«Хәзинә» әдәби конкурсы

24.10.2018

Кара алтын


Мин – табигать баласы.
Уйландыра барчасы:
Җирнең йөзен тырмый-тырмый
Нефть казып аласы.
Тормышыбыз алга бара,
Уйла, тап, төзе, яса.
Нефтьтән башка тормышны
Күзаллау кыен ласа!

Ясала аннан барсы да:
Парафины, пластмассы,
Бензинсыз йөрми машина…
Кирәк нефть ятмасы!

Табигать-Ана ялвара:
– Ил киләчәккә бара…
Җир байлыгы чиксез түгел,
Тукталып уйлап кара!

Ләйсән Гарәфиева,
Саба районы, Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучысы


Фото: pixabay.com