Юбилейлар

14.09.2018 9 (сентябрь), 2018

Гали зат


РҮЗӘЛ ЮСУПОВКА 80 ЯШЬ

Татарстанда гына түгел, Россия һәм кайбер чит җөмһүриятләрдә дә киң танылган, күп дәрәҗәләргә һәм мактаулы исемнәргә ирешкән,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең академигы, профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның 80 яшьлеге уңаеннан мәкалә язарга алынгач, дөресен әйтим, беркадәр каушап калдым. Булдыра алырмынмы, киң даирәләрдә билгеле шәхескә кагылышлы тормышяшәештәге вакыйгаларны, язма героеның эчке һәм тышкы халәтен, һәм гомумән, аның җәмгыятебезне тәрәккый иттерер өчен кылган санап бетергесез игелекле гамәлләрен тиешле дәрәҗәдә калку итеп сурәтли алырмынмы дигән шик-шөбһә күңелдә баш калкытты. Шулай да олуг галим, шул ук вакытта гали дә, гади дә затка карата хөрмәтем көчлерәк булып чыкты – тәвәккәлләдем.

Башлангычы Кышкардан

«Октябрь революциясенә кадәр безнең авыл мәдрәсәсе белән данлыклы булган.
Зур байлар салдырган Кышкар мәдрәсәсендә бик ераклардан, хәтта Оренбургтан,
Казаннан, башка губерна шәһәр-авылларыннан килеп укыганнар. Монда Габдулла
Тукайның атасы, Габделҗәббар Кандалый кебек шәхесләр белем алган», – дип яза
Рүзәл Юсупов үзенең «Уйларымда кайтам үткәннәремә» дип исемләнгән китабында.
2018 елның 14 сентябрендә 80 яшен тутыручы филология фәннәре докторының
әүвәл дөньяга аваз салган, шунда тәпи басып киткән, вакыты җиткәч, элекке мәчет
бинасында урнашкан мәктәптә (хәзер, яңартылып, кабат мәчет) җиде сыйныф белем
алган туган төбәгендәге тормышы бер дә җиңелләрдән булмаган. Сугышка кадәр
туган үз ишләре кебек, кечкенәдән үк кул арасына керергә туры килә аңа. «Кышларын
энем Әнәс белән салкын өйдә көннәр буе берүзебез ач килеш туңып утырабыз. Ике
абый – Равил белән Наил – су буенда мичкә ягарга чи тал чыбыгы кисеп әзерлиләр,
басуга барып, әрем җыялар, әвенгә менеп, качып, эскертләрдән салам йолкып алып,
өйгә ташыйлар. Өйне җылытырга утын юк: салам ягабыз, пыскып утырган чи тал
чыбыгын яки әремне. Алардан мич тә җылынып җитми», – дип искә төшерә авыр
сугыш чорындагы үткәннәрне Рүзәл ага. Әниләре көнозын бетмәс-төкәнмәс колхоз
эшеннән кайтып керми, ике абыйсы өйләрен чак кына булса да җылыту өчен ягулык
юнәтү белән мәшгуль; үзеннән ике яшькә кечерәк Әнәсне аннан башка кем баксын
инде, Рүзәл, әлбәттә. Күрәсең, киләчәктә кешеләрне кайгырту өчен кирәкле оеткы шул
чагында ук салына башлагандыр. «Сугыш вакытында һәм аннан соң да күп еллар буе
ашау ачтан үлмәслек кенә булды…» – дип, үткән гасырның 40-50 нче елларындагы авыл
тормышының бихисап җәфалы мизгелләреннән кайберләрен санап китә. Үзләренең җиде кешелек гаиләсендә (әти-әни, биш малай) ипине бәрәңге кушып пешерүләрен
шәрехли: «Һәр атнаны ипи салу өчен, абый белән һәрберебез игәүләп тишеп ясалган
угычта, берәр зур чиләк бәрәңге уа торган идек. Абый миннән дүрт яшькә олы
булганлыктан, көче күбрәк, минем азрак. Көч җитмәгәч, басып уам: бармаклар угычка
суелып, җәрәхәтләнеп бетә иде…»
Утыз ике яшендә – фәннәр кандидаты, ә кырык дүртен тутырганда, фәннәр
докторы булу өчен бәрәңге ууларның да кирәге булгандыр, мөгаен. Үҗәтлеккә тиң
тырышлык белән алдына куйган теләсә кайсы максатын чынга ашыру өчен кечкенәдән
«чиләнүләр» (монда һәммәсе: тугыз-ун яшеннән җәйге каникулларда колхозның ат
көтүен көтү; ындыр табагында эшләү; җиде яше тулыр-тулмас, беренче сыйныфка
укырга кереп, җидееллык мәктәпне «отлично»га тәмамлау; йорт-кура арасындагы мең
дә бер төрле эштә катнашу һ.б. керә), ахыр килеп, фән, мәгариф-мәгърифәт, иҗтимагый
гамәлият Олимпына күтәрелүгә китерә дә инде.

