Яңа исемнәр

10.10.2018 10 (октябрь), 2018

Әкиятсез балачак (повесть/дәвамы)


Комак

Класска керүгә, барысы да мине сырып алды. Балга омтылган сагызактай, төрле яктан атылдылар.
− Шул хәбәр дөресме ул, Ильяс? – Кызларның берсе төпченергә үк тотынды.
− Ничек шулай килеп чыкты соң? Әмилә өзек-өзек кенә сөйләде шунда.
Бернәрсә дә аңламадык…
− Әйе шул! – Күрше партада утырган малай кулын беләгемә салды. – Әйдә,
үзең сөйләп бир әле.
− Сез нәрсә турында сорыйсыз ул? – Бернәрсә дә аңламаган булып кыландым.
Тик кызыксынулары чамадан ашкан классташларым күз дә ачтырмый.
− Куй! Белмәмешкә салышма!
− Инәлттермә инде…
− Нигә, безне дуска санамыйсыңмы әллә?
Хәтта гел «бишле»гә укып, үтә басынкы дип йөргән кыз да төпченергә
тотынды:
− Комак белән чынлап шулай булдымы ул?
Болардан җиңел генә котыла алмасым көн кебек ачык. Нихәл итәсең –
сөйләргә туры килә. Бу турыда берәүгә дә әйтмәм дип уйлаган идем дә бит. Ну,
шушы Әмиләне! Бер сүз тормый. Иләк авыз! Мәктәптән миннән алда килеп,
бөтенесенә дә сөйләп өлгергән.
Моннан бер ай элек туган көнем булган иде. Дусларым, классташларым
үзенчә котлады. Тәрбияче Хәкимә апа кызарып пешкән алма бирде. Әмилә
ручка бүләк итте, берәүләре – кәнфит, икенчеләре, теләкләрен әйтә-әйтә,
дәфтәр тоттырды. Бу тиклем дә котлаулардан башым әйләнеп китте хәтта.
Телгә әвәс, зирәк Фаяз исемле классташым барысын да уздырды:
− Ильяс, мәктәптән соң безнең өйгә барырбыз, − диде ул, мут елмаеп. –
Сиңа шундый бүләк әзерләдем! Баргач күрерсең…
Классташымның бу сүзләре түземлекне җуйдырды. Кайчан гына дәресләр
бетәр. Көткәндә вакыт шултиклем җай ага. Нәрсә белән аптыратырга булды
икән Фаяз? Зур әйбердер. Җиңел булса, мөгаен, портфеленә салыр иде…
Фаязның өенә кергәч тә, бер якта көтеп торырга кушты:
− Күзеңне йом! Ату кызык булмаячак. – Бераз эчке бүлмәсендә кыштырдый
торгач, яныма килеп, кулыма йомшак кына нәрсә салды. – Инде карасаң да
була…
Учымда кече генә җан иясенең иснәнеп утырганын күреп, куркуымнан аны
идәнгә ыргытканымны сизми дә калдым. Үзем читкә сикердем:− Исә-ә-әр! Кеше шулай шаяртамы?
Кулларым туктаусыз калтырый, куркуымнан бер сүз дә әйтә алмыйм. Ә
Фаяз, берни булмагандай, рәхәтләнеп көлә.
− Көлке сиңа! Тапкансың ничек шаяртырга! Тешләп алса? – Бу сүзләремдә
үпкә дә, ачу да бар иде.
− Кит, кеше шуннан куркамы?
− Шундый комак кулыңда утырса, курыкмас җиреңнән куркырсың! –
Кәефем кырылып, чыгу ягына юнәлдем. Классташым туктатырга ашыкты:
− Ярый, үпкәләмә, Ильяс. Бу бит баз астында, сарайларда яшәгән комак
түгел. Ә кулга ияләшкән. Диңгез аръягыннан китерелгән токым. Шәһәрдә
булганың юкмыни? Һәр фатирда диярлек шушындыйларны тоталар. Мода бит!
− Кит, юкны сөйләмә! Аңардан кеше ничек котылырга белми.
− Чын, менә, күрсәтәм. – Фаяз карават астына яшеренгән ап-ак комакны
чыгарды. Сөйләгәнен акларга теләгәндәй, аны сыйпап алды, беләгенә утыртты.
