Драма

02.10.2018 №3 (март),2017

Сагынган чакларымда (дәвамы)


12 күренеш

Ишегалды. Ш а һ и д ә баскыч төбендә утыра. Башына шәл ураган, бишмәтен җилкәсенә япкан. Г ө л с е м керә, кышкы киемнән. Шәлен урап бәйләгән.

Г ө л с е м . Нишләп болай утырасың, Шаһидә? Катып үләсең киләмени? Тор әле, балакаем (кызны култыклап торгыза).
Ш а һ и д ә . Туңганымны сизмим дә. Гөлсем (өйгә ымлап). Мәрзиянең хәле ничек?
Ш а һ и д ә . Көчкә йоклап китте. «Зәкиямне күрмәдеңме, түтәң кая чыгып китте» дип саташа кайчак. Әтекәй турында белгертмәдем, әйтергә куркам.
Г ө л с е м . Бала хәсрәтен күтәрергә тимер йөрәк кирәктер шул… Алла сакласын инде!
Шаһидә (кулында бөгәрләнеп беткән кәгазьне җәеп). Бу хатны ташлыйм микән әллә дип бөгәрләгән идем, алайса, кая яшермим, инәкәй шуны эзләп табып укый да җылый, укый да җылый.
Г ө л с е м . Сабира язганнымы? Бичара, авырыннан котылган икән, станок ташыганда төште, дип язган анасына.
Ш а һ и д ә . Шул. «Зәкия апа килгәннең икенче көнендә үк җан бирде. Казанның Татар зиратына җирләделәр», дигән.
Г ө л с е м . Чәчәк кебек чагында, диген.
Ш а һ и д ә . Наратлык каршына җирләгез, дигән васыятен үти алмадым.
Г ө л с е м . Син гаеплемени, балакаем.
Ш а һ и д ә . Кем гаепле соң, Гөлсем апа? Бу мәхшәрнең барысына да кем гаепле?
Г ө л с е м . Сугыш бит, закуннары да коры.
Ш а һ и д ә . Сугыш? Ә мондагылар? Фашист, диләр, мондагыларның кай җире ким… Югыйсә, кешеләр
бит алар, кешеләр! Нишләп Хәмит кебекләргә бер җәза да юк?
Г ө л с е м . Чү, Шаһидәкәем, алай кычкырып сөйләшмә берүк. Инде сине дә алып китсәләр, әнкәңә тилереп үләргә генә кала, әйттем исә кайттым.
Ш а һ и д ә . Түтәйгә бер җомры сөт булса да кайнатып эчерергә җитешә алмый калдым.
Г ө л с е м . И бала, сөт кенә коткарыр иде, дисеңме…

Еракта ниндидер тавыш ишетелә. Шаһидә сискәнеп китә.

Ш а һ и д ә . Нинди тавыш булды?
Г ө л с е м . Бүреләрдер ул. Мәрфуга апаң көндез генә әйтеп тора иде, Ташландык чишмә тирәсендә күбәйгәннәр, авылга төшә күрмәсеннәр, дип.
Шул мәлгуньнәр тавышы булды бугай.
Ш а һ и д ә . Бүреләр? Ташландык чишмә янында?
Г ө л с е м . Ул тирәдә элек үләт базы иде бит, авылга якын дип күмдергәндәй иттеләр. Шуңа иснәнеп йөриләрдер.
Ш а һ и д ә . Абау, бигрәк куркыныч!
Г ө л с е м . Куркыныч булмый. Безнең кебек, алар да ач. Ач чагында үләксә ни, адәм ни, каршыларына килеп чыкса, кешене дә өзгәләп кенә аталар.
Ш а һ и д ә . Уйласаң да котың очарлык…
Г ө л с е м . Чыгыйм әле мин. Мәрзиянең хәлен белим дип кенә керүем иде. Ике почмакта ике малаем ашарга сорап, күзгә карап тилмереп утыра. Как сәкедә җан биралмый Касыймым тилмерә… Чыгыйм, Шаһидә. Сезгә дә сабырлык бирсен Ходай.

Шаһидә Гөлсемне капкага кадәр озата. Шул урында басып, бик озак бер ноктага карап тора. Х ә м и т килеп керә. Шаһидәгә карап тора.

