«Ак җилкән»

14.09.2018 9 (сентябрь), 2018

Ураза (хикәя)


Рәхәт тә инде бу әбигә: өстәл түрендәге урын аңа, йомшак карават – аныкы, итнең тәмле калҗасы тагы аңа, әбиегез намаз укый тавышланмагыз, әбиегез ятып тора, урамда йөреп керегез, әбиегезгә моны китерегез, әбиегезгә бу булган… Әбиегез-әбиегез-әбиегез,
дип ачуы чыга башлады беркөнне Шәмсинең. Бөтен әйбер һәм кешеләр әби тирәсендә
әйләнә түгелме соң?! Җир кендеге диярсең. Әнисе еш кына Шәмсигә: «Әбиегез намаз
укыганга, ураза тотканга – өйдә бәрәкәт-муллык», – ди. Күрше Диләрәләр дә муллыкта
яши, әбиләре намазда булмаса да, Айратларның әбиләре бөтенләй юк, алар тагы та
баерак әле… Так што, шыттырмасыннар миңа. Алайга китсә, тотам да үзем намаз укый
башлыйм, уразасын да тотам, биесеннәр әле минем янда да дип уйлады ул.
– Әби, кайчан ураза көне? Әйдә бергә тотабыз! – дип, әбисенә эндәшкәч,
карчыкның күзлеге үк төшеп китте.
– Ураза аена кадәр ерак әле, улым! Менә бу көннәрдә тотасым килеп йөри идем,
пәйгамбәребез дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тоту хәерле, дигән. Иртәгә
бергә керик булмаса? – дип, оныгының дин белән кызыксынуына сөенде.
– Тотыйк әйдә, минем ураза тотасым килә. Мин дә дин юлына бассам, байлыгыбыз
артыр, әйеме, – дип, әбисенең күзләренә тутырып карады.
– И-и, балам, булганы безгә җитәр, булганына шөкер итеп яшик, – дип, оныгын
аркасыннан сөйде.
Мөнирә әбиләре, иртәнге өчтә үк торып, өстәлләр әзерләде, дүрт тулганда, Шәмси
янына килеп:
– Вакыт, тор, улым, – дип, оныгының башыннан сыйпады.
Юк, ничек шушы вакытта җылы юрган астыннан торгандыр бу әбиләре. Хәер,
аның янында биегән кебек минем тирәдә дә кайнашып торсалар, «улым, улым,
улым», дип йөрсәләр, ник тормаска дип уйлады да җәлт итеп сикереп торды
Шәмси. Ләкин тамагыннан ризык кына үтмәде, бер тәлинкә ашны көчкә ашады
да чәйгә үрелде.
– Улым, яхшылап аша, карының ачар, – дип, әбисе өстәлдәге ит-бәрәңгеләрне,
пешкән ризыкларны оныгына таба этте.
– Булды, әби, йоклыйм мин, – дип, өстәл артыннан китте.
Тик йокы гына кермәде. Әбисенең тәсбих тартуларына кадәр колак төбендә
ишетелеп торды. Менә ул да ураза тотар, намазга да басар әле. Аннары «улыма
тәмлерәген бирегез, йомшак түшәк Шәмсиебезгә булсын, тавышланмагыз, улыбыз
ял итсен», дип, өйдәгеләр биеп кенә йөриячәкләр, дип, әзрәк уйланып ятарга да
өлгермәде, будильник шалтырады.
Шәмси бүген үзен бөтенләй башкача хис итте. Зур батырлык эшләгән егет
кебек. Әле көне башланып кына килсә дә, кичен авыз ачу вакыты турында уйлады.
Менә әниләре тәмле әйберләр алып кайтырлар, пешерерләр, улларын мактарлар…
шулай уйланып класс ишеген ачуы булды, анда бөтен парталарга мороженое
тезеп куйганнар. Бүген Альбинаның туган көне икән. Классташларын шул уңайдан
сыйларга булган.
Шәмсинең кәефе кырылды, ачуы чыкты, ләкин кешегә сиздермәде. Эченнән генә:
«тапкансың туар көн», дип, Альбинаны битәрләде. Аннары «мороженое урынына