Шуны гына көткән җан иясе, койрыгын болгый-болгый, аның башына
үрмәләде. – Бер зыяны да юк. Күпләр шундыйны өендә тотарга хыяллана. Ә
миндә берәү түгел – өчәү!
Үземә дә кызык булып китте. Комакның шултиклем иркәләнүен күреп,
тынычлана төштем.
− Тагын бер нәрсә күрсәтимме? – Фаяз кызып китеп сөйләргә тотынды. –
Шушы бәләкәй комак су эчә белә! Үзем өйрәттем. Әгәр төнен сусаса, түшеңә
баса да иреннәреңне ипләп кенә тырный. Акыллы ул – димәк, су сорый.
Вәт кызык! Комакларның мондый төрен күргәнем юк минем! Алар кешегә
зыян китереп, ризыкларын урлый, әйберләрне тишкәләп йөри, дип уйладым.
Хәтта берәүләрнең галушын кимереп бетергән, дип тә ишеткән идем.
Ничек шәп булды бу! Дустыма рәхмәтләр әйтә-әйтә, комакны портфелемә
тыктым да детдомга ашыктым. Бүтәннәрне дә аптыратыйм әле.
Балалар йортына якынлашкан саен, шатлыгым сүрелә барды. Ул комакны
алуын алдым да, ә кайда асрарга соң? Бездә бит бер җан иясен дә тотарга
кушмыйлар. Хәтта мәчене дә кертмиләр. Санитар таләпләргә каршы
килә, диләр. Шулай булгач, комакны бүлмәмдә ничек яшәтим? Тыңлап та
тормаячаклар! Тәүдә чиксез шатлансам да, детдом тупсасына җитәр чакта
шомым гына артты. Әгәр тәрбиячеләр аны күреп калса, үзеңне эттән алып,
эткә салып әрләр, кече дустымны тышка чыгарып ыргытырга кушарлар…
Нәрсә эшләргә? Йомшаккайдан һич тә аерыласы килми. Ни булса да булыр,
дип, комакны беркемгә дә күрсәтмичә генә, бүлмәгә алып кердем.
Озын койрыклы, елтыр кара күзле, мамыктай ап-ак комакны күргәч,
бүлмәдәш малайлар «аһ» итеп калды. Нәрсә икәнен аңлаткач, тынычландылар.
Тик бу турыда беркемгә дә сөйләмәүләрен үтендем.
Комак тиз арада безнең иң якын дустыбызга әйләнде. Мәктәпкә китсәк –
аны тумбочкада бикләп калдырабыз. Ризыкны да аш бүлмәсеннән чиратлап
ташыйбыз. Ә кичен, йокларга ятканда, комакны тумбочкадан чыгарабыз. Ул
рәхәтләнеп бүлмә буйлап йөри. Йә теге очка, йә бу якка йөгерә. Караватка
менеп, безгә иркәләнә: юрган астына кереп китә дә аяк очына барып чыга. Әй
кытык килә! Аның холкын күзәтү – үзе бер тамаша.
Ул төндә төркемдә Тәгъзимә апа эшли иде. Апа эшкә килсә, төркемдә
тынлык урнаша. Барысы да аңа ярдәмләшә, ничек булса да аңа ярарга тырыша.
Моның сәбәбе дә бар. Телевизорда бик шәп сериал башланды. Бер гаиләнең
язмышы турындагы киноны карарга барыбыз да экран янына җыелабыз. Берәү дә тавышланмый. Мавыктыргыч сериалны карар өчен көне буе көтеп йөрибез.
Тик шунысы гына ачуны китерә: кино бик соң, сәгать унбердә башлана. Ә
режим буенча бу вакытта йокларга тиешбез.
Төнгелектә эшләгән тәрбиячеләр алышынып тора. Флүрә апа булганда –
рәхәтләнеп телевизор карый алабыз. Ә менә Тәгъзимә апага шактый гына
инәлергә туры килә.
− Юк, юк, юк! – ди ул, кул селтәп. – Нинди кино ди бу вакытта? Йокларга!..
− Апа, без шым гына утырачакбыз. Зинһар өчен каратыгыз инде, − дип
инәлә кызлар.