Х ә м и т. Кара, ирдәүкә, кеше белән исәнләшергә өйрәтмәделәрмени сине?
Ш а һ и д ә . Кеше белән исәнләшәм.
Х ә м и т. Мин ишетмәдем.
Ш а һ и д ә . Син бит кеше түгел.
Х ә м и т . Ну-ну… Кем димәкче буласың?
Ш а һ и д ә . Үтерүче син. Кеше үтерүче.
Х ә м и т . Аягөсте төш күрәсеңме әллә, авызың әйткәнне колагың ишетми.
Ш а һ и д ә . Минем Зәкия түтәмне син үтердең. Гарип атамның исемен
трудармиягә алынучылар исемлегенә син өстәп яздыргансың. Өстенә шахта ишелеп үлмәде ул, аны син үтердең, син!
Х ә м и т . Вәт акылдан шашкан нәмәрсә!
Шаһидә (күзләренә туп-туры карап). Хет бер сорауга яшермичә, боргаланмый җавап бирә аласыңмы: безнең гаиләдә ни үчең бар синең, сиңа ни зыяныбыз тигәне булды?
Хәмит (авызын очлайтып, иреннәрен
уңга-сулга йөртеп уйланып торгандай кылана. Аннан мыскыллы елмаеп). Яшермим, нигә яшереп торыйм,
дөресен әйтәм. Яшь чагында Мәрзияне ни кыстадым миңа кияүгә чыгарга, көлде генә. Имеш, мин ялкау,
мин булдыксыз, мин тегеләй… Йә, Нигъмәтне яратам, диде, аңа кияүгә чыгып ни отты? Ха-ха-ха… Кая мулла кызының кичәге байлыклары, ә?
Ш а һ и д ә . Без идек аның байлыгы, аңлыйсыңмы, без идек! Барысын
да синең ише кабихләр харап итте! Ю-ук, сугыш түгел, сез харап иттегез!
Хәмит (уенда бөтенләй башка нәрсә). Карап-карап торам да, ирдәүкә дисәң дә, син дә кан кыздырырлык булып пешеп җиткәнсең түгелме? (Биленнән эләктереп ала.)
Шаһидә (көчле селтәнеп, Хәмитнең йөзенә суга). Җирәнгеч бәндә!
Х ә м и т. Менә-менә, анаң да шулай ди иде! Тач шуның сыңары!
Ш а һ и д ә . Тырнак очың белән генә кагылып кара, чыраеңны умырып төшерермен!
Х ә м и т. Умырырга вакытың калмас, ирдәүкә! Мә, иртәгә иртән кәнсәләр каршына килеп баскан бул, шуннан
җыелып китәсез. (Кәгазь кисәге суза.)
Шаһидә (аптырабрак). Кая китәргә?
Х ә м и т . Урман кисәргә кеше сорыйлар. Авыл башындагы урманга гына түгел, бик еракка юлыгыз.
Ш а һ и д ә . Мин беркая да китмим. Өйдә инәкәйне берүзен калдыра торган түгел, ул авырый.
Х ә м и т. Ишеттем, акылы киткән, диделәр. Психлар бүлнисенә озатырбыз, шунда ятар.
Шаһидә (аңа шаккатып карап тора). Юк, адәми зат болай булалмый. Кеше түгел бит син, чыннан да иблис!
Х ә м и т . Ә син миңа ошый башладың әле, ирдәүкә! Бик кайнар күренәсең. Ничава, урманда бик тиз
суытырлар үзеңне, анда урыс мажиклары җитәрлек…
Ш а һ и д ә . Мин беркая бармыйм. Инәкәйне күрәләтә үләргә ташлап калдыралмыйм. Ассалар да, киссәләр дә бармыйм!
Х ә м и т . Бәйләп булса да апкитәләр. Синең ишене күрмәгәннәр ди.
Ш а һ и д ә . Хәзер үк силсәвиткә барам, Шәйдулла абыйга үзем аңлатам. Инәкәй терелгәнче мин авылдан киталмыйм!
Х ә м и т . Шәйдулны нишли ала дип беләсең… Сине мин генә алып калырга могу, ирдәүкә!
Шаһидә (мыскыллы елмаеп). Син? Бригадир дигәч тә, кем соң син шулкадәр? Әллә авылда синнән олырак түрәләр юкмы?
Х ә м и т . Бар. Тик соңгы сүзне мин әйтәм! Шаһидә (нидер уйланып). Һе… Нинди инде ул синең «соңгы сүзең?»
Х ә м и т. Ирдәүкә… Аның ишене әйтмичә дә аңларга вакыт. (Колагына иелеп пышылдый.)
Шаһидә (тагын баягы кебек йөзенә селтәнә. Ярсып). Ничек җир күтәрә синең кебекләрне – шунысына аптырыйм.
Х ә м и т. Ха-ха-ха. (Кулыннан эләктереп ала.) Димәк, җиргә минем кебекләр дә кирәк!
Ш а һ и д ә . Әгәр мин… (Нидер уйлап.) Риза, дисәм?
Хәмит (учын учка сугып). Син –
миңа, мин – сиңа. Бу кәгазьне вак-вак кисәкләргә тураклыйм да җилгә очырам.
Ш а һ и д ә . Инәкәй хакына… Бары аның хакына.
Х ә м и т. Яратам шулай сүзне кыска тотучыларны. Алайса, бүген төнлә капка келәгезне төшермичә генә ят.
Урын тапмый калмабыз.
Ш а һ и д ә . Юк! Авылның кырык күзе бар. Төн дип тормаслар, берәрсе күреп калса… Исемемне урамга чыгарасым килми… Ташландык чишмәнең бурасы һаман исән. Шунда кил.
Х ә м и т. Синең дә акылың ычкынмагандыр бит? Урман очындагы чишмәне әйтәсеңме? Бер диванасы
буралап куйган. Ул тирәдә бит элек үләт чокыры булган.
Ш а һ и д ә . Шуны әйтәм. Анда аулак. Кеше-кара килеп чыгар дип борчыласы юк.
Х ә м и т. Соң, соң… Шунда хәтле өстерәлеп йөрергә… син мине…
Ш а һ и д ә . Юк икән – юк инде. Кеше күзеннән куркам, башкача булдыралмыйм.
Х ә м и т. Вәт ирдәүкә… (Икеләнеп тора.) Кеше төсле генә кыланырга ярамыйдыр.
Ш а һ и д ә . Син кеше түгел, иблис, дидем бит! (Хәмитнең күзенә ут чәчеп карый.) Мин бары тик авыру әнекәем хакына гына риза, дидем, онытма!
Хәмит (иягеннән тотып). Матри, ирдәүкә, әгәр хәйлә булса, кара таңнан өегезгә кереп, үзем бәйләп
алып чыгам, үзем бәйләп озатам. Син урманнан кайтканда, анаңның кипкән сөякләре генә каршы алыр үзеңне!
Ш а һ и д ә . Кипкән сөякләр? (Уртын чәйнәп.) Киләм, дидем. Авыл йоклагач. Бура эчендә көт.
Х ә м и т. Матри, ирдәүкә!!! (Бармак янап чыгып китә.)
Шаһидә (үзалдына). Бар, Хәмит, бар!.. Димәк, йә син, йә мин… Ходаем! Җир йөзен хет бер адәм актыгыннан чистартсаң иде!

