Каләм тибрәтүчеләр

25.10.2018

Сорама


Бу дөньяда табу гына түгел,
Югалтулар була — көтмәгән:
Шатлыкларны кайгы алыштыра …
Кем башыннан ниләр үтмәгән?!

Олы җаннар белән беррәттән,
Башкалары куя оч(ы)рап…
Нахак белән күзгә-күз карашып,
Елый йөрәк кайчак сыкырап…

Тыпырчына… түбән, дорфалыкка
Бара алмый сафҗан… сызлана…
Бер почмагын ачтым халәтемнең,
Ә калганын, дустым, сорама.

Искәртәсе килә тик шулай да:
Вөҗдан бәхәсенә кермиләр:
Ишекләрен ачкан саф күңелдә
Аяк киемендә йөрмиләр!

Көнчелекнең йөзе ак түгел … юк!
Өметкә ул ярдәм итәлми:
Бәхеткә үрләгән бөреләре
Чәчкә булып ач(ы)лып китәлми.

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Фото: vk.com