− Детдом директоры моннан ерак яшәми, − тәрбияче тәрәзәгә ымлый. –
Әнә, аның өе. Монда нәрсә булганын сизеп тора. Залда яктылыкны күрсә,
шалтыратып әрләячәк. Куй, юк белән булышмагыз. Ятыгыз йокларга…
Әмма сериалның тәмен татып алган балалар да тиз генә бирешергә теләми.
Җавабын шунда ук таба:
− Мәүлидә Нургалиевна бүген Уфага китте, − дип алдаштыра малайларның
берсе. Директорыбызның башкалага еш йөрергә яратканын белгәнгә күрә,
тәрбияче ышана.
− Соң ятсагыз, иртән укуга тора алмыйсыз бит! – ди ул.
− Тора-бы-ы-з! – шуны гына көткән балалар бертавыштан җавап бирә.
− Әгәр кемебездер тора алмаса, ул башкача кино карамый! – дип, үз шартын
куючылар да табыла.
Бер инәлгәннән соң, Тәгъзимә апа рөхсәт бирә. Тик моның өчен бурычлы булып
калабыз. Аның кайбер эшен эшләшәбез, һәр кушканын тыңлап кына торабыз.
Беркөнне дә бик җиңел килеп чыкты. Тәгъзимә апаның йөзе нигәдер
борчулы иде. Үзенә урын таба алмый.
− Берәр хәл булдымы әллә, апа? – дип сорап куйдым.
− И, сыерым өчен борчылам, − диде ул, уфтанып. – Бүгенме, иртәгәме
бозауларга тиеш. Әгәр бүген төнен булса, бозау туңачак. Өйдә беркем юк.
Тышта, чынлап та, суык иде. Борчылырлык та шул. Тәгъзимә апа минем
яныма килде.
− Ильяс, әйдә безгә барып килик әле. Сыерымны карамыйча үземә урын
тапмыйм. – Мин куш куллап ризалаштым. Йоклар алдыннан тышта йөреп
алсаң, рәхәт ул.
Тәгъзимә апаның сараена кердек. Авыр сулап кара сыер ята. Тәрбиячем
тегенең эчен тотып карады, аркасын сыйпаштырды.
− Ни, эшне калдырып китеп булмый, − дип авыр көрсенде ул.
− Әгәр без киткәч, сыер төнен бозауласа? – дип сорадым кинәттән. Тәгъзимә
апа янә аптырашта калды:
− Кит, начарга юрама! Син каян беләсең? – дип ачуланды ул.
Мин мал караган кеше түгел. Шулай да эчке тоемлау бар. Әнә, малкай
ничек авыр тын ала. Менә-менә бозаулар сыман. Шулай дип уйлаган булам.
Тик икеләнүемне белдермәскә тырышам. Күпне белгәндәй, сарай буйлап
йөрим. Тәүдә сыерның уң ягына чыгып, эчен тотып карадым, шуннан сул
ягына чыктым. Муенын сыйпаштырдым. Тын алышын да тыңлаган булдым.
− Тәгъзимә апа, сыер тиздән бозаулар! – дидем, белдекле кешедәй.
− Шулай укмыни?
− Шулай. Менә мин әйтте диярсез.
− И Аллам! Алайса, ничек итим икән? Сезне калдырып китеп булмый бит.
− Ә сез, апа, борчылмагыз. Үзегез монда калыгыз. Ә без бер дә тәртип бозмабыз. Утларны сүндереп, шым гына йокларга ятарбыз. Ә сез иртән
сменаны тапшырыр алдыннан гына килсәгез дә була.
Тәгъзимә апа бераз уйланып торды да ризалашты.
− Тик бу турыда берәү дә белмәсен. Эш урынын калдырып киткән, дип,
күзне дә ачырмаслар.
Мин җан-фәрманга детдомга чаптым. И, шатланам! Минем күрәзәчелек
сәләтем юк. Сыер бозаулармы бүген, юкмы – анысын белмим. Ә менә
без туйганчы телевизор караячакбыз! Тик тәрбияче юк, дип, үрле-кырлы
сикермәбез. Берәр кино карарбыз да йокларга ятарбыз. Шуның өчен Тәгъзимә
апаны өендә калырга күндердем дә инде.
Барысы да мин уйлаганча килеп чыкты. Ә иртәнчәк тәрбиячебез уятты.
Тәгъзимә апаның йөзе балкый иде:
− Ильяс, сиңа рәхмәт! – дип, аркамнан тупылдатып сөеп алды. – Сыерым
тәки бозаулады!