Ут сүнә. Шомлы музыка яңгырый.
Яктыра.

13 күренеш

Язгы көн. Кайчандыр кышын авыл хатыннары урман кискән урын. М ә р ф у г а , Г ө л с е м , Ш а һ и д ә чүпрәк капчык тотып, кычыткан, яшел үлән җыеп йөриләр. Гөлсем (үзалдына җырлый).

Алмалар өзәр идем дә
Җепләргә тезәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

М ә р ф у г а . Гөлсем, сабыр бул инде, сабырлар бул! Үзең турында уйла.
Ш а һ и д ә . Гөлсем апа, болай булса, син дә инәкәй кебеккә әйләнәсең бит (кочаклый). Түз, сабыр бул!
Г ө л с е м . Бөтенесе шулай, ди. Сабыр бул, диләр. Кайлардан алыйм соң ул сабырлыкларны? (Елый.)
М ә р ф у г а . Кайда йөри соң бу Сәлимә? Урман авызына менәбез, дигәч, көтегез, мин дә барам, дип калды бая. Йөри бугай, адашкан бәрән сыман… Гөлсем (җырлый).

Яр буенда салкын чишмә,
Агып төшә улакка…

Мәрфуга (бүлдереп). Җитәр лә, Гөлсем! Әүхәтең турында уйлар иең. Ул кайтып керүгә, Шаһидә әйтмешли,
син дә Мәрзия кебек булып куйсаң… Алла сакласын!
Гөлсем (каядыр борылып, еракка төбәлеп тора). Өчесе тиң бергә яталар. Мин генә монда берүзем.
Иртән торам да тәрәзәдән зират ягына карыйм. Бәгырькәйләрем, өчесе тиң бит, өчесе тиң…
М ә р ф у г а . Синекеләр генәме… Ул шыткан бодай белән ярты авыл  харап булды, тамак тәмугка кертә, диләр шул, ни хәлләр итәсең.
Г ө л с е м . Ике улым, буй җиткереп килгән ике балам… Җир идәнне тырный-тырный үлделәр бит, күз алкайларымда… Сөт эчергән булсагыз, исән каласылар иде, диләр… кайлардан алып, кайлардан алып? Сөт булса, Касыймым да кан косып үлмәс иде… Өчесе тиң бит, өчесе тиң… Ничекләр сабыр булыйм?
Ш а һ и д ә . Ничек тә яшәргә кирәк бит, Гөлсем апа…
С ә л и м ә керә, ул да капчык тоткан.
М ә р ф у г а . Теге очлар бөтен кычытканны җыеп бетерә бит инде. Кайда йөрисең шул гомер?
С ә л и м ә . Урта урам Гарифәгә пахарункы килгән, шуны илтсәм дә илттем, илтмәсәм дә юк. Кайлардан башымны тыктым бу пашталиун эшенә… көн туса, яман хәбәр ташудан арынмыйм… Капка төпләреннән биш әйләндем. Бер атна яшәп калган ие бит ире белән, бер атна! Хатыннар утырып дога кылып алалар.
С ә л и м ә . И-и, башкайларымны әйтерием… Гөлсем апа, сиңа хат бар, Әүхәтеңнән!
Гөлсем (сискәнеп кенә хатны ала, барысы да, сулышсыз калып, аның кул хәрәкәтенә, күз карашына карап торалар. Авыз эченнән генә иҗекләп укырга маташа). Үзенең кулы! Исән икән, балакаем!
М ә р ф у г а . Көнгә бер яхшы хәбәр ичмаса… Аллага шөкер.
Г ө л с е м . Шаһидәкәем, укып бир.
Шаһидә (укый). «Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле әткәм Касыйм, әнкәм Гөлсем!