Юллар чатында: кайсын сайларга?

Ундүрт яшендә Казанга килеп, өч ел кооперация техникумында һөнәри белем
алу, аннан соң Курган өлкәсенең ерак бер районында товаровед булып эшләү,
гади авыл малаена тормышны танып белү, яхшылык белән янәшә әшәкелекнең
яшәвенә, бериш явыз бәндәләрнең, җае чыкса, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, синдәй
беркатлыларны салып таптарга мөмкин икәнлекләрен аңлау өчен (шөкер, ярый әле
рәхимле затлар да бар – кыен чагында алар булыша), зур иҗтиһад мәйданына чыгар
алдыннан сабак булалар. Боларга Совет армиясенең чик буе гаскәрләрендә өч ел
хезмәт итү һәм физик, һәм рухи чыныгуны арттыру буларак өстәлә. Кечкенәдән
татар рухы, Тукай рухы канына сеңгән туган төбәгеңнән читләргә китеп кара да
сигез ел төрле сынауларга дучар ителеп кара! Егерме ике яшен тутырган егетнең
эчке дөньясы инде формалашып җиткән, ул бер нәрсәне яхшы белә: ничек тә белем
алырга, укып, Кеше булырга. Һәм Рүзәл Казан дәүләт университетының татар
филологиясе бүлеген сайлый, зур конкурсны уңышлы узып, беренче курс студенты
булып китә. «Бик яхшы» билгеләренә генә укыганлыктан, Ленин стипендиясе ала;
активлыгына күрә, тарих-филология факультетының комсомол оешмасы секретаре
итеп сайлыйлар үзен. Бишьеллык курсны дүрт елда тәмамлап, «филолог-тәрҗемәче»
квалификациясе алган белгеч, әүвәл үзен радио-телевидение журналистикасында
сынап карарга ниятли һәм башта тәрҗемәче, аннары мөхәррир вазифасында эшләп
ала. Тик күңел дигәнең барыбер фәнгә тарта, өстәвенә профессор Мирфатыйх
Зәкиев университетны тәмамлаган чагында ук аспирантурада калырга тәкъдим
иткән була. Шуларны да искә төшереп, булачак галим, элекке остазы кул астына
Казан педагогика институтына аспирантурага күчә. Радио-телевидениедә үткән өч
ел кебек, аспирантурада уку һәм диссертация язу, шул ук вакытта тәрҗемә эше белән
шөгыльләнеп, нәшриятта берничә китап бастыру белән мәш килә торгач (яшәргә
кирәк бит), янә өч ел үтә. Кандидатлык диссертациясен якларга гына түгел, өйләнергә
дә вакыт җиткән ич. Бу уңайдан да күңелгә хуш килә торган кандидат – Казан
авиация институты студенткасы Диләрә, чыгышы белән Олы Мәңгәр авылыннан
(сүз уңаеннан: бүгенге көндә дә Рүзәл ага белән Диләрә апа тату гаилә булып бергә
гомер кичерәләр). Яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар, вакыты җиткәч, әүвәл – уллары
Фәнис, аннары кызлары Диләфрүз туа.
Рүзәл Юсупов эшнең җаен, коллективның көен таба белә
Бер мәкалә кысаларында әллә никадәр иҗтимагый, оештыру һәм җитәкчелек, сәяси
һәм фәнни эш алып барган шәхеснең барлык гамәлләрен тулысынча яктырту мөмкин
түгел. Хәер, мин үз алдыма андый максат куймадым да. Хөрмәтле академигыбызга
кагылышлы язмалар инде күп дистә еллар дәвамында вакытлы матбугат битләрендә
дөнья күреп килә.
Рүзәл Абдуллаҗан улы 1983 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә һәм КДПИның тарих-филология факультеты деканы итеп билгеләнә. Ни-нәрсәгә сәләтле булуын
яхшы күрсәткәндер, күрәсең, аны 1986 елда эшкә башка урынга күчкән элекке ректор
Мирфатыйх Зәкиев урынына тәкъдим итәләр. Башта ул әдәп белән генә баш тарта бу
тәкъдимнән. Шулай да партия өлкә комитеты секретаре Рәис Беляевнең үгетләүләренә
колак салып, соңрак риза була. Кемнәргәдер табигатьтән җитәкче-оештыручы яисә
башка төрле сәләт бөтенләй диярлек бирелмәгән була, ә кемнәргәдер Бөек Тудыручы
бөтенесен өеп бирә. Миңа калса, Рүзәл аганы, һич икеләнмичә, соңгылары рәтенә
кертергә буладыр. Ул ректор булып торган елларда Казан педагогика институты иң
алдынгы уку йортлары рәтенә чыга. Уйлап карасаң, исләрең китәрлек: Казан педагогика
институты сугыш вакытында, элекке яхшы биналарны Суворов училищесына
калдырып, үзе иске-москы, ярым-йорты биналарда төпләнеп калырга мәҗбүр булган.
Вуз шәһәрнең төрле җирләрендәге унлап иске бинага урнашкан. Шуның өстенә,
берничә тулай торагы, «Яльчик» спорт-ял базасы, Победилово авылы янындагы
агробиостанциясе бар. Шундый зур хуҗалыкны тәртиптә, төзек итеп тотуның
катлаулылыгын ректор үзе генә белгәндер.