Гадәттә, иртә белән ашханәдән ашны Тәгъзимә апа үзе барып ала да
һәркемгә таратып чыга. Ул өстәл әзерләгәндә, беребезне дә аш бүлмәсенә
кертми. Әзер булгач кына чакыра.
Нишләп алай икән? Тәгъзимә апа эшләгән көнне гел безгә аш әз эләгә. Берәр
телем икмәк – анысы да юка гына, үтә күренеп тора. Май да калакның очыннан
гына тәти. Булган ашамлыкны «һә» дигәнче йотасың да аш бүлмәсеннән
чыгып китәсең. Ярый, без ничек тә булса өйрәнәбез шуңа. Ә менә зур гәүдәле
Динар этләнә. Ул юри иң соңгы булып өстәл яныннан кузгала. Берәрсе ашап
бетермәгәндер әле дигәндәй, ян-якны караштыра.
− Апа, нигә ашны аз бирәләр ул? – дип сорап куябыз тәрбиячедән. Тәгъзимә
апаның җавабы әзер:
− Булганына шөкер итегез! Үзегез эшли башлагач, туйганчы ашарсыз…
Беркөн иртәнгелеккә алма бирделәр. Тәгъзимә апа эшләгән вакытка туры
килде. Тик аш бүлмәсенә керсәк – һәркемгә яртышар алма куелган. Моны
күргәч, кәеф кырылды. Шулай булмыйча ни! Сирәк кенә тәтегән җимеш тә
яртышар эләксен әле.
− Берәрне бирсәләр дә булыр иде, − дип, ризасызлыгын белдерде Әмилә.
Бүтәннәр эндәшмәде, чөнки моның өчен Тәгъзимә апа телевизор янына якын
да китермәячәк. Кыю кыз гына үзалдына сөйләнә бирде:
− Бер туйганчы ашаган юк, − диде ул, иренен турсайтып. – Икмәкне дә
чеметем генә бирәләр, кече телгә дә йокмый. Мәчеләргә дә күбрәк ашаталардыр…
Тәгъзимә апа, бернәрсә ишетмәгәндәй, савыт-саба җыештыра. Ә без баш
күтәрми ашарга тотынабыз. Тизрәк тамак ялгарга да мәктәпкә йөгерергә кирәк.
Бүген ботканың тозы азрак булган. Шуңа Динар, тоз алам, дип урыныннан
торды да шкафка үрелде. Тәгъзимә апа аны шәйләми калды. Малайның шкафны
ачуы булды, идәнгә тыпыр-тыпыр алмалар тәгәрәде!
− Бәтәч, болар кемнеке ул? – дип кычкырып җибәрде Динар. Шуннан нидер
эзләгәндәй, шкафның бүтән ишекләрен дә ачкалады:
− О-о-о, монда икмәк тә күп икән! – диде шатланып. Барысы да аптырап
калды. Ачуы кабарган тәрбияче Динарның җиңенә ябышты.
− Ач карга, нигә кирәкмәгән җирдә чокынып йөрисең?!
Моны күреп гүләшә башладылар. Эшнең нидә икәнен аңладык. Димәк,
тәрбияче безгә дигән өлешне үзенә алган.
Башкалар аптырап торганда, Әмилә урыныннан сикереп торды да теге
алмаларны җыярга тотынды. − Бишәү, алтау, … унау, − дип санап барды.
− Башкача телевизор дип авызыгызны да ачмагыз! Күрсәтермен мин сезгә
киноны! − Тәгъзимә апа, безне әрли-әрли, аш бүлмәсеннән чыгып китте.
Бу вакыйга көне буена баштан чыкмады. Ничек алай булды соң? Тәгъзимә
апа бер дә андый кешегә охшамаган бит! Бәлки, ул бүлеп ашатырга җыенгандыр.
Ә Динар шкафны ачты да эшне бозды да куйды. Җитмәсә, Әмилә бөтенесен
дә котыртып сөрән салды. Әгәр шушы уйларым дөрес булса, без Тәгъзимә
апаны нахакка рәнҗеткәнбез түгелме?!
