
Сине дә, мине дә зур сынаулар көтә. Түз!»

* * *
Шул китүеннән председатель авылда бүтән күренмәде. Утсыз төтен булмый,
диләр. Аның Казанга китәчәге, колхозга яңа председатель киләчәге турында
имеш-мимешләр таралган иде инде. Алар тәки дөрескә чыкты. Башкалага киткән
хуҗаның кая урнашканын тәгаен әйтеп бирүче бумаса да, «урында эшләячәк
икән», диделәр. Инженер-механикны эшеннән алып, өрәкле авылга җибәрүе,
үлчәүне кабул итү актына тиз-тиз кул куйдырырга тырышуы юкка булмаган.
Бар шундый кешеләр — алар үзләренең максатларына ирешер өчен башкаларны
таптап, изеп, сытып китәләр. Андыйлар хәтта хыянәттән дә, җинаятьтән дә
чирканмый.
Яңа председатель дә үзен озак көттермәде. Район башлыгы кызыл битле,
кара калын кашлы бер ир затын ияртеп килде дә шалт итеп куеп та китте. Болай
үзе төпле, сабыр кеше күренә. Төньяктан әче җил исеп, яңгыр сибәләп торган
ямьсез көн иде ул. Шуңадырмы клубка кеше әллә ни күп килмәде. Җыелыш
тыныч узды. Буза куптаручы булмады. Хәер, яңа хуҗа булсынга эшләп йөргән
инженер-механикның яңа гына эштән алынуын, бу җәһәттән механизаторларның
тавышланып йөрүләрен ишеткән иде инде.
«Нишләргә соң? Эшне шау-шудан башлыйсы килми. Мәсьәләне хәл итәргә
кирәк». Яңа хуҗа шулай баш ватып утырганда, кабинетка Ак күлмәк үзе килеп
керде. Элекке председатель киткәч, ул бер-ике көн авылда күренми торган иде.
— Миңа шушы кәнсәләрдән бер кабинет бирегез! — диде ул, бернигә дә исе
китмәгән кыяфәт белән.
— Нинди кабинет сорыйсың син? — Яңа хуҗа аңа гаҗәпләнеп карады.
— Кәнсәләрдә инженер-механикның кабинеты булырга тештер бит.
— И энем, энем, монда нинди кабинет булсын соң? Синең кабинет гараж инде.
— Гаражда салкын. Миңа тёплое помещение кирәк.
— Колхозда инженер-механикка нинди тёплое помещение инде ул?!
Егет шул көнне хушлашып китеп тә барды.