КДПУ – белем һәм фән мәгарәсе

1986-2002 елларда (Рүзәл Юсупов ректорлык иткәндә) Казан педагогика
институты (университеты) чын мәгънәсендә реформа кичерә. Вуз сан ягыннан да,
сыйфат ягыннан да күзгә күренеп алга китә. Ул, рейтингы буенча йөз педагогика
вузының беренче унлыгына кереп, Татарстанда гына түгел, Россия буенча әйдәп
баручы вузларның берсенә әверелә. Бу чорда факультетлар һәм кафедралар саны
икеләтә арта: алты факультеттан – унике, утыз кафедрадан алтмышка җитә.
Студентлар һәм укытучылар контингенты да күпкә киңәя, яңа белгечлекләр кертелә.
Педагогика университетының Чаллы филиалы оештырыла, Казан педагогика югары
уку йорты тарихында беренче мәртәбә вузның чит ил вузлары белән элемтәләре
булдырыла һәм алар елдан-ел җәелдерелә, ныгый. Бу елларда вузның фәнни
потенциалы нык киңәя: 1986 елда фән докторлары һәм профессорлар саны уналты
булса, 2002 елда алар алтмышка җитә.

Иң мөһиме – тәрбия

Педагогика уку йортының изге һәм төп максаты булачак укытучыларга белем
бирү генә түгел, бәлки аларны югары әхлаклы, мәдәниятле итеп тәрбияләү дә
Казан педагогика университеты коллективы үзенә йөкләнгән җаваплы бурычларын
һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Ректорат, деканатлар һәм кафедралар, 90нчы
еллардагы демократияләшү идеясе белән артык мавыгып китмичә, студентларны
тәрбияләү эшенең заман тарафыннан сыналган ысулларыннан ваз кичмиләр.
Киресенчә, университет җитәкчелеге тәрбия эшен тагын да ныграк яхшырту,
камилләштерә бару, бу эштә таләпне укытучыларга да, студентларга да көчәйтә
бару юлына баса.
КДПУ студентларын тәрбияләү эше максатчан, комплекслы һәм масштаблы
итеп башкарыла. Һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, педагог-студентлар башка
вуз студентларыннан әдәплерәк һәм культуралырак булулары белән аерылып
торалар. Ректоратның тәрбияви эшендә җитди чаралар күрүе нәтиҗәсендә Казан
педуниверситеты студентларының мораль-этик йөзе яхшы якка нык үзгәрә.
Әйтүләренчә, Рүзәл Юсупов ректор булып эшләгән елларда университетта
наркомания күренешләренең бер генә очрагы да теркәлмәгән, коллективта яшәү
кагыйдәләрен тупас бозулар да булмый. Һәркайда тәртип, чисталык һәм пөхтәлек
хөкем сөрә. Студентлар укытучыларга, хезмәткәр-эшчеләргә ягымлы һәм хөрмәт