шикалат апкилсәң ни булган, анысын өйдә дә ашап булыр иде», дип уйлады да
үзенә тиешле туңдырманы тәмле ашарга яратучы Алсуга сузды. Алсу куанычыннан
нишләргә белмәде, Шәмсигә тиешле туңдырманы да ике минутта юк итте. Дәрес
башланганчы, Шәмсигә карап бер кызарынды, бер елмайды. Әйтерсең лә Шәмси
аңа гади бер туңдырма түгел, бриллиант кашлы йөзек бүләк иткән?!.
Көне авыр үтте Шәмсинең. Эче улады, башы кинәт авырта башлады, моңарчы гел
дәрестә бытылдап утырырга ияләшкән егет бүген су йоткандай булды. Укытучылар
хәтта «бүген Шәмси юк мәллә?» дип тә сәерсенеп сорап куйгаладылар.
Әби йоклыйдыр анда, обедка әниләре кайтып, әбиләрен уятмас өчен, аяк
очларына гына басып йөридер… Ул тагын әбисеннән көнләште.
Өченче дәрестән соң, бөтен мәктәп, күченнән кузгалган бал кортлары кебек,
ашханәгә чапты. Шәмси, башын кулларына куеп, черем итеп алмакчы иде дә, өчпомак
исе борынны ярып керде.
– Моны сиңа апчыктым, мә, – дип, теге Алсу, күзләрен тагы елкытып, Шәмсигә
карап тора иде.
– Рәхмәт, үзең аша, мин бүген иртән бәлеш ашап килдем, – дип, өчпочмакны
кызга кире бирде.
Классташлары ашханәдән өчпочмак, алма, вак бәлеш тотып чыктылар, тәнәфес
буе ашадылар. Шәмси үзенең уразада икәнлеген белгертмәде. Белсәләр, шунда ук
«мулла булырга әзерләнәсең мәллә?» дип үртәргә дә күп сорамаслар.
Туган көн дигәннәре дә моның белән генә бетмәде. Юбилей икән – 10 яшь
тулган Альбинага. Дәрестән соң тәмле «Прага» тортын бүлгәләп, соклар таратып
чыкты. Түзмәде Шәмси дә, әби барыбер белмәячәк, ник интегеп утырам соң, дип,
«Прага»ның иң зур кисәгенә үрелде.
Каршысында елмаеп Алсу утыра иде. Бу юлы да, күзләрен майландырып, бер
Шәмсигә, бер торт кисәгенә карады. Әллә тагы үз кисәген бирер дип көтте инде.
Менә тотсын әле дип уйлады Шәмси һәм хапылдап «Прага»ны әмәлләде.
Эчтән кәефе бозылды бозылуын, уразаны тотып бетерә алмады бит, шулай да
үзен юатты, беркем дә белми бит, тоткан кыяфәт ясармын, өйдәгеләргә сиздермәм
дип уйлады.
Өйгә кайтуга ук, кояш баюын көтмәс өчен, йоклап алырга булды.
– Улым, синең янга классташың кергән, – дигән тавышка уянып китте.
Кухняга чыкса, авылның бөтенләй дә икенче башында яши торган теге Алсу
«Прага» торты белән боларга килеп җиткән.
– И балакайлар, хәзер өстәлне әзерләп бетерәм, ашап алырбыз, – дип, әбисе
өстәл тирәсендә кайнашты.
– Мин ашамыйм, әтинең туган көне иде бүген, әле генә ашадык. Әни «Прага»
торты апкайткан. Шәмси бүген «Прага» тортын шундый мактап ашады мәктәптә,
шуңа күрә дә аңа тагы апкилдем, – дип әйтеп ташламасынмы теге сер тотмас үрдәк.
Әбисе генә ишетмәмешкә салышты.
– Улым, аша менә монысын, бусын да авыз ит, – дип, өстәлдәге сыйларны Шәмсигә
таба сузды. – Пәнҗешәмбе көнне тагы тотсак, яхшы булыр иде, – дип башлаган иде,
Шәмси, стенадагы календарьга карап:
– Булмый, әби, пәнҗешәмбе Айратның туган көне, тучны булмый, – дип елмайды.


Картина авторы: Удай Бхан Сингх; liveinternet.ru