* * *
Дөнья шулай бер болганып алды да тынды. Гали дә — үз эшендә, Вәли дә үз
эшендә, дигәндәй, Факил яңадан инженер-механик булды. Яңадан көне-төне
гаражда ятасы, техникасы эштән чыккан механизаторларның зарын тыңлыйсы,
запчасть эзлисе, эреле-ваклы түрәләрнең ишек төбен таптыйсы, юл газапларын
күрәсе, мазутка-майга батасы. Булсын сана. Ни дисәң дә, белгән, яраткан эш. Ключи
сөргененнән соң тимер-томыр сагындырып та өлгергән. Механизаторларның
кәнсәләргә килеп «бунт күтәрү»ләрен ишеткәч, аның күңеле тулды, күзеннән яшь
бәреп чыкты, эшкә тагын да катырак ябышты.
Бүген дә ул юлда. Запчасть эзләп Казанга барышы. Сумкасында — каклаган каз.
Җимсез балык капмый. Каз үзләренеке. Һәр язда өйдә кырыклап бәбкә аваз сала.
Хатыны Рәкыя алар белән мәш килә. Кош-кортның рәтен белә, дигән даны бар.
Галәмәт зур, симез була аның казлары.
Артыштау стансасында Казанга поезд көтеп йөргәндә, күрше кызы Фәһимә
очрады. Әгерҗе ягында кияүдә ул. Оныклары белән авылга кунакка кайтышы икән.
Үзгәрмәгән. Һаман да шул, теге вакытта Факилләрнең бакчасына кереп, турникта
«кояш» ясарга маташкан, күрше егете Факилгә гашыйк булып йөргән Фәһимә.
Янып торган битле, җаныңны, тәнеңне пешерерлек кайнар сулышлы.
— Теге вакытта оялуымнан нишләргә белмәдем, Факил абый. Җир ярылса,
кереп китә идем, валлаһи. Турникта әйләнәм, имеш. Синең кебек мәтәштермәкче
булам. Мәтәштерерсең, бар! Ярата идем бит мин сине, күрше. Прәме гашыйк булып
йөрдем. Син өйләнгәч тә, запискалар җибәреп тордым әле.
— Ах, җүнсез, син язган идеңмени әле аларны?!
— Мин язган идем, Факил абый. Ачуланма инде. Яшь чак — җүләр чак.
Хатыныңны көнләштерәм янәсе. Ярый Рәкыя акыллы булды. Тавыш куптармады.
Аннары мин дә туктадым.
— Тормышың түгәрәк инде синең, алайса?..
— Аллага шөкер. Үзем колхозда сыер савам. Ирем — мал духтыры. Биш бала
үстердек. Өч кыз, ике малай. Өчесе башлы-күзле булды. Бер кызны кияүгә бирәсе дә,
бер малайны өйләндерәсе бар. Печәнне, курмыны җитәрлек әзерләдек. Уттай кызу
эшләрдән соң авылга кайтып килергә булдым. Үзеңнең кая барыш та, нишләп йөреш?
— Минем эш бер инде — көне-төне запчасть артыннан чабам.
— И-и-и… безнең кохозның инженеры да кайтып керми. Бездә Чыңгыз Мусин
дигән тагын бер инженер-механик бар әле. Байтак еллар мытыеста да эшләде ул.
Ирем яхшы белә аны. Шул аптыраганнан шигырь язган:
Бушадылар шешәләр,
Бушадылар кесәләр.
Упкыннарга төшәр идем,
Запчасть шунда дисәләр.
— Күр әле, ничек шәп әйткән. Үз башына төшкән кеше генә яза ала мондый
шигырьне. Әле дә менә шул запчасть дип Казанга, Арбузовларга барыш.
Шулвакыт Фәһимә янындагы ике карачутыр оныкның берсе:
— Казанга, карбыз алырга, — дип әйтеп куйды.
Факил дә аларга Арбузовларның бөек галим-химиклар булуын, алар җитәкләгән
институтның колхозны шефлыкка алуын, шул шефларны авылда «арбузовлар» дип
йөртүләрен аңлатып тормады.
Институтта Факилне һәрвакыт үз итеп, әйдүкләп каршы алалар. Монда
эшләүчеләрнең байтагы — авылдан чыгып, хәзер калада урман-кырларны, болын-
тугайларны, чишмә-елгаларны сагынып яшәүчеләр. «Колхозник абый» белән сөйләшеп утыру тансык үзләренә. Тагын шунысына бик мәмнүн алар: «дерёвня»
буш кул белән килми. Күчтәнәч белән килә. Күтәнәчнең дә ниндие бит әле — капкач
авызда эри торган каклаган каз! Бу килүендә дә арбузовлар эшне тиз тотты, Факил
бирәсен — биреп, аласын алып кичке поездга өлгерде. Ходайның рәхмәте, стансадан
да җәяү төшәргә туры килмәде. Поезд каршына ат җигеп Сабир менгән иде.
— Минем кыз күренмәдеме анда? Кайтырга тиеш иде, — диде Сабир, кыяр-
кыймас кына.
Җәй буена көтә инде ул кызын. Ике көннең берендә стансага менә. Кызы
Казакъстанда аның. Кайтмаганына ун ел. Хәбәре дә юк. Әнисе аның рухына дога
кыла башлаган иде инде… Быел яз саесканнардан хәбәр килде. Әллә Иделнең, әллә
Чулманның аръягындагы авылларның берсенә Кзакъстаннан бер кыз кайткан
булган, имеш. Шул: «Артыштауның Солы кызы Гөлсирә белән бер бистәдә яшибез.
Ул да җәй авылга кайтып киләсе булыр дип сөйләшә», — дип әйткән, имеш.
Җәй үтеп бара. Гөлсирә күренми. Сабир кызганыч, ун ел аңа «әти» дип эндәшүче
юк, ун ел инде аның «нихәл, кызым» дип әйткәне юк.
И Сабир, Сабир. Кайтасы кеше бер кайтыр иде инде. Ун ел хәбәрсез йөрмәс иде.
Беркатлылыгың белән, саескан хәбәренә ышанып, кысыр өмет белән йөрмисең микән.
Хәер, кысыр булса да, өмет бит ул.