Кайберәүләрнең балалар йортыннан ризык ташулары турында электән
ишеткән бар иде. Тик мондый эш, гадәттә, ашханәдә эшләгән апаларның гына
кулыннан килә. Ярар, бәлки, артып калганын ташыйлардыр. Ә инде ашханәдән
һәр балага исәпләп бирелгән тәгамнең тагын нәрсәсен алмак кирәк? Иртән дә,
төшен дә, кичен дә ашарга әлләни күп бирмиләр бит.
Уйларга чумып, әллә кайчангы вакыйгалар хәтергә төште.
Бермәл кичен Динар белән икебезне аш пешерүче апа чакыртып алды.
− Малайлар, шушыларны өемә алып барышыгыз әле, − дип, безгә пакет
бирде. Үзе дә ике сумка тоткан. И, авыр иде әйберләре. Өенә алып барып
җиткәнче, куллар талып бетте. Шулай да теге йөкне бер кулдан икенчесенә
күчерә-күчерә, көчкә барып җиттек. Аш пешерүче рәхмәт әйтеп, пакетыннан
берәр уч кәнфит өләште. И, шатландык шунда! Ул көнне кичке ашка шул
кәнфитне берәрне генә бирделәр шул…
Идәнгә тәгәрәгән алмалар… Тәгъзимә апаның шундагы аптыраган йөзе
һаман күз алдыннан китми. Димәк, тәрбиячебез дә шул өлешне үзенә… юк,
юк! Мондый кяфер уйлар ничек керә башыма?!
Әйе, тәрбиячебез кайчак катырак та булып китә. Шулай да явыз затлардан
түгел. Әгәр ипләп сорасаң, соң булса да, киносын да карата. Тәүдә инәлдереп
алган була инде. Нәрсә генә дисәң дә, Тәгъзимә апа әйбәт кеше. Ничәдер бөртек
алма өчен апаның йөрәгенә яра салдык шикелле.
Шул ук көндә төркемдә үзара сөйләшеп алдык. Иртәнге аш вакытындагы
саксыз кылануыбыз өчен гафу үтенергә булдык. Әлбәттә, Әмилә дә, Динар да
озак карышып маташтылар.
− Үзе гафу үтенсен! Мин аның алмасын урламаган! – дип кырт кисте Динар.
− Әйе, аны элек тә шулай ташый диләр иде. Хәзер үзебез күрдек. – Әмилә
аны җөпләп куйды. Ләкин без аларны барыбер күндердек.
Эшкә килгәндә, Тәгъзимә апаның йөзендә нур юк иде. Нык үпкәләгән,
күрәсең.
− Апа, сез безгә ачуланмагыз инде!.. – дип сүзне башлаган идем, тәрбияче
шунда ук бүлдерде:
− Кит, ачуымны китереп, өерелеп йөрмәгезче янымда!
− Тәгъзимә апа, – барысыннан да кыюрак, моңача ачуы кабарып йөргән
Әмилә дә йомшак кына эндәште. – Беләбез бит инде, ул алмалар сезгә
кирәк түгеллеген. Икмәкне, майны да без соңрак ашасыннар, дип, шкафта
калдыргансыздыр, дип уйлыйм.
Бу сүзләр Тәгъзимә апаның күңелен эретмәде, киресенчә, ачуландырды
гына:
− Кара син аларны! Җитмәсә, мыскыл итеп маташалар. Апа безнең өлешне
ташый, дип, бөтен детдомга хәбәр салгансыздыр әле. Югалыгыз күземнән!
− Юк-чы-ы, − дидем, көтелмәгән җавапны ишетеп. – Алай түгел, апа!
− Рәхмәтне аңлый торганнардан түгел сез. Моннан соң телевизор дип авыз ачып кына карагыз! – Тәрбияче бармагы белән безгә янады да урыныннан
торып китте. Артабан сөйләшүнең мәгънәсе юк иде. Шул шкафны ачып, Динар
безгә күпме бәла өйде.
Сәгать тугыз тулуга Тәгъзимә апа барыбызны да бүлмәләребезгә куа
башлады. Ә безнең теге шәп сериалның дәвамын карыйсы килә.
− Никаких! – дип кырт кисте ул. – Моннан ары сезнең сымак булам. Хәзер үк
йокларга ятыгыз! – Тәрбияче, шарт итеп, телевизорның шнурын тартып алды.
Теләмәсәк тә, бүлмәләребезгә кереп, йокларга ятудан башка чара калмады.