белән карыйлар.
Тәрбия эше – бик зур һәм киңкырлы өлкә. Аның бөтен үзенчәлекләрен тәфсилләп
сөйләү мөмкин түгел. Шулай да педуниверситетта эстетик тәрбиягә зур игътибар
бирелүенә киңрәк тукталырга кирәктер. Туксанынчы еллар азагын – ике меңенче еллар башын Казан педагогика университеты тормышында үзенә күрә бер культура
революциясе чоры дип атарга ярый. Эстетик тәрбиянең тагын бер чагылышы – ректор
инициативасы белән татар филологиясе факультеты бинасында беренче мәртәбә
студентлар театры оештырылуын искә алу урынлы булыр. Аның режиссёры итеп
ТРның халык, РФның атказанган артисты Марсель Җаббаров җәлеп ителә. Театр зур
популярлык казана, спектакльләр шәһәр сәхнәләрендә генә түгел, берничә мәртәбә
телеэкраннардан да күрсәтелә.

Киңкырлы, нәтиҗәле фәнни эш

Олуг галимебез Рүзәл Юсуповның тормыш юлының 60 елдан артыгын, үзен
аямыйча иҗтиһад итүгә багышлап, шуның саллы өлешен фәнни эш тәшкил итеп
торуына аерым тукталмасак, язмабыз тулы булмас иде. Уйласаң, хәйран калырлык:
академикның 1968- 2018 еллар арасында язып нәшер иттергән китаплар саны гына да
(бирегә монографик хезмәтләр, дәреслекләр һ.б. керә) 65кә җыела. Аларның шактые
тәрҗемә теориясе һәм практикасына багышланган; сөйләм культурасы, мәктәпләрдә
һәм югары уку йортларында белем алучылар өчен дәреслекләр һ.б.лар – һәммәсе
конкрет максатны күздә тотып язылган. Аның 1961 елдан башлап бүгенге көнгә
кадәр дистәләгән исемдәге вакытлы матбугат басмаларында дөнья күргән мәкалә,
очерклары һәм публицистик язмаларының саны 400дән артып китә. Тәрҗемә димәктән,
фән өлкәсендә (урысчадан татарчага тәрҗемә итү күздә тотыла) иң беренчеләрдән
булып тәрҗемә теориясен эшләгән кеше дә әле ул Рүзәл Юсупов. Аның әлеге махсус
хезмәтен вузларда дәреслек буларак файдаланалар, студентлар, галимнәр, гомумән,
гуманитар һәм техник юнәлештә эшчәнлек алып баручылар үзләренә методик әдәбият
итеп кулланалар. Рүзәл Абдуллаҗан улы КДПУда ректорлык иткән елларында тел
гыйлеме буенча диссертация яклау советында рәис булып кына калмый, үзе дә фән
кандидатлары һәм фән докторларының диссертация эшләренә җитәкчелек итә, аларның
саны 30га җитә…


Мәкаләнең ахырын «Казан утлары» журналының 9 нчы санында укыгыз.

Фото: dumrt.ru