* * *
Бүген Бану Факилне гаражда эзләп тапты һәм әлеге дә баягы ике сүзен әйтте:
— Кәнсәләргә, приткә!
«Бу юлы эштән ни өчен куалар икән инде…» — дип уйлап куйды инженер-
механик.
Факил килеп керешкә, председатель урыныннан торып басты. Өстәленнән
чыгып, каршысына килеп, кул биреп күреште һәм бер генә сүз әйтте:
— Коткар!..
— Үлчәүме?
— Үлчәү.
— Җимерелдеме?
— Җимерелде.
— Аның җимереләсе билгеле иде инде. Ну болай бик тиз җимерелер дип
уйламаган идем. Бисмилласыз эш. Ордым-бәрдем эшләделәр шул…
— Беләм, Факил, беләм. Эшләп бир инде. Мин сиңа шуның өчен ике капчык
бодай бирермен.
— Рәхмәт! Ике капчык бодайны кесәгә тутырып та ташыйлар аны.
— Уракка төштек бит, Факил. Икмәк күп быел. Лафетлар иске үлчәүгә сыймый.
Икмәк хакына эшләп бир.
— Икмәк хакына мин риза. Тик шунысы бар: бу автовесаны корудан бигрәк
сүтүе авыр булачак.
Чыннан да, үлчәүне җимерә-җимерә, Факил җык булды. Ашавын онытты.
Йокысы качты. Шабашникларның дөрес монтажламаулары — бер хәл, күпме
цемент, бетон әрәмгә киткән.
Факил шабыр тиргә батып, нервланып, таш кисеп ятканда, янына кызы Ләйсән
килде. Ул пединститутны тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә укытып йөри.
Өченче көн кунакка кайткан иде. Китеп барышы икән.
Автобус тукталышы үлчәү янында гына. «Әтисе белән саубуллашырга килгән»,
дип уйлады Факил. Әмма кызы үтенеч белән килгән иде:
— Әти, сумкамны автобуска кертеп куялмассың микән?
— Сумкаң авырмыни?
— Авыр түгел.
— Авыр булмагач, үзең күтәрәсең дә алып керәсең инде. Минем аркадан пар
чыга. Эшем күп. Син пүчтәк бер сумка белән баш катырып йөрисең.
Ләйсән, башын аска иеп, теләр-теләмәс кенә китеп барды. Аның китүен аста
— чокырда лом белән бетон ватып яткан Факил сизми дә калды. Ул кызын бүтән
беркайчан да күрә алмады.
Икенче көнне Казаннан улы Вахит, апаны бүлнискә салдым, дип хәбәр итте.

* * *
Рәкыя зиратка килде.
Тынлык.
Шом.
Сагыш.
«Кызым Ләйсән, әнкәй», — диде ул шыпырт кына һәм чардуган аша үрелеп
һәркайсының салкын кабер ташларын сыпырып алды. Коръәннән сүрәләр укыды.
Аннары кушучын иягенә терәп диярдәй укыганнарын багышлады: «И Раббым!
Барлыгыңны, берлегеңне белгән хәлдә укыдым Синең хакый хөрмәтеңә. Хата вә
кимчелекләре өчен гафу итеп кабул итеп ал. Бу укыганнарымны пәйгамбәребез
Мөхәммәд Мостафа рухына ирештерсәң иде. Бу укыганнарымны барлык-барлык
пәйгамбәрләребез рухына ирештерсәң иде. Бу укыганнарымны ошбу зиратта яткан
әнкәй Хәтирә, кызым Ләйсән рухларына ирештерсәң иде…»
Төнлә Рәкыя тирләп-пешеп уянды. Факилне дә уятты һәм яңа күргән төшен
сөйләп алды:
— Телефон шалтырый. Бала тавышы. Үкереп елый бер малай. Елый да елый.
Аннары трупканы мәрхүм әнкәй алды: «Ишетәсеңме? — ди кырыс кына. — Ашарга
сорый ул бала. Ашарга. Аңладыңмы?!» Беләсеңме, кем ул? Мин трактордан
сикергәч, үле туган улыбыз. Коръән чыксак та, аш уздырсак та, дога багышлаганда
аны онытканбыз бит. Кичә зиратта да аны әйтми калдырганмын, укыганнарымны
Ходайдан аның рухына ирештерүен сорамаганмын. Аңа да бит карында җан иңгән
булган. Ул малай туганчы ук, Вахит аңа исем табып куйган иде. Вафа.
Иртәгесен Рәкыя, табын әзерләп, мулла чакырды.