Һәм дә яраткан энеләрем…» (Барысы да елашалар, күз яшьләрен сөртәләр.) Монда бөтен авылга сәлам тезелгән… «Минем үз хәлемә килгәндә, әле бу
минутларда исән-сау. Тамагым тук, өс бөтен. Ике йөз грамм икмәк белән үтә күренә торган суда пешкән тары үрәсен ашавы, ашаганда бөтен кеше бер табактан кашыклар белән тары бөртекләрен куып йөрүләре шундый кызык, шундый күңелле. Аш алдыннан бисмилла әйтсәң, бәрәкәтле була, дигәнгә күрә, бисмилланы калдырганым юк. Кайчакта әгузесен дә әйтеп куям. Укымыш ярый бит ул бер урынга. Сез әгузе генә түгел, колхуалланы да укый торгансыздыр, сезгә дә җиңел түгелдер…»
М ә р ф у г а . И-и, җиңел буламы соң… Ат урынына хатыннар җигелергә калгач, каяннар җиңел булсын.
С ә л и м ә . Кара, Әүхәтне әйтәм, китап язган шикелле итепләр язган!
Г ө л с е м . Улыкаем… Хатына каршы ничекләр җавап языйм? Монда нимес атып тормаса да, авылның ачлыктан тилмергәнен, ике энекәшенең кар астында калган шыткан бодай ашап җан биргәнен, атасының үлгәнен ничек языйм? (Елый.)
М ә р ф у г а . Ил башына килгән хәсрәт, ни кыласың. Сыеры булганнарга гына бераз җиңелрәк.
С ә л и м ә . Өй тулы аяксыздан-кулсыз бала, мин дә әл дә сыеркаем бар, әл дә сыеркаем, дим! Шуңа гына карап торабыз.
М ә р ф у г а . Кемәйләр, артык сүз бозау имезә, ди. Булганын җыйыйк та кайтыйк. Аллага шөкер, кычытканы,
кузгалагы баш төртте – ачка үлмибез, яшибез, кемәйләр, җан асрыйбыз!
С ә л и м ә . Яшибез дигәннән… Сез ишеттегезме соң, Хәмитне тапканнар бит! Шаһидә сискәнеп китә, әмма дәшми.
М ә р ф у г а . Кит аннан! Ишетмәдек! Кайда йөргән?
Г ө л с е м . Ул иблискә ни-нәмәрсә булсын, диген.
С ә л и м ә . Хәмитне дип… Үзен түгел, сөякләрен! Хатыннар аһ итәләр, тиз-тиз генә битләрен сыпырып куялар.
С ә л и м ә . Ташландык чишмә буенда кар эреп, кеше сөякләре килеп чыккан.
М ә р ф у г а . Әнекәем лә!
С ә л и м ә . Бүреләргә юлыккан ди. Итекләреннән танып кына Хәмит дигәннәр, андый күн итекне авылда Шәйдул киде дә Хәмит киде.
М ә р ф у г а . Кыш көне райуннан тиклем килеп ни эзләделәр, Хәмит югалды дигәч, авылның астын-өскә
әйләндергән булдылар.
Г ө л с е м . Эткә эт үлеме булган икән алайса.
М ә р ф у г а . И, үлгән кеше турында яман сүз сөйләмик инде, кемәйләр. Нишләп йөргән диген син аны, әҗәлен эзләп.
С ә л и м ә . Күрше авыл марҗалары яныннан кайтып килгәндер, тагын кайда йөрсен…
М ә р ф у г а . Өстендә гел кеше каргышы булды, күз яше төшми каламы соң!..

Ут сүнә. Яктыра.


Башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=21030
  2. http://kazanutlary.ru/?p=21934
  3. http://kazanutlary.ru/?p=22684

Фото: pixabay.com