− Каравыл. Кара-выл! – берәүнең җан өзгеч тавышына дерт итеп уянып
киттем. Башка малайлар да сикереп торды. Нәрсә булган икән дип залга
йөгереп чыктык.
− Кот-ка-ры-гыз! Үлә-әм! – Карасак, чәче тузган Тәгъзимә апа өстәлгә менеп
баскан. Безне күрде дә янә кычкырды:
− Коткарыгыз! Ул монда гына яшеренде! – Апаның йөзе качкан, үзе дер
калтырый. Билләһи, йөрәкне яра язды бит. Аның шушы кыланышын күреп,
каушап калдык.
− Нәрсә булды, апа? – Уянып бетмәгән балалар эшнең нәрсәдә икәнен
белергә тырышты. Ә Тәгъзимә апа, агулы еланнан качкандай, өстәлдән төшәргә
дә уйламый. Үзе елый, калтырана-калтырана аңлатып маташа:
− Ул ка-бә-хәт… монда! Әле генә күрдем!
− Кем тиде? – Әмилә, аны тынычландырырга тырышып, кулыннан сак
кына тотып алды.
− Ко-ко-мак! Комак ияләнгән монда! – Апаның әйткәненнән тәннәр
чымырдап китте. Минем комагым!
Берсенә дә борчылуымны белдерми, бүлмәгә йөгердем. Җәһәт кенә
тумбочканы ачып карадым. Юк! Без йокларга ятканда, гел ишекне яба идек.
Күрәсең, малайларның берсе төнлә торып, ябарга оныткан. Качкан чукынчык.
Янә залга чыктым. Балалар барысы да Тәгъзимә апаны уратып алган. Аның
кычкыруын ишетеп, беренче катта утырган вахтёр да менеп җиткән. «Ашыгыч
ярдәм»не дә ул чакырган.
Тәгъзимә апа йөрәген тоткан да, сыктый-сыктый, күргәнен ак халатлы
апага сөйли.
− Давлениегез югары! Йөрәк тә дулый. Ничек инфаркт булмаган… – ди
табиб.
− Нәрсәдер иренемне тырный, − дип сөйли аңа тәрбияче. − Күземне ачсам
− зу-ур комак! Ул минем күкрәгемә баскан иде!
− Бәлки, күзегезгә күренгәндер? − дип тынычландырырга тырыша табиб.
− Берәр мәче баласы булмадымы?
− Нәрсә, мин комактан мәчене аера алмыйммы? − Шулай җикеренде дә
еларга тотынды. − Корып киткере шушы детдом. Күрәселәрем бар икән…
Тәгъзимә апаны «Ашыгыч ярдәм» белән шәһәргә алып киттеләр. Төнге
сәгать дүрт иде. Моннан соң озак кына йоклый алмый этләндем. Җитмәсә,
хәлнең нәрсәдә икәнен төшенгән малайлар рәхәтләнеп көлә.
Менә сиңа комак! Каян гына алып кайтканмын дигән көнгә төштем! Бүләк
иткәндә, Фаяз комакның авыздан су эчәргә яратканы турында әйткән иде бит.
Бахыркайның су эчәсе килгәндер. Котың очмас җирдән очар! Ярый әле апаның
йөрәге ярылмаган.
Бүтәннәр яткач, комакны эзләп таптым да тумбочкага бикләп куйдым. Әгәр
ул җан иясе минеке икәнен белеп алсалар, кирәкне бирерләр. Бәласеннән баш аяк, дигәндәй, минем өчен кадерле бүләктән котылырга туры килде. Таң ату
белән, комакны элекке хуҗасына алып барып бирдем. Малайлардан бу турыда
берәүгә дә сөйләмәүне үтендем.
Тәгъзимә апа ике атна дәваханәдә ятып чыкты. Детдомда бүтән эшләмәде,
үз теләге белән китте.
− Комаклар янына комаклар ияләшә. Бүтән анда аяк басасым юк! − дигән
ул, документларын алырга килгәндә.
Тәгъзимә апа белән дә, теге комак белән дә шулай аерылышырга туры
килде…


Повестьны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=47922
  2. http://kazanutlary.ru/?p=48001
  3. http://kazanutlary.ru/?p=48125
  4. http://kazanutlary.ru/?p=48187

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay.com