* * *
«…Килдем. Тагын килдем. Нихәл? Күңелем тулганда, эчем пошканда, йөрәгем
авыртканда сиңа киләм. Синең яныңа килү — яраткан балам янына килгән кебек.
Хәер, тагын кемгә килим инде мин. Улым үле туды. Кызымны да җирләдем. И
кызым. Соңгы кайтуында аны эчендә яман чир кимереп ятканын белгән булсам,
автобуска сумкасын гына түгел, үзен күтәреп керткән булыр идем. Өенә кадәр
илтеп куйган булыр идем. Бер тиенгә ярамаган эш эшләп, кесә тутырып акча
алып, авылны мыскыллап, бездән көлеп киткән теге бәдбәхетләрнең үлчәвен
сүтеп-җимереп яткан чагым иде шул. Ачу чыккан чак. Шунда кызыма күтәрелеп
карарга да вакыт тапмаганмын. «Авыруы йөзенә чыккан иде инде», — ди хатыным
Рәкыя. Ул сумкасын күтәрергә дә хәле булмаган Ләйсәнне тукталышка озаткан.
Күчтәнәчкә каклаган каз тыгарга оныткан. Кире өйгә йөгергән. Ул арада Кирәмәт
тавында автобус та күренгән. Менә шул вакытта кергән булган инде ул үлчәүгә,
минем яныма. Казанда Вахит күпме тырышса да, апасын коткарып калалмады.
Ярый әле улым Вахит исән-сау. Тырыш, тәүфикълы малай. Кремльгә каршы гына,
Казансу буенда әллә ун, әллә унбиш катлы бер бинада утыра ул. Эше тыгыз. Авылга
кайтырга да вакыт таба алмый. Безнең якка командировка-мазар булганда, үтеп
барышлый кереп чыга. Вахитыбыз кайта дип әнисе бәлеш пешерә, мин мунча ягам.
Ул исә кабыл-тибел бер чокыр чәй генә эчә дә китеп бара. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә булмый. Вахит киткәч, әнисе җөгенеп берәр көн урыннан тора алмыйча ята.
Улыбыз үзе бик мәрхәмәтле. Акчасын, күчтәнәчен гел биреп, җибәреп тора. Үзен
генә туйганчы күреп булмый. «Ни хәлең бар, улым?» — дип тә сорый алган юк.
Әнә тукталышта Маркиз басып тора. Озын муен белән Пеләш баш аны
эшләттеләр-эшләттеләр дә бер тиен акча бирмичә киткәннәр. Ул ахмак беркатлы,
мәхлук җан ай буе шуларны көтеп йөри. Тегеләр килеп, акча бирерләр дип ышана.
Алырсың эт авызыннан сөяк. Ул кабахәтләр җүләрне эшләтеп өсләренә бер гөнаһ
алсалар, инде шушы бичара ятимнең өлешен ашап, икеләтә гөнаһлылар.
Кичә тагын басулардан үттем. Игеннәр дулкынлана, йөгерә, ашыга. Сиңа
ашыгалар. Тизрәк үлчәүгә керергә ашыгалар. Аллага шөкер, яңа үлчәүне дә эш
итеп бирдем.
Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек: ыгы-зыгы киләбез, чабабыз,
кабаланабыз, ашыгабыз.
Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек, офыкка омтылабыз.
Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек, офыкка җитеп күккә ашкач, үлчәүгә
килеп керәчәкбез.
Беркайчан да ялгышмый, тузмый торган бердәнбер үлчәүгә.
Бу — Аллаһы Тәгалә үлчәве!
Иң дөрес, иң төгәл, беркайчан да ялгышмый торган үлчәү.
Аңа беркем дә кермичә калмый. Озын муен белән Пеләш баш та, шул ук
Фазылович та басачак анда. Басачак һәм кылган гөнаһлары өчен җавап бирәчәк.
Кеше үз гомерендә бик күп үлчәүләр күрә. Дөрес үлчәгәнен, дөрес үлчәмәгәнен.
Үзе дә бихисап бизмәннәр аша уза. Ул үлчәүләрнең дә төрлесе бар. Күпме адәм заты
бу дөньядан үзенә тиешле бәяне алалмый китә. Күпме адәм заты нахак сүз ишетә.
Бу бизмәннән без бер бизгән идек,
Безне тагын тезеп үлчиләр.
Барлы-юклы бизәкләрне бозып,
Безнең биздән бизнес ясыйлар.
Үчләнмим мин ошбу үлчәүләргә,
Гөрәнкәгә дәген, гергә дә.
Бу дөньяда адәм балаларын
Үлчәп иңдерәләр гүргә дә.
Моны кем язган дисең? Улым язган! Мунча мичендә яндырырга дип алып
кайтып аткан кәгазьләре арасыннан килеп чыкты. Газапланып язган, сызгалап-
бозгалап бетергән. Шигырь язганы юк иде аның. Каян чыккандыр. Повестьлар,
хикәяләр яза ул.
Мин синең хәлеңне белергә килгән идем, балам. Ачуланма инде, гел үземнекен
сөйләдем. Синең яннан китәсе дә килми, балам».

* * *
Күктә кояш күзне чагылдырып яна, тургайлар аның нурларын китеп-китеп,
ватып-ватып, телеп-телеп җиргә чәчә. Шушы чәрдәкләнгән, чәлпәрәмә килгән
якты моң өстеңә сибелә-чәчелә. Күңел тырысыннан ташып чыга да игеннәрнең
дулкынына ияреп офыкка ага, ага, ага…
Менә ул — тормыш, аның асылы, мәгънәсе, рухияте. Шуны аңыбызга сеңдерергә
тырышып, игеннәр ага, ага, ага…


Башыннан укырга:
  1.  http://kazanutlary.ru/?p=1688
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48696
  3. http://kazanutlary.ru/?p=48750
  4. http://kazanutlary.ru/?p=48828

Фото: pixabay.com